|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.01.2011 Җәмгыять
Җәмгыять авырудан җәфа чигәЭнциклопедик сүзлекләрдә «психоз» сүзенең мәгънәсе, кешенең психик эшчәнлеге бозылуы, аның дөньядагы чынбарлыкны танып белүенә зыян һәм үз-үзен тотуында үзгәрешләр барлыкка килүе дип аңлатыла. Бу авыруның күпсанлы сәбәпләре арасында организмда берәр инфекция булуы да мөмкин дип күрсәтелә. Мин бу авыруны юкка гына телгә алмадым, чөнки без хәзерге җәмгыятебезне бербөтен итеп карасак, аның нәкъ менә шушы авыру белән җәфа чигүен һәм йогышлы варианты туры килүен күрербез. Йогышлы дигәндә, мин җәмгыятебез акча инфекциясе эләктереп, «байыйсы килү» психозы белән авырый дип әйтәсем килә. Авыру метастазы соңгы вакытларда бик тирәнгә үтеп кереп, аерым кешеләр психикасын гына түгел, хәтта дәүләт төзелеше структурасын да җимерә, ашый башлады.
Авыру билгеләре белән без һәркөн очрашып торабыз. Радио, телевидение, матбугат битләрендәге төрле гыйбрәтле вакыйгалар аша, без бигрәк тә чиновниклар, җитәкчеләр, депутат һ.б. шуның ише акча чыганакларына якын торучыларны белеп, аларны намуссызлыкта, караклыкта гаеплибез. Алай гына түгел шул. Әгәр алар миллион, миллиардлар белән эш итсәләр, түбәнрәк катлаулар да кимен куймаска тырыша, ичмаса, 20-30 сум гына булса да, кесәгә күктән акча керергә тиеш дигән принцип белән яши. Шулай итеп, астан өскә таба суммалар тиеннән алып миллиардларга кадәр үсә бара.
Бер мисал китерим әле. Соңгы айларда счет-фактуралардагы суммалар шактый арта башлагач, без дә ут, суларга хисаплагыч куйдырырга булдык. Әлеге хисаплагыч төрле кибетләрдә төрлечә бәядә сатыла булып чыкты. Ниһаять, мин бер кибеттә арзанрак сатылганын белеп, шунда барган идем: «Бүген бетте, иртәгә килерсез», – диделәр. Икенче көнне ачылышына барсам, кичәге 350 сумлык прибор 360 сумга күтәрелгән иде инде. Үзебезнең ЖЭУда: «Приборларны алып килгәч кенә, куйдыру өчен чиратка язабыз, бәясе 1100 сумга төшәчәк», – дигәннәр иде. Квитанциягә 1150 сум дип язып биргәч, «Ә 50 сум ни өчен?» – дигән соравыма: «Бер сезгә генә түгел, бар кешегә дә шулай», – дип аңлаттылар. Сбербанк үз чиратында 20 сум өстәп алды. Килешкәнчә, осталар килеп эшкә керешкәч, тагын әллә ниләр кирәк булып чыкты, «без үзебезнекен куябыз» дип, яңадан 450 сум алдылар болар бездән. Квитанцияләрен биреп тормадылар, без дә сорамадык, ярты сәгать тә узмады, шалт та шолт, ялт та йолт итеп эшләп куйдылар да чыгып та киттеләр. Счетчиклар куйдыргач, җиңел сулыш алырбыз дип уйлаган идек, кайда ул, тагын да күбрәк булып чыкты суммалар. Бу ЖКХ дигән нәрсәнең очы-кырыена без түгел, әллә нинди белгечләр, хәтта юристлар да чыга алганы юк әле.
Әлеге мисал вак нәрсә кебек күренер бәлки, ләкин вак нәрсә түгел ул. Бу – иң куркыныч күренеш, бу – без яши торган илнең нигезе, фундаменты черек икәнлеген күрсәтә торган факт. Әгәр авыру озакка сузылып, хроник формага күчсә, кеше депрессиягә бирелә, һәр нәрсәгә битараф булып кала, бар нәрсәдән читләшә. Ил язмышы, киләчәк өчен моннан да хәтәррәк нәрсә бар?
