поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
19.01.2011 Авыл

Суалчаннар акча эшли

Һәркемнең бер генә мәртәбә булса да: “Күктән бер капчык акча төшсен иде!” – дип теләгәне булгандыр. Баксаң, моны тормышка да ашырырга мөмкин икән. Тик хәзинәнең күктәгесен түгел, ә җирдәгесен алырга була. Моның өчен нибары тырышлык һәм аз гына сабырлык кирәк. Сүзебез... яңгыр суалчаннары турында!

Акча... җирдә ята!

 

Әйе, дөрес укыдыгыз – яңгыр суалчаннары (челиләр). Алар тырыш кешегә миллионнар китерергә мөмкин. Ул кортлар белән чит илләр күптәннән кызыксына инде. Һиндстан, Кытай, Индонезия кебек дәүләтләрдә аны дару ясау өчен үрчетсәләр, Европа илләрендә – “биогумус” дип аталган уңдырышлы туфрак җитештерү өчен. Әнә шул юнәлеш буенча Россиядә дә ун еллап инде яңгыр суалчаннарын үрчетү белән шөгыльләнәләр. Владимир шәһәрендәге махсус фәнни-тикшеренү институты профессоры Анатолий Игонин суалчаннарның “тырыш” дип аталучы гибридын да китереп чыгарган. Алар безнең табигать шартларына яраклашкан. “Тырыш”лар гади суалчаннарга караганда озаграк яши (16 еллап), тиз үрчи (елына бер суалчаннан мең ярымга кадәр нәни пәйда була) һәм балчыкны ике мәртәбә күбрәк эшкәртергә сәләтле. Күптән түгел миңа Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәрендә әлеге төр эшчәнлек белән шөгыльләнә башлаган бер эшмәкәр ханым янында булырга туры килде. Кечкенәдән үк яңгыр суалчаннарыннан йөз чөереп йөргән булсам, аннан кайтканнан соң бу кортларга хәтта сокланып ук карый башладым.

 

Акыллы челиләр

 

Светлана Жукова “тырыш” суалчаннарны үрчетү белән узган елның июнь аенда гына шөгыльләнә башлаган. Бу елның мартында алар эшләп чыгарган әзер биогумусны кибетләргә чыгарырга исәплиләр. “Әлеге төр бизнес зур керем кертә башлаганчы кимендә бер ел вакыт сорала, – ди Светлана. – Чөнки иң элек, суалчаннарга махсус шартлар тудырып, аларны үрчетү ягын карарга кирәк”.

 

Светлананың “тырыш” челиләре зур, амбарсыман бинада яши. Аларга таш идәнгә җәелеп, ат тиресе катыш туфрактан махсус түтәлләр ясалган. Суалчаннарның һәркайсы үз түтәлендә генә яши, азык эзләп күрше түтәлгә күчми. Бу – аларның гади яңгыр суалчаннарыннан аермалы тагын бер ягы. Гибридлаштыру нәтиҗәсендә аларның азык эзләү инстинкты юкка чыгарылган. Шуңа да ул челиләрне карауга аеруча зур игътибар бирергә кирәк икән.

 

– “Тырыш”ларга атнасына ике мәртәбә ат тиресе ашатабыз. Яшелчә, җиләк-җимеш калдыкларын да бик яраталар. Ашауга тазалар. Көненә бер чели үзенең тән массасы кадәр азык ашарга сәләтле, – ди Светлана. – “Тырыш”лар беркайчан да авырмыйлар, эпидемияләргә бирешмиләр. Алар яшәү шартлары бозылган очракта гына үләргә мөмкин. Билгеле бер температурада түтәлләренә су сибеп торырга кирәк. Бинадагы җылылык һәм дымлылык та тиешле таләпләргә җавап бирергә тиеш. Болар төгәл үтәлмәгән очракта көннәрдән бер көнне барлык суалчаннар да эреп юкка чыгарга мөмкин.

 

Светлана Жукова “тырыш” суалчаннары турында көннәр буе сөйләргә мөмкин. Аларны, яратып, “балаларым” дип тә атый хәтта.

 

Булганнан бар да була

 

Белеме буенча Светлана – медицина хезмәткәре. Ә бу эшкә алыну аны бизнес-план төзергә дә, бухгалтерия эшен алып барырга да, реклама кампаниясе оештырырга да өйрәткән.

