|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.01.2011 Җәмгыять
«Кара шәүлә» белән очрашуБеркөнне Казанның бер сәүдә үзәгенә бардык. Йөрибез шулай кием рәтләрен карап. Шулвакыт берничә сатучының беренче каттан күтәрелгән баскычка бик куркынып карап торганнарына игътибар иттек. Болай ук курыккач, әллә аста берәр нәрсә бармы икән, дим. Ул да булмады, безне бәреп ике сакчы йөгереп үтте, үзләре бертуктаусыз рациядән кемгәдер ничә кеше барлыгын, кемнең нәрсә эшләгәнлеген сөйләп баралар. Мин дә курка башладым. Шулвакыт иптәшем, башы белән минем артка ымлап: «Кара», – дип пышылдады. Артыма борылгач, авып китә яздым. Өстенә кап-кара тукыма кисәге каплаган, күзләре генә күренеп торган берәү минем артта басып тора. Берәү дим, чөнки бу бәндәнең хатын-кызмы, ир-атмы икәнлеген бер карап кына аера торган түгел. Мондый кием кигән кешене террорчылыкка багышланган сюжетлардан гына күргәнем булганга, мин дә курка калдым. Дөресрәге, бик курыктым. Аркама салкын тир бәреп чыкты. «Хәзер нишләргә инде?» – дим мин дә, пышылдап. Йөгереп кача башлар идең, ул нәкъ минем янымда басып тора, ә ике ягымда киемнәр эленгән. Хәер, монда бит сакчылар йөри, дип тынычлангандай иттем тагын. Киемнәр караган кебек итәбез. Кара кием (дөрес итеп әйтсәң, никаб була) кигән кеше дә кием карый. Шулчак күңелдә кызыксыну уты кабынды. Иптәшем: «Ул икенче рәтне карый башлады бит, әйдә киттек», – диюенә селкенми дә басып торам. Үзем никаб кигән ханымны күзәтәм. Хәзер мин аның хатын-кыз икәнлеген төгәл беләм, бер итәкнең ничә сум торганлыгын сорады. Тавышы хатын-кызныкы. Шуннан ул, тиз-тиз атлап, аскы катка төшеп китте. Теге ике сакчы да аңа иярде. «Уф, – диде сатучы, маңгаендагы тирне сөртеп. – Үләм дип торам». Күрше бүлекләрдән дә сатучылар килеп, кызу-кызу әлеге хәл турында сөйләшә башладылар. Без урамга чыгып киттек.
Шуннан мин уйга калдым. Нәрсәгә шулкадәр әлеге хатыннан курыктык икән без? Телевизордан күрсәтелгән сюжетлар аңыбызга шулкадәрле нык тәэсир итәме икәнни, әллә күзләре генә күренеп торган кеше үзеннән-үзе ышанычсызлык тудырамы? Белмим, әмма минем куркуымны аңлатып бетерә торган түгел иде. Мин өстенә кара тукыма кисәге каплаган бу кешене кеше түгел, ә ниндидер шәүлә кебек кабул иттем бугай. Ул хатын-кыз каян килгән, кая киткән – белүче булмады. Өйгә кайткач, телевизордан да бу хакта берни дә ишетмәдем. Ә без аскы катка төшкәндә, анда сатучылар гына калган, халыкның күбесе урамга чыгып чапкан иде. Димәк, аздан гына паника башланмый калган. Әллә моны сәүдә үзәге хуҗалары махсус, халыкның реакциясен тикшереп карар өчен эшләделәрме икән дип тә уйлап куйдык. Кем белсен.
Никаб, хиҗаб һәм пәрәнҗәне бары тик ислам динендәге хатын-кызлар гына киеп йөри. Ә башка диннәрдә хатын-кыз дога укыганда йә гыйбадәтханәгә кергәндә генә башына яулык капларга тиеш. Безнең татар хатын-кызлары мөселман киемнәренең бу төрләре арасында иң либераль булганын – яулыкны сайлаганнар. Ислам каннуннары буенча никаб йә пәрәнҗә киеп йөрү мәҗбүри түгел, әмма тыелмаган. Иң мөһиме, хатын-кызның кул чуклары һәм йөзеннән кала барлык тәне капланган булырга тиеш. Ә никаб ул – кап-кара тукымадан тегелгән кием. Аны кигән кешенең бары ике күзе генә күренеп тора. Пәрәнҗә, гарәп илләреннән тыш, Урта Азиядә киң таралган. Аны кигән кешенең тәне бөтенләй күренми, күзләр дә челтәр белән каплана. Бу әлеге илләрнең климатына карап тегелгән милли кием буларак та кабул ителә. Анда бит һәрвакыт бик кызу һәм өстәвенә чүлләрдән комлы тузан исә. Шуңа да бөтен тәнне тулысынча тукымага төреп йөрү алар өчен уңайлы.
Ә менә Европада һәм Россиядә бу киемнәргә карата каршылыклы караш яши. Күп илләрдә мондый кием кигәннәр ышанычсызлык тудыра, аларның хәтта йөзләрен дә күреп булмый, дип ризасызлык белдерәләр. Узган ел берничә ил никаб һәм пәрәнҗә киюне тыя торган закон да кабул итеп өлгерде инде. Мәсәлән, Мисырда никаб киеп уку йортларына керергә рөхсәт ителми. Моңа протест рәвешендә студент кызлар яулык ябып, йөзләренең калган өлешен медицина битлеге белән каплап йөри башлаганнар. Узган елның 14 сентябрендә Франция әлеге киемнәрне киеп җәмәгать урыннарында йөрүне шулай ук тыйды. Парламентарийлар фикеренчә, бу илнең куркынычсызлыгы өчен кирәк. Бүгенге көндә Италиядә дә нәкъ шундый ук закон әзерләнеп ята.
Әлбәттә, чын мөселман кешесе беркайчан да беркемгә дә зыян салмас. Әмма соңгы елларда нәкъ менә шундый кара кием кигәннәрне кара эшләрдә гаепләп, аларга булган ышанычны тәмам бетереп аттылар. Хәзер инде һәркем алар кулында салкын корал булырга мөмкин дип исәпли. Үземнән чыгып әйтәм, «кара шәүлә» белән очрашу рәхәт булмады. Мин ул хатын-кызларны гаепләргә дә җыенмыйм, билгеле. Алар шул гореф-гадәтләрдә тәрбияләнеп үскәннәр, бу аларның яшәү рәвеше. Әмма кием сайлаганда илнең үзенчәлеген дә исәпкә алсыннар иде, дим. Әйтик, башны яулык белән каплап, матур озын җиңле, озын итәкле кием кию дә шәригатькә каршы килми ләбаса.
Айсылу ИМАМИЕВА |
Иң күп укылган
|