поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
05.01.2011 Мәдәният

«Ир-егетләр»дән башланган сәфәр (ФОТО)

2 гыйнварда Яр Чаллы татар дәүләт драма театрының баш режиссеры, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Фаил Ибраһимовка 60 яшь тулды. Бу көннәрдә аны юбилее белән котлап Татарстан Президенты аппаратыннан, Мәдәният министрлыгыннан, күпсанлы татар театрларыннан котлау телеграммалары килде. Театр коллективы да шушы котлауларга кушыла һәм Фаил әфәндегә ныклы сәламәтлек, яңадан яңа иҗади уңышлар тели. Юбилей уңаеннан «Мәдәни җомга» гәзитендә Фаил Ибраһимовның иҗат юлын чагылдырган мәкалә басылып чыкты. Шуны сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

 

 

«Ир-егетләр»дән башланган сәфәр

Аның башка юлы булмагандыр да инде, күрәсең. Шигырьләргә салып кына сокланырлык табигатьле татар төбәгендә дөньяга кил әле син, ишле гаиләдә үс, әтиең укытучы, өстәвенә мәктәп директоры, әниең әллә ничә буын муллалык иткән зыялы нәселдән булсын. Әти эшен дәвам итәм дип Минзәлә педучилищесына барып кер, ә анда, юл аркылы гына, театр гөрләп торсын. Биюче дә булгач, ни йөрәгең белән шул театрга бер мәртәбә дә кереп чыкмаска кирәк?! Керә инде, әлбәттә! Ә театр ишекләре тылсымлы алар: керткәндә ачылалар, ә кирегә — юк. Бер керсәң, мәңгегә каласың театрда...

Фаил Ибраһимовның беренче мәртәбә театр ишекләрен ачып кергәненә (ул чакта әле тамашачы буларак кына) 44 ел үтеп киткән инде, ә үзенә шушы көннәрдә 60 яшь тулды. Мин Фаил абыйны һәм аның иҗатын яхшы беләм, аңа тулы, тирәнтен бәя бирә алам, дип әйтә алмыйм, чөнки ул, мәсәлән, 1976 елда беренче спектаклен, Туфан Миңнуллинның «Ир-егетләр»ен куйганда миңа нибары ике яшь кенә булган. Бусы — бердән. Икенчедән, һәр иҗат кешесе бу дөньяның камил булмавына эче пошып күңелендә үз дөньясын барлыкка китерә, шунда ялгызы гына яши, беркемне дә кертми. Чөнки чикләрне ачсаң, анда син бөтенләй күрергә теләмәгән җыен әтрәк-әләм кереп туларга гына тора.

Менә шулардан сакланып иҗат кешесе күңелен бикләп куя. Яңа кайнап чыккан сөткә авызын пешергән нарасый чишмә суын өреп суыткан кебек, художник та күңеленә йозак сала, анда хәтта дусларын, иҗатташларын, бик якын кешеләрен дә кертми. Нәкъ менә шуңа күрә мин Фаил абыйны беләм, дип әйтә алмыйм, ул гаять дәрәҗәдә үзенә бикләнгән кеше. Нәкъ менә шуңа бу мәкалә аның шәхесен сурәтләп күрсәтүгә дәгъва итә алмый, бу бары тик минем соңгы көннәрдә башымда йөргән һәм кәгазьгә төртеп куйган уйларым гына...

«Таш кыя кебек нык», «күлмәге астында корыч калкан бар кебек», беркемгә дә билен бөгәргә теләмәгән горур Сабан туе батыры, «бу якты дөньяда мине хөкем итәрлек кеше юк!» дип санаучы Мирвәлине дөнья чишендергән, шып-шыр, анадан тума ялангач калдырган, исеме дә, туган туфрагы да, йорт-җире дә юк... Актаныш халык театрының яшь режиссеры 30 яшьлек Фаил Ибраһимов менә шушы образга, төгәлрәге, Аяз Гыйләҗевнең «Өч аршын җир» әсәренә мөрәҗәгать итә. Аның бу адымын аңлар өчен 80нче елларны, Хрущев «совет кешеләренең хәзерге буыны коммунизмда яшәр» дип вәгъдә иткән вакытны искә төшерегә кирәк.

