• 17.07-31.07 Дельфинарий в Казани. Молодежный центр "АК БАРС"
  • 21.07 «ARENALAND» фестивале. Казан-Арена. 13:00
  • 28.07 "VII Мунчәли-Укулары" дини җыен Чүпрәле районы Мунчәли авылы
  • 01.08-19.08 Салават. 30 сезон. Юбилей концерты. Г.Камал театры. 19:00
  • 19.08 Всемирный Гран-При Казани по пляжному теннису. "Казанская академия тенниса". 10:00
  • 30.08 "Болгар радиосы" бәйрәм концерты. Пирамида. 18:00
  • 29.09 Лилия Муллагалиеваның "Мин" концерты. Пирамида. 17:00
  • 30.10 ШТК югары лигасы. Уникс. 19:00
Туган көннәр
  • 20 Июль Наилә Нәҗипова
  • 20 Июль Радик Гайзатуллин
  • 20 Июль Алмаз Гыймадиев
  • 20 Июль Рөстәм Маликов
  • 21 Июль Фирдәвес Әхтәмова (1939-2012)
  • 21 Июль Вадим Хомицкий
  • 21 Июль Әлфия Ганиева
  • 22 Июль Тәлгать Галиуллин
  • 22 Июль Хәмид Мөштәри (1900-1981)
  • 22 Июль Сергей Давыдов
  • Актанышта 2 бүлмәле фатир сатыла телефон: 89375796644
  • Зеленодольск районы Караужа авылында 110 кв м йорт сентябрь аеннан сдавать ителэ. Ботен коммуникациялар бар, ой зур, ойдэ жылы салкын су, мунча, туалет, вай фай. Бакча 25 сот. тел 89600696970 ватцапка язарга. Тулэу бэясе 10000+счетчики.
  • Казан Гукина урамында зур булмә сатыла. Ремонт ясалган балконы бар. 89509469991
  • Туй, никах мәҗелесләренә һәм башка бәйрәмнәр өчен яңа суелган үрдәк һәм индоүрдәк түшкәләре сатыла. Шулай ук заказ буенча да суеп бирә алабыз. 1кг- 400 сум Күпләп алучыларга ташламалар. Түбән Кама, Зәй, Яр Чаллы шәһәрләренә китереп тә бирә алабыз. Тулырак телефон аша. 89872847460
  • Казанка буенда яңа 1 бүлмэле 50 м кв фатирга торып торырга яхшы семья эзлим. т.89655808912
  • Яшел узән районында йортка свай—ленталы фундамент салырга эшчелэр кирэк иде. тел.89372896918
  • Актаныш. Песок, щебень, чернозём, торф, навоз.+79274286667 Айрат.
  • Тулай торакта тэртипле гаилэгэ булмэ арендага бирелэ (булмэ центрда). 89033440905.
  • Газель сатыла. Актаныш районы. 89600883971
  • Биектау районы Чыпчык авылында яна йорт сатыла. 102 кв.м Барлык коммуникациялэр бар. Жир билэмэсе 12 сотый. Авылда мэчет, мэктэп, мэдэният йорты, балалар бакчасы бар. Асфальт юл йортка кадэр килэ. Янэшэдэ тимер юл, трасса уза. Фэнил. Тел 89033873781. Алмаштыру шарты карала

 

 

 
Архив
 
29.12.2010 Милләт

Хаталарның сәбәпләре нидә?

Яңа елга аяк басканда, милләттәшләремә берничә теләгемне ирештерүне мәгъкуль күрәм.

Беренчесе – иң изге теләк – барыбызга да сау-сәламәт яшәргә насыйп булсын. Икенчесе – илебез имин булсын, хәвеф-хәтәрләр килмәсен. Өченчесе – һәркемнең мул яшәвен тәэмин итәрлек үзенә лаеклы эше, шөгыле булсын һәм күбрәк көннәре куаныч-сөенеч белән узсын.

 Әлбәттә, теләкләр болар белән генә чикләнми.

 

Минем “Ватаным Татарстан” газетасын укучыларга һәм милләт җанлы барлык башка татар кешеләренә тагын бер теләгем бар. Яңа ел туган телебезне ныграк саклый башлау елы булсын иде. Бүген рус дәүләтендә милләтләр үсеше, аларның телләренең, мәдәниятләренең саклануы, алга китүе өчен мөмкинлекләр кими бару шартларында туган телебезне саклауны һәркем үзенең изге бурычы, намус эше дип санамаса, телебез, табигый сыйфатын, үз халәтен көннән көн югалта барып, якын киләчәктә чын татар теле булудан туктарга мөмкин.

