|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.01.2011 Язмыш
ТавышБүген көн ни белән тәмамланыр икән?! Тагын нинди вакыйгалар китереп чыгарыр язмыш, нинди күңелле һәм кычкырып елый торган хәлләр күрербез – белмим. Көннең башы да бик күңелсез генә башланып китте. Иртәнге җиделәр тирәсе булгандыр, ниндидер хатын-кыз тавышына уянып киттем. Гади тавыш кына булса, игътибар да итмәгән булыр идем. Тагын шул тавыш, тагын җан ачысы белән “коткарыгыз, зинһар ярдәм итегез, тагын килә, тагын үтерә бит инде!” дип кычкыра ул. Казанга килгәннән бирле кайда гына яшәп карамадым инде мин. Кечкенә генә бүлмәдә, тулай торак, аннан дусларда, соңгы елны тыныч кына бу фатирга күчендек, иптәш кызым белән. Бик уңайлы тыныч кына яши башладык. Башта берни борчымады. Бер төнне икебез дә шул тавышка уянып киттек. Куркып калдык. Урамда кебек иде тавыш. Тәрәзәгә атылдык, ә ул бездән бер кат югары яшәүче фатирда булып чыкты. Нигә соң берәү дә ярдәмгә ашыкмый, нигә барысы да тыныч йокыларыннан арына алмый икән дип уйладык. Яңа гына күченгәч, күршеләрне дә бик белеп бетереп булмый. Әллә нинди кешеләр яшиләр монда диярсең. Бу тавыш бүгенге көнгә кадәр дәвам итә. Нинди сәер тавыш икәнен дә тора-бара белдек без моның. Ялгыз гына яшәүче карт бер карчык. Балалары да бар моның, ниндидер зур урында эшлиләр. Ялгызлыктан әби авырый башлаган. Гомеренең соңгы көннәрендә әнә шундый төннәр кичерә. Психик авыру. Төннең теләсә кайсы вакытында кычкырырга мөмкин. Көндезләрен тавыш тына, югала – әби тирән йөкыга тала диярсең. Аның да тормышы ялгызлыкта үтмәгәндер инде. Яраткан ире, вакытында әни дип өзелеп торган балалары булгандыр. Тик вакыт дигән нәрсә бездән сорап тормый шул, бик тиз уза да китә. Шуннан уйлый башлыйсың да инде: ялгыз үткән гомер хәерлерәкме, яки вакытында тормыш мәшәкатьләренә чумып яшәп, картлык көнен курку кичереп үткән гомер кадерлеме. Парлы-ялгызлар, бәхетсез тормышлар турында уйлыйсың да, елыйсы килә башлый. Синең тормыш нинди булыр икән, нәкъ менә шундый булмас өчен нинди чаралар күрергә кирәк икән дип баш ватасың... Караңгы төшеп килә, тагын теге тавыш... Инде кайда барсаң да минем белән йөри кебек... Яшьнәп үткән гомер тавышы түгел шул бу. Караңгы, куркыныч картлык тавышы...
Гөлсәрия НӘБИУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|