|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.07.2008 Җәмгыять
ФИНАНСЛАР ҖИЛЕ ИСӘ«Оныгым авылга автобус белән кайткан, хөкүмәт машинасында йөрү күпкә уңайлырак икән ул, ди.» «И-и, шулай булмый, ягулык бәясе көннән-көн арта бит». Әбиләр кыек атып туры тидергән. АКШның Гарвард һәм Алабама университеты галимнәре фикеренчә, бензин бәясенең чүпрә төсле "кабаруы" аена 1 меңгә якын америкалының гомерен саклап кала икән. Кесәгә ару гына бәрүче кыйммәтле тормыш машина йөртүчеләрне "тәпиләргә" мәҗбүр итә. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, ягулык бәяләренең 10 процентка артуы юл һәлакәтендә бакый дөньяга күчүчеләр санын 2,3 процентка киметкән. Бу исә, ел ахырына "Аи"ларның бәһасе 4 долларга җиткән очракта, 12 мең америкалы исән кала, дигән сүз.
Россиядә дә хәлләр хөрти. 7 ай эчендә ягулык бәясе 17,9 процентка артып өлгергән. Superjob.ru тикшеренү үзәге китергән мәгълүматларга караганда, йөртүчеләрнең 6 проценты инде бүген үк "тимер ат"ларын гараждан чыгармый башлаган. Халыкның дүрттән бере: "Бәяләр 30 сумлык чикне узган очракта, үрмәләп тә китәрсең", – дип белдергән. Иң түземле йөртүчеләрне исә (14 процент) җәяү йөри башларга 40 сум торучы ягулык кына мәҗбүр итәчәк икән. Тормышның шул кадәр кыйммәтләнүеннән Алла сакласын...
Белгечләр дә хәлләрнең якын арада уңай якка үзгәрәчәгенә ышандырмый. "Ягулыкның киләчәктә күпме торасын беркем дә фаразлый алмый, – ди Россия ягулык союзы башкарма директоры Григорий Сергиенко. – Барысы да нефтьнең дөнья базарындагы бәясенә барып тоташа. Алай да "тимер ат"лар "азыгы" кыйммәтләнеп кенә йөртүчеләр алардан баш тартыр дип уйламыйм". Кесә калынлыгы ничә литр ягулыкка җитә бит әле...
--- |
Иң күп укылган
|