поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
25.01.2011 Язмыш

Кешегә булышудан ләззәт таба иде

Моннан ун ел элек Г.Камал театрында Татарстанның халык артисты Вафирә Гыйззәтуллинаның 55 яше тулуга багышланган кичә зур уңыш белән үткән иде. Ул кичәдә Вафирә бөтен җанын биреп, очып китәрдәй булып, шундый илһамланып җырлады ки, әйтерсең лә ул алдагы язмышын сизенгән диярсең... Чөнки берничә айдан, аяз көнне яшен суккандай, йөрәкләрне әрнетеп, Вафирәкәебез бу якты дөньядан бакый дөньяга китеп барды.

Без Вафирә белән Казан музыка училищесында бер курста укыдык: ул вокал бүлегендә, мин халык уен коралларында. Үзенең буй-сыны, чибәрлеге, чаялыгы, үткен теллелеге белән Вафирә башкалардан аерылып тора иде. Безнең курста гына түгел, бөтен училище күләмендә дә ул үзенә күрә бер лидер иде. Безне, училище студентларын, кайвакытта нинди дә булса бәйрәм йә башка чара уңаеннан төрле оешмаларга концерт куярга җибәрәләр иде. Ул елларда бит микрофонга җырлау дигән нәрсә юк. Вафирә, яшь кенә булуына карамастан, үзенең табигый тавышы һәм артистлыгы белән тамашачы күңелен бик тиз яулап ала иде. Программа буенча чыгышы тәмамланса да, көчле алкышлар белән аны кабат җырлаталар иде. Ә бит андый оешмаларда төрле милләт вәкилләре була. Училищеда укыган елларда ук Вафирә радиода язмалар эшли башлады, телевидениедән дә чыгышлары булгалый иде. Кыскача әйткәндә, шул елларда ук аның киләчәктә зур җырчы булачагы күренеп тора иде.

 

IV курста укый башлаган көннәрдә Вафирә, нишләптер, училищеда күренми башлады. Шунда безнең белән бер курста укучы Венера Гәрәевадан (ул хор дирижерлары әзерләү бүлегендә укый иде, соңыннан консерваторияне тәмамлап, озак еллар дәвамында Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә баш хормейстер булып эшләде) шул хакта сораган идем, ул: «Син нәрсә, белмисеңмени? Аны бит III курстан соң консерваториягә укырга алганнар», – дип, мине гаҗәпкә калдырды. Гәрчә, бер караганда, гаҗәп тә түгел иде, чөнки Вафирәнең әзерлеге консерваториядә укыр өчен бик җиткән иде инде.

 

Вафирә консерваториядә укыганда кияүгә чыкты, кызы Камиләне үстерде һәм шуңа күрә укуы бераз тоткарланды. 1975 елда укуын тәмамлап, ул безгә, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә, эшкә килде. Гадәттә, яңа гына эшкә алынган җырчы башта «Фәләнев җитәкчелегендәге концерт бригадасы»нда «антураж» булып эшли башлый һәм күбесе шуннан артык үсә дә алмый, чөнки «бригада җитәкчесе» булу ул елларда бик зур мәртәбә санала иде. Аның өчен халык арасында киң танылу алган җырчы булуың мәҗбүри, артистлар телендә бу «сәхнәне тота алу» дип атала. Ә Вафирә бу башлангыч этапны үтеп тормады диярлек. Филармониягә килгән елдан ук ул үзе «бригадир» булды. 20 ел дәвамында шунда эшләп, ул зур уңышларга иреште, гәрчә, аның иҗат юлы гел чәчәкләр белән генә түшәлгән иде, дип әйтү бик үк дөрес булмас иде.

 

Вафирә эшли башлаган елның октябрь аенда без филармония артистларының «зур концерт»лары белән Урал шәһәрләренә гастрольгә киттек. Анда җырчылардан Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Габдулла Рәхимкулов һәм Вафирә бар иде. Шундый күренекле җырчылар когортасы янында да Вафирә һич тә югалып калмады, аның чыгышларын да тамашачы бик җылы кабул итте. Ул елларда мин И.Шакиров бригадасында эшли идем. Ләкин менә шундый «зур концерт»ларда, радио-телевидениедә миңа Вафирәгә баянда уйнарга туры килгәли иде. Ә инде 1990 елдан алып 1994 елның көзенә кадәр (ни аяныч, шулчакта көтмәгәндә-уйламаганда филармониянең эстрада бүлеген тараттылар) без Вафирә җитәкчелегендәге бригадада бергә эшләдек.

