|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.01.2011 Җәмгыять
Кай тарафлар битараф?..Мәскәүнең Домодедово аэропортындагы фаҗигале вакыйгадан соң кешеләрнең битарафлыгы турында телеэкраннардан да, гәҗит битләрендә дә әле җитәкчеләр тарафыннан, әле корреспондентлар авызыннан сәгать саен гәп куертулары күренеп-ишетелеп тора. Кайвакыт нинди битарафлык, кай тарафтан искән битарафлык җилләре хакында сүз барганы аңлашылып бетми кала. Ике төрле битарафлыкны телгә алалар, ахрысы:
1) шәһитне таный алмаган һәм терактның гамәлгә ашуына юл куйган милиционерларның битарафлыгы, алдан ук терактның буласын шәйләмәгән махсус службаларның битарафлыгы, гади гражданнарның уяусыз, игътибарсыз булулары;
2) шартлаудан соң, кан коелып, кешеләр һәлак булгач, тирә-яктагы гражданнарның битарафлык күрсәтүе.
Икенче очракта бернинди фикер-мазар әйтеп торуның кирәге юк, гәрчә бу күренешкә үземнең үзгә бер фәлсәфи карашым булса да.
Беренче пункт буенча берникадәр әйтәсе сүзем бар.
Әлбәттә, битарафлык ул һәрвакыт яңадан-яңа җинаятьләргә китерә торган куркыныч халәт һәм дә бу хакта бәхәсләшү мөмкин түгел. Вәләкин аек акыллы кешедә бер сорау тумый калмыйдыр: "Сәбәбе нәрсәдә соң бу битарафлыкның?"
Битарафлык ул җавапсызлыкның тугры юлдашы. Ә җаваплылык хисе ничек тусын да ничек яшәсен бүгенге Россия кешесенең күңелендә? Үзенең яшәгән төбәгендәге җитәкчене үзе сайламаган (сайлаган вакытта да кушу буенча тавыш биргән), үзе яшәгән җирдә хуҗа булмаган, үзенең җир-су байлыкларыннан файда күрмәгән кешедән нинди җаваплылык хисен өмет итәргә мөмкин? Ил белән идарә итүдә халыкның бөтенләй катнашы юк, аңа өстән әйтәләр – нинди бәйрәмне ничек үткәрергә, кайсы елны нинди ел дип игълан итәргә, туып-үскән каласының нинди бинасын җимерергә, кайчан нинди фестиваль уздырырга. Кыскасы, өстәге зур түрәләр, кече һәм иң олы падишаһлар халык өчен һәм һәрбер аерым кеше өчен барысын да хәл итәләр, ничек яшәргә икәнне даими рәвештә күрсәтеп, аңлатып торалар. Россиядә кеше ул дәүләт яшәешенең максаты түгел, бу илдә кеше падишаһларның максатлары өчен чара һәм "чимал" буларак кулланыла. Җир астындагы углеводород чималлар чит ил банкларындагы счетларга капитал тупларга кулланылса, җир буйлап йөрүче бичара адәм балалары бу илдә – түрәләрнең тавыш-тынсыз коллары, "җәмгыять бар бездә" дигән ялганны аклар өчен асрала торган тере "чимал".
Кешеләрдә битарафлык яши дип лаф орырга мөмкиндер, әмма битарафлыкны халыкта тәрбияли торган парадигмада яшибез ләбаса! Гомер буе, көн саен тавышын, фикерен, аның дөньяда барлыгын санга сукмыйлар икән, ул кешедән җаваплылык таләп итү – минемчә, ахмаклык. Өстәге түрәләр "халык өчен" уйлагач, халыкка ни кирәклеген белгәч, халык катнашыннан башка шул халык өчен дигән булып законнар кабул иткәч, халык өчен бар нәрсәне "өстәгеләр" хәл иткәч, битарафлык котылгысыз рәвештә халыкның канына сеңә. Коррупциянең масштабын, чиновникларның һәм аларның балаларының оятсызлыгын, байларның беркемне санга сукмауларын күргәч, киләсе көнгә халык өмет белән карый алмый. Ә иртәгәсе көнгә ышанычы булмаган кеше битараф була инде ул! Нинди җаваплылык хисе тусын аңарда – илдәге тәртипсезлекне, гаделсезлекне, вәхшилекне күргәч. Битарафлыкның тагын бер "агайне"се бар – сансызлык. Әгәр кешеләр хәтта үз гомерләре өчен дә бигүк кайгырмыйлар икән, димәк, сансызлык бик тирән тамыр җәйгән, үз гомеренә карата да битараф булгач, димәк, кешедә өмет сүнгән. Өстәге нәчәлникләр хәл иткәндер, алар барысын да кайгырткандыр дигән установка белән яшәүче бүгенге Россия кешеләрен аерым-аерым битарафлыкта гаепләргә мөмкин, әмма дә ләкин системаның кризисында аларның гаепләре алай бигүк шәйләнми.
