поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
24.01.2011 Мәдәният

Гөлнара Кәшипова: «Сәхнәдә мин Гөлнара түгел»

Әлмәт Татар дәүләт драма театры актрисасы Гөлнара Кәшипова белән әңгәмә

Тугрылык һәм ихласлык аның өчен мөһим төшенчәләр. Шулай булмаса, Әлмәт Татар дәүләт драма театрының сәнгать советы Гөлнара Кәшипованы «Һөнәргә тугрылык» бүләгенә лаек дип табар, ә хезмәттәшләре аның турында «пәрдә артында да, сәхнәдә дә ихлас», «служба спасения» дияр идемени?! Актриса белән иҗат камытын кигәненә 20 ел тулган көннәрдә узган сөйләшү вакытында да бу сыйфатларның өстенлеге сизелде.

 

– Әйт әле, берәр сәяси партия сайлау исемлегенә керергә тәкъдим итсә, ризалашыр идеңме?

 

– Юк. Җаваплылыктан курыкмыйм, ләкин «чиле-пешле» кырык төрле «һөнәр иясе» булганчы, «ашарга ярардай» бер һөнәрче булсаң, яхшырак дип уйлыйм. Минеке сәхнә. Һәр күзәнәгем шунда. Дөрес, һәр нәрсәне әз-мәз белү тиеш... түгел, ә кирәк. «Тиеш» мәҗбүрилеккә якынайта, димәк тәме кими, төсе уңа төшә.

 

– Беренче тапкыр театрга аяк басканыңны хәтерлисеңме?

 

– 1990 нчы елның 19 нчы октябре. Беренче СПТУдагы тегүчелек бүлегенең 3 нче курсында Аллаһы Тәгалә юлыма актер Рәис Галиевны чыгарып бастырды һәм күңелне ымсындырган театрга чакыруның сәбәпчесе итте. Тукайның «Туган тел»енә рәхмәтлемен. Режиссер Чулпан Әхмәтвәлиев алдына чыгып баскач, әзерләгәннәрем тәмам онытылды. Истә калган бердәнбер «Туган тел»не зурлатып та, елатып та, «Туган тел»дән көлдереп тә карап алдылар эшкә.

 

– Беренче роль дә хәтердәме?

 

– Әле ролем булмаса да, ул вакыттагы директор Рамил Вәлиуллин кушуы белән Азнакай районына 20 көнлек гастрольгә алып чыктылар. Көн саен халык белән залдан карадым спектакльләрне. Шундый көннәрнең берендә «Тапталган чәчәкләр»дә уйнаучы актриса авырып китте. Куркырга да өлгерми калдым, сәхнәгә бастырдылар. Үземә аталган роль Фоат Садриевның «Яшьләй сөйгән ярлар»ындагы Гүзәле булды. Шулай да «беренче» дигәч, Тымытыктагы әлеге чирканчык искә төшә.

 

– Комик образлар килешеп тора сиңа. Үзеңә нинди характерлар ошый?

 

– Барысын да «кнопка» хәл итә: бүген басасың – комедия, иртәгә бассаң – драма... Ләкин татарның классик әсәрләрендәге «голубая героиня»ларны уйнарга теләк юк. Элеккеге татар кызларын – Сәрби, Галиябануларны уйный алмас та идем, күңелемдә дә, калебемдә дә юктыр алар. Һәрхәлдә таба алмыйм.

 

Гөлнара хәзер инде театр белгечләре, тамашачылар тарафыннан югары бәя алган актриса. Режиссерлар да аны төп рольләргә һич икеләнми сайлыйлар. Жанр төрлелеге дә Гөлнара Кәшиповага киртә була алмый, яшь кыз яки әби рольләрен дә актриса бердәй уңыш белән башкара. Туфан Миңнуллинның «Җанкисәккәем»ендәге Шүрәлинә, Ризван Хәмиднең «Көзнең сары яфраклары»ндагы Сәхия, Гафур Каюмовның «Их, Алла боерса»сындагы Сәйлән, «Сагынырсың әле син дә бер...»дәге Гөлсинә, Флорид Бүләковның «Әбиләргә ни җитми?» спектаклендәге Хәнә әби образларын башкарып, ул үзен зур иҗат мөмкинлекләренә ия артистка итеп раслады. Ул башкарган образлар самимилек, сөйкемлелек һәм ихласлык белән күңелгә хуш килә. Мостай Кәримнең «Җырланмаган җыр»ындагы Дилбәр образы белән нечкә психологик әсәрдәге хисләр өермәсен түкми-чәчми тамашачыга ирештерде. Ә Гөлнара образның төгәл пластикасын таба алуы белән дә аерылып тора.

 

– Театраль образларыңның кайсы сиңа якынрак? Хыялда йөрткән ролең бармы?