 

Алдан сизеп торам: минем болай дип әйтүем, бәлки, кайберәүләргә ошап та бетмәс. Әмма мин үз сүзем, үз гамәлем өчен җаваплы, фикеремне расларлык дәлилләрем җитәрлек.

 

Хәзерге ачы хакыйкатьләрнең берсе шул: телебез, бигрәк тә сөйләм телебез һәм матбугат теле торган саен бозыла бара. Бу нәрсәләрдә чагыла соң? Алар, саный китсәң, шактыйга җыела. Берничәсен генә әйтеп китим: сүзләрне ялгыш, урынсыз куллану, кайберләренең мәгънәләре аңлашылмау, буталчык булу, кирәксезгә рус алынмаларыннан, халык аңламый торган гарәп һәм фарсы сүзләреннән файдалану, төрле әйтелмә, тәгъбир, әйләнмәләрдә туган телнең сүзләр бәйләнеше кагыйдәләрен бозу, кытыршы, ясалма, аңлаешсыз сүзләр, җөмләләр куллану һәм башка күренешләр.

 

Бер-беребезнең сөйләменә игътибар итсәң, без анда бер дә кирәксезгә, ягъни татар теленең үз сүзләре була торып та, рус сүзләрен кушып сөйләүгә, авазларны, интонацияне бозып әйтүгә (мәсәлән, һ авазын х дип, калын к, г урынына нечкә к, г куллану, тәэ­мин кебек сүзләрне тәймин рәвешендә әйтү һәм башка фонетик ялгышларга) тап булырбыз.

 

Туган телебезнең сафлыгына хәвеф газета-журналлардан, радио-телевидение тапшыруларыннан да килә. Аларда телебезнең кагыйдәләрен (нормаларын) бозып куллану – киң таралган күренеш. Хаталар шәхси газета-журналларда, район матбугатында бигрәк тә күп: кайберләрендә игътибар белән укысаң, дистәләрчә һәм йөзләрчә тел ялгышлары табарга була.

 

Аңлашыла ки, туган телебезнең дөреслеген, сафлыгын саклау милләт җанлы һәркемнең изге бурычы булырга тиеш. Шушы фикер белән килешкән очракта, хәзерге вакытта телебездә хөкем сөргән күп санлы ялгышлардан арыну чараларын күрү көн тәртибенә килеп баса.

 

Һичшиксез, бу – бик зур проблема, һәм моның турында газетаның яңа ел бәйрәме алдыннан чыккан санында озын итеп, тәфтишләп сөйләү урынлы да булмас. Шулай да кыска гына итеп бу проблеманың бер-ике мәсьәләсен әйтеп китү зыянлы булмас.

 

Телебездәге – язма сөйләмебездәге дә, телдән сөйләмебездәге дә – хаталарның сәбәпләре берничә. Һәм, әлбәттә, шуларны хәл итми торып, ихтимал, туган телебезнең бүгенге хәлен тиз арада гына яхшы якка үзгәртеп тә булмас.

 

Беренчедән, мәктәпләрдә татар телен укытуның сыйфатын яхшыртырга кирәк. Моңа ирешү өчен, туган телгә өйрәтүнең методикасын кискен үзгәртү – кагыйдәләр, билгеләмәләр ятлауны киметү исәбенә күбрәк вакытны һәм көчне дөрес, әдәби, йөгерек, матур сөйләмгә өйрәтүгә сарыф итү таләп ителә.

 

Икенчедән, туган тел укытучыларына сыйфатлы эшләү таләпләрен арттырырга, аларның хезмәтен материаль яктан стимуллаштыру чаралары күрергә, һәм хөкүмәтебез, гомумән, татар мәктәпләренә, татар сыйныфларына, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына карашны яхшыртырга тиеш.

 

Өченчедән, яшь буында туган халкына, аның тарихына, теленә, мәдәниятенә ихтирам, мәхәббәт тәрбияләүне мәгариф системасының әһәмиятле бурычларының берсе итеп санау зарур.

 

Дүртенчедән, мәгълүмат чараларында татар халкының күркәм сыйфатларын калку итеп сурәтләгән, татарларның күренекле, бөек кешеләрен тәэсирле, күтәренке, илһамлы итеп тасвирлаган материалларны күбрәк урнаштыру һәм кешеләрдә үз халкың, үз милләтең белән горурлану сыйфатлары тәрбияләү игътибар үзәгендә булырга тиеш.

