поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
18.01.2011 Җәмгыять

Назаровкада – туганкайлар янында...

2009 елның 19 декабрендә “Бердәмлек” газетасында Михаил Егорович Тазовның “Назаровка – керәшен авылы” дип аталган язмасы дөнья күргәч, ата–бабаларыбыз бер тамырдан чыкканга күрә, алар белән якыннанрак танышасым, яшәү рәвешләрен күрәсем килгән иде.Бераз соңга калып булса да, ниһаять, язмыш мине алар белән очраштырды. Башка районнан кайтышлый, көн кичкә авышкан булса да, мин Кләүле районының Назаровка авылына кереп чыгарга булдым.

Михаил Егорович капкасыннан чыгып, саф татарча:

 

– Исәнмесез! Хуш киләсез, өйгә рәхим итегез! – дип эндәшкәч:

 

– Сез барыгыз да шулай, матур итеп татарча сөйлисезме? – дип сорамый булдыра алмадым.

 

Ә ул миңа:

 

– Татарлар татарча сөйләргә тиеш инде, – дип җавап бирде. Матур итеп җыештырылган өйдә Михаил абыйның тормыш иптәше Надеҗда апа кичке аш хәзерләп йөри иде. Ул да иренең сүзен куәтләгәндәй:

 

– Без бер тамырдан, ата–бабаларыбыз бер бит безнең, – диде.

 

Шуннан соң без бөек татар халкы кичергән шанлы тарих битләренә күз салып, булып узган вакыйгаларны искә төшереп үттек.

 

– Халык санын алган чакта үзегезне кем дип яздырдыгыз соң? – дип сорагач:

 

– Безне әллә ничә төркемгә бүлеп, саныбызны киметергә тырышалар. Паспортыбызда гомер буе татар дип язылган. Балаларыбызга да керәшен түгел, татар дип яздырыгыз, – дип әйттек. – Каенанам бик чиста, пөхтә кеше иде. Аның белән 52 ел гомер иттек. 98 яшендә вафат булуына бер генә ел. Рәхмәт аңа, балаларымны карап үстерде, үзем ферма мөдире, ирем механизатор булып эшләдек.

 

– Без үскәндә бабайлар тарихыбыз, туган авылларыннан ничек итеп бирегә килеп урнашулары турында сөйлиләр иде, әнкәй васыятен тотып, ата–баба яшәгән нигезне күреп, изге чишмә суларын алып кайттым, – дип өстәде Михаил абый.

 

– “Бердәмлек” газетасын яратып укыйсызмы? Нинди язмалар, нинди хәбәрчеләр күбрәк ошый?

 

– Без Рәфгать Әһлиуллин, Эльмира Варфоломееваның язмаларын яратабыз. Күбрәк Камышлы районы, Татарстан турындагы язмаларны яратып укыйбыз.

 

– “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалын карыйсызмы соң?

 

– Татарча тапшыруларның берсен дә калдырмыйча карап барабыз.

 

Шунда каяндыр саф татарча музыка яңгырады. Надежда апаның кәрәзле телефонына чылтыраталар икән. Кемнәндер ишетеп, авылда яшәүче кызлары корреспондент килүе турыда кызыксына булып чыкты. Шул арада медицина өлкәсендә эшләүче кызлары Вера Васильева килеп тә җитте.

 

– Яңа елдан барыбыз да “Бердәмлек” газетасына язылдык. Беренче саныннан ук яратып укый торган газетабызга үткән ярты елда ни сәбәпледер безне яздырмадылар. Алты ай буе мәхрүм булып яшәдек. Без Татарстан басмаларын да бик яратып укыйбыз, аеруча "Безнең гәҗит" дип аталганы күңелгә хуш килә. Киләчәктә дә телебез, мәдәниятебез, тарихыбыз югалмасын, безнең балаларыбыз да шуларны дәвам итсеннәр иде. Халык санын алганда барыбыз да үзебезне “татар” дип яздырдык. Татарстанда яшәүче, милләттәшебез, танылган татар язучысы Гәрәй Рәхим белән без якыннан танышлар. Тик нигәдер авылыбызга татар артистлары килми башлады, – дип, килеп керүгә тезеп китте ул.

 

– “Бердәмлек”газетасының кайсы хәбәрчеләре, нинди язмалар сезгә күбрәк ошый? – дип сорадым үзеннән.

 

– Мин аеруча “Кыйбла” кушымтасын, гыйбрәтле язмышлар турында яратып укыйм. Хәбәрчеләрдән Саимә апа Морзаханованың, Наилә Хөсәенованың шигырьләрен ошатам. Ә менә Нурсинә Хәкимованы бер генә тапкыр күреп, сөйләшеп утырсам да, хыялым тормышка ашар иде. Ул нигә бер дә безгә килми икән? Күрсәгез, сәлам әйтегез, ул халыкчан, аңлаешлы итеп яза, – дип җавап бирде Вера ханым.

 

Ә мин моңа каршы:

 

– Шул хәтле Нурсинәне күрәсегез килсә, ул сезнең каршыгызда, сәламнәрегезне җиткерә аласыз, – дип көлеп үк җибәрдем.

 

Менә шушы ачык күңелле кардәшләребез белән шундый җылы аралашу килеп чыкты безнең арада. Кайтышлый без Вера ханым белән авылның мәдәният хезмәткәре Светлана Степан кызы Макароваларга да сугылдык. Ә ул безне кызы Альбина белән каршы алды. Светлана Степановна да үзләренең “Бердәмлек” газетасын яратып укулары, аеруча “Гаилә учагы” сәхифәсе, татарча шигырьләр, Миләүшә Газимованың язмалары ошавы, мәктәптә укыганда авылларына баш мөхәррир Рәфгать абый Әһлиуллинның кунакка килүе, авылда бүген кемнәрнең газетаны өйләренә яздырып алулары, татарча җырларга, биергә яратулары, кызлары Альбина белән Алинәне татар рухында тәрбияләргә тырышулары, ә менә авыл мәктәбендә татар теле укытылмавы һәм башка күп нәрсәләр турында борчылып сөйләде.

 

Чын татар кызлары озын толымлы булырга тиешләр, дигән сүз чыккач, минем кызларым чәчләрен кистермиләр, үстерәләр, дип тә өстәде Светлана.

 

Шулай итеп кич тә җитте. Мин саубуллашып кайтыр юлга кузгалдым. Вера белән Светлана янәдән кунакка килергә чакырып, кул болгап озатып калдылар. Мин шул чакта: "Кардәшлеккә чикләр юк икән", – дип үз уйларыма ирек бирдем. Тагын шулай очрашып күрешергә язсын, туганнар!

 

Назаровка авылы,

Кләүле районы.

 

 

 

Светлана МАКАРОВА кызы Альбина белән.

 

 

Михаил ага ТАЗОВ.

 

Югарыдагы фотода: Вера ВАСИЛЬЕВА.


Нурсинә ХӘКИМОВА
Бердәмлек
№ 3 | 15.01.2011
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»