 

– Еш яңгырый торган һәм дә җавап бирер өчен иң авыр сорау. Берсен дә аерып әйтә алмыйм. Берсен аерып күрсәтү, калганнарына хыянәт була. Икенчедән, сайланганнан калганнары белән нигә сәхнәгә чыгарга?! Өченчедән, бәлкем, әле минем ул ролем уйналмагандыр?! «Актер тормышында «пик» булмавы хәерле. Менеп җитсәң, ирексездән аска тәгәрәргә кирәк» ди торган иде Дамира апа Кузаева. Күңелемдә көткән роль дә юк. Кимсенә торган кеше түгел, массада да, сүзсез рольне дә рәхәтләнеп уйныйм. Күңелем тартмаган рольне кире какканым да бар.

 

– Сәбәбе...

 

– Гафур Каюмов эшкәртүендәге «Тәүбә» спектаклендәге рольдән баш тарттым. Андагы фикерне шул ук авторның «Сагынырсың әле син дә бер...» спектаклендәге Гөлсинәсе булып әйткән идем инде.

 

– Икенче пландагы мәхәббәт тарихын уйнау ничегрәк сиңа? Мисалга Илгиз Зәйниевнең «Туган-тумача» спектаклен алыйк. Икенче пәрдәне күздә тотам: берәүне өстен күрсәтү өчен бишкә ярылырга торасыз сыман.

 

– Һич кимсетми. Мәгълүм шәрехләмәләре белән «короля играет свита» дигән театраль мәкальне искә төшер. Бу – бер. Икенчедән, героиня Шәрифәне уйнаган Эльмира Яһүдина тормышта миңа «апа» дип дәшә. Ә тәкәбберлек «апа»ларга хас сыйфат түгел. Өченчедән, спектакльдә ул минем якын дустым. Дуслык шатлыкта да, кайгыда да, пәрдә артында да, кәгазьдә дә бер үк эчтәлектә. Сәхнә артында без дуслар түгел, коллегалар. Ә сәхнәдә мин Гөлнара түгел.

 

– Профессия кешенең эчке халәте, әхлагы белән тәңгәл булырга тиешме? Сәхнәдә әхлакый чикләр бармы синең өчен?

 

– Бер «ввод» җавап булса булыр: мин алыштырган актриса стриптиз бии, ә минем табигатемә ул йокмый. Инде килеп биесәм дә, стриптизга кадәр уйнавым тамашачыны ышандырыр, ә биюе ясалма чыгачак. Стриптизның минем очракта отышлы булмаячагына режиссерны да күндердем ул вакытта.

 

– Тамашачыңның портретын сурәтләп кара әле?

 

– Ул портретны ачыкларга алты-җиде ел элек бер укытучы ярдәм итте. Укучылары арасында сораштыру уздырган икән. Театрга йөрисезме? Яраткан актерларыгыз?.. Соңгы сорауга сыйныф белән «Гөлнара Заһидуллина» дип җавап биргәннәр. Ихластан сөендем. Яшьләр шулай ди икән, инде, димәк апаларым, абыйларым, әбиләрем бар минем.

 

– Әлмәт театры репертуары турында нәрсә уйлыйсың?

 

– Узган сезонның 7 премьерасын тәнкыйтьчеләргә тәкъдим иттек. Бәясен «Сәхнә»дә дә әйттеләр. Килешәм: сан ягыннан куганчы, сыйфатка игътибар итү мәгкульрәк. Татар классикасы да булсын, урыс, дөнья драматургиясе дә кирәк. Драма да, трагедия дә, комедия дә булсын. Ләкин өстенлек «көлдерү»гә бирелмәсен... Өлкән буын артистлар: Камил абый Вәлиев, Луиза апа Солтанова, Роза апа Салиховалар өчен махсус спектакльләр куяр идем.

 

– Куяр идеңме?

 

– Куюларын өмет итәм. Гомерләрен шушы театрга багышлаган шәхесләр бит. Олыгаю кешене болай да җиргә баса, актер өчен ул икеләтә басым. Сәхнәгә аяк баскан яшьләр өчен дә тамашалар – «Студентлар», «Балакаем» кебек спектакльләр булсын.

 

– Бик күп өлкән актерлар турында мәгълүматлысың дип чамалыйм. Истәлекләр язарга җыенмыйсыңмы?

 

– Язгалыйм. Балалар өчен әкиятләрем, Яңа ел тамашаларым уйналды. Тәрҗемәм дә бар. Узган сезонда М. Лермонтовның әзәрбәйҗан дастаны нигезендә язылган «Гашыйк Кәриб» кыйссасын тәрҗемә иттем, сәхнәгә Искәндәр Сакаев куйды. Берәр «түгәрәк дата» якынлаша башласа да, сүз каталар. Ә истәлекләр... Каләмем яза дип һәр нәрсәгә алыну дөрес микән?!

