|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.07.2008 Авто
ЗӨЛФӘТ ЗИННУРОВНЫҢ “НЕКСИЯ”СЕНӘ КҮЗ ТИГӘНЗөлфәт Зиннуров үзенең машинасы капотына гитара сурәте һәм “Зиннур” дигән язу эшләткән дип узган санда гына язган идек (бу галәмәт аэрография дип атала). Берничә көн үтүгә Зөлфәт “Нексия”сен бәргән. Күз тидерделәр ди.
– Зөлфәт, кемнең күзе тигән? – Белмим, бик күп кеше ошатты. Бер дустым әйләнә-әйләнә сокланып карады. – Кайда бәрелдең? Каты булдымы? – Төнлә белән Әмәт тавын менгәндә юл кырыена атып бәрде. Каты яңгыр иде. Кузовка зыян килмәде, бары тик ходовойга гына. Эвакуатор чакыртырга туры килде. – Ремонт күпмегә төште? – 14 меңгә. – Ә аэрографияне күпмегә ясаткан идең? – Аны дуслар бушлай ясап бирде. Ә болай 7 меңлек эш. – Машинаңны алыштырырга да вакыттыр инде, рәсемнәр ясап йөрмәсәң... – Әле булмый шул. – Яше, “стажы” күпме инде? – 2005 елгы. 90 мең йөрдем. – Булыр әле.
Зөлфәт хәзер күз тиюдән шикләнеп, машинасын журналистларга күрсәтергә курка. Бу фотоны папарацциларча кыланып, подъезд төбендә торганда төшереп киттек. Зөлфәт белми дә калды.
Булат ЗАКИРОВ |
Иң күп укылган
|