поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
09.01.2011 Сәясәт

Нинди исем кушабыз?

Исеме телебезне сакласын

 

Республикабызның, аның башлыгының атамасы турында тагын сүз кузгалып китте. Моннан егерме ел элек булган хәл кабатлана. 1991 – беренче тапкыр Татарстан Республикасы җитәкчесен сайлаган ел. Бу яңа вазыйфаның атамасын "Татарстан Республикасы Илбашы" дип тәгаенләргә тәкъдим итеп, шуны фәнни дәлилләр белән нигезләп, "Социалистик татарстан" газетасында "Нинди исем кушабыз?" дигән рәсми мәкалә бастырдым (С.Т., 1991, 4 июнь). Дәлилләү барышында замандашларымнан күренекле галим, әдипләрнең фикере дә истә тотылды, Республика терминология комиссиясенең кыйбла-концепцияләренә дә таянылды.

 

Тик ул вакытта ни уңай, ни каршы фикер рәсми белдерелмәде. Хәер, ул чагында без әле мөстәкыйль фикер әйтү, бәхәсләрдә катнашу кебек демократик "ыргылыш"ларга күнекмәгән идек. Мәскәү нәрсә әйтсә, шулай була, дигән "туң" иман белән яши бирә идек. Өстә "Президент" диделәр, шулай булды да.

 

Тәкъдим-фикеребез бөтенләй игътибарсыз калды, димим – төшенчә-термин татар сөйләмендә күренә-ишетелә башлады: Халык язучысы Гомәр Бәширев, язучы Барлас Камалов, кайбер журналист-публицистлар, галимнәр аны әсәрләрендә кулланышка кертеп, мәңгеләштереп калдырды. "Мәдәни җомга" газетасы "Илбаш мөнбәре" дигән рубрика ачты. Кайбер сүзлекләргә теркәлде. Ул чорда суверенлык ала алган кайбер төрки мәмләкәтләр дәүләтләренә, башлыкларына яңа исем-атама эзләгәндә, гадәттәгечә, татар теленең дә файдасын күрделәр. Гәрчә, ул чагында яңа тезмә "Татарстан Республикасы Илбашы" атамасына гына дип, Татарстанга карата гына тәкъдим ителгән иде.

 

Хәтерлим: республиканың хәтта иң югары идарә даирәләрендә дә бу хакта сөйләшү, бәхәсләшү тәкъдиме булмады. Мәскәүгә күз текәү бигрәк тә көчле иде шул. Хәлбуки, егерме ел буе телдән төшмәсә дә, "Президент" сүзен чын татар, урыс кебек итеп, берничек тә әйтә дә, яза да алмый – сүз башындагы янәшә ике тартыкны (протеза) әйтә алмый. Язмада бу кисәтелгән иде.

 

Шөкер, хәзер безгә шул авыр әйтелешле сүздән котылырга җай чыгарга тора. Әлбәттә, Мәскәү татарларны кайгырта, аларның ана теле законнарын дөрес үтәве өчен борчыла, дип уйлау көлке булыр иде. Телләренә тәңгәл атаманы үзләре эзләп тапсыннар, дигән изге ниятне күздә тотулары да шикле.

 

Шулай да Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның "яңа атаманы галимнәр эзләргә тиеш" дигән фикере күңелләргә өмет нуры булып төште. Менә хөрмәтле газетабыз бу хакта сөйләшү дә башлап җибәрде. Анда җитди бәхәс, дәлилле тәкъдимнәр булыр, "хан" кебек исемнәр белән "кәмит уйнау"лар кабатланмас, дип өметләник. Шәхсән үзем газетабыз үзенең туксан беренче елгы мәкаләсен, сөйләшү темасына турыдан-туры кагылганга, кабат бастырса, файдасы тими калмас, дип уйлыйм.

 

12 июньдә, ниһаять, без дә Татарстан дәүләтенең җитәкчесен сайлап куячакбыз. Татарстан иленең башлыгын. Илбашын. Фикерләү өчен, әйтеп һәм язып аралашу өчен аңыбызга, тормышыбызга яңа төшенчә кереп бара.