 

1985 елда үзгәртеп корулар чоры башлангач, Вафирәнең элекке елларда ук шәйләнгән милләтпәрвәрлеге аеруча калкып чыкты. Ул бу форсатка ихластан шатланып, «атаң улы гына булма, Ватан улы була бел» дигәндәй, Татарстаныбызның мөстәкыйльлеге өчен көрәшкә, милли хәрәкәткә кушылып китте. Әлеге мәсьәләдә без Вафирә белән тулысынча фикердәшләр идек, шуңа күрә аның бу өлкәдәге эшчәнлеге дә минем күз алдымда булды, дип әйтә алам. Аның акылы, энергиясе, үзе әйтмешли, җыр кысаларына гына сыймыйча, халкыбызның азатлыгы өчен сәяси көрәшкә дә җитә иде. Милли хәрәкәтнең иң көчле елларында (1990-1993) төрле митингларда Вафирә үзенең ялкынлы чыгышларыннан соң, хәтта салкын җилле, яңгырлы көз көннәрендә «Ком бураны» дигән җырны җырлап җибәрә иде. Юк, бу аның, кайбер «акыллы башлар» уйлавынча, ниндидер популярлык, дан-шөһрәт артыннан кууы түгел (алары Вафирәдә болай да җитәрлек иде), ә бары тик үз халкы өчен утка-суга керергә әзер булган фидакарьлек гамәле генә иде.

 

Миңа озак еллар дәвамында күп җырчыларга уйнарга туры килде, әмма җыр-моңнары белән генә түгел, ә акыллы, тирән мәгънәле сүзләре белән дә тамашачының күңеленә үтеп кереп, аның милли тойгыларын, милли горурлыгын уята белгән ике җырчыны гына атый алам: аның берсе мәшһүр Илһам Шакиров булса, икенчесе Вафирә иде.

 

1990 елның март аенда без, берничә артист, андагы Татар иҗтимагый үзәге чакыруы буенча Латвия башкаласы Рига шәһәренә бардык. Бу вакытта Латвия СССРдан аерылып чыгу алдында тора иде. Андагы милләттәшләребез безгә «тагын килгәндә инде чит илгә килерсез» дигәннәр иде һәм, чынлап та, берничә айдан Латвия бәйсез дәүләт булды. Шулай беркөнне Вафирә белән урам буйлап барганда, бер латыш кешесе белән сөйләшеп киттек. Безнең Татарстаннан килгән татарлар икәнлегебезне белгәч, ул тагын да җанлана төште. «Явызлык империясе»нең рус булмаган халыкларга карата эшләнгән төрле җәбер-золымнары турында байтак сөйләшеп тордык, чөнки милли аңы югары булган бу халык вәкиле белән сөйләшеп тору безгә бик кызык иде. Саубуллашканда ул: «Мондый кызлары булган халык югалмаячак», – дип, Вафирәнең сәяси зирәклегенә соклануын белдерде. Ригада без 4 көн булдык. Соңгы көнне милләттәшләребез безнең өчен мәҗлес оештырды. Анда Татар иҗтимагый үзәге активистлары һәм Ригада яшәүче күренекле татарлар җыелган иде. Мәҗлеснең урта бер җирендә: «Әйдә, Рамил, «Кара урман»ны җырлап, милләттәшләребезне бер моңландырып ал әле», – дип, Вафирә минем ике аякны бер итеккә тыгып куймасынмы? Чөнки ул чакта бу җырны халык алдында түгел, хәтта үз-үземә дә җырлап караганым юк иде әле. Ләкин Вафирә акланып торырга урын калдырмаган иде – аның бу сүзләрен табында утыручылар да ишетте. Мин, Аллага тапшырып, җырлый башладым һәм... Вафирәнең җиңел кулы белән җырлый башлаган җырны, җае чыккан саен, бүгенге көнгә кадәр җырлавымны дәвам итәм.

 