 

Бишенчедән, булачак журналистларга һөнәр үзләштергәндә, ягъни вузда укыганда яхшы итеп татар телен һәм тәрҗемә итү принципларын, алымнарын өйрәтергә кирәк. Бу хәзергә эшләнәсе эш булып кала килә. Хикмәт шунда: матбугат чараларында зур урын алып торган тел ялгышлары туган телне җиренә җиткереп белмәүдән һәм тәрҗемә теориясе һәм практикасыннан хәбәрдар булмаудан килә.

 

Язмамны ХХI гасырның икенче унъеллыгында телебезгә игътибар нык артсын, кешеләрдә, бигрәк тә яшь буында, туган телебезгә мәхәббәт уянсын һәм көчәйсен, халкыбыз, аның мәдәнияте, теле камилләшсен, алга китсен иде дигән теләк һәм өмет белән тәмамлыйм!

Рүзәл ЮСУПОВ
Ватаным Татарстан
№ 258 | 29.12.2010
Ватаным Татарстан печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

№51 (67004) / 08.01.2011 20:48:33

Хөрмәтле Рүзәл абый! \"Юсупов\" татарча ничек языла икән ул? Татарча Юсуп дигән исем юк дип беләм, ә менә Йосыф дигән исем тәгаен бар.

№50 (66791) / 06.01.2011 19:13:12

Рүзәл әфәнде мең тапкыр кабатланган һәм кабатланачак теманы кузгатып яхшы иткән.Әмма Республика дәрәҗәсендә эш иткән кеше буларак бу хәлнең тирәнрәк сәбәпләрен дә күрсәтеп безгә хөрмәт күрсәтсен иде.Ярый әле Энҗебикә туташ эчкәрәк үтеп керә алган үзенең комменында.Кайберләрен кабатлап ,үземнән дә өстәп аңа кушылмак булам.1. Тел турында Канун бар үтәүче юк.Кануннар үтәлешен хакимият контрольдә тотарга бурычлы.Имеш 4 класс җитә. Җитәкчелекнең милли аңы түбән.Татарның киләчәген Татар конгрессына тапшырдылар да тынычландылар.Имеш Сабан туйлары үтә фәлән - төгән.Анысы да кирәк.Республикада һәр адым татар өчен зыянлы булмасмы дип эшләнергә тиеш.Милли сәясәт буенча Министрлык кирәк.Ни гаҗәп Удмуртиядә бар.Башкортстан китап басу өчен 100 млн тота,бездә 25.Анда язучыларга гонарар 4 тапкыр күбрәк түләнә.Әгәр Президент һәм башка олы татар түрәләре үзләре тирәсендә ышкынып йөрүче татарларга үз телләрендә аралашырга тәкъдим итсә,(ә соңгылары астагылардан)бездә тел проблемасы күпкә кими иде инде.2.Алар үзләренең русча аралашуын ЗУР культуралылык билгесе дип уйлыйлар ахрысы.Чиновник үзенең рухи наданлыгын шулай капларга тырыша.Баш миләре Г.Тукайның Кисекбашындагы чүп-чар-мөлкәт,кәнәфиләрен саклау турындагы уйлар белән тулган.Кая аларда милләт кайгысы? 2.Сүз дә юк телгә ихтыяҗ булырга тиеш.Халыкның Дәүләте булса проблема тиз хәл ителә.Израильдәге кебек.Ә безгә ни эшләргә?Минемчә татарның миенә иртәме соңмы дәүләтле булачагыбызны даими аңлатып торырга кирәк.Рәсәйнең хәле мөшкел.Төрки дәүләтләр белән аралашуга җитәкчеләребез бөтен көчләрен куярга тиешләр.Алардагы яхшы уку йортларына укучылар җибәрергә.Бу да телебезнең кирәклеген аңларга ярдәм итәр.Шыгырдан,Тукай,Гали,урта Әләзән авылларына яшьләрнең баруын оештырырга кирәк.Баш миләрендә милләтенә карата горурлык хисләре уяныр.Эре шәһәрләребездә ничек кенә булса да татар гаиләләренең компактлы яшәвенә ирешергә, үзара аралашу мөмкинлеге тудырыга кирәк. Кече мәчет, уку бүлмәләре.Һ,Б,

№49 (66673) / 05.01.2011 00:11:02

Хәзер инет летай булса да озак эшли нигәдер, азапланам.
Кыскасы, кереп чыктым мин ВТ га, куйганнар мәкаләне фикер бүлегенә, язып караган идем, сайтларында татар хәрефләре иероглифлар белән чыкты, позор. Ышанасызмы, ярты елга бердәнбер миңа ошаган мәкалә булды бу, болай исем китмәгән иде башка мәкаләләргә, шуңа язылмадым да. Ничек куярга булганнар бу мәкаләне елның соңгы көнендә, тәки чүп газета исеме күтәреп калалар иде. Ярар админ куяр әле, укырбыз.

