поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
11.07.2008 Авыл

ГӨЛНАРА САБИРОВАНЫ МОРДОВИЯДӘ НИК УРЛАМАГАННАР? (ФОТО)

Бу авылны элек-электән көнбагышчылар авылы дип йөртәләр. Гомер-гомергә Мордовия өлкәсенең Белозерье авылы халкы көнбагыш сату белән дан тоткан. Бүген исә сәүдәгәрлек кәгазь стаканнарга көнбагыш салып сатып утырудан гына узган, биредә өр-яңа заманча цехлар сафка баскан, сатуын да хәзер стаканлап түгел, тонналап саталар. Шул якларда "Татарстан яшьләре" журналисты Гөлнара Сабирова булып кайтты. Һәм "Мордовия Мәккәсе" дигән репортаж язды.

КӨНБАГЫШ, ИТ, БӘРӘҢГЕ...

 

Чытырдавыклы көнбагыш капларында “Республика Мордовия, Ромодановский район, село Белозерье” дигән адреска игътибар иткәнегез бармы? Безнең тукталышыбыз – шул адрес буенча. Белозерьены татарчага Аккүл дип тәрҗемә итүчеләр дә булган, әмма авыл халкы бу атаманы ошатмый, авылны Азюрка дип йөртә. “Дөрес булсын”, – дип миңа авыл исемен хәрефләп яздырдылар.

Авылны тау башыннан күзәтәм. Күккә ашкан мәчет манаралары... Бер, ике, өч... җиде! 3 меңләп кеше яшәүче авылда җиде мәчет эшли. Сигезенчесенә нигез салганнар. Йортлар төзек, күбесенчә ике катлы. Тәрәзәләр җирдән шактый биек. Йорт яңарак булган саен, тәрәзәләр дә биегрәк. Моны миңа мөселман кагыйдәләре буенча йорт эчен чит кеше күзләре күрмәскә тиеш дип аңлаттылар. Урыс машиналары биредә почетта түгел, урамнарда кыйммәтле чит ил машиналары җилдерә. Шул машиналарны кызгануым... Юллары әкәмәт чөнки, асфальт юк, чокыр-чакыр. Машиналарны жәлләүче мин генә түгел икән,  авыл эчендә генә йөрисе булганда ир-атлар велосипедка күчә. Саранскидан мине авылга “БМВ”сында алып килгән Касыйм әфәнде, мәсәлән, икенче көнне иртән үзенең көнбагыш тутыру цехына велосипед белән килгән иде. Мәчеткә дә шуның белән йөри, имеш.

Азюркага көн кичә авышканда гына килеп кердек. Гадәттә, бу вакытта авылда эшнең кызган чагы була: көтү кайта, бакча мәшәкатьләре башлана, тегесе-монысы... Әмма шундый зур авыл урамнарында кеше күренми диярлек. Әйтерсең, бөтен халык ике катлы йортларына кереп качкан. Монда кешедә сыер кайгысы юк: 700 ләп хуҗалыкның дистәләгәнендә генә терлек тоталар. Сәбәбе – вакыт җитми! Үз сөтемне эчәм дип бил бөгүчеләр түгел шул мондагылар, акчаң булса, сөтне дә, итне дә китереп бирәчәкләр дип яшәүчеләр.

Акча җиленең кайсы яктан искәнлеген шундук тоемлап алалар. Алда әйткәнемчә, бу авыл халкы элек-электән көнбагыш саткан. Казан базарлары да Азюрка хатыннарын хәтерли булыр әле. Хәзер инде хатыннар базарга чыкмый, ә эш заманча төзелгән цехларда бара. Көнбагышчылар, нигездә,  өч төркемгә бүленә. Беренчеләре көнбагышны алып кайта. Зур “КамАЗ” машиналары тонналаган көнбагышны сатып алучының ишегалдына китереп аудара. Үзем күрмәдем, әмма миннән берничә генә ай элек Азюркага сәяхәт кылган танышым сөйләвенчә, бу авыл балалары капка төбенә китереп аударылган көнбагыш тавында безнең балалар комлыкта уйнаган кебек уйный икән. Икенче төркем көнбагышны чистарта (чистартучы цехлар бар). Өченче төркем – фасовкалаучылар, ягъни, кыздырып, капларга тутыручылар. Шуннан соң әзер көнбагыш сатуга чыга.