Латин телендә «Кеше дөньяга кешегә булышыр өчен килә» дигән гыйбарә бар. Вафирә дөньяда нәкъ менә шушы мәсләк белән яшәде. Ул кешегә булышудан ниндидер бер ләззәт таба иде. Аның исеме дә җисеменә бик тәңгәл килгән: «Вафирә» гарәпчә «киң күңелле» дигән сүз бит. Бу фикеремә дәлил итеп, аның шәхсән үземә карата эшләгән миһербанлы бер гамәлен искә төшерү дә җитәр дип уйлыйм. 1981 елның апрель ае иде. Беркөнне шулай филармониядә очрашкач, Вафирә миңа: «Рамил, тиздән син фатир алачаксың. Миңа ике бүлмәлене бирәләр, ә сиңа үземнең бер бүлмәле фатирымны калдырырга сөйләштем», – дип, мине шаккатырмасынмы! Һәм, чынлап та, июнь башында гастрольдән кайтып, филармониягә барган идем, кулыма ордер тоттырдылар. 34 яшен тутырып килүче һәм шул гомернең яртысын тулай торакларда яшәп үткәргән кешегә моның нинди шатлык булуын аңлатып торасы юк. Соңыннан Вафирә тагын шунысын да сөйләде: аңа бу ниятен тормышка ашыру өчен филармония җитәкчеләре белән бәхәсләшергә, төрле дәлилләр китерергә туры килгән. Һәм барыбер үз дигәненә ирешкән. Монда иң гаҗәбе шул, мин бит аңа: «Фатир алырга булыша алмассыңмы?» – дип, авызымны да ачканым булмады.

 

Элекке елларда җырчының грампластинкасы булса, бу инде аның өчен зур казаныш санала иде. Ә грампластинкага язылу Мәдәният министрлыгы рөхсәте белән генә хәл ителә, һәм бу «рөхсәт» бөтен кешегә дә тәтеми дә иде. Сүз, әлбәттә, опера театрында, филармониядә эшләүче профессиональ җырчылар турында бара (хәзер генә ул теләсә кем кассета, диск чыгара ала, акча түләсә, урамнан кергән кеше дә языла ала). Бервакыт ничектер уйланып киттем дә Вафирәгә: «Син инде тәҗрибәле, халык артисты исемен йөрткән абруйлы җырчы. Аллага шөкер, үткенлегең дә бар, сүзең дә үтә. Мин шуңа гаҗәпләнәм: нишләп, бүгенге көнгә кадәр синең бер генә грампластинкаң да юк?» – дип сорау бирдем. Ул исә: «Тәкъдим итүче булмады, ә үзем артыннан йөрмәдем. Үзең беләсең, минем әнә радиода да, телевидениедә дә язмаларым бар, миңа шул җиткән», – дип кенә җаваплады. Әйе шул, кешеләргә яхшылык эшләргә ашкынып торса да, үзе өчен ул алай әрсезләнә белмәде. Зур сәнгать әһелләренә хас тыйнаклык дигән нәрсә аңа да хас иде.

 

2001 елның июнь аенда Татар иҗтимагый үзәге әгъзасы, күренекле юрист Гаял Мортазинга 60 яшь тулу уңаеннан, Тукай клубында кичә булды. Шул кичәдә Вафирә, Гаял әфәндене котлап, берничә җыр башкарды. Андый кичәләр, гадәттә, халкыбызның рәсми булмаган гимнына әйләнгән «Туган тел» җырын җырлау белән тәмамлана бит. Шушы вакыт килеп җиткәч, Вафирә миңа, кинәт кенә: «Әйдә, Рамил, «Туган тел»не икәү җырлыйбыз», – дигәч, мин: «Сиңа каршы килеп булмый инде, әйдә киттек», – дип, сәхнәгә чыгып киттек. Үзебез җырлыйбыз, ә үзебез, гаҗәпләнеп, бер-беребезгә карашып алабыз. Ни гаҗәп: безнең тавышлар туры килә икән ләбаса, әйтерсең лә гомер буе бергә җырлап йөргәнбез. Сәхнә артына чыккач, Вафирә: «И-и, Рамил, күпме бергә эшләп, шуны белми йөргәнбез икән. Соң булса да, уң булсын, әйдә, берничә дуэт әзерлибез дә радиога язылабыз һәм концертларда да җырларбыз», – дип, киләчәккә планнар да кора башлаган иде, ләкин... бу безнең соңгы очрашуыбыз булган икән...

 

Вафирә Гыйззәтуллина турындагы истәлекләрне бер газета мәкаләсе кысасына гына сыйдырып бетереп булмый, әлбәттә. 90 нчы еллар башында күренекле язучыбыз Аяз Гыйләҗев бер интервьюсында безнең өчен шигарь булырлык шундый фикер әйткән иде: «Мин бүгенге көн әдәбият-сәнгать әсәрләренә бәяне «Бу әсәр татар халкын саклап калуда нинди урын тотар?» дигән күзлектән чыгып кына бирә алам». Вафирәнең иҗаты да, гомумән, бөтен гомере дә нәкъ менә шушы изге эшкә – халкыбызны милләт буларак саклап калуга багышланган иде.

 

Исән булса, февраль аенда Вафирәкәебезгә 65 яшь тулган булыр иде. Бу язмам аның якты рухына дога булып ирешсен иде.


Рамил КУРАМШИН
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»