 

Табигый ки, яңа төшенчәнең телдә үз атамасы булырга тиеш. Хәзергә бездә, башкаларга ияреп, президент сүзе кулланыла. Минем исә бу төшенчәгә илбашы (тора-бара илбаш булып кыскарыр) терминын тәкъдим итәсем килә.

 

Күз алдына китерәм, бу тәкъдим кемгәдер ошый, ә кемдер аны хупламый, өченчеләр исә үзенекен эзләргә керешә... Тик барыгызга да минем бер үтенечем бар. җәмәгать, зинһар, язманы азагынача укып чыгыйкчы, кырт кына кисеп салмыйча, бераз уйланып алыйкчы.

 

Бу сүз дә, яңа берәмлек (неологизм) буларак, башта фикерләү һәм яшәешнең аерым бер өлкәсенә (төгәл алганда, иҗтимагый-сәяси өлкәнең хакимият-идарә тармагына) караган термин рәвешендә кулланылачак. Киләчәктә, бәлки, кулланыш даирәсенә карап, гомуми сүзләр рәтенә кереп китәр. Димәк, әлегә бу неологизмга куела торган таләпләр терминнарга каралган таләпләргә тиң була. Ә яңа терминны ясау, куллану, хәрәкәттәгеләрен камилләштерү хөкүмәт раслаган, соңгы вакытта Терминология комиссиясе тарафыннан яңартылган махсус принцип-кагыйдәләргә таянып үтәлә. Яңа атама эзләгәндә алар бездә дә төп таяныч булды.

 

Милләт аңында яңа төшенчә барлыкка килгәндә, терминны кайдан алырга? Беренче чыганак ул – ана телебез. "Ана телендә теге йә бу төшенчәгә тулысынча тапкыр килә торган әзер атама һәм сүз була торып, аның урынына кирәксезгә бүтән телләрнең сүзе алынмас", – диелә Кагыйдәләрдә. Мондый очракта телнең битараф, гомуми берәмлекләре дә, төрле-төрле стиль катламнары да, язма һәм сөйләмә чыганаклары да, архаизм, профессионализм, термин, диалектизм кебек үзенчәлекле берәмлекләре дә файдаланыла ала.

 

Шулай да без бу чыганактан файдалана алмадык. Җитәкче, башлык, рәис, мөдир, хуҗа кебек шул мәгънәле сүзләр йә битараф сүз буларак күпчелек стильләрдә актив кулланышта йөри, йә термин буларак инде файдаланыла (мәсәлән, ТССР Югары Советы Рәисе). Ә бит яңа термин ул бер генә мәгънәгә хезмәт итәргә тиеш, аның синонимы булмый, димәк, башка терминологияләрдә мондый терминның булмавы хәерле, һәрхәлдә ул кайсы да булса бер ягы белән башкалардан аерылып торсын.

 

Тарихи сүзләргә, архаизмнарга да игътибар иттек. Каган, падишаһ, патша, хан, солтан, әмирләрне искә төшердек. Һәм мондый төр чыганакка аеруча сак карашта булырга кирәклегенә тагын бер мәртәбә инандык. Соңгы вакытта кайбер журналист, язучылар яңа төшенчәләрне ясау өчен генә түгел, ә бәлки аңыбызда тәмам береккән, берничә буын кешеләр күнегеп беткән гомуми сүзләрне тарихи берәмлекләргә, архаизмнарга алыштыру белән мавыга башлады (мөхәррир, җөмһүрият, инкыйлаб, шура, мөхбир һ.б.). Терминология кагый­дәләре теге-бу сәбәп белән телдә берегә алмаган терминнарны кабат карау, гамәлдән чыгарып башкасын тәкъдим итү хокукын да таный. Алмаштыру менә нинди очракларда гына урынлы дип санала: терминга ялгыш мәгънә салынып, аны төзәтү ихтыяҗы туганда (үзара тәнкыйть түгел, үзтәнкыйть, күпбаскычлы ракета түгел, күпбуынлы ракета); туган телнең әйтү һәм язу нормалары бозылганда (Верховный түгел – Югары, специальләшү яисә специальлашу түгел, махсуслашу һ.б.).

