поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
22.03.2008 Киңәш-табыш

ОРГАНИЗМГА НИЧЕК ЯРДӘМ ИТӘРГӘ?

Ул авыртмый да, сызламый да. Сәламәтлек турында сөйләшкәндә дә аны искә алып тормыйлар. Ә чынлыкта ул бит синең төсең дә, эшчәнлегең дә, чир­ләрдән котылып калу мөмкинлегең дә, җенси тормышың да. Сүз иммун системасы хакында бара. Кешенең иммун системасы — организмны вирус, бактерияләр һәм башкалар, мәсәлән, яман шеш күзә­нәк­ләреннән саклап торучы калкан. Дошманын танып алу белән иммун системасы аны юк итәргә тотына. Әгәр система көчле икән, димәк, ят күзәнәкләр үрчи башлаганчы ук һәлак булачак. Авырмыйм дисәң, иммун системасын ныгытырга кирәк.

 Диета тотканда сак булыгыз. Әгәр тиешенчә тукланмыйсыз, көн дә ярымфабрикатлар ашыйсыз икән, сезгә иммун системасы ныклыгы өчен мөһим булган матдәләр җитмәскә  мөмкин. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, бер генә элемент җитмәү дә организмның саклану системасын шактый какшата. Шуңа да ризыкны төрләндерергә тырышыгыз.

 

Антиоксидантлар, А, С һәм Е витаминнары организмга ирекле радикаллардан — күзәнәкләргә зы­ян салучы куркыныч мат­дәләрдән сакланырга бу­лыша. Табиблар, әлеге витаминнар яшелчә һәм җи­ләк-җимешләрдә генә җитәрлек күләмдә, дип белдерә.

 

Ит, бигрәк тә тавык ите сатып алганда саграк булыгыз. Чөнки күп кенә җи­тештерүчеләр кошлар тиз­рәк үссен өчен, аларга ан­тибиотик кадый. Кеше организмына ит белән бер­гә кер­гән әлеге матдә иммунитетны какшата, антибиотикларга каршы көрә­шүче бактерияләрне барлыкка китерә, дип белдерә табиблар. Антибиотикларны да күп эчәргә тырышмагыз.

 

Күп кенә тикшеренүләр күрсәткәнчә, шикәр комын кирәгеннән артык куллану да иммун системасын какшата. Баллы тәм-том, “Кока-ко­ла”, лимонад симерүгә, ә алар үз чиратында яман шеш, шикәр диабеты һәм башка куркыныч авыруларга китерергә мөмкин.

 

Матдәләр алмашында цинк бик зур роль уйный. Әлеге матдә диңгез ризыкларында, ит, чикләвек, йомырка, сыр һәм бөртекле культураларда күп.

 

Иммун системасы өчен пестицидлар да зыянлы. Алар организмның йогышлы чирләргә каршы торучанлыгын киметә. Шуңа да үзегез үстергән яшелчәләрне генә ашарга тырышыгыз.

 

 Тагын бер киңәш: кичке сәгать 8 дән соң ашаган чи яшелчә организмның саклагыч көчен киметә. Чөнки эчәклектәге ризык төн буе әчи. Ашкайнату системасы төнен нормаль эшли алмый.

 

Ашказанындагы бактерияләр ашкайнату системасына булыша һәм иммун системасы өчен дә зур роль уйный. Әйтик, мондый бактерияләр ашказанындагы зарарлы микробларны үтерә. Организмны файдалы бактерияләр белән баету өчен “тере” йогыртлар эче­гез. Суган, сарымсак, банан кебек файдалы бактерияләрне арттыручы ризыклар ашарга кирәк.

 

Селен турында да онытмагыз. Ул, бердән, картаюны әкренәйтә, икенчедән, ирекле радикалларны һә­лак итә. Аны бик аз гына кулланырга кирәк, чөнки күпкә кит­сә, агуга әверелә. Селен чыганаклары — бавыр, бөер, диңгез ризыклары, ярмалар.

 

Организмның төрле чирләргә каршы торучанлыгын арттыручы тагын бер матдә — флавоноидлар. Суган, помидор һәм әстерхан чикләвеге табыныгызда һәрвакыт булсын.

 

Организмны салкын һәм эсседән курыкмаска өйрә­тергә кирәк. Кан агышына комачау итәрдәй тар киемнәр сайламагыз.

 

Ешрак хәрәкәтләнергә, саф һавада йөрергә, физик күнегүләр ясарга тырышыгыз.

 

Кимендә 7-8 сәгать җил­ләтелгән бүлмәдә йоклагыз. Йокыга китәр алдыннан хыялланыгыз, якты ки­ләчәк турында уйлагыз.

 

Ашаганнан соң 10 минут сагыз чәйнәгез. Авыз ку­ыш­­лыгындагы лайлалы тыш­ча дымлану сезне вируслардан саклар.


---
Тәмлетамак
№ --- | 22.03.2008
Тәмлетамак печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»