Рәсми пропаганданың ул вакыттагы клише-штампларын хәтта мин дә хәтерлим әле: «с чувством глубокого удовлетворения воспринял советский народ...», «славными трудовыми достижениями встречает советский народ...» һәм башкалар. Тик режиссер күзгә эленгән пәрәвезләрне сыпырып төшерергә өйрәнгән инде. Ул җир өстенең алтыдан бер өлешен яулап торган Советлар Союзы дигән империянең үлем белән тартышып ятканын сиземләгән.

Кыргын вакытында туй ясыйлар 1980 елда — Мәскәү Олимпиадасын. Салкын сугышның иң өшеткеч чоры. АКШта властька Рональд Рейган килә, ул СССРны «evil empire», ягъни явызлык империясе дип атый. Рейганның сайлау кампаниясендә кулланылган реклама ролигы — урманда үкереп йөрүче кыргый аю — бер американны да битараф калдырмый, аларның йөрәкләренә курку сала. Ни өчен аю күрсәтүләре дә аңлашыла: Русия дигәч, әле бүген дә американнарның күбесе кыш көне урамда аю белән бергә биеп-җырлап йөрүче көрәк сакаллы исерек урысларны күз алдына китерә. Мәскәү Олимпиадасына АКШ спортчылары килми.

Олимпиада уздырылган көннәрдә Владимир Высоцкий вафат була. Бу турыда бернинди мәгълүмат чарасы да сыңар хәбәр дә җибәрмәсә дә, меңәрләгән кешеләр Мәскәү урамнарын тутырып рәсми пропаганда кысаларына сыймаган җырлары белән дан казанган шагыйрьне соңгы юлга озаталар. Ә Кремль хуҗалары — академик Сахаровны Горькийга сөргенгә сөрә. 18-20 яшьлек егетләрне — Әфганстанга, «интернациональ бурыч» үтәргә. Үлемгә...

Менә шул вакытта Фаил Ибраһимовка нигә Мирвәли кирәк булган? Атасыннан калган байлыгын колхозга бирмәс өчен юк итеп, малларын агулап, ашлыкларына дегет, кәрәчин сибеп, тун-киемнәрен балта белән вак-вак кисәкләргә тураклап кышкы караңгы суык төндә авылдан чыгып качкан кулак улы Мирвәли?! «Нигә татарларда совет чорында диссидентлар булмаган?» — дип гаеп ташламакчы булалар әле тагын кайберәүләр! Фаил Ибраһимовның 1980 елда шундый спектакль куйганын белә микән алар?!

Ил тоткасы ир булыр, ди татар халык мәкале. Фаил Ибраһимовның беренче спектакле үк, әйткәнемчә, «Ир-егетләр» дип атала. Мирвәлигә кайтсак, аның бу тормышка төп соравы менә мондый: «Дөнья нигә болай көйсез яратылган? Йортлы-җирле, атлы-тунлы бала идем, кулымнан эш килә иде, нигә болай сукбай булып җиде ят җирләрдә нужа куам? Мине җылы түшәгемнән торгызып салкын урамга куып чыгарырга кемнең хакы бар иде? (...) Сукбай, хәерче мин... Тик сукбайның да күңеле бар! Күңелемдә өзмәс сызлану!.. Нидер авырта! Мин шул авыртуны кисеп ташларга телим. Һич югында үземнең кем икәнлегемне ачыкларга телим...» Әйткәнемчә, узган гасырның сиксәненче елында чыккан спектакль бу, Сахаровны сөргенгә сөргәндә!

"Бурлак" драмасыннан күренеш

Ил тоткасы булырлык ирләр үзәгендә торган спектакльләрне тагын куячак әле Фаил Ибраһимов: Туфан Миңнуллинның «Нигез ташлары»ндагы Гарифулла образына мөрәҗәгать итәчәк, Аяз Гыйләҗев буенча куелган «Баласын җуйган болан эзеннән» спектаклендәге Рәхимҗанга, Фаил Шәфигуллинның «Өй салуның ние бар?»ыннан Рәсимгә, Мансур Гыйләҗевнең «Сафиулла»сына һәм «Бурлак»тагы Гаязына, Равил Сабырның «Абага алмасы ачы була»сыннан Насыйбуллага, Данил Салиховның «Баязит»ына.

Аның башка юлы булмагандыр, дигән идек. Фаил Ибраһимовның ни өчен режиссер булып китүен дә аңлатырга тырыштык. Тик менә ник Мирвәли, Гаяз, Насыйбуллаларга игътибарны күбрәк бирә торган режссер ул? Кечкенә генә бер кыйсса сөйләсәк, бу сорауга җавап табу җиңеләя төшәр кебек.