№48 (66667) / 04.01.2011 23:19:40

"Ватаным Татарстан"ның 31 декабрь җомга санында югарыдагы темага аваздаш бик яхшы мәкалә чыккан.
"Милләт бетмәсен дисәк..." исемле күләмле язманы Наил Шәрифуллин язган. Газета вариантын бик сокланып укып чыктым. Хәзер ВТ сайтына кереп китәм. Бәлки, админ бераз кыскартып булса да куяр әле. Вәт мәкалә ичмаса, рәхәтләнеп укырга була, ялыктырмый да.

№47 (66581) / 03.01.2011 21:09:54

Хөкүмәт телне саклап калу өчен чаралар күрергә тиеш. Казанда балалар бакчалары җитешми. Ни өчен татар балалар бакчалары юк.Татар бакчалары булса, күпләр теләп сабыйларын шунда йөртерләр иде.Татар балалары бергә бакчада тәрбияләнгәндә, мәктәптә укыганда аларда милли горурлык хисләре күбрәк була. Заманында туган телен тиешенчә өйрәнә алмаган ата-аналар балаларыбызны татар бакчасына бирер идек диләр.Ә кадрлар мәсьләләсенә килгәндә,Казанда татар бакчаларында эшләрлек яшьләр дә, өлкәннәр дә җитәрлек , минемчә. Тик акчасын гына тиешенчә түләргә кирәк.Җыен-юк бар белән сүз куертып тормагыз, конкрет фикерләрегезне языгыз, бәлки акыллы башларның берәрсенә җитәр мондагы тәкъдимнәр.Хөкүмәт тарафыннан 2011елда татар телен укыту торышын тикшерү, яхшырту турында берәр чара күрергә кирәк.Татарча БДИне бетерү туган телгә карашны үзгәртте.Ә татар теле яшәргә тиеш.Һәр татар баласы туган телен белеп үсәргә тиеш.Кагыйдә ятлатып кына балаларны телгә өйрәтеп булмый, бу турыда язучы белән килешәбез. Сөйләм телен үстерергә кирәк.Уңышлар сезгә,милләттәшләр.

№46 (66523) / 03.01.2011 14:53:18

xакыйкать бер була жемегать

№45 (66510) / 03.01.2011 11:25:18

Энҗебикә, кыска вакыт эчендә, туган тел халәтен анализлап чыккансыз. Рәхмәт!
Минемчә, «татар теле халәте»нә багышланган Дәүләт Киңәшмәсе утырышын таләп итәргә һәм шунда катнашуга соралырга киряк. Андый
эшнең тәртибен белүчеләр Казанда бар инде. Утырышта сүз алырга һәм чыгыш ясарга. Шәп булыр иде бу! «Если гора не идет к Мухаммеду…» Һәрхәлдә, Яңа елда сезнең эш нәтиҗәләренә шундый
финал көтәм. Нәтиҗә дә көттермәс дип уйлыйм!

№44 (66509) / 03.01.2011 10:40:47

Рүзәл әфәнде бу язманы бик вакытлы биргән-мәсьәләнең җитдилеген тагын бер кат ассызыклауны кирәк тапкан! Мин үзем дә, татар телен шулхәтле бозып куллану сәбәпләрен эзләп баш ваттым. Телетапшыруларда журналистлар иҗек басымын дөрес куймый, сүзне урынсыз куллана, (бәлки ул мәгънәсен үзенчә аңлый), менә дигән татарча атамалар, сүзләр булган өстенә рус сүзләрен кыстырып куя, һ.б. Кыскасы, күренеп тора – кеше, халыкка туган телендә фикер җиткерүче , ана телен
белеп бетерми, аңа татар мохитында яшәргә туры килмәгән, кухня теле белән дөньяга чыккан, татарча әдәбият укымаган. Ә кайбер журналистлар «этика» дигән кануннарны бар дип белми икән!
Билгеле, мондый хәлләр безнең татарда халык белән эшләүчеләр
арасында чын зыялылар аз икән дигән фикер кала.

