поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
20.01.2011 Җәмгыять

Ашыгып тапшырылган бүләк

Социаль ипотека программасы буенча күптән көтелгән фатирларыбызга, ниһаять, аяк атладык. Әмма, Яңа ел бүләге булыр дип көткән фатир ачкычларын алу шатлыгы гына никтер беренче көнне үк юкка чыкты.

2 нче Азино төзелеш адресы буенча тапшырылган йортлардан фатир ачкычларын 30-31 декабрьдә бирделәр. Ярты көн диярлек чират торган кеше ачкычларын тотып хыялланган фатирына аяк басуга ук, бүлмәләрне күреп ушы китте. Эшләр төгәлләнмәгән, тәрәз төпләрендә төзелеш күбеге күренеп тора, кемнәрдәдер ут юк, ишекләр каерылган, кайберәүләрнеке бөтенләй бикләнми, тәрәзәсе ватык фатирлар да бар, идәнгә плитәләр ябыштырылып бетмәгән, торбалардан су ага, розеткалар эшләми. Кыскасы, монда эшләрнең кызган чагы гына булган икән бит әле. Аңлашылмый, ни өчен шулай ашыгып тапшырдылар соң алайса ачкычларны, мондый ярым әзер фатирларга кеше барыбер күченә алмый бит инде? Иң мөһиме, йортта газ юк. Ләкин, адәм баласы төрле шартларга җайлашырга өйрәнгән инде, торыр урының булмаса, кая барасың. Шундый шартларда да күченгән кешеләр булды. Аннары кайсы эшче яллап, кайсы акча түләп, кемдер «Татстрой» подрядчигы хезмәткәрләрен «тотып» кереп, эшләнеп бетмәгән төгәлсезлекләрне эшләтә башлады. Үзе 16шар мең түләп ишекләр куйдыра, су краннарын алыштыра, исәпләү җайланмалары сатып ала.

 

Халыкны борчыган сораулар шактый булып чыкты. Кайчан телевизорлар күрсәтә башлар икән, йортларга домофоннар куелырмы, газны кайчан тоташтырырлар? «Жилище и комфорт» идарә итү компаниясен, «Татстрой» оешмасын, «Горгаз»ны тенти торгач, туйдырдык, ахры, ниһаять, газны тоташтырырга булдылар. Тик бу хезмәт өчен 410 сум акча сорыйлар. «Идел» плитәсен газ кранына тоташтырган өчен ярты меңгә якын акча чыгарып бирәсе. Ни хикмәт, безгә кадәр тапшырылган, 1-10, 1-9, 1-6, 1-4 нче йортларда мондый хәл күзәтелмәде. Алар әзергә чыктылар. ТР Дәүләт торак фонды башкаручы директорының җәмәгатьчелек белән эшләүче киңәшчесе Мидхәт Шәрифуллин әйтүенчә, имеш, алдарак тапшырылган йортларда газны тоташтыру өчен түләнергә тиешле акчаны фатир өчен түләү суммасына кушканнар. Ә без аерым түлибез. Аның каравы фатирыбыз, 400 сумга арзанрак булып чыга. Әкият! «Горгаз» хезмәткәрләре исә, бу акчаларны сез түләргә тиеш түгел, аны «Татстрой» оешмасы бирергә тиеш иде, әмма аның акчасы юк, бездә дә «әндри казнасы» түгел, шуңа үзегезгә түләргә кала инде, диләр. Бу мәсьәләне күтәреп, кайберәүләр мэриягә хат та юллап карадылар инде. Нәтиҗәсе булырмы? Икенче бер төркем халык яңа елдан яңа үзгәрешләрдер инде, дип тыныч кына 410 сумын түли. Газсыз каласы килми бит.

 

Кайнар су булмагач, газ казаннарын төзәтә торган егетне чакырттык. Бу йортларда шәхси җылыту системасы бит әле. Инструктаж юньләп үткәрмәделәр, ул казаннар белән ничек эш итәргә кирәклеген өйрәтмәделәр, китапларын өләштеләр дә вәссәлам. Утыр инде куркып, кайсы төймәгә бассам, газ шартламас икән, дип. Ярар, керде бу егет, карады, ачты, шакыды, казандагы бөтен суны агызды. Ул суның сасылыгы, үлгән тычкан исләре килә. Суның сыйфаты начар, тиз арада фильтр алырга кирәк, казанны эштән чыгара, ди. Соң без шул суны эчәбез ләбаса! Казанга ярамаган су кешегә ярыймы икәнни! Ул егет чыгып киткәч, күп тә үтмәде, торбаларда җылылык бетте. Бәлки, шулай булырга тиештер дип, бер сәгать көттек, ике сәгать, һаман салкын. Түзмәдем, китабын ачып укый башладым. Бик тырышсаң, яшь кешегә аңларга була икән анысы. Кушканча эшләгәч, җылылык китте. Ә менә карт-карчыкка нишләргә?

 

Ни дисәң дә, аяныч инде. Ничә ел чиратта торып көтеп, сатып алынган фатирыңның начар хәлдә тапшырылуы хәтерне калдыра. Аның өчен һәр ел буе процентлар белән икеләтә түлисе дә бар бит әле. Җитмәсә, «Горгаз» һаман искәртеп тора: «Фатир сезнеке түгел, банкныкы. Банк, «Горгаз» рөхсәтеннән башка бернинди газ плитәләрен, газ үткәргечләрен дә алыштырырга ярамый. Штраф салачакбыз!» Фатир тапшырылгандагы ишекләр, краннар белән яшәсәк, йә су баса, йә газ шартларга мөмкин. Алла сакласын! Әнә ишек алыштырмаган кешеләргә инде караклар да керә башлаган, ди. Эретеп ябыштыручы булып эшләүче бер эшче әйтүенчә, ишекне шөрепборгыч белән генә ачып, фатирдан унитазлар, газ плитәләренә кадәр алып чыгып китү очраклары бар икән.

 

Эшчеләр исә, үзегез фатирлар сорадыгыз, менә сезгә фатирлар, без эшләп бетергәнне көтеп тора алмадыгыз бит, диләр. Әйтерсең лә ике елдан бирле өлгертә алмаган йортларны бер айда гына төгәлләгән булырлар иде. Әллә 2010 елга социаль ипотека буенча куелган планны азмы-күпме үтәү өчен тапшырылды инде ул фатирлар, әллә чыннан да социаль ипотека буенча фатир отканнарга Яңа ел бүләге ясарга теләделәрме? Хәерлегә булсын.

 

Аллага тапшырган инде, бер шатлыгы бар – монда, ичмаса, ай саен 7-8 меңне кайчан да булса үзеңнеке булачак фатир өчен түлисең. Җиһазыңны алсаң да, обоен алыштырсаң да кеше фатирында вакытлыча яшәү түгел инде. Берүк игелекле, тыныч нигезләр генә булсын!


Әмир ЯРУЛЛИН
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»