Бер адәм базарга җиде атын куалап бара икән. Моның каршысына кечкенә кызын җитәкләгән бер хәерче очраган. Кызчык шундый ямьсез ди! Аяк-куллары да неп-нечкә, кәп-кәкре, күзләре дә бәләкәй, борыны да иләмсез озын, орчык кебек очлы икән. Безнең җайдагыбыз кызны күргән дә, әйткән ди моның атасына: «Кызыңны миңа кияүгә бирәсеңме?» – ди икән. Ата кеше моны көлә дип гел сугышмакчы була ди! Ә тегесе: «Дус кеше, мин сиңа шушы кызың өчен үземнең җиде атымны бирәм, унсигез яше тулгач килеп алырмын», – ди икән. Кул бирешеп аерылышканнар.

Вакыт узган, кыз үсеп буйга җиткән. Һәм дә ки шундый чибәр кыз булып үскән ди бу, бөтен тирә-яктан ир-егетләр моны сорарга килә башлаган. Бик тә чибәрләре дә, иң байлары да, гайрәтле батырлары да — барысы да шушы кызга өйләнергә тели ди. Тик көннәрдән бер көнне атларның хуҗасы килеп төшкән. Кызны күргән дә: «Менә бит син нинди чибәр булып үскәнсең!» — дигән. Кызыбыз аңа: «Шундый булып үсмичә?! Син бит миңа башка чара калдырмадың — җиде ат биреп куелган иде бит!» – дип җавап кайтарган.

Фаил Ибраһимов — «җепшек» 60-нчы елларда формалашкан шәхесләрнең, Ширияздан Сарымсаков, Евгений Симонов, Андрей Гончаров, Рабит Батуллаларның мәктәбен үткән кеше, шуларның шәкерте. Алар аны шикләнергә, күзләргә эленгән элпәләрне алып атырга, үтәли күрергә, мөстәкыйль фикер йөртергә, анализларга өйрәткәннәр. Шундый мәктәп үткәч, әлбәттә аны Павлик Морозов түгел, ә Мирвәли кебекләр күбрәк кызыксындыра. Өстендә һәрчак гильотина балтасы эленеп торганын аңласа да (аны әле бүген дә алып атарга ашыкмыйлар бугай), ул үз сүзен әйтеп килгән. Куркып булса да. Әйе, куркып.

1993 елда Фаил Ибраһимов Яр Чаллы татар театрында Зөлфәт Хәкимнең «Идел» журналында басылып чыккан «Курку» исемле повестен сәхнәләштерә. Курыкмаса, аңа бу материал шулкадәр якын, кызыктыргыч булыр идеме? Башсыз, уйсыз кеше генә курыкмый. Хәтта кыргый җанвар да, бер мәртәбә капкыннан ычкынса, икенче юлы аңа эләкми. Башыңа тукмак белән китереп орсалар, икенче юлы бик суктырасы килеп тормый шул. Кем белә, бәлки шул саклану инстинкты кайбер әсәрләрне сәхнәләштерүдән туктатып та калгандыр. Әмма шунысы мөһим: режиссер курыкканын танырга үзендә көч таба алган, ә куркуын җиңү өчен аның табигатен өйрәнгән, куркуның асылына төшәргә тырышкан. Һәм җиңгән! Башкалар дәшмәгәндә куркып булса да аваз салган!

Бу урында сүзләремне театр белгече Дания Гыймранова фикере белән дә ныгытып куйсам, артык булмас төсле. «Фаил Ибраһимовның режиссер буларак шәхси иҗади халәте — үзе үк катлаулы бер дөнья. Аның киләчәктә бу дөньяда ачасы капкалары шактый күп. Чөнки ул көн үткәнгә түгел, ә бәлки югары сәньгатькә омтылып, «җан басымы» белән «авырып» яши, үзенең рухи ихтыяҗына буйсынып, күңеле сусаган көйгә олы хисләр, тойгылар дөньясында иҗат итә. Шуңадыр артист халкы аның белән бер сулышта булуны үзенә бәхет дип кабул итә, аны көтеп ала...»