Фасовкалау цехы хуҗасы Касыйм әфәнде Мәкүшовның кызыл кирпечтән сарай кебек итеп салынган цехы әллә кайдан күзгә ташланып тора. Бер бүлектән икенчесенә йөртеп, Касыйм әфәнде мине көнбагыш әзерләү серләре белән таныштырды. Бер бүлмәдә солдатлар кебек капчыклар тезелешкән. Бу – чистарту цехыннан узган, әмма әле эшкәртелмәгән партия. Җилләтелүче бүлмәдә капчыклардагы көнбагыш айлар буе да саклана ала. Иң мөһиме – дөрес температураны сайлау. Чистарту цехында булган көнбагышларны тагын бер кат эшкәртәләр. Шуннан соң кабат чистарталар. Көнбагышны суга салып юмыйлар, махсусу машиналар аны коры килеш чистарта. Инде эш кыздыруга килеп төртелә. Диаметрлары ике метрга җиткән зу-у-ур табаларда көнбагышны бик оста кешеләр генә кыздыра. Кыздыру серен ачмадылар, кул китә диделәр. Бары тик бер партияне 20-30 минутлап табада тотуларын гына әйттеләр. Ә тәмен секундлар хәл итә икән: берничә секунд азрак тотсаң, өлгереп җитми, артыгракка китсә, көя башлый. Кыздырганнан соң көнбагышны тагын бер кат чистарталар. Чистартылган көнбагышны фасовкалау аппараты әзер пакетларга тутыра. Әзер продукцияне сатуга чыгарасы гына кала.

Халыкны җитеш, бай яшәтүче төп чыганак – көнбагыш. Аны хәтта икенче ипи дияргә дә була. Ә бәрәңгене халык үзе өчен генә үстерә. Хәер, соңгы арада бәрәңгечелек тә сәүдәгәрлеккә әйләнгән. Көнбагыш төяп килгән “КамАЗ”ларга бәрәңге төяп җибәрәләр. Шулай итеп, Краснодар халкы Азюрка бәрәңгесен ашый.

Табыш буенча көнбагыштан соң икенче урында – итчелек. Итчелек тә берничә тармакка бүленә. Кемдер әзер ит сата, кемдер аны сатып алып колбаса ясый. Абдулбари Халиковның колбаса цехында, мәсәлән,  каклаган (дүрт төрле), пешерелгән (ике төрле) колбаса, сосиски, сардельки, казылык әзерләнә. Тәүлегенә 300-400 килограмм колбаса җитештерәләр. Цехта биш кеше эшли. Ризыклары хәләл һәм бик тәмле. Халиков колбасаларын бөтен Идел буе халкы ашый. 

Итчелектән соң акча чыганагы – тимерчелек. Азюрка ир-атлары “беткән” хуҗалыклардан техника сатып алып һәм шуны җыеп, “тере” хуҗалыкларга саталар. Каршыларында җимерек, ярым-йорты трактор, комбайннар басып торган өйләр монда әллә нихәтле. Ә аларны кабат гөрләтеп җибәрү өчен, ай-һай, нинди тырышлык кирәк!

 

БАЙЛАР ҺӘМ ХӘЕРЧЕЛӘР

 

Авыл байлар һәм аз керемлеләр яшиләр. Тик биредәге аз керемле дигән сүз Татарстан авылларында яшәүче байлар белән бер дәрәҗәдә, мөгаен. Мин кунарга тукталган йорт хуҗасы үзен аз керемлеләр рәтенә кертә. Әйдәгез, өенә сәяхәт кылыйк әле. Ике катлы зур өй. Туалет, ваннасы өйдә. Беренче кат шундый бүлмәләр өчен каралган. Бөтен җирдә чисталык һәм тәртип. Икенче катта берничә йокы бүлмәсе,аш, кунак бүлмәләре, зал. Кухняда миннән ике тапкыр бигерәк суыткыч, микродулкынлы мич, затлы савыт-саба, заманча газ плитәсе... Ишегалдында – “алтылы” машинасы.  Бер якта – кечкенә генә фасовка цехы. Өйдән чыгуга берничә адымда гына мунча. Берничә тавыкны исәпкә алмаганда, мал-туар юк.