№43 (66506) / 03.01.2011 09:35:08

Тагын шул башкортлар турында.

1985-1990елларда(мин Уфада үз күргәннәрем) башкорт халк үз телендә Уфада сөйләшми иде. Вата-җимерә русча сүләшә иде.

Рәхимов тырышлыгы белән,башкортта башкорт теле чәчәк ата башлады. Бүгенге көндә ул еллардагы оялу юк халыкта. Һәр кайда башкортча сүләшәләр.

Әйтәсе килгәнем шул, илбашыбыз тотынмаса,(приказын бирмәсә) бетүгә барачакбыз (Казан белән Татарстанда).
Энҗебикә белән тулысынча килешергә була,шулай да үзебезгә дә бу эшкә тотыну кирәк. Үзебездә дә гаеп бар. Иркә шикелле кибеткә кергәч(кайда гына да),татарча сөйләшмәсәк,потыбыз бер тиен!!!!

№42 (66503) / 02.01.2011 23:56:46

(№ 40 ның ахыры)
Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә телим: туган телебезнең аянычлы хәле бүген барыбызны да тетрәндерә. Бүгенге көндә туган телне коткару чарасы булып телебездә мөмкин кадәр күбрәк аралашуга ихтыяҗ тудыру тора. Аралашуны түбәннән югарыга таба түгел, киресенчә, югарыдан түбәнгә таба тормышка ашырырга кирәк, дип уйлыйм. Мисал өчен зур урыннарны биләгән җитәкчеләребез, язучылар, шагыйрьләр, мәдәният хезмәткәрләре белән балалар бакчаларына, мәктәпләргә килеп, татар балалары белән туган телдә күбрәк аралашсалар, татар теленең әһәмияте турында сөйләсәләр, туган тел укытучылары алар килгән төшкә татар телендә матур кичәләр оештырсалар, укучылар күңелендә туган телебез хакында җылы хатирәләр сакланып калыр иде, алар туган телнең кирәклеген сүздә генә түгел, конкрет эштә тоярлар иде. Икенчедән, Җитәкчеләребез үзләренең чыгышларында рус телен генә камил белүләрен күрсәтмичә, үз туган телләрендә тиешенчә җиһазландырылган тәрҗемә техникасы кулланып сөйләсәләр, телебезнең никадәр әһәмиятле булуын күрсәтерләр иде. Шул ук вакытта рус телле җитәкчеләребезнең дә чыгышлары туган телебезгә тиешле тәрҗемә белән җиһазландырылган булырга тиеш. Нигә, һич югы шуларны гына эшли алмыйбызмыни соң без? Бу эшкә җитәкчелек чынлап торып тотынса, хезмәткәрләр алар үрнәгендә телне кайтару буенча зур эшләр башкарырлар иде.

№41 (66502) / 02.01.2011 23:51:12

кайберәүләр -җитәкчеләр, замнар.сәхнәгә чыгып татарча авыз ачсалар кычкырып елыйсылар килә