«Чаллы татар театрында» дип җайлы гына әйтеп куйдык та, безнең илдә театр, бигрәк тә татар театры җайлы гына тумый шул ул! Минем алда — заманында газитләрдән кисеп алынган, инде искереп уңып беткән кәгазь кисәкләре.

«Ниһаять, ниһаять! Чаллыда кайчан профессиональ татар театры булыр дип көтә-көтә көтек булып беткән җәмәгатьчелекнең, шәһәр тамашачыларының хыяллары чынга ашып килә. Халык булачак театрның хәзерге заман таләпләренә җавап бирердәй сәнгатьчә югарылыкта булуын тели. Шушы максатны күздә тотып, Чаллыда татар яшьләр театры оештырыла. Яңа театр артистларга конкурс игълан итә. Конкурста театраль белеме булган 18дән 35 яшькәчә һәркем катнаша ала. Шулай ук махсус белеме булмаган талантлы яшьләр дә конкурска кертеләчәк. (...) Сәләтле яшь дуслар, сезне яңа театр көтә! Фаил Ибраһимов, театрның художество җитәкчесе.» («Татарстан яшьләре», 1990 ел, 7 июль.)

Алар бишәүләп башлап җибәрәләр — Фаил Ибраһимов, Инсаф Фәхретдинов, Әлфия Колмакова, Марина Иванова һәм Рафил Сәгъдуллин. 1990 елның 1 августыннан эшли башлыйлар. Директор да юк, бернинди служба-мазар да юк, шәһәр хакимиятенең мәдәният идарәсендә бер бүлмәгә җыелып пьесалар укыйлар башта. Валерий Шашинның өч кешелек «Ут төртүче» дигән пьесасы буенча спектакль әзерли башлыйлар. Кайда буш почмак табалар, шунда репетицияләр ясыйлар — концертлар залының фойесында, коридорда, мәдәният идарәсендәге бүлмәдә. Ул арада оешып килүче труппага Гөлүсә һәм Символ Гайнетдиновлар, Булат Сәлахов, Рифкать Хәмидуллин (урыны җәннәттә булсын), Камил Шәрифуллиннар килеп кушыла.

Аннан соң параллель спектакль – Рабит Батулланың «Күбәләк булып җаның кайтыр»ына тотыналар. Бераздан Чаллының Үзәк урамдагы мәдәният йортына күчәләр. 1990 елның 21 декабрь көнне иң беренче спектакльне – «Күбәләк булып җаның кайтыр»ны уйныйлар. «Энергетик» мәдәният сараен шыгрым тутырып килгән тамашачылар премьераны бик җылы кабул итә. Соңрак «Ут төртүче»не дә әзерләп бетереп 1991 елның гыйнварларында Актанышка, Башкортостан якларына гастрольләргә чыгып китәләр.

Менә тагын бер газета кисәге.

«Азатлык мәйданы гөж килә. Хәтер көнен, халкыбызның караңгылыкка дучар ителгән, үз дәүләтеннән мәхрүм ителгән көнне, хөрлек өчен көрәшеп шәһит киткән каһарман милләттәшләребезне искә алырга мәйданга яше-карты, меңнәрчә кеше җыелган. Яшел флаглар һәм плакат-лозунглар күтәргән бер төркем КПССның элеккеге Автозавод райкомы урнашкан бинага таба юнәлә. Шәһәр советы башкарма комитеты әлеге бинаның бер өлешен яңа оешкан татар яшьләр театрына бирергә уйласа да, Совет президиумы утырышы аны балалар оешмаларына бирүне хуп күрә. (...) Моңа ачуы чыккан төркем (...) ишеккә таба ыргыла. Олы пыяла тәрәзәләр һәм ишек аша эчке якта ОМОН вәкилләре күренә. Алар бинаны резина таяклар белән саклыйлар, аз гына хаталанып, ялгыш адым атладыңмы — бәрелеш кан коелыш чыгасын көт тә тор. (...) Әмма акыл өстенлек итте. (...) Декорацияләр, кием-салымнарны яңа бинага ташый башладылар.» («Социалистик Татарстан», 1991 ел, 15 октябрь.)

Бу — бина өчен көрәшнең башы гына булган әле. Элеккеге КПСС райкомы театрга әверелгәнче тагын 14 ел көтәргә туры килде. 2005-нче елның 1 мартында, реконструкция эшләре тәмамланганнан соң, бинаны тантаналы төстә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев ачты. Ул чакта Чаллы труппасы артистларының шатлыклары эчләренә сыймады, әлбәттә. Тик эшли-эшли, вакыт узган саен гына алар, ә беренче чиратта Фаил Ибраһимов үзе, бу бина театрга ярап бетмәгәнен аңладылар.

