• 27.09 Татарча солянка. Уникс. 18:30
  • 29.09 Лилия Муллагалиеваның "Мин" концерты. Пирамида. 17:00
  • 29.09 "Мультизавры" мультимедийный спектакль. "Уникс". 14.00, 17.00.
  • 09.10 Ваһапов фестивале. Гала -концерт. 18.30
  • 12.10-15.10 Ришат Төхвәтуллин коцерты. Уникс. 18:30
  • 14.10 Рәмис Аймәтнең юбилей кичәсе. Пирамида. 15:OO
  • 30.10 ШТК югары лигасы. Уникс. 19:00
  • 01.11-05.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. Уникс. 18:30
Туган көннәр
  • 23 Сентябрь Илдар Сөләйманов
  • 23 Сентябрь Булат Җиһаншин
  • 24 Сентябрь Гөлүсә Исмәгыйлева
  • 24 Сентябрь Тимерҗан Кәлимуллин
  • 24 Сентябрь Вадим Усманов (1946-2014)
  • 25 Сентябрь Марат Гатин
  • 25 Сентябрь Рахмай Хисмәтуллин (1934-2004)
  • 26 Сентябрь Мидхәт Миншин (1936-2009)
  • 27 Сентябрь Рамил Вәҗиев
  • 27 Сентябрь Сәрия Сабурская
  • Актаныш. Никах киеме, костюм (чалбар, итэк, пиджак), тонге кулмэк сатыла. 89625646471
  • Актаныш. Эре бэрэнге сатыла. Корыда алынган. 89625704993
  • Актаныш. Сатыла печэн кибе 4ц. (люцерна + кастёр). Янгыр тимэде. 89625704993
  • Актаныш. Продается миксер электрический новый. 89625646471
  • Аметьево, Магаданская урамында 1 булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ. Чиста, бик якты, жылы фатир. Яшэу очен ботен мебель, кер юу машинасы, холодильник, микроволновка бар. Аметьево метростанциясенэ 5 минутлык юл. 2 нче автобус 10 минут саен йори, Центр аша бара. Т.89274386927. Ватсап аша фотолар жибэрэ алам.
  • Апас районы Каратун станциясендэ кулай бэядэн 1 булмэле квартира сатыла .Тел 89673645355
  • Татар гаиләсенә Чистай (Чистопольская) урамында, "Олимп" спорт комплексы тукталышында, озак вакытка 2 бүлмәле фатирны арендага бирәм. Т: 89272437185 Ватсап аша хәбәрләшергә мөмкин.
  • Кулай бэядэн бодай, арпа сатыла 89093070738
  • Сойгэнемне кайтарасым килэ. Кемдэ булса да мэле юкмы? 89033405773 - ватсап
  • Апас районы Иске Энэле авылында йорт сатыла, тел. 89393045137

 

 

 
Архив
 

30.01.2011 Милләт

Хәерле сәгатьтә! Татар эшмәкәрләре бергә җыелды (ФОТО)

Оренбургның иң гүзәл залларының берсендә - Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге театр бинасында узган бу күркәм чара күптән көтелгән вакыйга иде. Сүзем 22 гыйнвар көнне узган өлкәбезнең татар эшмәкәрләре җыелышы турында барачак. Мондый җыен яңа тарихыбызда тәүге тапкыр уздырыла. Яңалыкка тотыну һәрчак икеләнүләр, дулкынланулар китереп тудыра инде ул. Бу очракта да чараны оештыручылар андый проблемалар белән күзгә-күз очраштылар. Чакырылуын 150 кеше чакырылды да ул – күпмесе килер? Килүчеләрнең күпмесе калырга теләк белдерер?..

...Шөкер, килүчеләр саны канәгатьләнерлек иде. Моны фойега кергәндә үк, “татар җәмәгатьчелеге” дигән исем белән атарга өйрәнелгән төркем вәкилләренең карашларыннан да тоемларга була иде: боз кузгалган! Ә эшмәкәрләребезне зур сөйләшүгә чакыруның сәбәбе, кыска гына итеп әйтсәк, “хәлле (“бай” дисәк тә, кеше үпкәләтерлек сүз түгел дә инде...) татарларыбызны милләтебез проблемаларын чишүдә матди ярдәмләшүгә тартучы оешма төзү. Бу өлкәдә татарларыбызның тәҗрибәсе бөтенләй үк юк түгел. Мөхтәр Галиулла улы Хәсәнов җитәкләгән “Берлек” фонды байтаклардан инде Фәйзи театрына саллы ярдәмен күрсәтә килә. Соңгы елда фонд үзенең эшчәнлеген киңрәк тә җәелдерде. Әмма милли проблемаларыбызның көннән көн күбрәк чыгымнар таләп итүе, хәйриячелек белән шөгыльләнүче масштаблырак оешма төзүне көн тәртибенә куйды.

Җыелышны әзерләүче комитет мондый берлекләр инде эшләп яткан төбәкләрнең эш тәҗрибәсен өйрәнде.