Кухняда чәй эчкәндә, күрше ихатага да күз салып алырга була. Анда яшәүче гаилә – шулай ук аз керемле. Шундый ук ике катлы йорт, гаилә башлыгы  – яшь ир,  ялланып эшләп, ай саен 12-15 мең сум хезмәт хакы ала, “тугызлы”да җилдерә.

– Бездә эшләгән акчаны яшереп җыеп бару, “кара” көнгә саклау гадәте юк, – дип сөйләделәр Азюрка ирләре. –  Табылган  акча эшне киңәйтүгә китә. Акчалы кеше машинасын ел саен яхшыракка алмаштыра, капка-коймасын яңарта, йорт сала.

Ә авылдагы таш коймалар, зур йортларга карап исәпләсәң, биредә акчаны көрәп эшлиләр.

 

КЕМ СИН, ХАТЫН-КЫЗ?

 

Азюрка урамында мин нибарысы ике кызны очраттым, алары да күзләрен аска төбәгән, йөзләрен яшергән иде. Хатын-кыз биредә бары тик хатын-кыз гына. Ул – бала үстерүче, өйне, ирен караучы. Ул ир-атлар алдында авыз күтәреп бәхәсләшеп утырмый, иреннән узып бер сүз дә әйтми. Яулыксыз йөрү, кыска итәк кию дигән нәрсә, гомумән, гайре табигый хәл. Авыл күрсәтергә урамга чыгар алдыннан мине дә баштанаяк киендерделәр. Иң кырыс саналган костюмым бу авыл өчен яраксыз дип табылды, мине тиешенчә киендерделәр (рәсемдә). “Исәнмесез” дип түгел, “Әссәләмегаләйкүм”, – дип күрешергә, ирләргә туры карамаска, дәшмәскә, гомумән, исәнләшмәскә, саубуллашмаска киңәш иттеләр.

Азюркага барам дигәч, танышларым беравыздан: “Сине урлап калачаклар!” – дип юрадылар (алга китеп әйтеп куям: урламадылар, теләк белдерүче дә булмады).  Баксаң, элек-электән биредә кыз урлау гадәте яши икән. Урланган кыз кире кайта алмый, чөнки сафлык – бу авыл халкы өчен буш сүз түгел. Урланып кире кайткан кыз кияүгә чыга алмаячак, чөнки кулланылган малга берәү дә кызыкмый. Урланудан куркып, биредә кызлар 13-14 е тулгач, мәктәпкә йөрүдән туктаган, 14-15 е тулган җиткән кызлары булган  гаиләдә сәүдәгә китүче әти кеше кызын башка авылга, берәр шәһәргә туганнарына, дусларына илтеп калдырган. Бары тик берничә ел элек кенә авыл картлары, ир-атлар җыелышып, кыз урлау гадәтенә балта чабарга ниятләгәннәр. Шуннан соң кыз урлаудан туктаганнар, 2002 елда соңгы очрак булган. Аксакаллар сүзен салып таптап, барыбер кыз урлаган егетне авыл ирләре “акылга утырткан”.

Шулай да Азюркага кыз урлыйлар дигән кара тамга ябышып калган. Юри генә Интернетка күз салган идем: анда Азюрка хатын-кызларын колбикәләр белән чагыштырганнар. Урыс газеталарының татарларга кагылышлы бөтен нәрсәне куертуы сәер түгел анысы, кыз урлау дигәндә дә гел каралык кына эзләргә кирәкми: гадәттә, бу кыз белән егет арасында килешенеп эшләнелә торган эш. Авыл ирләре кыз урлау барып чыга  торган да эш түгел диләр, чөнки элек авылда ике егеткә бер кыз туры килсә, хәзер ике кызга бер егет. Ә читтән алу һәм читкә китү биредә бик хупланмый.

