поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
06.02.2011 Язмыш

Бүген ярдәм кирәк аңа!

Әфидә апа мине: «Нурсинә, син киләм дип хәбәр иткәч, авырып яткан җиремнән торып утырдым һәм хәлем ничектер җиңеләеп киткәндәй булды. Кызым Гөлфия дә тәрәзәдән күзен алмыйча сине көтте», – дигән сүзләр белән каршы алды.

Әнә нинди мөлаем кеше икән бит ул, моңа кадәр мин ишетеп кенә белгән Әфидә апабыз. Мин аның белән инде күптәннән очрашып, тормыш чыбыркысы җитәрлек суккаласа да, язмыш чоңгылларына батып калмаган бу гаҗәеп кеше турында «Бердәмлек»тә язасым килә иде.

 

Әфидә апа, үзе әйтмешли, дөньяның бер җәннәт почмагы Камышлы районындагы Бозбаш авылында туып үсә. Аның яшүсмер еллары сугыш чорына туры килә. Нәкъ шул вакытларда җиденче сыйныфны тәмамлагач, ул Камышлы педагогия училищесына укырга керә. Аларны бөтен курслары белән окоп казырга да җибәрәләр, ашлык уңышын урып-җыйганда студентларга көнне-төнне белмичә, ындыр табакларында да эшләргә туры килә. Ә инде училищены тәмамлагач, аны Йолдыз авылына башлангыч класс укытучысы итеп укытырга билгелиләр.

 

Беркөнне Әфидә иртән иртүк торып, булачак эш урынын карарга дип, шушы авылга килә. Кечкенә генә мәктәп бинасы каршында беразга тукталып торганда, янына шулчак мәктәптән аксый-туксый чибәр генә бер егет килеп чыга да: «Сез Әфидә буласызмы, әйдәгез, рәхим итегез безнең мәктәпкә!” – дип кызга кулын суза. Аның шушы авылда яшәүче, сугышта каты яраланып, икенче группа инвалиды булып кайткан Заһид икәнлеген һәм мәктәптә математика дәресләрен укытканын соңрак белә Әфидә.

 

Күпмедер вакыт узгач, мәктәптә Укытучылар көнен бәйрәм иткәндә алар якыннанрак танышалар. Артиллерия командиры булып авыр фронт юлларын үткән Заһид, куллары җәрәхәтләнеп беткән булса да, бәгырьгә төшәрлек итеп, гармунда суздырып уйнап җибәрә.

 

Шәп уйный егет. Сугыш юлларында исәнлеген, яшьлеген, дусларын югалткан, шул чакларда кичергән ачы хәсрәтләрен гармуны моңына сала ул. Ә үзе моңсу күзләрен Әфидәдән аерып ала алмый. Кичә тәмамлангач, Заһид Әфидәне беренче тапкыр фатирына озатып куя. Киткәндә кызның кесәсенә ниндидер язу да сала. Әфидә аны фатирдашы Минзадага белгертәсе килмичә, йортка чыгып яшеренеп укый: «Хөрмәтле Әфидә! Сез мәктәпкә эшкә килгәч, каршы алганда мин кулымны биргән идем. Нәкъ шул чакта йөрәгем утка пешкәндәй булды, дөресен әйткәндә, мин сезгә бер күрүдә гашыйк булдым. Кыскасы, сеңлем, мин сезгә яучы җибәрәчәкмен. Туйга әзерләнегез!» – дип язган була Заһид анда. Фронт юлларын үткән командир егет Әфидәгә дә әйтерсең лә шулай боерык бирә. Тик озак ризалашмый әле Әфидә егетнең бу тәкъдименә.

 

Аның җавабы бер: «Мин сине яратмыйм!» – ди ул катгый итеп.

 

– Әфидә, минем мәхәббәтем икебезгә дә җитәрлек. Син яшь бит, яратуның нәрсә икәнен аңлап бетермисеңдер. Мин син яратырлык ир-егет булырмын, – дигән вәгъдәләр бирә аңа Заһид.

 

Беркөнне кышкы урам буйлап мәктәптән кайтып барганда, гадәттәгечә качарга теләгән кыз артыннан йөгереп, егет бик каты итеп бозга егыла.

 

– Үзем дә аңа карата каты күңелле булганмын, күрәсең, бик курыксам да кире борылмадым, юлымны дәвам иттем, – дип үкенеп искә алып сөйли хәзер Әфидә апа.

 

Икенче көнне барысының да исе китә: егетнең элеккеге аксавы беткән бит. Ул үзе шатлыгыннан балкып-елмаеп килә дә, кызны кочаклап ала. «Әфидә, син могҗиза иясе икәнсең, күр әле, егылгач, тез сөягем үз урынына урнашты бит», – ди.

 

– Башкача аның беркайчан да шушы аягым авырта дип зарланганы булмады, – дип әле дә исенә төшерә Әфидә апа.