Бизнес – югары интеллектлылар, хезмәт сөючеләр, вакытын-мөлкәтен исрафсыз сарыф итүчеләр шөгыле. Бу категория кешеләре игътибарын бары өметле максатлар, исәпле-ачык планнар белән генә җәлеп итеп буладыр ул. Шунлыктан, чакырылучыларның “Ә миңа моннан нинди файда булачак?” дигән соравын да сабырлык белән кабул итеп, мәгънәле җаваплап та кую фарыздыр. Бу җәһәттән оештыру комитеты рәисе Руслан Рамил улы Зәбировның сүзләрен зал хуплап кабул итте. “Әгәр тагын 100 елдан соң шушы гүзәл залда оныкларыбыз үз ана телебездә “Менә шушында инде безнең әби-бабаларыбыз телебез, мәдәниятебез үсешенә ярдәм оештыруны хәл иткәннәр”, дисәләр, безнең өчен иң зур бүләк  шул булыр”, диде ул.

Президиумда төбәк, шәһәр татар мохтарияте рәисләре, өлкә Закончыгару җыелышы депутатлары, өлкә хөкүмәте вәкилләре, Татарстаннан килгән  кунаклар – Фәрит Язкәр улы Уразаев һәм Рәшит Шәйхулла улы Сәнҗәпов булдылар. Чыгыш ясаучылар яңа оешмага хәйриячелек юнәлешеннән тыш эшмәкәрләргә мәгълүмати, юридик ярдәм оештыру вазифаларын да йөкләделәр. Аларның фикеренчә, оешманың эше www.orentat.ru  порталының аерым сайтында яктыртылып барырга тиеш. Масштаблы эш башлаганда хакимиятнең теләктәшлеге дә, Татарстан вәкилләренең киңәшләре дә, әлбәттә арттык булмаячак.

Устав буенча тәкъдим ителгән төзәтүләрне юридик төркем тәртипкә китергәч, җыелыш сайлаган 22 кешедән торган идарә составыннан берничә физик зат оешманың учредительләре булып, теләк белдерүче татар эшмәкәрләребез яңа оешманың әгъзалары булып теркәләчәк.. Идарәнең рәисе итеп Әнвәр Рәшит улы Искәндәров (Татар Каргалысы авылы) сайланды. Ул инде халык арасында “Оренбургские татары” китабы авторларының берсе буларак та, хәйрияче буларак та танылып өлгергән шәхес.

Оешманың төгәл исемен Устав кабул ителгәч язарбыз. Аңа керергә ният белдерүчеләр туплана башлады инде. Әйтергә кирәк, җыелышта аталы-уллылар да, үзара башка туганлык җепләре белән бәйләнүчеләр дә абайланды. Хуплауларга лаек “кода-кодагыйлык” түгелме соң бу?! Гаилә бизнесы, буыннан буынга күчүче хәйриячелек традицияләре затлы татар байларына бик хас булган сыйфатлар. Безгә дә аларга йөз белән борылырга вакыт җитте бугай. Хәерле сәгатьтә!

1

2

3

Мансур СӘГЪДИЕВ, Оренбург. Автор фотолары
Матбугат.ру
№ --- | 30.01.2011
Матбугат.ру печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

№3 (69246) / 31.01.2011 18:53:35

кырык тартмачы, "Спасение утопающих - дело рук самих утопающих!" диюне илкүләм сәясәт әләме итеп күтәргән дәүләттә башкача була да алмыйдыр. Милли телләргә, мәгарифкә кагылышлы нинди генә чараны алсак та, барысы да иң элек акчасызлыкка барып "төртелә".
"Взнос түләтү"дән элгәре милли үзаңы көчле булган малтабарларыбызны барлау, берләштерү кирәк әле монда. Оешма нәтиҗәле эшләп китсә, ул эшмәкәрләребез бергәлекнең башка уңайлыкларын да ачачаклар: оешма фикеренә хакимияттә утыручылар да илтифатсыз кала алмас.

№2 (69171) / 31.01.2011 01:51:55

Сәнгать тә, мәдәният тә иганәчеләрдән башка яши алмый! Элекке заманнарда да шулай булган, хәзер дә шулай. Сәнгатьне "хозрасчет"ка күчереп калдыру дөрес түгел!
Моны чынлап татар халкы өчен янып йөргән кешеләр генә аңлый ала торгандыр.
(мин Татарстанда андый кешене очратканым булмады әлегә)
И "пайчылар"мы, юкмы, алар үзләренең эшләп алган акчаларының күпмедәндер бер өлешен татар мәдәниятен үстерүгә тоталар икән, бу турыда җыен белер белмәсләрнең комментарийларыннан тыелып торуын киңәш итәм

№1 (69049) / 30.01.2011 13:17:57

Кыскасы, потребителлэр кооперациясенен пайчылар жыены булган инде бу.Гомер буе взносын тулэттелэр, олешен кургэн булмады...Шунда булдымы яналык.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments