поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
15.01.2011 Мәдәният

«Байлык җыеп, шаккатырырга хыялланмадым»

«Кайда соң сез унсигезем, унтугызым, егермем...» Татарстанның халык артисты Зөһрә апа Шәрифуллина бүген нәкъ менә шул җырдагыча яши төсле тоелды миңа. Ул балачагын, яшьлеген сагынып, бүгенгесенә шөкер кылып гомер итә.

Зөһрә апа тормыш иптәше Азат абый, уллары Ринат һәм Булат белән бергә Казанның үзәгендәге өч бүлмәле зур фатирында яши. Килеп керүгә үк, кунакларны ташлар белән махсус эшләнгән арка каршы ала. Аннан соң зур холл аша залга, кухняга, йокы бүлмәләренә һәм ваннага үтәсең. Зөһрә апа тынычландыра торган төсләр ярата. Обойлар сайлаганда сөт төсендәге, сары, әфлисун һәм ачык көрән төсләргә өстенлек бирә. Холл исә чия төсендә. Ә түшәменә ак һәм алсу төсләр белән контраст бирелгән. Зәңгәр лампочкалар яна. Моннан тыш, фатирда джакузи белән сауна да бар.

 

Кунак бүлмәсе

 

Зал обое сөт төсендә. Монда иң беренче күзгә ташланган нәрсә – табак-савытлар өчен Италиядә эшләнгән сервант. Аның каршында зур түгәрәк өстәл, диван-кәнәфи. Шушында ук Азат абыйның «эш кабинеты». Синтезатор, ноталар язылган күпсанлы кәгазь битләре. Йокы гарнитуры да Италиядә җитештерелгән. Моннан тыш, җырчы классик җиһазларга өстенлек бирә дияр идем. Зөһрә апа матур сыннар, картиналар ярата. Һәр бүлмәдә диярлек картина эленгән. Ә аларда табигать күренешләре сурәтләнгән.

 

– Зөһрә апа, быел Сезгә 55 яшь тула. Эшләнгән эшләр, ирешкән уңышлар, яраткан тамашачыларыгыз да шактый. Кыскасы, үзегез өчен күпмедер нәтиҗәләр ясар вакыт та җиткәндер.

 

– Шушы көннәрдә генә Яңа елга аяк атладык. Форсаттан файдаланып, барыбызга да сәламәтлек, бай тормыш, иман ныклыгы, бер-беребезгә хөрмәт, илләребездә тынычлык телисем килә. Ә шәхсән үземә килгәндә, иҗат итүемә дә 31 ел була. Әмма менә хәзер мин «яшь вакытта күбрәк эшләп каласы калган икән» дигән фикердә. Чөнки ул вакытта энергия күбрәк, эшләргә мөмкинлек тә бар. Яшьлектә олыгаю турында гына уйламыйсың бит. Әлбәттә, мин хәзер дә эшлим. Көчем җитәрлек, әмма 25 яшь белән 55 яшь бер түгел бит. Гомумән алганда, минем иҗат үкенечле булмады, заяга үтмәде. Бик күп җырлар иҗат ителде, пластинкалар, дисклар чыкты, уңышларга ирештем, Аллага шөкер. Хезмәтемне югары бәяләделәр, мактаулы исемнәр, фатир бирделәр. Шунысы гына бераз үкенечле: ул вакытларда без акчалар эшли алмадык. Әмма чын, дәрәҗәле артист тәмен белеп калдык, чөнки без аз, иләктән иләнгәннән калганнар гына идек. Хәзерге яшьләрдән аермалы буларак, без әнә шуның белән бәхетле. Без җырны кәсеп итеп алмадык. Төп максатыбыз халыкның җанын дәвалау иде.

 

– Иҗат белән беррәттән, улларыгыз Ринат белән Булатка да дөрес тәрбия бирә алгансыз.

