поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
15.01.2011 Мәдәният

Фаил Ибраһимов әлифбасы

«Режиссер – ул Колумб кебек Америка ачарга тели, ә матросларның өйләренә кайтасы килә», – дигән Альфред Хичкок. Яңа гына алтмышын тутырган Фаил Ибраһимов белән сөйләшеп утырганда без бу һөнәрне бөтенләй башка яктан ачтык. Әңгәмә бик үк гадәти булмагач, аны укучыларыбызга тәкъдим итүнең дә үзенчәлекле формасын табарга тырыштык. Нәтиҗәдә менә шундый «Фаил Ибраһимов әлифбасы» килеп чыкты.

Артистлар булмаса, театр да юк, аларсыз мин берни дә эшли алмыйм. Әле режиссура барлыкка килгәнче үк актерлар булган, уйнаганнар. Алар мине театрның сихри дөньясына тартып кертте. Минзәлә педучилищесында укыганда театрның бөтен репертуарын кимендә дүрт-биш мәртәбә карап чыкканмындыр. Ул вакытта Минзәләдә театраль бум иде. Артистлар гастрольләрдән кайтуга халык, су буе чират ясап, спектакль карарга тезелә иде. Билет җитмичә керә алмый калучылар бик күп була торган иде. Биюче булып йөргәч, мине бөтенесе белә иде, шул булышты. Репертуарлары ул вакытта бик көчле, академия театры белән тиңләшерлек иде минзәләләрнең! Ә нинди артистлар эшли иде! Нәсимә апа Җиһаншина, Мөхит абый Кичубаев, Хәдичә апа Сәлимова, Әнвәр абый Фәсхетдинов, Илүсә Бәдриевалар һәм башка бик күп артистлар. Соңыннан, 1985 елда, бу театрга баш режиссер итеп чакырылгач, мин фәкыйрегезгә дә шулар белән бергә эшләү бәхете тиде.

 

Артистлар – изге затлар, алар балаларча ышанып, башка кеше гомере белән яшәп карый белә торган, нинди генә маска яки кием кисә дә, үзен шул кеше яки хайван итеп ышандыра ала белүчеләр. Шул ук вакытта артист үзенең образына дөньяны ничек аңлавын да сала. Башланып киткәч, спектакль инде режиссер кулында түгел, ә артист иркендә.

 

...Әти-әниләрем ХХ гасырның халыкка күрсәткән бар ачысын да татыган кешеләр. Әнием Мөсәвәрә, мулла кызы, җиде яшеннән ятим калган, әтием Мирзамөхәммәт 1943 елны, унсигез яшендә, сугышта ике аяксыз калган. Шуңа да карамастан, дөньядан зарланганнарын хәтерләмим, безне – унбер баланы үстерделәр, аякка бастырдылар, кеше иттеләр. Икесе дә бик тырыш кешеләр иде, үскәндә ризыкка интекмәдек. Әти мәктәп директоры булып эшләде, чаба торгач, елына икешәр кием протез туздыра торган иде. «Абага алмасы ачы була» драмасын мин алар буыны безгә рәнҗеп китмәсен, башкалар өчен гафу сорыйк, дип чыгардым.

 

...Батулла минем чынбарлыкка күземне беренче булып ачкан кеше. Тирәмдә бар кеше беравыздан: «Җиләк пешә, бөтен кеше бәхетле» дип сөйләп торганда, алай микән, дип шикләнгән, күзләрдән элпәләрне алып аткан, үтәли күрергә өйрәткән, минем режиссер буларак дөньяга карашымны формалаштыруда иң зур өлеш керткән кешеләрнең берсе ул.

