поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
18.01.2011 Җәмгыять

“Кызым, елама инде, хәзер чипсы алып бирәм”

Эштән соң арып-талып өйгә кайтып барышым. Әллә ни эшләмәсәм дә, көнозын санак каршында утыру тәмам алҗыта башлады, әллә эшне алыштырырга инде. Сәламәтлек борчый, хатын-кыз өчен санакның начар энергиясе икеләтә авыр тәэсир ясый.

Бер мин генә түгел икән, бар халык та йокылы-уяулы халәттә өенә ашыга. Гаиләләре, балалары янына. Минем әле гаиләм булмагач, юлда кайтканда һәрвакыт шул ашыккан халыкның халәтләренә игьтибар итәргә тырышам. Ни белән яши икән шәһәрстан?

 

Менә бер әти кешенең кызын балалар бакчасыннан алып кайтышы. Кечкенә кызчык үксеп-елап беткән, әллә өенә кайтасы килми, әллә киреләнә. Башка вакыт булса, бу сузләргә артык игьтибар бирмәгән булыр идем. Әмма коляскадагы сабыйга нибары 3 кенә яшь чамасы, шуның өчен бу сүзләр мине аптырашта калдырды: “Елама кызым, хәзер чипсы алып бирәм”.

 

Килешәм, егерме беренче гасыр балалары шул без, кырык бердәге булган афәтләрне күрмәгән, шуңа артык котырабыз күрәсең.

 

Бер көнне иртән, эшкә барыр алдыннан, гадәттәгечә “Хәерле иртә” тапшыруын тыңладым. Кунакта балалар табибы. Кечкенә сабыйлар нинди режимда яшәргә һәм нинди ризыклар белән тукланырга тиешлеге турында гәп коралар. Рационда, кызганыч, чипсы каралмаган. Андый ризыклар гомумән булырга тиеш түгел ди.

 

Бу моментта әбиемнең гел әйтеп килә торган сүзләре исемә төште. “Кечкенәдән черек буын үсә шул хәзер, саулыклары яши башламаган килеш югала”. Тормышның ачысы-төчесен күргән әби, сугышны да, ачлыкны да үткән. Хәзер менә 91 яшен тутырып килә. Бу сүзләрне мин элек аракы кебек тәмсез хәмер эчеп йөргән кешеләргә аталгандыр дип карый идем. Баксаң, бу сүзләр, фикерләр һаман актуаль булып кала бирә. Бу инде бүген генә борчыган сораулар да түгел, һәрдаим борчылырга мәҗбүр иткән фактлар.

 

Медицина галимнәре әйтүенчә, 3 яшьтән алып, мәктәпкәчә яшьтәге балалар көненә кимендә 5-6 тапкыр ашарга тиеш. Ашау рационында бары тик, файдалы ризыклар, җылы ашлар һәм яшелчәләр, сөт ризыклары.

 

Мәктәптәге ризык өйдә ашаганынан күпкә аерыла. Шуңа күрә кичен фокларга ятар алдыннан кефир яисә йогурт кулланырга кушалар. Бу әлбәттә әти-әниләр игътибарына иде. Бала табу, әле ул эшнең башы гына, менә җәмгыяткә кирәкле, файдалы, сәламәт бала тәрбияләү генә бик кыен.

 

Кечкенәдә чипсы ашап үскән бала, киләчәктә нишләр, буыны буына белән шулай үзгәрерме. Бу чипсы наркотиктан да начаррак “ризык” икән дип уйлый күрмәгез. Анда булган кирәкмәгән тәмләткечләр, Е лар, Б лар ризыкны тагы да “файдалы”итүче матдәләр генә.

 

Шуңа күрә үзебез үстергән балаларыбыз киләчәктә безгә мәрхәмәтлерәк булсыннар дисәк, бераз гына уйланмыйча булмас, чөнки уйланырлык урыннар күп. Бетәбез, бетәбез дип сөрән салып утыруым түгел. Калып мескен,саусыз буын нинди файда китерә алыр икән дип кенә эш пошыруым.


Гөлсәрия НӘБИУЛЛИНА
Матбугат.ру
№ |
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»