№40 (66497) / 02.01.2011 23:24:26

(№ 36 ның дәвамы)
Моңа чаклы мин автор китергән сәбәпләрне, аның уйлавынча, нәтиҗә ясап күрсәткән булсам, хәзер бу сәбәпләргә карата үз фикеремне белдерергә телим:
1. Сөйләм телебез бозыла бара шуның өчен, чөнки татар теленең дәрәҗәсе турында хөкүмәтебез кайгыртмый, киресенчә, башка милләтләр алдында аның дәрәҗәсе төшкәннән төшә бара, Русия аренасында аңа бөтенләй урын юк, республикабызның дәрәҗәле элитасы үз телендә бөтенләй сөйләшми, югарыдан күрмәк түбәннәр дә татар телен кухня теле дип кенә таный һәм белсә дә, белмәсә дә "өлкән агай" телендә сукалый, ягъни татар теле башта әкрен иде, хәзер мәҗбүри тизләтелгән темплар белән ихтыярсыз кулланылыштан төшеп кала бара.
2. Теле-радио тапшыруларындагы һәм вакытлы матбугаттагы тел хаталары хөкүмәт тарафыннан контроль һәм тикшерү булмаганнан килә. Сез әйтерсез инде: язмаңнан советлар союзы исе килә башлады, дип, ләкин ул заманнарда, чыннан да хаталар булмады. Газ.-җур-ң, тапшыруларның беренчел версиясен компетентлы махсус комиссия бәяләсә, телгә ихтирам артыр иде.
3. Мәктәпләрдә татар теле укытуның сыйфатын яхшыртыр өчен, укытучыларга сыйфатлы эшләү таләбен арттыру өчен әлеге дә баягы хөкүмәт тарафыннан телне яклау һәм саклау оештырырга тиеш, татар теленең ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын хөкүмәт җитәкчесе һәм мәгариф чиновниклары үзләре мәктәпләргә килеп аңлатсалар тагын да эффектлырак булыр иде. Укучылар зур җитәкчеләрнең татар телендәге ялкынлы чыгышларын тыңлап хушланырлар иде, алар үрнәгендә үзләренең чыгышларын төзерләр иде.
4.Татар теле укытучысы бүгенге көндә иң мескен хәлендәге ташландык укытучы. Җәмгыятьтә абруе булмаган кешедән белем алырга әллә сез укучыны юләр дип белдегезме. Укучы укытучыны хөрмәт итсен дисәгез, башта хөкүмәтебез аның абруен, престиҗын күтәрергә тиеш.
5.Универ-да яхшы тәрҗемәчеләр чыгару һичшиксез кирәк, чөнки татарның хөкүмәт башындагы кешегә күптән инде чыгышларын, утырышларны үзенең туган телендә уздыру турында уйларга кирәк иде. Моның өчен яхшы тәрҗемә техникасы белән җиһазландырылган офислар булдырып, татар телендә чыгыш ясаганнарныкын рус теленә, рус телендә чыгыш ясаганнарныкын татар теленә тәрҗемә белән биреп, татар телебезнең абруен Татарстаныбызда яшәүче башка милләт вәкилләре алдында күтәрергә була иде. Үзебезнең татар абзыйлары юк итә телне дә, милләтне дә, гади халык хөкүмәт башында торганнар артыннан сукырларча иярергә мәҗбүр. Халык "балык башыннан чери" дип белми генә әйтмәгән. Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың инде.(Ахыры бар)

№39 (66483) / 02.01.2011 21:41:44

Мин, Энҗебикә, не о том ты, димәкче идем баш сүздән соң.

Ахыры мин уйлаганча тәмамлагансың.Татар теленең бүгенге иң актуаль прблемасы - ул төгәл фәннәр теле булудан туктады. Гыйлем өстәү теле булудан туктады.

Рүзәл Юсупов дәреслекләре белән улым укыды. Алар югары филфак өчен язылган иделәр, телне белмәү шуннан башлана. Башлангыч, урта гап-гади тел курсларын бирмичә, әллә нинди лингвистик терминнар турындагы материал белән тулган иде ул дәреслекләр.

№38 (66478) / 02.01.2011 21:20:09

Заманында ТГПУ ректоры, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең вице-президенты, ТДГПУның тел белеме кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор, ТР ФА академигы, Татар АССРның атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә Татарстан дәүләт премиясе лауреаты Рүзәл Абдуллаҗан улы Юсупов теләк теләп утыра. Беренчедән,икенченчедә,өченчедән.....
Теләкне мин телим,ә ул бу өлкәдә эшләргә куелган кеше.Монда нәрсә дисең инде? Тьфү,адәм мәсхәрәсе!

№37 (66475) / 02.01.2011 21:06:28

Энҗебикә соңгы абзацка



сыйфат ягын уйлап утырыр чак түгел дә әле, шушы "сыйфатсыз" кулдан китеп бара бит!

