|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.07.2008 Җәмгыять
КЕМ КЕМНЕ АЛДЫЙ?Кечкенә мәйданлы кибетләр саны көннән-көн кими, урыннарына зурлары барлыкка килә тора. Артык зур кибетләрне шәһәр читләренә күчерү турында да уйлана башлаганнар. Хөкүмәт җитәкчелеге фикеренчә, алар, беренчедән, кече һәм урта эшмәкәрлеккә комачаулык итәләр, икенчедән, акчасы булып, шул кибетләргә йөрүне кулай күрүчеләр өчен шәһәр читенә бару авырлык тудырмаячак. Зур кибетләр халык өчен шунысы белән җайлы: биредә сатып алучы товарны үзе карап, сайлап ала. Аңа беркем дә йогынты ясамый, кыйммәтлерәген мактап теңкәсенә үтми. Күбебез шулай уйларга күнеккән. Ә чынлыкта исә мондый кибетләрдә кулланучыны яшерен рәвештә алдау, товарны үз бәясеннән кыйммәткәрәк сату юллары күп төрле һәм алар нык үсеш алган. Бервакыт улыбызга уенчык машина алырга дип супермаркетка кердек. Уенчыкларның ниндиләре генә юк. Бәяләре - 35 сумнан алып 1200 сумгача. Кайсы бәянең кайсы машинага туры килүен һич аңлый торган түгел. Ул кадәр кыйммәт түгелдер әле дип, бер кечерәк машинаны сайлап алдык. Нәтиҗәдә исә, кечкенә машина дигәнебез 270 сумлык булып чыкты. Кассага акчасын түләгән вакытта гына белдек. Товарларны киштәләргә күп итеп өеп һәм бәяләрен өсте-өстенә кую – киң таралган алдау юлларының берсе. Эштән арып, өенә кирәк-ярак алырга дип кибеткә кергән кеше күп очракта бәяләр турында төпченеп тормый. Әрҗәсенә нәрсәне кирәк дип санаса, шуны алып сала. Шулай итеп, кибетчеләргә кыйммәтрәк товарлардан арынырга ярдәм итә. Балык продукцияләре киштәләргә эләгер алдыннан берничә тапкыр катырылырга мөмкин. Шуның нәтиҗәсендә аның сыйфатын ачыклавы кыенлаша һәм кулланучы акчасының 30 процентын су өчен түләргә мәҗбүр була. Күп очракта алданган кулланучы сатып алырга теләгән ярты кило урынына 300-350 грамм балык алганлыгына төшенә. Скандинавия, Япония, Тайвань һәм башка күп кенә илләрдә катырылган балык составындагы боз товар авырлыгының 5-7 процентын гына тәшкил итәргә һәм товар бәясендә күрсәтелергә тиеш. Ә бездә исә әлегә мондый катгый карарлар каралмаган. Ләкин 2001 елда кабул ителгән санитар-эпидимиология кагыйдәләре буенча, сәүдә оешмаларында эретелгән һәм кабат катырылган ашау чималын сату тыела. Яшелчә һәм җиләк-җимешләр дә тора-бара авырлыгын югалтуга дучар була. Шуңа күрә аларны кибеткә китергән көнне үк үлчәп, пакетларга тутыралар. Әлеге продукцияне берничә көннән соң сатып алган кеше әрҗәсендәге товарның чынлыкта җиңелрәк булуын сизми һәм, әлбәттә инде, кире үлчәттерми дә. Узган җәйдә өй каршындагы кибеттә газлы суның икесен бер шешә бәясеннән саттылар. Эссе, эчәсе килә! Халык агылды гына кибеткә. Баксаң, әлеге суларның саклану вакытлары узган икән. Гадәттә мондый товарларны халыкның күз алдынарак куярга тырышалар. Саклану вакыты дип язылган җирдә товар турындагы мәгълүматның рус теленә тәрҗемәсен, яисә шул төштә “ялгыш” кына язуның кыршылганын күрергә мөмкин. Халыкны иң күп җәлеп итә торган алдау – ул һәр кешенең өенә кибетнең продукциясе һәм бәясе хакында реклама бирелгән газеталар тарату. Анда башка кибетләргә караганда кайбер товарларның арзан бәядән сатылуы хакында мәгълүмат бирелә. Ләкин шул кибеткә барып, әлеге товарны эзли башласаң, аның инде сатылып беткәнлеге ачыклана. “Реклама турында”гы федераль закон нигезендә дөреслеккә туры килмәгән һәм ялган реклама бирү тыела. Әгәр дә инде товарның саны, төре, аны сатып алу хакында төгәл мәгълүмат бирелмәгән икән, бу дөреслеккә туры килми торган реклама була. Алмаган товар бәясен түләтү сатып алучыны талауның иң оятсыз юлы булып тора. Кассадан үтүгә нәрсә өчен түләгәнен кабат тикшергәннәр бу хәлне шундук ачыкларга мөмкин. Тик күбебез су буе чират үтү белән кибеттән чыгып китүне кулайрак күрәбез шул. Мин үзем дә кайчандыр, бер тапкыр кулланыла торган кофе алмасам да, аның бәясен түләгәнлегемне ачыкладым, әмма ун сум өчен кире кибеткә кереп талашып йөрмәдем. Баксаң, бу күренеш зур кибетләр өчен гадәтигә әйләнеп бара икән. Мондый юл белән сатучылар үз кирәк-яракларын булдыралар, нәтиҗәдә кибетләрнең сату әйләнешеннән керә торган табышының 3 проценты халыктан әнә шундый юл белән талап алына. Үзләре алдакчы булуларына карамастан, кибет хезмәткәрләре кулланучыларга карата артык кырыс кылана. Әйтик, кергәндә–чыкканда сумкаларны тикшерәләр, йә булмаса алар белән бөтенләй кибет эченә кертмиләр. Шуңа күрә күп кенә кибетләрдә ачкыч белән бикләнә торган әрҗәләр куелган. Тик шуны истән чыгармаска кирәк, кибет хезмәткәрләре бары тик үзләре җаваплылык тоткан очракта гына кулланучылардан сумкаларын товар залларына алып кермәүләрен таләп итә ала. Ә гадәти әрҗәләргә бикләп калдырган очракта сумкалар өчен дә, калдырылган башка шәхси әйберләр өчен дә кибет администрациясе җавап тотмаячак. Кайбер кибетләрдә бу проблеманың оптималь вариантын уйлап тапканнар – аларда сумкаларны пакетлар белән тышлыйлар. Кибеттән чыккан вакытта сакчының сумкаларны ачтырырга, андагы әйберләрне тикшереп карарга һич кенә дә хокукы юк. Әгәр дә сакчының кулланучы намусына карата шиге бар икән, сумкаларны тикшерү, ачтырып карау өчен ул эчке эшләр идарәсеннән хезмәткәрләр чакыртырга тиеш. Алар хокук бозу турында беркетмә төзегәннән соң гына кибеткә кереп чыгучының букчаларын тикшереп карарга мөмкин. Кибетләрнең күбесенә бала арбалары белән кертмиләр. Бу – кулланучыга карата турыдан-туры хокук бозу очрагы. Җаваплы ата-ана нарасыен беркайчан да ишек төбендә калдырмаячак, ә бу исә кибет балалы ата-аналарга керүне тыя дигән сүз. Чынлыкта исә, куелган таләпләр буенча, сатып алырга теләгән теләсә кемгә сәүдә оешмалары товарларын сатарга тиеш.
Чулпан ХӘЙРУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|