 

Сүз башында ике тартыкның янәшә әйтелүе татарга гайре табигый. (Пр, кр, ст һ.б.). Мондый терминнарны йә башкага алыштырырга, йә әйтелешен үзгәртергә туры килә (крестьян түгел, керәстиян, предприятие түгел, эшханә, (20-30 нчы елларда шулай йөргән) председатель түгел, рәис яисә персидәтел (колхоз персидәтеле), станция түгел, ыстанса һ.б.). Күптән инде безгә әйтелгәнчә язу принцибына күчә башларга вакыт.

 

Шулай да безгә, әйткәнебезчә, инде береккән берәмлекләрне алыштырып азаплану белән мавыгуга караганда яңа керә торган неологизмга уңышлы терминнар табу, киләчәктә үкенеп, кире кайтып азапланмаслык сүзләр белән мәңгеләштереп калдыру өстендә җитдирәк уйланасы иде.

 

Эзләнү өчен тагын бер чыганак, ул да булса, "татарча бербөтен әзер берәмлек табылмаганда ана теле тамырларыннан һәм үз грамматика чаралары белән яңа сүз һәм сүзтезмә ясау". Моның өчен туган телнең сүз ясалышы алымнарының төрледән-төрлеләреннән файдаланып була (белешмә, оешма, әзерләмә, йогынты, янкорма, бозваткыч, үзбушаткыч, үзкыйммәт, күзаллау, елъязма, райүзәк, чынбарлык, эчтәлек, халыкара һ.б.). Илбашын без халыкның менә шундый бай тәҗрибәсенә таянып ясадык.

 

Яңа атамабыз терминнарга куела торган төп таләпләргә җавап бирәме соң? Беренче таләпне әйткән идек инде – термин бердәнбер булуы белән аерылып торсын. Безнеке "бер төшенчәгә – бер термин" кагыйдәсенә туры килә – әлегә аның көндәшләре дә, мәгънәдәшләре дә юк.

 

Икенче таләп – төгәл аңлаешлылык. Термин төшенчәсенең төп мәгънәсенә яисә үзенчәлекле мәгънә төсмеренә тәңгәл булырга тиеш. Безнең атама беренче ишеткәндә, укыганда ук нинди мәгънә белдерүен үзе үк әйтеп тора, өстәмә аңлатма биреп торуның кирәге юк.

 

Өченче таләп ул – кыскалык. Иң кулае, термин бер генә сүзле булырга тиеш. Безнеке идеалга якын диярлек.

 

Аеруча әһәмиятле тагын бер таләп – термин куллану өчен, ягъни әйтү һәм язу өчен җиңел, уңай, аһәңле булырга, туган телнең барлык грамматик, орфоэпик нормаларына да буйсынырлык, җавап бирерлек булырга тиеш. Кызганыч, элекке Кагыйдәләр бу таләпне җитәрлек истә тотмый иде, үз сөйләмебез мәнфәгатьләрен кай­гыртмыйча, бүтән телләрне кайгыртып тәкъдим ителгән, авыр әйтелешле һәм авыр язылышлы терминнар телебездә әле ифрат күп.

 

Бу таләпне уйлаганда без татарларны гына түгел, башка халыкларны да күз алдында тоттык. Илбаш тәрҗемә ителмичә, шул хәлендә теләсә кайсы телдә, шул җөмләдән рус телендә дә иркен кулланырлык, һәрхәлдә алмаз, алтын, башмак, бөркет, буран, томан, алачык, алабута, чардак, үтүк кебек йөзләрчә сүзләрне үзләштерә алган халыкка тагын бер сүзне үзләштерү берни тормас. Теләк кенә булсын. Бер-береңне хөрмәт итү, чын дуслык менә шундый чакларда күренә, сынала да инде ул.