Ә менә димләү дигән нәрсә бүген дә бар. Һәм андый гаиләләр нык була дип санала. “Иң мөһиме –  гаиләсен, нәсел-нәсәбен белү, – диләр авыл ирләре. – Ә мәхәббәт зөффаф кичендә килә ул. Килә һәм китми, еллар узу белән ныгый гына”.

Кич чыгу, озатышып йөрү дигәнне биредә бөтенләй белмиләр. Клуб монда беркайчан булмаган, булачагы да шикле. Ирләр мәчеткә йөри, кызлар өйдә намаз укый. Мәктәп тә әле бер-ике ел элек кенә мәҗбүригә әйләнгән. Белем модада түгел. Хатын-кызга белем кирәкми, ә ир кеше башын акча табарлык эшләтсә – шул җиткән: “Акчаң булса, бөтен нәрсәне сатып алырга була!” 350 бала укый торган мәктәп иске. Берләшсәләр, яңа мәктәп салып чыгарлык мөмкинлекләре булган азюркалылар ул турыда уйламый да – кирәкми чөнки. Авылда мәктәпкәчә яшьтәге 350 бала булса да, балалар бакчасы юк – әниләре өйдә тәрбияли. “Югары белем алучы яшьләрегез бармы?” – дип сорагач, озак кына уйлап, ике-өч исемне атадылар... Мөмкинлек булмау түгел, кирәксенмәүдән бу.

Кызлар хәзер кияүгә “картаебрак” – 16-18 яшьләрендә чыга башлаган. Безнең 25 яшьлек кызлар биредәге 12-13 яшьлекләр янында чебеш кенә әле. Алар 7-8 яшьтән намаз укый, ураза тота башлый. Мин төнге уникедә мунча кереп кайтканда, хуҗаның 12 яшьлек кызы ястү намазына әзерләнеп йөри иде. Төнге өчтә аны иртәнге намазга уяттылар...

Туйлар үткәрү – үзенә бе кыйсса. 200-300 мең акчасы булмаса, егет кыз ишегенә якын да килә алмый. Әти-әнисе ризалык бирсә, кыз гаиләсе мәһәр исемлеге төзи. Анда иттән башлап чәшке тунга хәтле булырга мөмкин. Туй мәҗлесендә (гомумән мәҗлесләрдә) ирләр – аерым, хатын-кызлар – аерым. Ике-өч сәгатьлек мәҗлестә вәгазь укыйлар һәм ашыйлар-эчәләр. Җыр-бию, күңел ачу каралмаган. Мәҗлескә 500-600 ләп кеше җыела. Алар таралышкач, яшьләр килә. Яшьләрдән  соң ишек кагучыларга “кара сумка” тутырып бирәләр. “Кара сумка” дигәннәре – туй үткәргән гаиләгә бер катнашы  да булмаган, чакырылмаган кунакларга бирелүче тәм-томнар җыелмасы. Тик ул сумкага калдык-постык түгел, ә бары тик киселмәгән, туралмаган әйберләр генә салына.

 

УКЫП МУЛЛА БУЛМАССЫҢ...

 

Безнең өчен гаҗәп саналган әнә шундый сәерлекләре белән азюркалылар горурланалар. Янәсе, алар чын татар мохитендә яшиләр, татар, дөресрәге, мөселман гаиләләре төзиләр. Биредә ике генә көч бар: дин һәм акча.

Монда күмәк хуҗалык та әле яңа гына кабат оешкан. Соңгы елларда гына җирнең нинди байлык икәнлеген аңлап алып, аны кире кайтару эшенә керешкәннәр.  Хәзер хуҗалык җиткәчеләре җирне эшкәртү, фермалар салу, терлек тоту турында уйлана.

