|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.01.2011 Бәйге
Ләлә һәм Ләйлә – «Матбугат.ру»ның иң тугры укучылары: алар Яңа елны безнең белән каршыладыЯңа ел алдыннан игълан иткән бәйгедә берьюлы ике кеше җиңде. Алабугадан Ләйлә һәм Казаннан Ләлә язган комментларның вакыты секундына кадәр бер иде: 00 сәгать 00 минут 55 секунд! Шулай итеп, 300 сумлык приз, 150 сумнан икегә бүленеп, җиңүчеләргә барып җитте. Кызлар белән якыннанрак танышыйк:
Ләлә Хөсәенова, Казан. Ләлә электрон матбугатка гына түгел, ә басма газета-журналларга да мөкиббән икән. “Элегрәк өйгә яздырып ала идем. Хәзер күбрәк интернет аша укыйм. Кечкенә кызым азрак үсә төшкәч, кабаттан яздырырмын әле”, – ди Ләлә. Эшебездә уңышлар, гаиләләребезгә бәхет-шатлык һәм тигезлек – җиңүчебездән Яңа елга теләк шул. Ләйлә, Алабуга. Ләйлә бик хәйләкәр булып чыкты. Яңа ел комментариен ул алдан ук әзерләп куйган да, кирәкле төймәгә сәгать уникене сукканда гына баскан. Ләйлә Алабуга кызы. 11 сыйныфта укый. “Матбугат.ру”га беренче тапкыр 2010 елның җәендә кергән. Һәм шушында калган. Бәйге турында тулырак. Җиңүчеләрнең фотоларын бирмибез. Күз тидерерсез тагын. Котлыйбыз, кызлар!
admin |
Иң күп укылган
|