Иң мөһиме — биредә сәхнә юк һәм артистлар шул бинаның бер почмагында уйнарга мәҗбүр. Бу уңайсызлык аркасында башка театрлар белән гастрольләр алышып булмый, чөнки аларның декорацияләре чаллыларның «сәхнә» дип йөртелгән почмагына сыймый. Чаллы театры үзе фестивальләрдә чынлап торып катнаша алмый, чөнки аларның әлеге почмак өчен әзерләгән декорацияләре зур сәхнәләрдә кеп-кечкенә булып кала, «югала». Шуның өстенә әлеге почмак иҗат мөмкинлекләрен чикли, чөнки ничек кенә тырышма, киң колачлы, масштаблы драматургияне кысан бер почмакка куып кертеп булмый.

Саный китсәң, тагын бик күп дәлилләр китерергә булыр иде, тик озын сүзнең кыскасы шул – Чаллы татар дәүләт драма театрына яңа бина кирәк. Театр, татар театры (!) бинасы болай гына булырга тиеш түгел. Театр – шәһәрнең йөзе бит ул. Аның бинасы зур, матур, иң шәп бина булырга тиеш. Шулай булыр дип ышана Фаил Ибраһимов. Бөтенләй өметсезлеккә бирелмәс өчен бөтен шартлары булган театрларга барып эшләп кайта: Уфага, Оренбургка, Әлмәткә.

Чаллыда эшләгән вакытта Татарстанның хәзерге хөкүмәт башлыгы Илдар Халиков: «Театр — ул беренче чиратта бина түгел», — дигән иде. Әлбәттә ул хаклы. Тик театр үсешендә берзаман шундый бер этап килеп җитә ки, аңа җиһазландырылган киң сәхнә, зур тамаша залы, җыеп әйткәндә бина кирәк була башлый. Чаллы театрын Фаил Ибраһимов 20 елда шундый этапка кадәр алып килде.


 

"Абага алмасы ачы була" спектакленең премьерасы


Кайвакытта, нәрсәгә кирәк инде ул театр, диләр. Беләсезме хикмәт нәрсәдә? Менә без диңгез ярына ял итәргә баргач, андагы банан пальмаларын күреп, «мондагы кешеләр нинди бәхетле!» дип уйлыйбыз. Ә бит чынлыкта без фатирыбыздагы обойларга игътибар итмәгән кебек, аларның да ул диңгез-пальмаларга исләре китми, күнеккәннәр инде чөнки. Кеше бар нәрсәгә дә күнегә, шул исәптән әдәпсезлеккә дә, әшәкелеккә дә, тәрбиясезлеккә дә, кабәхәтлеккә дә, оятсызлыкка да. «Шундый шул инде безнең тормыш, нишләтәсең?!» — дип уйлый башлый.

Ә театрга килгәч, аңа Фаил Ибраһимов һәм аның фикердәшләре: «Юк, без болай яшәргә тиеш түгел!» — диләр. Тамашачыга йөзенче, меңенче кат дөньяда әле тагын миһербанлык, яхшылык, яктылык, оят, изгелек, игелек һәм башка бик күп уңай төшенчәләр бар икәнен исенә төшерәләр. Кешенең башына уй керә, ул килеп туган сорауларга бимазаланып җавап эзли башлый, шул рәвешле күңелен аз булса да чистарта.

...Иҗатны бизмәнгә салып үлчәп буламы? Юктыр. Тик шунысы да бар, кара исәп белән генә чутлаганда да Фаил Ибраһимов куйган спектакльләрне бер миллионнан артык тамашачы караган. Бер миллион кеше бит ул! Әле бу спектакльләрне телевизордан күрсәтүләрне исәпләмәгәндә. Һәм әгәр шул бер миллион кеше Фаил Ибраһимов иҗаты тәэсирендә чүт кенә фикерләгән, юк, үзләре түгел, уйлары гына булса да бераз яхшы якка үзгәргән икән, димәк...

Равил САБЫР.
«Мәдәни җомга», 31 декабрь, 2010 ел.
 


Равил САБЫР
Чаллы театры
№ --- | 05.01.2011
Чаллы театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»