поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
10.01.2011 Җәмгыять

Бер хәзрәт авызыннан

Бу хәл яшь чагымда, әле тормыш тәҗрибәм дә аз булганда килеп чыкты. Имамәтчелеккә дә яңарак кына керешкән вакытым иде.

Беркөнне миңа ярдәмчем Кәрим (исеме үзгәртелде) белән Казандагы моргта яткан мөселман кешесен юарга туры килде. Дөрес, моңа кадәр дә минем инде мондый гамәлне башкарганым бар иде.

 

Гадәттәгечә, без бисмилланы әйтеп, бу эш өчен кирәкле урынны чистартып, озакка сузмыйча гына вафат кешене госел коендыра башладык.

 

Билгеле булганча, мәетне юу бик саваплы гамәл санала. Дөрес, биредә бик җитди бер шарты да бар. Мәетне юган кешегә вафат булган адәмнең тәнендәге кимчелекләрен сөйләп йөрү ярамый. Әгәр бу шартны үтәмәсәң, ягъни дөньядан үткән кешенең бер генә җитешсезлеген әйтсәң дә, сиңа әлеге гамәлнең савабы калмый, киресенчә, аның гөнаһ булып язылуы да ихтимал. Ә анысыннан Аллаһ сакласын!

 

Кыскасы, хәнәфи мәзһәбендә кушылганча итеп 50 яшьләр тирәсендәге уртача буйлы ир кешене юарга керештек. Юып, кәфенләгәннән соң аны туганнары килеп алырга тиеш.

 

Берзаман мин күз кырые белән генә күреп калдым: ак күлмәк һәм ак чалбар кигән мәетебез үзе безгә таба килә. Шунда йөрәгем жу итеп куйды. Башка сыймый торган гайре табигый хәл иде бу. Тере мәетебез безгә килеп җитмәде, борылды да моргның башка ягына таба китеп барды. «Кара әле безнең мәеткә», - дигәнне аңлатып, мин Кәримгә иягем белән ымлап күрсәттем. Ул да авызын ачып, урынында катып калган иде. Секунд эчендә төрле уйлар йөгереп узды баш миеннән. Нәкъ әлеге генә без юган кеше иде бу. Битендәге миңенә кадәр нәкъ аныкы бит! Әллә өрәге йөриме икән морг буйлап дигән шөбһәле фикерләр дә килде башка. Дөресен әйтим, күңелне аңлап булмый торган курку һәм шикләнү биләп алды. Кая барырга, кемгә мөрәҗәгать итәргә? Нишләргә дә белгән юк.

 

Безнең йөрәк өянәген кузгата язган бу кызык һәм кызганыч хәлнең сәбәбе соңрак, мәетнең туганнары килгәч кенә ачыкланды. Бу әле яңарак кына юылган кешенең башка шәһәрдә игезәк сыңары булган икән. Ул якын кардәшенең һәлак булганын белеп, тизрәк Казанга кайтып җиткән һәм моргка да килгән. Ә безгә аның барлыгы хакында берәү дә әйтмәде бит. Димәк, мин ярдәмчем Кәрим белән юкка гына хафаланганмын булып чыктым.

 

Ә шулай да бу вакыйга мәңге онытылмаслык булып күңелемә сеңеп калды. Хәзер дә мин мәетне юарга туры килгәндә иң әүвәл аның туганнарыннан: «Бу кешенең игезәк сыңары юкмы?» - дип сорый торганга әйләндем.

 

Тик, ни кызганыч, теге вафат булган кешенең игезәк сыңары да озак яшәмәде. Тиздән ул да җан тәслим кылып, каберстан әһеленә әйләнде.


Хаҗип ӘХМӘТША язып алды
Тatar-islam.ru
№ |
Тatar-islam.ru печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»