 

...Вакытка зарланмыйм, шушы чорда иҗат итәргә туры килгәненә үкенмим, уфтанмыйм. Без укыганда бик әйбәт вакытка туры килдек, чөнки «җепшек» 60 нчы елларда формалашкан шәхесләрнең шәкертләре булдык. Ширияздан Сарымсаков, Евгений Симонов, Андрей Гончаровлар мәктәбен үтүем белән бәхетле мин. Алар белән аралашкач, синең дә мөстәкыйль, үзеңчә фикер йөртү сәләте арта, үз «мин»еңне табасың. 1980 елда Аяз Гыйләҗевнең «Өч аршын җир»ендәге буйсынмас Мирвәлие юкка гына сәхнәгә менмәгән бит инде!

 

...Гильотина пычагы безнең халык өстендә һәрчак эленеп торды һәм аны әле бүген дә берәү дә алып атмады. Шуңа да карамастан, без үз сүзебезне әйтеп килдек һәм алга таба да әйтеп барачакбыз. Минем бүгенгә соңгы эшем, Әлмәт театрында Данил Салихов пьесасы буенча куйган «Баязит» драмасы – ХХ гасырга эләккән иҗат кешесенең фаҗигасе, язган әйберләре, кылган гамәлләре өчен җаваплылыгы турында. Хакимияткә кеше килә дә китә – беркем бернәрсә өчен җавап бирми, ә иҗатчы һәр гамәле өчен җавап тота.

 

...Драматурглар арасында дусларым күп, шуңа да карамастан, кайберләренең бер пьесасын гына куйганмын. Бу аның башка әсәрләре начар дигән сүз түгел, ә шул берсе генә мине борчып йөри торган проблемалар, уйлар белән аваздаш дигән сүз. Башка әсәрләре икенче бер режиссерның уйлары белән аваздаш булуы мөмкин. Зөлфәт Хәкимнең «Курку» повестен бер журналдан табып укып куйдым, әллә ничә пьесасы булган Илдар абый Юзеевның повесть-поэмасын исә «Азат хатын»да күреп алдым. Минемчә, бу эзләнү турында сөйлидер. Әгәр кайсы да булса драматургны башка җирдә инде куйганнар икән, аны тамашачыга тулысынча ачканнар икән, син өстәп бер сүз дә әйтә алмыйсың икән, аның әсәренә тотынудан мәгънә юк. Әгәр инде куелган булып та, кайсыдыр бер бик мөһим ягына игътибар ителмәгән икән, димәк, синең өлеш калган әле. Син аның тагын бер яңалыгын ачып салырга тиеш буласың.

 

...Егетлек – хаклы икәнеңне белеп, үз сүзеңдә тора алу ул.

 

...Жанрларга килгәндә, барысын да яратам, берсен генә аерып куйганым булмады. Хәзер чиста жанрлар бик сирәк очрый инде ул. Менә мин Рабит Батулланың «Яшь аралаш көлү» пьесасын куйган идем. Ул спектакль исеме генә түгел, минем иҗат кредосы да, тамашачыга бару юлы да инде, күрәсең.

 

...Җанын булдыра алмасаң, спектакль тумый. Башта персонажларын җанландырасың, аларның сулышларын табарга кирәк, аларның йөрәкләре тибә башларга тиеш, нервылары, теге яки бу вакыйгага, йә булмаса, башка персонажга карашлары, мөнәсәбәтләре барлыкка килергә тиеш. Менә шулай яшәү килеп чыга, ә яшәү булгач, җан да бар дигән сүз. Спектакль инде синнән башка да яши алачак.

 

...Зилә, тормыш иптәшем, һәрвакыт минем иҗатымны аңлап, иҗат итәргә булышып килде. Шуның өчен мин аңа бик рәхмәтле.

 

...Иҗат иреге рәссамның күңелендә. Син үзеңне чикләмисең икән, димәк, син ирекле. Куеп бетерелгән спектакльне ябып кую – иҗат иреген чикләү түгел ул. Чөнки син репетицияләр барышында иҗат итәсең, шунда рәхәтләнәсең, син инде аның бөтен ләззәтен алып куйган буласың. Ничек иҗатны тыеп булсын инде?

