поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
19.01.2011 Сәясәт

Яңа заманның иске тырмасы

Россия Президенты Д.Медведевның, парламентның ике палата җитәкчелеге белән очрашып, милли мәсьәлә турында фикер алышуыннан ике нәтиҗә чыгарырга була. Берсе – уңай: дәүләт иң югары дәрәҗәдә, ниһаять, “милли мәсьәлә”нең кискен торуын таныды һәм әлеге проблеманы ничек тә булса хәл итәргә теләк белдерә башлады. Икенче нәтиҗә – парадокс! – милли мәсьәләне хәл итү белән беррәттән дәүләт үзе рус милләтчелегенә җитәкчелек итәргә алына.

“Милли мәсьәлә” дигәнең нәрсәдән гыйбарәт? Россиядә төрле милләтләр үзләренә хөрмәтле мөнәсәбәтне күрми, үзен “икенче сортлы халык” итеп кенә сизә һәм үсешкә хокуклары кысылганына ризасызлык белдерә – милләтара ызгышлар шунлыктан килеп чыга. Димәк, дәүләт үз халкына ихтирамны сүздә генә түгел, ә гамәлдә дә тормышка ашырырга, барлык милләтләрне дә тигез күрергә тиеш. Әлбәттә, бу бик зур эш һәм аның өчен җаваплы үзәк билгеләмичә ярамый, чөнки бер бурычны бөтен кешегә йөкләгәндә, гадәттә, аның белән беркем дә шөгыль­ләнми. Әмма Дмитрий Медведев, бюрократияне ишәйтәбез, дип Милли мәсьәләләр министрлыгын тө­зүгә каршы. Әгәр дә мәдәният белән генә чикләнә торган, вәкаләтләре анык булмаган, реаль проблемалардан читләшкән структура төзелсә, ул очракта бу чыннан да чираттагы бюрократик оешмага әвереләчәк. Ә РФ Президентының Төньяк Кавказ федераль округындагы вәкаләтле вәкиле кебек вице-премьер вәкаләтләренә ия булган җаваплы зат милли мәсьәлә белән турыдан-туры шөгыльләнсә, файдасы булырга тиеш. Ичмасам, проблема белән кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәклеге аңлашылыр иде, югыйсә бүген Страсбург судыннан башка кая барырга да белмәссең.

 

Димәк, дәүләт милли мәсьәләне хәл итәргә әзер түгел әле. Мәскәү һаман да, төрле халыкларның үсеше өчен шартлар тудыру күпмилләтле дәүләтне таркатачак, дигән курку эчендә яши. Бу империячел фикерләү, ә империяләрне нинди тарихи язмыш көткәне мәгълүм. Империяләрдән аермалы буларак, чын демократик дәүләттә исә бөтен милләтләр дә проблемалары хәл ителгәнен, үзләренә сакчыл караш барлыгын тоя, шунлыктан алар бу дәүләткә озын гомер генә тели.

 

Россиянең нинди юл белән барачагы Президент Дмитрий Медведевның депутатларга әйткән менә мондый сүзләреннән соң тагын да ачыграк күренә башлады: “Без күпмилләтле мәдәниятебезгә зур игътибар юнәлтергә тиеш, әмма, һичшиксез, аерым игътибарны рус мәдәниятенә бирергә кирәк. Ул – күпмилләтле мәдәниятебезнең умыртка сөяге. Бу нормаль, бу хакта сөйләү оят булырга тиеш түгел... Руслар – илебезнең иң зур халкы. Рус теле – дәүләт теле. Рус православ чиркәве – илебезнең иң зур конфессиясе. Рус характерының иң яхшы сыйфатларын үстерергә кирәк, чөнки кайбер дәверләрдә характерыбызның иң шәп сыйфатлары илебезне көчле итте, илебезне төзеде”. Кыскасы, милләтләр тигезлеген алга сөрү урынына, Мәскәү янә “олы абзый” идеологиясен тарату белән шөгыльләнергә әзерләнә. Әйе, тарих кабатлана...

 

Җыелышта бары тик Федерация Советы Рәисе, “Гадел Россия” партиясе җитәкчесе Сергей Мироновтан гына юньле сүз ишетелде. Ул милли сәясәт турында закон чыгарырга һәм милли нәфрәт белән кылынган җинаятьне аеруча кырыс хөкем итәргә кирәклеген әйтте. Сүз уңаеннан, башкалардан аермалы буларак, ул милли мәсьәлә белән шөгыль­ләнә торган аерым структура булырга тиеш, дигән фикер белән дә килешә. Ә менә тарихны шәп белүче, толерантлык өлгесе булырлык Дәүләт Думасы спикеры Борис Грызлов түбәндәге гыйбарәсе белән истә калды: “Россия империясе ярдәм сораучы территория­ләрдән хасил булды. Россия империясе әлеге территорияләргә толерант булды... Без бер-беребез белән дус яшәргә телибез, ә бу исә башка милләтләргә хас түгел”. Думада ЛДПР фракциясе җитәкчесе Игорь Лебедев Конституциядә “без – күпмилләтле халык” урынына “без – руслар һәм башка күпмилләтле халык” дип язарга кушты, Ростов, Ставрополь, Краснодар крайларында җитәкчелек 70-80 процент вазыйфаларын руслардан башка халык вәкилләре биләп утыруына канәгатьсезлек белдерде, милли республикаларны бетереп, губерналаштырырга тәкъдим ясады. КПРФ җитәкчесе Геннадий Зюганов рәсми рәвештә русларны дәүләт төзүче (“государство образующий”) халык дип танырга кушты.

 

Шовинизмның башы кайда, дип сорау артыктыр инде хәзер. Ил җитәкчелегеннән без теләгән сүзне көтү – шайтанның иман китергәнен көтү белән бер. Биредә тагын нидер өстәп әйтү урынсыз. Шулай да Президент белән очрашуда катнашкан кешеләр составына игътибар итәсе килә: 27 кеше арасында 2 сендә генә рус булмаган фамилия бар. Беренчесе – Федерация Советы Рәисе урынбасары Ильяс Умаханов. Ул милли әдәбиятны тәрҗемә итү проблемасын күтәрде, милли мәдәниятләр һәм рус театрлары фестивальләрен үткәрергә тәкъдим ясады. Икенчесе – Федерация Советы Федерация һәм төбәк сәясәте эшләре комитеты рәисе Рәфгать Алтынбаев. Милләттәшебезнең нәрсәдер әйтүе мәгълүм түгел.


Илдар МИРГАЛИМОВ
Ватаным Татарстан
№ 8 | 19.01.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»