№36 (66474) / 02.01.2011 21:03:05

(№ 28 яки № 30 ның дәвамы)
Бүген без ачы хакыйкать алдында торабыз, һәм аянычлы тарихның гаепле кешеләре - тагын гади халык. Сезгә аңлаешлырак булсын өчен югарыдагы мәкаләдән кайбер мисаллар китерәм.
Беренчедән, автор фикеренчә, "хәзерге ачы хакыйкатьләрнең берсе шул: телебез, бигрәк тә сөйләм телебез һәм матбугат теле торган саен бозыла бара." Димәк, халык туган телендә сөйли белми.
Икенчедән, "...мәктәпләрдә татар телен укытуның сыйфатын яхшыртырга кирәк,...туган тел укытучыларына сыйфатлы эшләү таләпләрен арттырырга..." Димәк, халыкны мәктәп эскәмиясеннән үк татар теле укытучылары өйрәтмәгән һәм хәзер дә өйрәтмиләр.
Өченчедән, "..яшь буында туган халкына, аның тарихына, теленә, мәдәниятенә ихтирам, мәхәббәт тәрбияләүне мәгариф системасының әһәмиятле бурычларының берсе итеп санау зарур." Димәк, моңарчы мәгариф системасы бу өлкәдә җитәрлек эшләмәгән.
Дүртенчедән, цитата китереп тормыйм, вузларда да студентларны тиешенчә укытмыйлар.
Болар - хөрмәтле профессорыбыз китергән барлык сәбәпләр, ләкин төптәнрәк уйлап карасаң, эш шуңа гына терәлеп калган микән соң? Башка сәбәпләр бер дә юкмыни? Юк икән, димәк, телебезнең юкка чыгуында авторның да турыдан-туры өлеше бар дигән сүз, чөнки менә инде ярты гасырга якын ул укытучыларны үзе хәзерләп чыгара, бу аның брагы һәм бүгенге көнгә кадәр сыйфатсыз продукция чыгу дәвам итә. Нәтиҗә - һаман бер үк балык башы, ә йөк һаман үз урынында. Әгәр моны мәгарифкә бер катышы булмаган чиновник кисәге яки урта мәктәп белеме белән утырган ата-ана язган булса,мин аңлар идем әле, әмма профессор башы белән укымаган гади халык дәрәҗәсендә фикерләгән язма авторының бу өлкәдә сай йөзүен берничек тә аклый алмыйм. (Дәвамы бар)

№35 (66459) / 02.01.2011 18:15:09

№25, мактау ишетү рәхәт, тик мактанырлык эшләр юк!
Район башлыгы районның йөзен үзгәртүгә күп көч куйды.
Кадрларны әзерләтте, эшкә җикте, осталар китерде, спорт сарайлары, бассейн, боз сарае, сәнгать сарайлары төзетте, алар зәвык белән төзелгән, тирә-юньгә ямь биреп тора. Ялгыз карт-корыга менә дигән 2 заманча, уңайлыклары
булган йорт тапшырылды, өр-яңа , 3 катлы мәктәп сафка басты.
Чирмешәндәге йортлар, каралты кура яңартылды, урамнар
чиста, җәен кая карама аллы-гөлле чәчәкләр үсә, бик күп хезмәткәр барча уңайлыклары булган эш урынына күченде. (Анысы да бәхет бит?!). Һәрбер авылга асфальт юллар сузылды, йортларга газы, суы керде. Чирмешәндә төрле спорт ярышлары , сәнгать төрләре буенча кызыклы чаралар үткәрелә тора.
Алай да, район башлыгы гына булдырырдай бик зур эш
башкарылмый калды. Ни кызганыч!
Шул ук вакытта башлыкның максаты башка районнардагы
тормыш дәрәҗәсен Чирмешәндәге кебек уңайлы итү икән,
безгә аңа исәнлек, уңышлар теләргә генә кала.


№34 (66457) / 02.01.2011 17:15:26

ТНВ дагы Миләүшәләр Илшатлар өчен бөтен кеше җавап бирә алмый Сез мине сүгәрсез дигән кеше.
Шушы матбугатта безгә чәйнәргә азык бирүчеләр дә, ТНВ да эшләп йөргән яшь журналистлар да- соңгы егерме ел нәтиҗәсе. менә болар татарча укый да, сөйләшә дә торган кешеләр
күке гә №21 (66435) / 02.01.2011 / 12:33.
алар зур романнар яза алмый әлегә.аларның камилләшүен көтәсе булыр. чүт кенә түзәрбез.
ләкин менә алар язганны укырлык буынның булмый калуы бар,бу ЕГЭ БДИ хикмәтләре белән.

3.Казандагы минем танышларым (алар бихисаб) ТНВ карамыйлар,татарча укымыйлар?!?!
Болар татар халкы бит.)))
нигә танышларыгыз йөз чөерәләр икән соң татарлыкларыннан? сөйләшкәнегез бармы? сәбәпләре нидә? татар теленең перспективаларын күрмәүдәме?

№33 (66456) / 02.01.2011 17:12:44

Балкышка, миндэ шулай димен аны,ботенлэй инде,дэшмэгэн саен артыгын кыланалар!!!!кит андый сузне мин монда язарга оялыр идем,тормышта да мин андый сузне эйтмим!!!!тфу оятсыз ул Актаныш халкы

№32 (66455) / 02.01.2011 17:03:53

эл. әдрисегезне беләм,исмегезне дә. фикерләүсәләтегез,эшләгән эшләрегез сөендерә. Аллаһе ярдәменнән ташламасын сезне!
район башлыгыгыз әйбәт кешегә охшаган иде.наверное үзедәй эшлекле кешене калдыргандыр мөгәен.алай булмаса бик кызганыз,сагынырсыз.

