|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.01.2011 Авыл
Ә безнең әле киләчәккә өмет белән яшәү иде... (ФОТО)Нурулла абый Гариф, үзе дә укытучы, галим кеше буларак, Азнакай районы Мәсгут авылындагы “белем учагы” турындагы “Сау бул, мәктәп!” дигән фотохәбәргә битараф калмаган. Аның безгә җибәргән язмасы “Ә безнең әле киләчәккә өмет белән яшәү иде...” дип атала. Аны алдагы язмага кайтаваз дип кабул итегез. Азнакай районы Мәсгут авылындагы мәктәп язмышы, дөрестән дә, уйланырга мәҗбур итә. Кешенекен уйлаганда үзеңнеке искә төшә. Бездә, Биектау районы Дача бистәсе Учхоз урта мәктәбендә, 68 бала укый. Әмма безнең әле киләчәккә зур өметләр белән яшәү иде... Биектау районында быел хакимият башлыгы алышынды. Аңа чаклы район биләмәсендә 8 ел буена “җил дә исмәде”. Җитәкчебез - элекке Мамадыш районының хакимият башлыгы. Килүенә әле ярты ел тирәсе генә. Инде дистәләрчә мәктәп, шифаханә һәм район яшәеше, үсеше өчен әһәмиятле биналарда төзелеш, ремонт эшләре бара. 24 ел ремонт күрмәгән безнең мәктәпкә дә 3,5 миллион сум акча бирделәр. Яңа гына мәктәпнең түбәсен яптылар, ишек-тәрәзәләрен алыштыралар, эчке ягында да үзгәрешләр бар. Мәктәптә элекке вакытка караганда күпкә җылырак. Бу үзгәрешләргә балалар, укытучылар, ата-аналар да шатланып бетә алмый. Хакимият башлыгы Рөстәм абыйны Татарстан районнары башлыклары арасында иң дини, иң кешелекле район башлыгы дип ишетеп белә идем. Инде үзен дә, эшләген эшләрен дә күрергә насыйп булды. Мактавым түгел, аннан күп эшләтә, бөтен нәрсәне барлап, арттан үзе тикшереп йөри дип тә зарланалар. Җәмгыятьтәге яшәеш, проблемаларның чишелеше күп очракта хакимият башлыгына бәйле. Мәсгут авылы мәктәбен дә район җитәкчеләре, теләсәләр, саклап кала ала. Шул исәптән Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка да хат язып, район житәкчелеге урыннарына, үзенең адашы Рөстәм Галимулла улы кебек, динле, кешелекле, белемле, халыкчанырак кешеләрне билгеләсен иде дип, киңәш бирәсе килә. Халыкның бер өметен сүндерсәң, үпкәләтсәң, кире үзеңә карату, аннан ниндидер яхшылык өмет итү авыр бит ул. 1
2
3
4
5
6
7
8
9
Нурулла ГАРИФ. Автор фотолары |
Иң күп укылган
|