 

– Балаларым, Аллага шөкер, тәртипле булды. Алар 2 нче лицейда укыганда, мине бер генә тапкыр да бала проблемасы белән чакыртканнары булмады. Киресенчә, балаларны мактарга чакыралар иде. Моннан соң да алар өчен кызарырга туры килмәсә, чын ана, хатын-кыз бәхете күрдем, дип әйтә алам. Ринат, икътисад институтын тәмамлагач, грант отып, укуын Англиядә дәвам итте. Булат та хәзерге вакытта КФУның икътисад факультетының өченче курсында укый. Алар янында утырып, әйдә, укы-укы, дип, башларыннан сыйпап тормадым. Теләк теләгәндә, баланың үз күңеленә бирсен, дип теләдем. Усаллык белән тәрбияләмәдем, тормышның матур якларын күрергә өйрәттем. Матурлыкны күргән кешенең күңеле дә матур була. Баланы, «арый, булдыра алмый», дип кызганырга кирәкми, чөнки аларда энергия җитәрлек. Бала ниндидер файдалы эш белән шөгыльләнергә тиеш. Эшсезлектән гаҗиз булырга вакытлары калмасын.

 

– Зөһрә апа, шулай да гомернең иң рәхәт вакыты кайчан дип уйлыйсыз?

 

– Һәрнәрсә дә бер генә тапкыр була. Ләкин мин үткәннәрне сагынам. Иң сагынылганы – балачак. Югыйсә әтисез гаиләдә үскәнгә, бай тормышта да яшәмәдек, сый-нигъмәт тулы табыннар да булмады. 11 яшьтә колхозда эшли башладым. Әмма ул чаклар барыбер сагындыра. 8 нче сыйныфны бетергәч, кичке мәктәпкә кердем дә колхозда төрле эшләрдә йөрдем. Баянда уйный, җырлый идем. 2 нче сыйныфта укыганда, республика газетасында минем турында язып чыктылар. Бу минем өчен бик зур дәрәҗә иде. Әти белән абый бер елны вафат булды. Әтине 59 яшендә сугыш яралары алып китте. Миннән олы абый Фәнис, үзе эшли торган трактор астында калып, фаҗигале төстә һәлак булды. Шуннан соң әнкәй мине җырлаудан тыйды. Әмма моңны эчтә тотып булмый. Ул барыбер бәреп чыга. Аннан соң Түбән Кама музыка училищесына укырга кердем. Авыр булса да, яратып укыдым. 80 нче елда Казанга килдем. Читтән торып Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамладым.

 

– Артка юл юк, диләр. Шулай да әгәр артка юллар булса, тормышыгызда нәрсәне дә булса үзгәртер идегезме?

 

– Юк. Сәнгать юлыннан китүемә бер генә дә үкенмим. Бер генә нәрсә эшләр – тагын да ныграк иҗат итәр идем.

 

– Күп кенә танылган кешеләр үзләре турында китаплар чыгара. Сез дә үткән тормышыгыз турында тамашачыларга үзегез сөйләп бирергә теләмисезме?

 

– Сөйләрлек бик күп әйбер бар, әлбәттә. Әмма китап чыгаруның чыгымнары да зур бит. Мөмкинлек туса, аны кулдан ычкындырмас идем.

 

«Мин гаиләмне саклап кала алдым»

 

– Азат абый белән бергә 26 ел яшисез. Ул, композитор булгач, гаиләдә генә түгел, иҗатта да төп ярдәмчегез, терәгегездер. Әйтегез әле, 26 ел элек булган хисләр бүгенгесеннән нәрсәсе белән аерыла?

 

– Яшь вакытта тормышка җиңелрәк карыйсың. Олыгая-олыгая, кеше төптәнрәк уйлый башлый. Ләкин мин үзем турында алай дип әйтмәс идем. Тормышка да, акыл утыртып, 28 яшьтә чыктым. Ләкин тормыш нык сыный. Мин тешем-тырнагым белән гаиләне саклап калу ягында булдым. Хәер, алдагысы Ходай кулында... Гаиләне саклап калу, тормыш итү, ир белән тору, гаилә тоту – ул үзе бер сәләт. Әгәр ул синдә бар икән, гаиләңне саклый аласың. Кызганыч, бу әйбергә өйрәнеп булмый. Мин кечкенә чагымда тормышны китапча итеп күз алдына китерә идем. Юрган астына кереп, елый-елый романнар укыдым. Менә шулай була икән, шундый мәхәббәт килә икән ул, дип уйлый идем. Юк, алай түгел. Тормышның язылмаган кануннары бар. Мәхәббәт, яши-яши, бер-береңә хөрмәткә әйләнә. Мин, гомумән, Азатны да, балаларны да егылып китеп мактарга яратмыйм. Безнең ничек бар – барысы да менә шундый табигый. Кешечә яшибез. Минем беренче планда балалар булды. Бәллүр, алтыннар, әллә нинди байлык җыеп, кеше шаккатырырга бервакытта да хыялланмадым. Аның каравы, мин балаларны укытуга, укуга бәйле әйберләргә акчамны кызганмадым.