 

Кыскасы, яңа терминыбыз барлык таләпләргә дә җавап бирә дип уйлыйбыз, димәк...Тукта, кабаланабыз түгелме? Халык бит, җиде кат үлчә, ди. Кагыйдәләрдә дә термин ясау өчен тагын бер чыганак күрсәтелгән, анысына да игътибар бирик әле: "Яңа төшенчә татар халкына бәйле булмыйча барлыкка килгән очракта, аны белдерергә ана теленең әзер берәмлекләре табылмаса һәм куелган таләпләргә җавап бирерлек яңаларын ясап яки калькалаштырып та булмаса, бүтән телләргә мөрәҗәгать ителер: иң башта халыкара сүз һәм аталмаларга..."

Гәрчә яңа төшенчәбез татарның үз аңында, Татарстан җирлегендә барлыкка килеп, аларга хезмәт итәсе булса да, президент терминына да тукталып карыйк. Хәер, бу берәмлек безгә бөтенләй үк ят та түгел, ул безнең сүзлекләргә теркәлгән (Академия президенты, СССР президенты, чит илләр президенты һ.б.). Әгәр аны икенчел, өченчел итеп яңа төшенчәгә дә таксак, беренче таләпне бозган булыр идек: берничә терминологиягә хезмәт иткән терминның үтемлек дәрәҗәсе күпкә кайтыш була, әйтик, аның нәкъ менә Татарстан дәүләте башлыгы икәнен бер әйтүдә аңлау кыен булачак, буталчыклыклар китереп чыгарачак. Аннары, бер сүзне төрле терминологияләргә тәкъдим итү ул бер дә тел баету чарасы түгел, ә менә яңа берәмлекләр ясау тел үсешенә уңай йогынты ясый.

 

Кыскалык ягыннан да алдырмый, илбаштан өч-дүрт хәрефкә озынрак. Җитмәсә, һәр очракта президент сүзенә аңлаткыч берәмлек өстәләчәк (СССР президенты, ТАТАРСТАН президенты, АКАДЕМИЯ президенты һ.б.), ә илбаш мөстәкыйль язылганда да төгәл аңлашыла, димәк, күп кенә артык кабатлаулардан коткара.

 

Ниһаять, президент татар өчен (һәм дә Татарстанда яшәүче башка халыклар өчен) иң авыр әйтелә торган сүзләрнең берсе – сүз башында, җитмәсә, сүзнең азагында да, авыр әйтелешле ике янәшә тартык. Элек безгә көчләп кертелгән мондый җәфа сүзләрдән ничек котылырга белмәгән бер вакытта күрә торып үз башыбызга нигә яңа бәла алырга?! Аннары, президент бит үзенә ияртеп шундый ук авыр әйтелешле, язылышлы бик күп сүзләр алып киләчәк (вице-президент, президентство һ.б.). Аларына да үз җирлегебездә яңа берәмлекләр табып, телне баету мөмкинлеге туачак (илбаш урынбасары яисә илбаш вәзире һ.б.).

 

Дөрес анысы, телгә тәкъдим ителә торган һәр яңа берәмлек башта ят, сәер, җайсыз тоела. Әмма туган тел норма һәм та­ләпләренә җавап бирерлек итеп ясалганда, аңа тиз күнегелә. Телебезнең бай тәҗрибәле сүз ясау тарихы шуны раслый. Әлбәттә, бүтән тәкъдимнәр дә булыр, тик аларның әлеге таләпләргә җавап бирүләре дәлил­ләнсен иде, "ошый", "ошамый" дип кенә кырт киселмәсен иде. Уйлашыйк, бәхәсләшик. Бу язманы да мин Терминология комиссиясе исеменнән түгел, ә шәхси үз фикерем дип тәкъдим итәм. Төрле фикер, бәхәсләрнең әле беркайчан да зыянга булганы юк. Кабатлап әйтәм, яңа төшенчәгә иң дөрес, иң кулай сүзне үз вакытында, мәңгелек итеп кушып кую хәерле, азактан үкенерлек, үзгәртеп азапланырлык булмасын иде.


Илдар НИЗАМОВ
Ватаным Татарстан
№ 2 | 07.01.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»