Ил язмышы дигән төшенчәне куллану урынсыз хәзерге көндә. Обывательнең үз язмышы беренчел. Машина! Әйе, нәкъ менә машина хәзерге көндә кеше язмышына чынлап та тәэсир итәргә мөмкин. Чөнки кешенең машинасы булмаса, ул үзен бик начар хис итә, аны җәмгыять тә тулысынча кабул итми. Шуңа күрә кеше тормышында акча туплау беренче урынга чыга һәм ул максатына ирешү өчен барын да эшли. Чынлап та, машиналар шулкадәр үрчеде ки, урамнар, ишегаллары шыплап тулды, аларны хәрәкәт тә иттереп булмый, куяр урын да юк. Хәзер аларны өй яннарына урнаштыру өчен җир бүлгәләү психозы бара. Һәркемгә таныш картина – машина сыешлы урыннарны чылбыр, бау, чыбыклар белән бүлеп алып, йозаклар элеп куялар. Үзләре абынмас өчендер инде, бауларга төсле чүпрәкләр, целлофан капчыклар бәйлиләр. Кемгә ничектер, миндә әлеге күренеш машина хуҗаларына карата кызгану хисләре уята. Бу эгоист җирне үзләштерә, ә башкалар теләсә ни эшләсен. Урынсыз калганнарны да эгоист түгелләр дип әйтеп булмый, әлбәттә. Шуннан күз алдына китерегез, эгоист ил язмышы турында уйлый аламы соң? Ул бит үз машинасы язмышыннан ары берни күрми, белми. Ни өчен яше дә, карты да бу шаукымга бирелде?
ХХ гасырда илебездә революцияләр аша социалистик системага корылган дәүләт төзеп, гадел яшәеш, эксплуатациядән котылу юлына басты һәм теләктәшлек белдергән илләр белән берләшеп, СССР дигән зур ил барлыкка килде. Анда байлар, ярлылар дигән төшенчә бетерелеп, һәркем сәләтенә күрә белем алып, эшләп, бер-берсен хөрмәт итеп, яратып, шатлык хисе кичереп, романтизм дулкыннарында, күңелен киң ачып иҗат итеп яшәде. Өс-башы, хуҗалык товарлары, азык төрлелеге җитенкерәмәү бар иде ул вакытларда. Әнә нәкъ шул җитешсезлекләрне фаш итүгә теше-тырнагы белән ныклап ябышты хәзерге «демократлар».
Кеше бәхете өчен әһәмиятле шартларның берсе – туган илеңне ярату, аның белән чын күңелеңнән горурлану хисләре кичерү. Болар үз чиратында иң катлаулы, нечкә нәрсәләрнең берсе – милләтләр дуслыгына нигез булып тора. Күңел хөрлеге илдә әнә шундый дустанә, иркен яшәү гармониясенә китерә. Ә күңеле хөр ниндидер кәгазь кисәге – акчага кол булмады. Совет чорында кеше хезмәтенә күрә тиешле акчасын ала һәм хезмәт хакы бер көнгә дә соңармыйча вакытында түләнә, ул үзенең алдагы планнары белән иркенләп яши бирә. Хыялларын тормышка ашыра. Теләгән җиренә сайлап укырга керә, яраткан эшендә эшли, авырса дәвалана, ял итә, фатирын ала һ.б. Барысы да бушка. Беләм: минем белән килешмәүчеләр булыр, әлбәттә, чөнки аларның баю инфекциясенә каршы торырлык иммунитетлары юк.
Кызганыч, кайчандыр коммунистик идеяләргә антлар биреп партиягә кергән кешеләрнең күбесе хыянәтче булып чыкты. Иң аянычлысы шунда: әлеге идеологияне тирәнтен өйрәнеп, кандидатлык, докторлык диссертацияләре язып, үзгәртеп кору чорында зур дәрәҗәләргә ирешкән галимнәр, үзләренең фәнни ачышларының нәкъ капма-каршысын сөйләп, язып, халык аңында, яшь буыннарда илебез тарихына карата чынбарлыкка туры килмәгән караш тәрбияләделәр һәм процесс хәзерге көннәрдә дә иҗат кешеләре ярдәме белән тагын да тирәнрәк пафоста дәвам итә. Инде тулы бер буын мантыйкка сыймаган, сүз боткасыннан торган пропаганда басымы астында тәрбияләнеп формалашты.
Ни өчен кирәк иде соң болар? Әнә шул «баю» зәхмәте белән авыручы чирләшкәләр нык әзерләнгән булып чыкты. Әлеге чирнең аларга буыннан буынга күчеп килгәнлеге көннән-көн исбатлана бара.
НАТО белән күз кысышуларның нигезендә ни ята? Максат бер: яңадан социализм кире кайтмасын, җиңел тупланган байлыкны ничек кенә булса да кулдан ычкындырмаска, рәхәт тормыштан колак какмаска. Ә бит көн кебек ачык – акча галиҗәнапләре безне һәлакәткә этәрә. Бөтен фаҗига, афәтләрнең нигезендә шуның кулы уйный, дөньякүләм кризислардан шундый нәтиҗә ясарга була – «акча, баю» авыруыннан кешелек котылырга тиеш, бу – хәзерге көндә иң төп бурыч. Галимнәрнең фаразлары буенча, әгәр яшәеш хәзергечә дәвам итсә, бу гасырның урталарында җир йөзендә тормыш бетәргә мөмкин.
Наҗия САДЫЙКОВА |
Иң күп укылган
|