 

...Йоклап яткан җирдән сикереп торып биш-алты минут эчендә, кайвакыт бер төн эчендә спектакльне ничек куярга кирәк икәнен тапканым бар минем. Шулай төнлә белән «куйган» берничә спектакльне сәхнәгә күчерәсем бар әле. Кайчагында бөтен эшләгәнеңне онытып, сызып ташлап, бар нәрсәне яңадан башларга туры килә. Спектакль чыккач, син аны да онытырга тиеш, шулай булмаса, яңа материалга кереп китеп булмый.

 

...Классикага килгәндә, татар драматургиясенең иң яхшы үрнәкләрен, Аллага шөкер, куя алдым: Фәтхи Бурнашның «Яшь йөрәкләр»ен, Кәрим Тинчуринның «Американ»ын, «Зәңгәр шәл»ен, Галиәсгар Камалның «Банкрот»ын, хәзерге заман татар классикасы үрнәге – Аяз Гыйләҗевнең «Өч аршын җир»ен. Тик классика куям дип кенә андый әсәрләргә тотынырга ярамый, кабатланулардан куркырга кирәк. Классика кую үзмаксат булырга тиеш түгел.

 

...Ләззәт алып эшләгәндә генә чын иҗат була. Кайчагында артистларның шундый уңышлы табышлары була, шуны күргәч, айга менгән кебек буласың, чөнки аларга моңа ирешергә син булышкансың бит. Кайчагында сәхнәгә йөгереп менеп артистларны шатлыктан кочып та алам. Ә кайвакыт син 180 градуста кайнап утырасың, ә аларның әле борын очлары да суык. Кайчак ихтыяр көчләре җитми, чынлап, бирелеп эшләмиләр, алдашып кына уйнап йөриләр. Тик кызыксындыра алсаң, ашамыйча-эчмичә дә эшләргә әзер алар.

 

...Минзәләдә, әйткәнемчә, мин үзем өчен театр дөньясын ачтым. Минзәләдә узган вакытым – иң сагынып искә төшергән елларым. 1979 елда Минзәләгә стажировкага килгәч, мине Мәскәүгә, баш режиссер барырга тиешле семинарга җибәрделәр. Ай ярым эчендә СССР театрларының барлык баш режиссерлары, Мәскәү театрларының иң яхшы спектакльләре белән танышып чыга алдым. Минзәләгә баш режиссер итеп чакырылгач, Ленинградка, башка шәһәрләргә, хәтта Кавказга да шундый ук семинарлар, иҗат лабораторияләренә барырга туры килде. Ул елларны ничек сагынмыйсың?!

 

...Ниятең җүнсез икән, иҗатта берни дә эшләп булмый, ул бары изге ниятләргә генә корылган булырга тиеш.

 

...ң – татар телендә «ң» һәм «щ» хәрефләренә башланган сүзләр юк, тик Фаил Ибраһимов Яр Чаллы Татар дәүләт драма театрын юктан бар иткән кеше (автор искәрмәсе).

 

...Оят белән оялу арасында аерма бар. Оят соңыннан үз эшеңнән оялмас өчен кирәк. Бүген ул иҗат кешесенең бердәнбер цензоры, оятсызлык чигеннән үткәрмичә тотып торучы киртә. Сәхнәдә бер генә оятсыз гамәл дә кылынырга тиеш түгел.

 

...Өмет йөртә инде адәм баласын. Мин бүген: «Кулга тетрәнеп эшләрлек яңа әйбер килеп керер әле», – дип өмет итәм, театрның да бинасы булыр әле бер, дим. Бөтенләй өметсезлеккә бирелмәс өчен, бөтен шартлары булган театрларга барып эшләп кайтам: Уфага, Оренбургка, Әлмәткә.