 

– Йортыгызда күңел ял итә торган почмак бармы?

 

– Тынычлык яратам, шау-шулы компанияләр, мәҗлесләргә йөрергә яратмыйм. Дуслар килсә, рәхәтләнеп кунак итәм, әлбәттә. Хезмәттәшләремнең дә барысын да хөрмәт итәм, әмма күп кешеләр белән аралашырга яратмыйм.

 

Кухня

 

Аш-су бүлмәсе – һәр хатын-кызның иң яраткан, иң күп була торган урыны. Зөһрә апа да: «Ярты гомерем кухняда уза», – дип шаяртып алды. Биредәге обойлар да шундый ук тынычландыра торган ачык төстә. Ә суыткычка уллары Ринат һәм Булатның төрле җирләрдән истәлеккә алып кайткан магниткалары ябыштырылган.

 

– Зөһрә апа, диета тотасызмы?

 

– Юк, кайвакыт хәтта төнлә дә торып ашыйм. Кара ипи яратам мин. Балаларга йөкле вакытта гел кара ипи ашый идем. Анысын да алма белән ашарга яратам әле.

 

– Туклануга зур игътибар бирәсезме?

 

– Юк. Бөтен ризыгымны авылча пешерәм. Нәрсә ашаганмын, нәрсә ашый алмыйча калганмын – барысын да әзерлим. Базарга йөрим, ит китерә торган кешеләрем бар. Менә шулай гади генә, тыйнак кына яшәп ятабыз. Татар кухнясын яратам. Рестораннарда, ашханәләрдә ашарга яратмыйм.

 

– Бер дә көтелмәгән кунак килеп керсә, тиз генә нәрсә әзерләп бирәсез?

 

– Тиз генә шулпа, коймак пешереп алам. Минем барыбер нәрсә дә булса була. Хәзер бит ачлык заманы түгел.

 

– Бик яратып әзерли торган ризыгыгыз бармы?

 

– Авыл тавыгы белән пешерелгән токмачлы аш. Шулай ук бәлеш һәм тутырылган казны да яратып әзерлим. Кабактан бик күп ризыклар пешерәм. Кабак мантыйлары ясыйм, томалап пешерәм, согын чыгарып эчәм.

 

– Ашау-эчү, гүзәллек темасын дәвам итеп сорыйм әле, Зөһрә апа. Матурлык салоннарына йөрисезме?

 

– Юк. Андый җирләрне мунча алыштыра. Саунага да еш керәм. Дачабыздагы мунчага үзебез бәйләгән себерке, үләннәр белән керергә яратам. Кычытканнар, себерке пешереп куеп, битләремне шул су белән юам.

 

Татарстанның халык артисты Зөһрә ШӘРИФУЛЛИНАдан кабак мантые рецепты:

 

Кабакны бик вак итеп турыйсың. (Шулай ук эре кыргычтан усаң да була.) Аңа суган салып, борыч һәм тоз сипкәч, фарш белән бутыйсың. Шуннан соң, гадәттәгечә, мантый камыры җәеп, ясап, аларны мантый савытында 30-45 минут пешерәсең. Табынга исә сары май, сөт өсте яки майонез белән бирергә мөмкин. Кабак мантыен фаршсыз да эшләргә була. Алай иткәндә, бик коры булмасын өчен, мантый эченә аз гына сары май саласың. Бик тәмле була, телләреңне йотасың!


Зөһрә САДЫЙКОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»