 

Көннәрдән беркөнне әтисе Хөснулла абый кызын бик каты орышып ташлый.

 

– Кызым, исемеңне Тәбарәк догасыннан алып кушкан идек. Анда Әфьидә дип язылган. Оят түгелме сиңа шушы ут эченнән исән кайткан батыр командир егетне санга санамаска, - ди ул, үзе дә фронт юлларын үткән солдат буларак.

 

Сигезенче мәртәбә яучы килгәч, ниһаять, Әфидә Заһидның никахлы хатыны булып куя. Ике яшь йөрәк Йолдызда алты ел балалар укыткач, күрше Дәүләткол авылында җидееллык мәктәп ачылганнан соң, бирегә күченеп килеп, укытучылык эшләрен дәвам итәләр. Аларның гаиләләрен тулыландырып, бер-бер артлы бик матур балалары туып тора. Уллары – Фәнис, Фәһим, Фәнил һәм кызлары Гөлфия. Әкрен генә барысы да үсеп, буйга җитәләр.

 

Тик бәла-кайгы аларны юлларында гел сагалап торган икән. Баштан Гөлфия бик каты авырып хастаханәгә эләгә. Берничә тапкыр озак дәваланганнан соң, бераз савыккандай да була ул. Тик каты авыру аны үзенең тырнагыннан җибәрергә теләми, һәм Гөлфия гомерлеккә инвалид булып кала.

 

– Шушы хәсрәтнең дәвамы булып Фәһим белән Фәнил улларыбыз да фаҗигале төстә вафат булдылар. Чернобыль һәлакәтендә нурланыш алган Фәнис тә вакытсыз үлеп китте. Заһидым да берничә ел элек, Гөлфия белән икебезне ялгыз калдырып, мәңге бакыйлыкка күчте, - дип әрнүләре турында сөйләде Әфидә апа.

 

Тик чи иткә ут капмый, диләр бит, шундый зур кайгылар кичерсә дә, түзә ир йөрәкле бу олуг хатын кеше.

 

– Түземлекнең чиге кайда икән?! – дип кайсы вакытта үз-үзенә сорау да бирә ул. – Төннәрендә шушы хәсрәтләрем исемә төшсә, йокыларым кача, йөрәгем ут капкандай яна, каты итеп әрни башлый. Ник кенә барысы да шулай килеп чыкты икән?! Ни өчен шушы хәсрәтләр миңа бирелде икән?! – ди ул ачынып, аптырагандай күз карашы белән миңа текәлеп. Аннан соң өстәлдә таралып яткан күпсанлы фотосурәтләрне кулына ала да:

 

– Бигрәк тә матур иде шул минем балаларым, ләкин вакытсыз әрәм генә булдылар, – дип кабатлый әрнеп Әфидә апа. - Тугызынчы дистәне вакласам да, Аллаһыдан үземә исәнлек, хәерле озын гомер телим. Әгәр мин үлеп китсәм, авыру кызыма бер терәк тә калмый бит. Мин хастаханәгә дәваланырга киткәч тә, ялгызлыкка түзә алмыйча, ул да бик каты чирли башлый.

 

Әфидә апа миңа әле генә сатып алган ике тартмага тутырылган төрле даруларын, кыйммәтле уколларын да күрсәтте.

 

– Кызыма да, үземә дә уколларны үзем кадыйм. Берсе-берсе генә дә ике мең сумнан артыграк бәя тора бит. Пенсия акчасын, нәрсәгә генә җиткереп бетерергә кирәктер.

 

«Ачуланам сине, кара язмыш,

Минем йөрәк белән уйныйсың.

Вакытлыча шатлык бирәсең дә

Тагын кайгы-хәсрәт өстәп,

Һич кенә дә син бит туймыйсың», - дип үзе язган шигъри юлларында да чагыла аның бу ачы тормышы.

 

Әфидә апа белән очрашкач, бернәрсә исемә килеп төште. Кешеләр арасында йөргәндә, кайберәүләр бераз авырлык күрсәләр, боларның барысы да: әллә миңа гына микән?! дип әйтергә яраталар. Чынлап та, без бик тиз төшенкелеккә бирелеп, сыгылып төшәбез. Әфидә апа да адәм баласы, тик ул бөтенесенә дә түзгән һәм түзә дә. Аның тормыш юлы барыбызга да гыйбрәт алырлык. Хәер, беркемне дә хөкем итәргә хакым юк, бу сүзләрем дә сүз уңаеннан гына әйтелде.

 

Язмамны Әфидә апаның шатлыклы сүзләре белән тәмамлыйсым килә. Аның тормышында андыйлары да бар әле.