 

...Пространство буенча чишелеш тапмыйча спектакльне куярга алынмыйм. Биюче кеше буларак, мин аны бөтен тәнем белән сизәм. Безнең театрның почмагында (кечкенә, уңайсыз, өчпочмаклы сәхнәгә киная – автор искәрмәсе) яңа спектакль куйган саен яңа пространство чишелеше табу шактый авыр мәсьәлә, аны бөтен компонентларны эшкә җиккәндә генә хәл итәргә мөмкин. Әгәр пространство чишелешен тапсаң, аны эшкә җиксәң, спектакльнең үз аурасы, энергетикасы барлыкка килә.

 

...Режиссер һичшиксез психолог та булырга тиеш. Театр кебек иҗади (димәк, хисле, эмоциональ) кешеләрне үз эченә җыйган коллективны, психолог булмасаң, бер итеп тотып торып булмый.

 

...Сагынган мизгелләрем күп. Әлбәттә, үзеңнең матур чагыңны, бәхетле чагыңны, егетлек эшләгән чагыңны сагынасың. Әти-әни, әби-бабайлар, туган авыл, сабакташлар сагындыра. Киләчәкнең нинди буласын белми бит кеше, яшәп карамаган бит әле ул аны, ә үткәнен белә...

 

...Татар кешесе өчен безнең бөтен эшләгәнебез. Без татар фәлсәфәсен эзлибез, татарның барыр юлын сызарга тырышабыз. Башка милләтләр дә үзләрен эзли. Шул ук грузиннар яки эстоннар Шекспирны куйганда да барыбер үзләрен эзлиләр.

 

...Уен димәктән, Шекспир бик шәп әйткән бу турыда!

 

...Үлем турында уйланганым бар, әлбәттә. Кешенең теле: «Әннә» дип ачыла, киткәндә ул: «Алла» ди. Коръәндә әйтелгән бит, кешеләргә белем бик аз бирелгән, диелгән. Без белмәгән нәрсәләр бик күп бу дөньяда. Әле беркөнне генә телевизордан күрсәтеп яталар, баксаң, мышьяк ашап яши торган бактерияләр бар икән. Кайчагында йолдызлы күккә карыйсың да: «Ничек инде шушы чаклы галәмдә без, кешеләр, берүзебез генә микәнни?!» – дисең. Үзеңнең галәм масштабында нинди кечкенә икәнлегеңне аңлыйсың. Шуңа күрә үлем бер дә куркыныч нәрсә түгел ул. Үлемсезлек куркыныч, чөнки ул чакта яшәү мәгънәсе, яшәү тәме дигән нәрсәләр булмас иде. Кешедән дә куркыныч җан иясе юк бу дөньяда. Үлемсезлек турында хыялланганчы, Ходай биргән гомерен кешечә яшәргә өйрәнәсе бар әле аның...

 

...Фәлсәфәме? Минем аңлавымча, татар фәлсәфәсе – ул татарга гына хас, аны милләт итеп, гомумән кеше итеп торучы, аны бизи торган шартлар һәм сыйфатлар җыелмасы. Ә зурдан кубып әйткәндә, ул күбрәк тоемлый торган әйбер, аны сүз белән аңлату авыр. Фәлсәфә фәне чишә торган иң төп мәсьәләләрнең берсе – нәрсә соң ул фәлсәфә, дигән сорауга җавап эзләү бит инде.

 

...Хаталар булгандыр инде ул, хәтерләмим... (уйланып торгач) дип тә әйтә алмыйм. Хәтерсезлек – куркыныч!

 

...Һәрбер артист, Хәлилне яки Галиябануны уйный алам дип ышана, шул рольне көтеп яши. Тик бөтен кеше дә Галиябану булып бетә алмый бит инде?! Нишлисең инде, аңлатасың, юатасың. Синең рольләрең алда әле, вакытың килеп җитмәгән, дисең. Режиссер һәр артистның кимендә дүрт-биш ел эчендә кая таба үсәргә тиеш икәнен белергә, аңа бу юлда булышырга тиеш.