 

– Әллә бу сылтау гынамы?!

 

– Теләк уянса, мине бернинди сылтау да туктата алмый, анысы. Бәлки орлыгы җитлегеп бетмәгәндер.

 

– Әлмәт театрының киләчәген нинди актерлар белән күзаллыйсың?

 

– Һәрбер кеше: директормы, актермы, идән юучымы эшен яратсын. «Яратам» сүзе түгел, гамәле әйтсен. «Бераз төшереп» сәхнәгә баскан актерның «театрсыз яши алмыйм» диюе ышандырмый мине. Ихласлык булсын.

 

– Театрда йолдызлар булырга тиешме?

 

– Уйлаганым бар бу хакта. Театрның йолдызлары булган. Тамашачы шул йолдызларны карарга йөргән. Бүген дә кирәк алар. Йолдызларны ясалма кабызуга да каршы түгел мин. Ясалмалыкны тамашачыга сиздермәслек булсалар...

 

– Актерлар белән янәшәлек комфортлымы: эштә дә бергә, яшәвегез дә бер йортта...

 

– Төрлечә була. Вакыйгаларны үзеңчә фаразлап, сценарий төземәсәң, комфорт бозылмый.

 

– Актерлыкка мөнәсәбәтең үзгәрмәдеме?

 

– Зарны яратмыйм. Тик соңгы вакытта зарлангалый башладым (көлә). Тел кычыта, тәнкыйтьлисе килә, – (диде һәм шул арада җитдиләнеп) – 20 ел иҗат гомерендә генә бар нәрсәне белеп булмый, тагын да күбрәк ачышлар тели күңел. Илендә дә кризис, мин дә әлегә бер урында таптанам сыман.

 

– Театрда узган гомерең кайсы чорда кызыклы, тулы канлы булды дип әйтә аласың?

 

– Камил Вәлиев сәнгать җитәкчесе булып торганда коллектив «үзле» иде. Актер буларак та хөрмәткә лаек шәхес. Икенчедән, үзе дисциплиналы, безне дә каты тотты. Өченчедән, труппаны яңа режиссерлар белән очраштырды. Шул чорда Фәрит Бикчәнтәев белән эшләргә насыйп булды. «Ак калфак» белән Мисырда фестивальдә катнаштык.

 

– Актерга тамак турында уйламый иҗат итү өчен күпме хезмәт хакы кирәк?

 

– Төгәл сумманы әйтә алмыйм. Тик... Чагыштыруымны дөрес аңласыннар. Циркта хайваннарны аренага ач хәлдә чыгаралар. Дрессировщикның һәр кушканын үти, чөнки белә: соңыннан «шикәр» эләгәчәк. Иҗат кешесенең дә шулай бераз «ачрак» булуы кирәктер, ахрысы. Артыгы ярамый. Ләкин бүгенге халәттәге кебек үк түгел инде. Ирем булмаса, ничек көн күрер идем икән, дип уйлап куям. Шул сәбәпле актер бүген читтән яшәү чыганагы эзләргә, әңгәмә башында әйткән «бер бөтенне» вакларга мәҗбүр.

 

– Улым Таһир белән минем тамак тук булсын өчен, Наил театрдан китте, дигән хис борчымыймы?

 

– Юк. Горурлык хисе бар. Һәркем булдыра да алмый әле моны. Наилнең дә атлап йөрешләре башка хәзер.

 

– Иҗат эшчәнлегендә кемгә тигезләшәсең?

 

– Яраткан актрисам – Рузия апа Мотыйгуллина. Беренче тапкыр Гомәр Бәшировның «Намус» романы буенча куелган телеспектакльдә күрдем һәм күңелемә салдым. Камалда булырга туры килсә, әле дә Рузия апа яныннан бала-чага кебек тын алмыйча үтәм.

 

– Аллаһ, Иншаллаһ, Ихлас сүзләрен еш телгә аласың, гел шөкер дип торасың...

 

– Аллаһка ышанам. Дөньяга УЛ яраткан бәндәмен. Шуңа канаты астында саклап йөртә дә. Үземне ак яулык бәйләп намазлыкта утыручы әби итеп күз алдыма китерәм. Кайберәүләр көлә, ә мин шуңа ышанам... Ә әлегә тамашачым белән күпкә түгел, бер-ике елга хушлашып торам. Сәхнәгә кайтырга дип ниятләп китәм.

 

P.S. Кәшиповларда «тулылану» көтелә: гаиләдә ир затлары һәм хатын-кызлар балансы тигезләнәчәк.


Ләйләгөл МИНАЕВА
Сәхнә
№ 1 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»