поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
03.02.2011 Җәмгыять

Кәгазь заманасы яки хәрби хакимият

Хәрби комиссариаттан чакыру кәгазе – яше җиткән һәр егетнең үзәгенә үткән проблема. Үзең теләк белдерсәң – юл ачык, көнендә үк «пичәтләп», армиягә озаталар. Ә менә уку яисә авыру сәбәпле калырга исәпләсәң, йөз төрле белешмә кәгазе җыярга кирәк. Әле алай да тынычлыкта калдырмыйлар, комиссариат юлында йөртеп, җәфалап бетерәләр – сәламәт кеше дә авыруга сабышыр. Кыскасы, бу мәсьәлә – безнең илнең тәртипкә салынасы, каршылыклы фикерләр тудыручы күп якларының берсе.

Бишенче курска күчкәч, мин дә, армиядән берәр ничек калып булмасмы икән, дип уйлана башлаган идем. Барырга теләмәүнең сәбәбен аңлатып торасы юктыр, шәт, ул хакта болай да күп язалар, сөйлиләр. Артык күп уйладыммы, укуны да тәмамларга өлгермичә, хастаханәгә эләгеп, хәрби хезмәткә яраксызга әйләндем дә куйдым. Проблемасыннан котылган, дисезме? Анысы шулай, тик комиссариат мине алай тиз генә кулдан ычкындырырга уйламады да. Унар тапкыр өйгә, хастаханәгә, җирле үзидарәгә шалтыратып, тәмам колак итен ашадылар – дәлил сорыйлар. Башта ничектер һаман вакыт табылмады, белешмәне илтеп биргәч, тынычлыкта калдырдылар үзе.

 

Минеке ярый, ә менә Илнур белән килеп чыккан аңлашылмаучанлыктан көләргә дә, еларга да белмәссең. Ул 16 яшендә умыртка баганасын сындырган, инде өч ел инвалид коляскасы ярдәмендә генә хәрәкәтләнә. 18 яшен тутыргач, хәрби комиссариат аңа да «ау» башлый. Башта бер-бер артлы чакырулар килә, аннары шалтыратып та хәбәр итәләр. Илнурның әти-әнисе дәлилле белешмәне кертеп чыгарга бер дә җай таба алмый: икесе дә көне буе эштә, буш вакытларын уллары белән үткәрергә тырышалар. Өстәвенә гел хастаханәләр юлын таптарга кирәк. Илгиз абый үзе комиссариатка бер тапкыр барып та чыга, тик әллә төш вакытына туры килә, әллә тиешле кешесе урынында булмый, кыскасы, белешмә тапшырылмыйча кала.

 

Тора-бара чакырулар да килүдән туктый. «Оныттылар», – дип уйлый гаилә. Онытырлар, бар! Көннәрдән бер көнне кич белән кыңгырау шалтырый. Ишекне ачуга, ОМОН сугышчылары бәреп керә дә инвалид коляскасында утырган Илнурның кулларын артка каерып, богаулап та куялар. Хәрби хезмәттән качып йөрүче егетне Ватан алдындагы бурычын үтәргә көч белән алып китәргә икән исәпләре. Берсенең: «Утырма, әйдә киттек», – дип боеруына, гаилә башлыгы, югалып калмыйча: «Мин ике куллап риза, әгәр шул ике ел эчендә улымны аякка бастырып кайтарсагыз, алып китегез», – дип җавап бирә. Шул сүзләрдән соң хәлнең мәгънәсезлеген аңлап алган сугышчылар тизрәк чыгып китү ягын карый.

 

Шулай эш итәләр хәрби комиссариатларда. Кеше санын тутыру дигәндә, бу оешма әллә нинди хәйләкәр алымнар уйлап таба. Алар егетләрне аулау эшендә тәмам остарып беттеләр дисәң дә була. Өйгә килү бер хәл, милиция хезмәткәрләре егетләрне урамда тотып, комиссариатка озата; университетны тәмамлаган студентларны, диплом алганнарын да көтмичә, хәрби хезмәткә алып китәләр; комиссариатка тикшеренергә килгән яки берәр белешмә китергән егеткә дә урында ук солдат формасы кидертеп куярга мөмкиннәр.

 

Танышым Динар белән дә шундый хәл килеп чыкты. Ул, институтын тәмамлар вакыты җитүгә, чакыру кәгазьләре ала башлаган. Комиссариатка баргач, бүлмәгә кертеп япканнар да, бүген үк изге бурычыңны үтәргә алып китәбез, диләр икән. «Минем бит әле чыгарылыш та булмады, дипломны алыйм башта», – диюенә: «Хезмәт итеп кайткач та соң булмас әле», – дип җавап биргәннәр. Теле шәп эшли егетнең: көч-хәл белән, диплом алгач та киләм дип, антлар укып, «иреккә» чыгарылган ул. Сүзендә торган, чыгарылыштан соң барган комиссариатка. Тик яраклылыгын тикшергән чакта ашказаны җәрәхәте булуы ачыкланып, ахыр чиктә ул барыбер хәрби хезмәттән калды.

 

Ярый да бу егеткә уңыш елмайды. Безнең илнең армия сафларында, дөрестән дә, урамнан тотып озатылучылар да, дипломын алырга өлгермәүчеләр дә буа буарлык. Алай гына да түгел, канун буенча хәрби хезмәткә алынырга тиеш булмаган – яссы табанлы, ашказаны җәрәхәтле, күзләре начар күргән һ.б. солдатлар да байтак анда. Андыйларның күбесе, намуссыз табиблар кулыннан үтеп, яраклыга әйләнгән. Умыртка баганасында нормадан җитди тайпылыш булган дустым Зөлфәт тә армиягә китте. Башта аны тикшергән табиб: «Бу егеткә хезмәт итү катгый тыела, авыр да күтәрергә ярамый», – дип карар чыгарган иде. Акча өмет иткәндерме, ахырдан «яраклы» дип кул куйган. Шулай итеп, «авыр да күтәрергә ярамаган» дустым инде Ватанны елдан артык саклый.

 

Сүзне белешмә кәгазе турындагы фикердән башлаган идем. Шунысы кызык: язмада искә алынган һәр очракта барысын да шул белешмә хәл итә. Илнур вакытында белешмәсен тапшырган булса, ОМОН сугышчылары өенә бәреп кереп, борчып йөрмәсләр иде. Динарга «яраксыз» дигән белешмә язып бирмәсәләр, ул армиягә киткән булыр иде. Зөлфәткә, киресенчә, теге табиб тиешле белешмәне әзерләсә, хәрби хезмәттән калган булыр иде. Кәгазь заманасында яшибез шул: кечкенә генә, әмма тиешле имзасы һәм мөһере булган кәгазь кисәге кеше язмышлары белән идарә итә.


Айнур ГАЛИМОВ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»