поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
21.01.2011 Мәгариф

Укытучы елын яктыртуга багышланган конкурс Гран-прие “Татар-информ” агентлыгы генераль директоры Л.Толчинскийга тапшырылды

Шулай ук агентлыкның район һәм шәһәр газеталарына “Атна вакыйгалары” кушымтасы Татарстан Республикасында “Укытучы елын яхшы яктырту” номинациясендә икенче урын алды

“Татар-информ” агентлыгы Татарстан Республикасында Укытучы елын яктыртуга багышланган республика журналистлары конкурсында Гран-прига лаек булды. Аның Укытучы елына кагылышлы мәгълүматны даими һәм оператив рәвештә биреп баруы игътибарга алынган. Бүген “Пирамида” күңел ачу үзәгендә Укытучы елын тантаналы рәвештә ябу тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова бу бүләкне агентлык генераль директоры Леонид Толчинскийга тапшырды.

 

Шулай ук агентлыкның район һәм шәһәр газеталарына “Атна вакыйгалары” кушымтасы Татарстан Республикасында "Укытучы елын яхшы яктырту” номинациясендә икенче урын алды.

 

Римма Ратникова, педагогларны бүгенге бәйрәм белән котлап: “Минем коллегаларым бераз гына мактанчык. Алар “әгәр жруналистлар теге яки бу чараны яктыртмаса, ул булмаган кебек тә”, диләр. Әмма беркем дә Укытучы елы булмады дип әйтә алмый. Чөнки ел дәвамында телевидение, радио буенча тапшырулар, репортажлар, вакытлы матбугатта язмалар чыгып килде. Бөтен ил, бөтен республика безнең Президентыбыз күзәтчелегендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, муниципалитетлар тырышлыгы, иң мөһиме – сезнең хезмәтегез белән никадәр эш башкарылганын күрде”, - диди вице-спикер.

 

Конкурсны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Журналистлар берлеге, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы оештырган иде.

 

Әлеге конкурста илледән артык район һәм республика дәрәҗәсендәге массакүләм мәгълүмат чаралары катнашкан. Жюри вакытлы матбугатта басылган һәм эфирга чыккан меңгә якын эшне бәяләгән.

 

Аерым алганда, җиңүчеләр “Телевидениедәге иң яхшы сюжет” (“Татарстан” ДТРКның “Вести-Татарстан” мәгълүмати программасы алып баручысы Венера Мөхәммәтова), “Иң яхшы телепрограмма” (“Татарстан – яңа гасыр” каналының “Мәктәп” программасы), “Иң яхшы материаллар сериясе” (“Казан” ТРКсы), “Иң яхшы язма” (Мамадыш районының “Нократ” – “Вятка” басмасы мөхәррир урынбасары Светлана Ханова) , “Иң яхшы радиопрограмма/радиотапшыру” (“Татарстан” радиосы иҗат коллективы), “Татарстан Республикасында Укытучы елын яхшы яктырту” (“Татарстан – яңа гасыр” теле-радиоканалы) номинацияләрендә билгеләнде.


Римма ГАТИНА
Татар-информ
№ | 20.01.2011
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»