 

– Бу төр эшчәнлек белән һич уйламаганда шөгыльләнеп китәргә булдым. Аңарчы минем сату белән бәйле бизнесым бар иде. Бервакыт миңа берәүнең суалчан үрчетү җирендә булырга туры килде. Әнә шунда миңа “суалчан җене” кагылды да инде, – дип аңлатып китте ул, бу эшкә алынуның сәбәбен сорагач. – Хәзер минем алда торган максат – экологик яктан чиста, уңдырышлы туфрак – биогумус җитештереп сату. Мин сәламәт яшәү рәвеше яклы кеше. Бу теләгем акча эшләү ниятен берникадәр арткы планга да куйды. Март аенда безнең продукция Нократ Аланы шәһәре кибетләренә сатуга чыгачак. Хәзер шул уңайдан сөйләшүләр алып барабыз.

 

Светлана Жукова әлеге эшенә бик җитди алынган. Аның исәбе биогумус кына сату түгел. Суалчаннар продукция җитештерүдән тыш үзләре дә сатуга чыгачак – узган елгы коры җәйдә алар белән балыкчылар бик кызыксынган. “Зур уңыш алырга теләгән бакчачылар да аларга битараф булмас дип уйлыйм”, – ди ул. Ә миндә сорау артыннан сорау туып кына тора.

 

– Бәяләре ничегрәк булыр соң?

 

– Балыкчылар өчен бер чели 1 сум булачак. Бакчачылык өчен кирәк челиләр бераз очсызрак йөри. Биогумусның 4 литрлы бер пакеты 50 сум чамасына тартачак.

 

– Биогумус дип аталган уңдырышлы туфракны челиләрдән ничек аралыйсыз? Һәрбер бөҗәкне чүпләп утырмыйсыздыр бит?!

 

– Юк, әлбәттә! Моның өчен биогумус сепараторы дип аталган махсус җайланма бар. Суалчаннарны биогумустан аеру эшен шул башкара.

 

– Бер чели күпме биогумус эшләп чыгарырга сәләтле соң?

 

– Бер сезон эчендә бер уч “тырыш” суалчан 1 тоннага кадәр уңдырышлы туфрак эшләп чыгара.

 

– “Тырыш” челиләр бик тиз үрчи дип әйткән идегез, алар артык күбәеп киткән очракта нишләмәкче буласыз? Кайларга куярсыз икән?

 

– “Тырыш” суалчан үрчетеп сатуның файдалы һәм керемле тагын берничә юнәлеше бар. Әйтик, аларны кош-кортларга, малларга коры азык әзерләүдә дә файдаланырга була. Суалчаннар – аксымга бик бай бөҗәкләр. Мәсәлән, сөяктән ясалган онда аксым 50 процентны тәшкил итсә, челиләрдән ясалганнарында ул 70 процентка кадәр җитә. Йорт кошларына аларны тере килеш ашатырга да мөмкин. Тагын бер юнәлеш – калдык-постыкны утильләштерү. Алар чери торган теләсә кайсы әйберне ашый ала. Тиресне, макулатураны, коелган яфракларны, яшелчә, җиләк-җимеш сабакларын. Минемчә, мондый хезмәтләргә сорау һичшиксез булачак.

 

Светлананың эшкә баш-аягы белән чумуын миңа күрсәткән реклама кәгазьләреннән үк чамалап алдым. Чыннан да, үз продукциясен сату буенча эшмәкәр ханым тулаем бер кампания эшенә керешкән.

 

Иң элек сәүдә маркасын булдырып, аны патентлаштырган. Кибетләргә сатуга чыгару өчен штрих-кодлар эшләткән, хәзер продукциясенең сыйфатын дәлилләү өчен ирекле сертификацияләү артыннан йөри. Календарь, листовка ише реклама материаллары да ясаткан.

 

– Мондый эшләр өстәмә чыгымнар сорый бит. Үзегез суалчаннар үрчетүдән табыш алганым юк дисез... – дим, аптырап.

 

– Узган ел безнең шәһәрдә федераль программа нигезендә үз эшен башлап җибәргән эшмәкәрләргә 300 мең сумга кадәр грантлар бирелде. Бизнес-планымны уңышлы гына яклап, мин ул акчаны алу бәхетенә ирештем. Әнә шул сумма тулысы белән сәүдә маркасын булдыру кампаниясенә кереп китте дә инде. Ныклап аякка басканнан соң, үз продукциябезне теплицалары яки бакча җирләре булган эшмәкәрләргә дә тәкъдим итәргә исәпләп торабыз.

 

– “Тырыш” суалчаннарны үрчетү эшенә һәркем дә алына аламы?

 

– Әгәр дә ул һәркемнең теләгендә бар икән – ала. “Алма пеш, авызыма төш” дип кенә юктан акча эшләп булмый. “Тырыш”ларны үрчетү өчен үзеңә тырыш булырга кирәк.


Галия ХАБИБРАХМАНОВА
Ватаным Татарстан
№ 8 | 19.01.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»