Бер карасаң, сокланырлык авыл ул Азюрка. Дөресрәге, күбесенчә соклану хисләре уята. Милләттәшләрнең нинди җитеш яшәүләрен күреп горурланасың (сүз уңаеннан, бик кунакчыллар да, ә кунакчыллык – кайбер төбәк мишәрләренә ят әйбер). Авылдагы дистәләгән кибеттә аракы сатылмавы да куандыра. Әгәр урамда бер исерек күренсә, ул бу авыл кешесе түгел, читтән килгән ялланып эшләүче булыр, чөнки җиде мәчетле авылда, олысы-кечесе биш вакыт намзага баскан җирдә нинди аракы ди ул?! Авыл урамнары буйлап җыелышып мәчеткә баручылар – үзе бер манзара.

Менә шушы җитешлек, динилек кайберәүләрнең ачуын кабарта. Соңгы араларда азюркалыларга аеруча нык каныга башлаганар. Әледән-әле тентүләр оештыралар, ниндидер экстремистик китаплар эзлиләр, бер дә юкка бәйләнәләр икән. Азюркада “ваххабчылар” эзләү – татар авыллары тарихында беренче очрак түгел. Пенза өлкәсенең 7 мәчетле данлы Урта Әләзәнендә дә берничә ел эзлиләр инде аларны. Интернет “Әләзәндә, Белозерьеда ваххабчылар мыжлап ята” дигән хәбәрләр белән тулган. Гаҗәпләнергә кирәкми: ник әле күрше урыс авылларында өерелешеп эчеп, исереп ятканда, йортлары череп килгәндә, бер татар авылы гөрләп яшәргә тиеш?!

Матбугатта азюркалыларны кыргыйлыкта һәм наданлыкта гаепләүче язмалар да күренгәли башлады. Кыргыйлык шулдыр инде – бу авылда теләсә-кем белән ачылып сөйләшмиләр. Ә менә наданлыкка килгәндә... Бәлки белемгә мөккибән түгел дияргәдер? Хәер, шул авылның укымышлы бер ир-аты авыл халкы наданлана бара диде. “80 нче елларда мин көнбагыш сатып, көненә 150 шәр сум акча туздыруны бернигә дә санамый идем, – диде ул. – Ул елларда безнең халык шулай яшәде. Заманы өчен артык бай идек. Нәкъ менә шул елларда белемгә игътибар кимеде дә инде. Ә менә хәзер шул гыйлемсезлек үзебезнең башка таяк булып төшмәгәе...”

Чыннан да, акчага бөтен нәрсәне дә сатып алып була дигән кагыйдә белән генә яшәү дөрес түгелдер. Әйе, дин тоту әйбәт, тәртипле яшәү мактаулы, әмма беләкле – берне, белемле меңне егар дигән мәкаль дә бар бит. Дин дә белем өстәүне тыймый. Белем дигән сүз чыгуга Азюрка халык мәктәпкә төртеп күрсәтә. Янәсе, балалар иске мәктәптә укырга мәҗбүр, ә хөкүмәт мәктәп салдырырга җыенмый да. Хөкүмәт киң күңелле, тирән кесәле абый түгел ул, аяк терәп сорамасаң, үзе китереп бирми. Ә халык сорамый...

Азюркада беркайчан да клуб булмаган, концерт-спектакльләр килмәгән, газета-журнал укымыйлар, телевизор каналларын да сайлап кына карыйлар (гәрчә, тәлинкәләр торса да), җырчы-артистларны белмиләр. Андый темаларга сөйләшү алар өчен бөтенләй ят һәм бушка вакыт уздыру гына.

...Күңелсез нотада аерылышмыйк әле. Ни дисәң дә, мин бит ул авылдан начарлык эзләп түгел, ә Азюрка мишәрләренең тырышлыгы, булганлыгы турында ишетеп бардым һәм моны күреп тә кайттым. Йокламаса-йокламыйлар (йокы дигәннән, эш булмаганда,  көндезге унга хәтле дә йоклый алабыз, эш булганда төн буе да күз йоммыйбыз, диделәр), әмма гаиләләрен җитеш, йорт-җирләрен төзек, күңелләрен көр итү өчен көчләрен кызганмыйлар. Кайвакыт кырыс булсалар да, эшкә хирыслар шул алар.

 


Гөлнара САБИРОВА. Казан – Азюрка.
Татарстан яшьләре
№ --- | 28.06.2008
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»