 

– Аллаһыга шөкер, берничә еллар элек Кләүле район үзәгендә мәчет ачылды. Өлкән яшьтә булсам да, беренче вакытларда хәлем бар чакта Аллаһының ярдәме белән шушы мәчеткә килеп, җомга намазларын, якыннарым рухына багышлап Коръән аятьләрен укый идем. Шушы изге йортны төзергә булышучыларга, төзүчеләргә мең-мең рәхмәтлебез. Ирем белән бергәләп сатып алган, кайчандыр дефицит булган зур келәмебезне мәчетебезгә бүләк иттем.

 

Әле тагын бер зур куанычым бар: ул да булса шул «Бердәмлек» газетабыз. Мәрхүм Заһидым хастаханәдә авырып ятканда, аңа шушы басманың беренче санын китереп биргән булганнар. Хастаханәдән кайтышлый ук почтага кереп, газетага язылып та кайтты. Шуннан соң беркайчан да без «Бердәмлек»тән аерылмадык инде. Хәзер дә һәр атна саен аны көтеп кулыма алгач, яшьлегемә кире кайткандай булам, чөнки ул минем күңелемдәге яшьлек хатирәләрен яңарта.

 

Газетаны дөньяга чыгаручылар – апалы-энеле Зәйнәп белән Рәфгать Әһлиуллиннар минем Дәүләткол мәктәбендә укыткан укучыларым бит. Булганнан бар да була, диләр. Алар икесе дә кечкенәдән үк гел «бишле» билгеләренә генә укыдылар, әнә хәзер дә туган телебез сагында армый-талмый хезмәт итәләр. «Бердәмлек»нең уңышында минем дә өлешем булганга горурланам мин.

 

Әфидә апа үзе дә озак еллар «Бердәмлек» газетасының штаттан тыш хәбәрчесе булып торган, әле хәзер дә еш булмаса да редакциягә хатлар язгалый.

 

Әфидә апаның укучылары арасында Камышлы районының Йолдыз авылында туып үскән, бүген Казанда яшәүче танылган татар шагыйре, Татарстанның халык шагыйре исемен йөртүче, Габдулла Тукай бүләге лауреаты Рөстәм Мингалимнең булуын да әйтеп үтәргә кирәктер.

 

Әйе, Әфидә Хөснулла кызы Каюмова - тормышында күп кайгы-хәсрәт, тирән язмыш кичергән гаҗәеп кеше. Ул сөйләгәннәрне тыңлап торам да: Кеше! Нинди бөек исем! - дим. Ә Әфидә апа бик йомшак бәгырьле хатын-кыз булса да, гомере буе шушы исемгә тугры булып кала алган. Димәк, ул бу дөньяда бушка гына яшәмәгән, якты эз калдырып китәр өчен туган, дип әйтәсем килә.

 

Бу язмам “Бердәмлек”тә дөнья күрер алдыннан Әфидә ападан хәбәр килеп иреште. Алар тагын кызы Гөлфия белән икесе дә яңа ел алдыннан нык авырып, Кләүле район хастаханәсенә эләккәннәр икән. Нәрсә әйтсәң дә, картлык үзенекен сиздерә шул. Быел февраль аенда Әфидә апабызга 85 яшь тула бит инде.

 

- Хәзер хәлебез берникадәр җиңеләя төште инде, - диде ул. - Безгә, авыру картларга, зур игътибарлы булган өчен район хастаханәсенең баш табибы Вадим Николаевич Петрянинга, безне яхшылап карап хастаханәгә урнаштырган табибә Ирина Ивановна Янкинага, дәвалаучы Наталья Ивановна Журавлевага, дәвалау бүлегенең өлкән медицина сестрасы Марина Николаевна Шәйхетдиновага һәм бөтен медицина хезмәткәрләренә олуг рәхмәтлебез.

 

Менә шулай хәле авыр булса да, үзенә ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәтен белдерергә онытмый Әфидә апабыз!

 

Сүземне тәмамлап шуны да әйтәсем килә. Кләүледә татарлар да шактый гына яши бит. Әйткәнебезчә, биредә мәчет тә эшләп тора. Исән-имин чагында Әфидә апабыз да аның эшеннән читтә яшәмәгән.

 

Кләүледә яшәүче милләттәшләребезгә, дин кардәшләребезгә мөрәҗәгать итеп шуны әйтер идем: үз арагызда шундый батыр йөрәкле, изге, дини, олы яшьтәге кеше булуын күрегез, белегез, аңа ярдәм күрсәтегез. Аның телефоны һәм адресы “Бердәмлек” газетасы редакциясендә.

 

Кләүле станциясе.

 

 

 

 

Шагыйрь Рөстәм МИНГАЛИМнең 60 еллык юбилеен билгеләп үткән көннәрдә (1997 ел) Әфидә апа аның белән укучылар арасында.


Нурсинә ХӘКИМОВА
Бердәмлек
№ 6 | 05.02.2011
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»