|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.01.2011 Мәдәният
Гөлчәчәк Нәҗипова: «Тарихка йөз белән борылырга вакыт җитте!»Музей – тарих белән күзгә-күз очраша торган урын. Монда гасырлар дәвамында сакланучы кадерле ядкәрләрне генә түгел, ә замана тамашаларын да күрергә мөмкин. Татарстанның Милли музеена быел 115 ел тулды. Музейның директоры, тарих фәннәре докторы Гөлчәчәк Нәҗипова өчен дә бу ел аеруча истәлекле булган. Сәләтен, бар җанын музей эшчәнлегенә багышлаган шәхес белән без музей тормышы турында сөйләштек. – Гөлчәчәк ханым, узып баручы 2010 ел Милли музей тарихына ничегрәк кереп калачак?
Бу ел вакыйгаларга, юбилейларга бай булды. Беренчедән, үзебезнең музейга 115 ел тулуны киң масштабта билгеләп уздык. 5 апрельдә традицион рәвештә зур-зур тантаналар оештырылды. Бу елда ачкан бөтен күргәзмәләребезне олуг юбилейга багышлап эшләдек. Иң зур вакыйга сентябрь аенда булды. Безгә чит илләрдән, Россиянең төрле төбәкләреннән музей хезмәткәрләре һәм эре-эре музейларның җитәкчеләре килде. Алар арасында Эрмитаж, Третьяков тарих дәүләт музееннан да вәкилләр бар иде.
– Мондый чара музейда еш булмый торгандыр?
– Андый эчтәлекле чараларны без биш ел саен үткәрәбез. Ә бу юлы кунаклар аеруча күп килде. Безнең музеебызның абруе елдан-ел арта. Музей тормышында авторитетың булмаса, музей дөньясының атаклы кешеләрен җыйнау ансат эш түгел ул. Бездә профессиональ оешмалар бар. Россия музейлары берлеге, безнең илнең оешмасы һәм ИКОМ оешмасы. Мин үзем Халыкара музейлар комитетының вице-президенты буларак үзебезне күрсәтергә, безнең эшчәнлек белән таныштырырга кирәк дип санадым. Аларның тәҗрибәсе дә бик кирәк, чөнки бездә музейларның саны меңнән артык бит. Зур кешеләр белән аралашу аларга да зур шатлык. Биш көн дәвамында форум уңаеннан бик күп чаралар уздырылды. Фәнни-гамәли конференция аерым үтте, төрле секцияләр эшләде. Безнең музей хезмәткәрләренә белем, тәҗрибә җитми. Монда өйрәтү дәресләре (мастер класслар) да уздырылды. Болгар, Зөя утравына алып бардык. Кунакларыбыз андагы зур үзгәреш, төзелешләрне күреп таң калдылар. «Биш елдан соң тагын киләбез», -дип ышандырдылар. Россиянең шәрәфле музей җитәкчеләреннән торган делегация белән безнең Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та очрашты.
– Президент белән очрашуда ниндидер проектларга да нигез салынгандыр?
– Универсиада уңаеннан төрле халыкларның спорт уеннары тарихына нисбәтле зур күргәзмә оештырыга ният бар. Спортка багышланган күргәзмә Милли музей бинасында ачылыр дип планлаштырабыз. Анда татар милли уеннарына багышланган экспозиция дә булачак.Фәнни яктан уеннар тарихын өйрәнү зур бер эшебез булып тора. Бик сирәк кешегә генә мәгълүм: бездә гасыр башында авиаоешмалар эшләп килгән. Менә шуларны барлап халыкка чыгарасы иде. XIX гасыр башына караган фотолар бар. Музейда Гыйльми Шура эшли, анда абруйлы шәхесләребез. Спорт оешмалары белән дә элемтәгә керәбез. Президент белән очрашу вакытында тагын берничә күргәзмә турында сөйләшү булды. Мәскәүнең Табыну тавындагы (Поклонная гора) музеенда Бөек Ватан сугышы музейлары үз күргәзмәләрен оештырачак. Без дә “Татарстанлыларның Бөек Җиңүгә керткән өлеше» дигәнен Мәскәүгә алып барачакбыз. Мәскәү музее тамашачысына татарның каһарманнары турында сөйлиячәкбез. «Музейлар эшкуарлар белән бергә эшләргә тиеш, тик үзләренең төп эшен дә онытмасыннар иде. «Музей янында сувенир киоскылары, бар, рестораннар булсын, туризм үссен» ди президентыбыз. Музейларда кафелар оештыру Россия күләмендә бер проблема булып тора. Киләчәктә бу кануннар үзгәрер, киләчәктә боларны оештырып чыгарбыз дип уйлыйм. Чит илдә һәрбер музейда, һәрбер театрда кибетләр эшли. Ә менә Россиядә әлеге эшне җайга җибәрергә бик читен.