 

...Цикл миндә гел алты ел килеп чыга. Алты яшьләрдә мин бии башладым, уникеләрдә смотр коцертларында беренче биюче булып йөрдем, унсигезләрдә, педучилищеда укыган чакта, биюче буларак, солист дәрәҗәсенә җитә алдым, егерме дүрттә гел бишлеләргә генә институтны тәмамлап чыктым. Алга таба да иҗат гел алты еллык цикл белән бара, вакыйгага әверелгән, иҗатны билгеләүче спектакльләрнең куелу вакытын карасаң, аралары биш-алты ел килеп чыга.

 

...Чикләү кирәкми иҗат кешесен, ул аны хәтта үз-үзенә дә куярга тиеш түгел. Әгәр спектакль чыгарганда сәхнәдә ир белән хатынның җенси мөнәсәбәткә керүен имитацияләргә бик кирәк булса, шунсыз бу күренешне берничек тә хәл итеп булмаса, әгәр ул сәнгать дәрәҗәсенә кадәр күтәрелеп эшләнелсә, тамашачыны еларлык дәрәҗәгә җиткерә алса, аның башында бер начар уй да калдырмаса, анысына да барырга була.

 

...Шәһәрсез калдырылган милләт буларак, без хәзер татарга аны кире кайтарырга азапланабыз: һәрберсендә театр булдырырга тырышабыз, халыкны анда йөрергә, театр сәнгатен тирәнтен аңларга өйрәтәбез. Шулай итеп шәһәрдә яшәүче авыл халкын, татар халкын шәһәр халкы итмәкче булабыз. Ләкин мин әле үзем дә шәһәр кешесе була алмадым... Шул ук вакытта татар әдәбиятына, сәнгатенә, фәненә, башка өлкәләргә шагыйрьләр, язучылар, җырчылар, артистлар, режиссерлар биргән авыл хәзер әкрен генә бетеп, сүнеп бара.

 

...ь һәм ъ. Режиссер бик нечкә тоемлы булырга тиеш. Мәсәлән, драматургтан кергән пьесаны укыганда. Артистларның халәтен генә түгел, спектакльнең халәтен, бүген килгән тамашачыларның халәтен бик нечкә тоя белү кирәк. Син аларның нерв җепләреннән чигү чигәргә, аларның игътибарын читкә җибәрмәскә тиеш. Әсәр өчен композиторны сайлау, рәссам белән эшләү дә бик нечкә эш. Ә үз юлыңнан барганда син каты булырга тиеш, тик кешене җәзалау бәрабәренә түгел, ә үзеңне эшкә җигү мәсьәләсендә.

 

Ырым-шырымнарга күп кенә кешеләр кебек юмор белән карасам да, үз-үземне җыеп тоту өчен мин дә үземә юк-бар ырым-ышанулар уйлап тапканмын, алар шартлы рефлекска әйләнгән инде. Ниндиләр дип, сөйли алмыйм инде мин алар турында, алайса, кул китәргә мөмкин. Менә сакалны бер үстергәч, кырырга ярамый диләр бит, шуның сыман инде. Сакалны сыпырып куймасам, башыма бер фикер дә килмәс кебек инде хәзер миңа.

 

Эгоист инде ул режиссер. Ул барысын да, артистларны да, композиторны да, рәссамны да үз ихтыярына буйсындыра. Көчле артистлар материалга бик нык бирелеп, импровизациягә кереп китсәләр, мин аларны артык сүкмим. Тик спектакльне, пьесага драматург салган фикерне бозмасалар, ә киресенчә үстереп җибәрсәләр генә.

 

...Юбилей минем өчен ис китәрлек вакыйга түгел ул. 60 яшең тулгач, 61 нчесе белән китәсең, шулай ук иртән торырга, үзеңә йөкләнгән эшеңне башкарырга, кичен йокларга ятарга кирәк...

 

...Ялгызлык – һәр иҗат кешесенә хас нәрсә, ул ялгызы гына үзенең уйлап чыгарылган дөньясында яши һәм анда беркемне дә кертергә теләми, ялгызлыгын саклый.


Равил САБЫР
Сәхнә
№ 1 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»