поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
24.01.2011 Могҗиза

«Дөнья белән хушлашырга җыенган идем»

«Халык алдагы көнгә ышанычын югалткан илдә багучы-сихерчеләр баш калкыта», – дип укыганым бар. Соңгы елларда бездә сихер белән шөгыльләнүчеләр шулкадәр күп үрчеде ки, РФ Дәүләт Думасы хәтта аларны рекламалауны тыя торган закон кабул итәргә мәҗбүр булды.

Җитди чирләр белән табибларга бармыйча, «халык табибларына» мөрәҗәгать итүчеләр бихисап хәзер. Аларның могҗизаларына ышанып, күпме кешенең якты дөнья белән хушлашканы бер Аллаһка гына мәгълүм. Ярый, бу кешеләр үзләрен харап иттеләр ди. Ә бит кайберәүләрне сихерче бусагасына кемнәндер үч алу, аның сәламәтлегенә зыян салу, хәтта гүргә кертү нияте китерә. «Хатынымның авыру сәбәбен табиблар да, башкала профессорлары да белә алмадылар, заманча, иң яхшы медицина аппаратлары белән тикшерүләр дә ярдәм итмәде. Багучылар: «Кайтара алмаслык бозым ясалган», – диделәр», – хәләл җефетен күптән түгел генә җирләгән Госман шулай сөйли. Фатирын сатып, хәзер башка җиргә күчеп китәргә исәпли ул. Үзе дә явыз көчләрдән курка, күрәсең.

 

Бервакыт поездда урта яшьләрдәге чибәр хатын белән урыннарыбыз янәшә туры килде. Сүз ара сүз чыкты, ничектер сихер темасына да кереп киттек. Юлдашымның сөйләгәннәре әле дә хәтеремнән чыкмыйча, җанымны өтәләп тора.

 

– Беркөн безгә килендәшем килде. Чамадан тыш бизәнгән-ясанган, өстендә – яңа киемнәр, – дип сөйләп китте ул. – Бәйрәмгә әзерләнгән, диярсең. Ә бит сөенерлек сәбәбе юк, бер ай чамасы элек кенә тол калды. Мәһабәт, олы гәүдәле, бик чибәр кеше иде аның ире. Килендәшем аны һәрчак башка хатын-кызлардан көнләп яшәде. Бервакыт ире эрегәндәй ябыга башлады, хәрәкәтләре салмакланды, күзләрендәге очкын сүнде. «Сырхауханәгә барып күрен», – дигәч, кулын гына селтәде. Ә инде урын өстенә егылгач, табиблар аның хәле өметсез булуын әйттеләр. Суга батучы саламга ябыша дигәндәй, әнисе, ягъни минем каенана әллә ничә багучыга барып карады. Барчасының сүзе бер булган: «Гомере беткән улыңның, хатыны көчле бозым ясаткан». «Хатыны» дигәне килендәшем була инде.

 

Сүземне аның безгә килүеннән башлаган идем бит. Сәбәпсез пәйда булуы әллә нишләп шик уятты миндә. Бераз сөйләшеп утырдык, чәй эчтек. Ул киткәннән соң идәндә, сумкасын куеп торган җирдә, энә таптым. Ничек күземә чалынгандыр, ничек итеп нәни кызым кулына алмаган диген? Энә ише әйберләрне мин үзем җыеп, бала кулы җитмәстәй урында тотам, монысы каян килгән?

 

Шул көннән соң бер атна тирәсе вакыт узуга кинәт әллә нишләдем: температурам күтәрелде, бөтен әгъзаларым авырткандай тоелды, ризык кабасым килмәде. Күзгә күренеп ябыга башладым. Гел ятып кына торасым килә. Ярый әле ирем кызны балалар бакчасына илтеп куя. Үзебезнең туганнар оештырган хосусый оешмада эшләгәнлектән, хәлемә керделәр, эшкә юньләп йөрмәвемә сүз әйтүче булмады. Өч айлап чирләдем. Шунысы гаҗәп: иремнең дә, каенанамның да минем газаплануыма исләре китмәде. Әйтерсең, күзләре томаланган иде. Әллә сихер шулай тәэсир иткән инде үзләренә? Әниемнең генә күңеле сизенеп, ерактан ук яныма килеп җиткән. Мине күргәч, елап җибәрде бичара. «Ни булды сиңа, балакаем? Коры сөяккә калгансың бит», – диде. Култыклап сырхауханәгә алып китте. Көч-хәл белән атлыйм, аякларым тотмый, күз алдымда бар дөнья әйләнә.

 

Әни белән кабинеттан кабинетка йөреп, төрле табибларга күрендем, анализлар бирдем. Тикшеренүләр җитди чирләремнең булмавын күрсәтте, «вак-төяге» исә – дәваларлык икән. Табиб язып биргән даруларны эчә башладым. Рәхмәт яугыры, хаҗдан кайткан танышы әнигә бераз зәм-зәм суы, берничә җимеш биргән. Белгән догамны укып, суын йоттым, җимешен дә бик яратып ашадым. Тамырларыма егәр үтеп кергәндәй тоелды. «Авылга алып кайтам мин сине, мунча кереп, сихәтләнеп китәрсең», – дип, әни кызчыгым белән мине үзеннән калдырмады. Мәтрүшкәле, бөтнекле каен себеркесе һәм мунча стеналарына эленгән нарат ботакларының шифалы исләреннән сулышым киңәеп китте. Әтием догалар укып, чишмәдән таң суы алып кайткан иде. Шуның белән коенгач, бөтен әгъзаларымны, күзәнәкләремне биләп алган кара көч юылып төшкәндәй тоелды. Моңарчы көндезләрен дә үземне караңгы төндә кебек хис иткән булсам, хәзер уйларым яктырып китте. Инде дөнья белән хушлашырга әзерләнгән идем бит. Балам әнисез кала дип, күпме күз яшьләре түккәнемне үзем генә беләм.

 

Шулай итеп, бозымны җиңеп чыга алдым. Нык булырга, догалар көченә таянып, тормышка чытырдап ябышырга кирәк икән. Сихер ясаучының явыз нияте үзенә әйләнеп кайтсын.

 

Юлдашым поезддан төшеп калгач та әле озак кына уйланып бардым. Очраклылык булганмы аның чирләве яисә, чыннан да, сихер галәмәтеме? Әйтүе авыр. Әмма һәрчак догалар укып йөрүең хәерле. Көчле рухлы, Коръән сүзләре белән «коралланган» кешене бозым алмый диләр ич.


Галиябану ХУҖИЕВА
Татарстан яшьләре
№ 3-4 | 18.01.2011
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»