– Быел Кытайга баруыгызны беләбез, сәяхәтегезнең максаты нәрсәдә иде?
– Әйе Кытайга бардык. Анда өч ел саен шушы халыкара музейларның оешмасының генераль ассамблеясе һәм конференциясе оештырыла. Чара Шанхай шәһәрендә ноябрь башында узды. Кытай музейларын күреп сөендек,аларга карап тагы да эшлисебез килеп җиң сызганып, яңа идеяләр туплап кайттык. Ун ел элек безнең кызлар анда барган булган. Менә шул ун ел эчендәге үзгәрешләргә исләре китеп йөрдел. Үзем дә «их, мондый музейлар безнең Казанда да булса иде дип хыялланам. Халык мәдәниятенә һәм безнең табигатькә багышланган проекттыбыз бар. Монда халык йолалары, мәдәнияте табигатькә бәйле рәвештә ничек үскән, камилләшкән турында сүз булачак. Музеебызда зур аквариум төзисе килә. Идел елгасында үрчүче барлык төр балыкларны шунда җибәрәсе иде, гомумән Иделдә көн күрүче тереклек турында бәян итәсе килә. Иделебез шундый бай бит безнең. Кытайлар алар чит ил музейларын да үз итәләр. Мәсәлән безгә Кытайдан елына 200 меңнән артык турист Ленин музеей йортын күрер өчен генә Казанга килә. Французлар да нәкъ менә Ленин белән кызыксына. Данлыклы Катрин Денев та Ленин музеена барды. XIX гасырның үз аурасы бар анда.
– Чит ил туристлары безнең ярым җимерек музейларны күреп гәҗәпләнмиләрме соң?
– Без бит күп кенә музейларның авыр хәлен үзебез генә беләбез. Аларга күрсәтмибез. Тукай музее күптән ремонт көтеп ята. Ә икенче елга шагыйрьнең 125 еллыгы уздырырга җыенабыз. Ул бик кечкенә музей аңа миллиардлар кирәкми. Тик менә Милли музеебызны төзекләндереп бетерү өчен генә зур суммада акча таләп ителә. Дөнья күләмендә иске биналарны саклап калырга тырышалар. Ни хикмәт бездә җир белән тигезләргә генә торалар. Юл, супер кибет, күпер ачып кына Татарстанга туристларны җәлеп итеп булмый. Чит илдән килгән турист тарихи үзенчәлек эзли.
– Сүз дә юк Универсиадага әзерлек бара. Аңа спрот ярышлары итеп кенә карау дөрес булмас иде. Спортчылардан тыш та күпме кунак булачак. Аларны тарих ядкәрләре кызыксындырмый калма. 2013 елга биналарыгыз рәткә киләчәгенә үзегез ышанасызмы соң?
– Өметләнәбез. Өмет булмаса бу эшләрнең берсен дә башкара алмас идек. Музейга кагылышлы бөтен нәрсәне Аллага шөкер, булдырабыз. Тик җиһазларыбыз җитми, биналарыбыз ярым җимерек хәлдә. Тарихка йөз белән борылырга вакыт җитте инде. Музейларыбыз булмаса, без татарның күкрәк кагып йөрүнең мәгънәсе бер тиен.
– Яңа елга планнарыгыз нинди?
– Яңа елның исе күптән килә башлады. Шундый матур күргәзмә ачтык. Быелгысы календарьларга, елъязмаларга багышлана. Болгарлар, борынгы славяннарның нинди календарьлары булган, әле борынгы Мисырдан сакланып калган календарыбыз бар. Әлеге экспонатны да яңа күргәзмәгә куйдык. Мөселман һәм башка диннәргә караган календарьлар ничек барлыкка килгән? Бу сорауларның барысына да яңа күргәзмәбездә җавап табачаксыз. Ай, кояш календарьлары турында да сөйлибез, интерактив зоналар да эшли. Көн саен Чыршы бәйрәмнәре уздырыла Бездә җәнлекләр күргәзмәсе дә бар. Яңа елның төп каһарманын да биредә очратып озын колагыннан сыйпарга да мөмкинлек бар. Газетагызның барлык укучыларын үзебезнең музейларда көтеп калабыз!
Мөршидә КЫЯМОВА |
Иң күп укылган
|