Мәскәүдә янә зур фаҗига булды. Мәскәү тарафыннан башка халыкларны санга сукмау, аларның язмышына битарафлык күрсәтү нәтиҗәсендә тагын кан коелды. Мин инде күп еллар дәвамында Россиядә милләтара сәясәтнең дөрес түгеллеге хакында әйтеп киләм. Мин Татарларның Икенче бөтендөнья конгрессында хәтта трибунадан Россиянең милли мәсьәләләр буенча министры Зоринга бу турыда әйттем (дөрес, микрофонны шундук сүндерделәр). Милләтләр белән кара-каршы утырып сөйләшергә кирәк, милләтләрнең вәкилләрен җыйган абруйлы оешма кирәк.
Терроризм – иң коточкыч күренешләрнең берсе, чөнки кемнәрнеңдер битарафлыгы, сансызлыгы, томаналыгы аркасында бер гаепсез кешеләрнең каны коела, гап-гади, тыныч тормыш белән яшәүчеләр вафат була.
"Единая Россия" партиясе: "Илнең бүгенгесе һәм киләчәге өчен җаваплылыкны үз өстебезгә алабыз!" – дип бик күп тапкыр әйтте. Әйе, җавапны сез тотарга тиешсез, единоросслар! Чөнки влач сездә, илнең малы сезнең кулда, ФСБ, МЧС, МВД – барысы да сезнеке. Битарафлыкны иң беренче чиратта сез төзегән система күрсәтә. Дөресрәге, сез ясаган системасызлык күрсәтә битарафлыкны. Янгын чыккач, шартлау яңгырагач, су баскач, кешеләр һәлак булгач, аерым кешеләрнең җаваплылыгы, битарафлыгы турында озын-озак итеп сөйләргә яратасыз. Сез сәяси конкуренцияне тамырыннан корыттыгыз. Ә сәяси конкуренция булмаган ил ул тоталитар була һәм анда икътисади конкуренция дә була алмый. Ә инде андый илдә аерым алган кеше битараф була – системага карата да, ил-көнгә карата да, ахыр чиктә үзенең гомеренә карата да. Чөнки ул минем тавышымны беркем ишетми, миннән берни тормый дип уйлый. Ул кеше як-ягына карамый торган була, өстәгеләр беләдер, алар хәл иткәндер, әйбер-кара булмас, булган сурәттә дә, "причем мин" дип уйлый. Барыбер миннән бернәрсә дә тормый дигән психологияле халык тәрбияләнде бу илдә һәм яңа буыннарга да шул халәт сеңдерелеп килә.
Татарстан җитәкчеләре Чечен республикасына Татарстан милиционерларын җибәрүгә каршы булсыннар иде, берәр сәбәп табып моңа юл куймасыннар иде, дип мин элегрәк гел әйтеп килдем. Әлбәттә, Татарстан җитәкчеләренең хәленнән килә торган нәрсә булмагандыр инде ул. Ләкин Төньяк Кавказ халыклары: "Татарстан милиционерлары килеп тәртип урнаштырып йөрделәр", – дип үзләренең балаларына, оныкларына сөйлиләр. Алда безне универсиада көтә... Уйлана торгач, әллә нинди куркыныч уйлар килә. Шулай итеп, татарларның, телибезме-юкмы, Мәскәү белән Төньяк Кавказның конфликтына катнашы бар булып чыга. Үч алу ниятеннән Казанда терактлар әзерли башласалар?.. Аллам сакласын, беркемгә бернинди начарлык эшләмәгән гап-гади татар кешесе һәлак булса?.. Менә шундый куркынычлар янамасын өчен кирәк иде безгә чын суверенитет.
Минем 1995 елны төрекмәннәр белән аралашканым булды. Алар татарларны күралмыйлар. Гражданнар сугышыннан соң иң көчле басмачылык төрекмәннәрдә була. Аларны тар-мар итәргә татарлардан, чуашлардан һәм башка Идел буе халыкларыннан төзелгән бригадалар җибәрәләр. Бүгенгә кадәр, инде ничә буын үтсә дә, төрекмәннәр Казан татарларына теш шыгырдатып карыйлар. Җитәкчеләрнең үзара килешүләргә кул куйганда әйткән төче сүзләре ул бер нәрсә, ә чынбарлык икенче нәрсә.
Мин бу юлларны фәкать Мәскәүнең ялгыш сәясәте аркасында без, татарлар да, михнәт күрәбез дигән фикерне әйтер өчен генә язам.
Төп проблема кешеләрнең көнкүрештәге битарафлыгы түгел, террор үзе түгел, ә бәлки менә шул фаҗигаләрне тудыруга шартлар барлыгында.
Әйе, уяу булырга кирәк! Битараф булмаска кирәк! Ләкин, кызганычка каршы, өндәп, кушып, үгетләп кенә сансызлыктан кешеләрне арындыру мөмкин түгел. Яратырга яки күралмаска өндәп булмаган кебек.
Зөлфәт ХӘКИМ |
Иң күп укылган
|