№31 (66454) / 02.01.2011 17:01:36

Минемчә, андыйларга административ штраф чәпәргә кирәк! Чөнки мру- җәмәгать урыны. Әдрисләрен табу кыен эш түгел - интернетта алар бар!

№30 (66453) / 02.01.2011 16:55:12

Язманың авторы Рүзәл Юсупов - үзенең бөтен көчен гомере буе татар теле һәм әдәбияты укытучыларын хәзерләүгә биргән хөрмәтле профессорыбыз - сүз дә юк, соң булса да уң булсын дигәндәй, үлеп бара торган татар телен саклый башлау проблемасын күтәргән. 2011 ел - Туган телне саклый башлау елы, 2012 ел - Туган телне чынлап торып саклау елы дип үзебез зур лозунг язып элмәсәк, чыннан да безне ишетүче кеше дә булмас. Чебен түгел сайрар кош булсак та тәрәзәне ватасы бик кыен булыр безгә. Туган телебезнең тамырларын мәңгегә кисеп ыргытырга, шул рәвешле Җырлап торган аһәңле тере телебездән шиңгән,кипкән, корыган үле тел ясарга барлык шартлар да өлгереп җиткән бугай. (Дәвамы бар)

№29 (66452) / 02.01.2011 16:54:58

№25, рәхмәт, яхшы теләкләр өчен!
Минем эл. адреска хат язсагыз иде, сез кем һәм ни өчен бу кадәр акыллы? (Барча мактаучылар белән беррәттән).
Varislar@mail.ru

Дөрес, бер-беребездән өйрәнергә,
тәҗрибә алырга кирәк! Башкорт
дигәннән, элек, Әлфия Афзалова яшь чакларда, башкортлар белән бик дус булып, аралашу бар иде бит! Минем кечкенә авылны
санга санлап, безнең ише ыбыр-чыбырга «Кузы Көрпеш һәм Баян сылу» дигән курчак театры белән килгәннәрен хәтерлим. Ул бер бәйрәм көн булды! Башкортларны бик
яратып калган идек.


№28 (66451) / 02.01.2011 16:54:47

Язманың авторы Рүзәл Юсупов - үзенең бөтен көчен гомере буе татар теле һәм әдәбияты укытучыларын хәзерләүгә биргән хөрмәтле профессорыбыз - сүз дә юк, соң булса да уң булсын дигәндәй, үлеп бара торган татар телен саклый башлау проблемасын күтәргән. 2011 ел - Туган телне саклый башлау елы, 2012 ел - Туган телне чынлап торып саклау елы дип үзебез зур лозунг язып элмәсәк, чыннан да безне ишетүче кеше дә булмас. Чебен түгел сайрар кош булсак та тәрәзәне ватасы бик кыен булыр безгә. Туган телебезнең тамырларын мәңгегә кисеп ыргытырга, шул рәвешле Җырлап торган аһәңле тере телебездән шиңгән,кипкән, корыган үле тел ясарга барлык шартлар да өлгереп җиткән бугай. (Дәвамы бар)

№27 (66449) / 02.01.2011 16:37:51

Актанышта жунле кеше юк бит анда шуна шундый сузлэр язалар

№26 (66448) / 02.01.2011 15:49:12

Карагыз эле кереп Актанышлар страницасын улэм кара нинди пычрак сузлэр язганннар бит кузем мангаема менде!АДМИН кая белмисезме??????????????

№25 (66447) / 02.01.2011 15:41:19

сүгәрсез,кәнишне, но мин тагы БСТ турында. Аларда да бар да камахуа түгел,шулай да..
БСТның:
1.\"Чәңелдек\"ен алыйк. Анда башкорт-татар халык әкиятләрен сөйлиләр,мульфилмнар ясаганнар.Тапшыру беткәндә бишек җыры җырлана.Кечкенәдән үз халы турында ишетә нәни бала.
2.\"Байык\" конкурсын алыйк. Бетенесе башкортның борынгы биюләре - берсе дә борын чыермаган,фуу искелек,деревеншина димәгәннәр.
3. \"Хрустальный соловей\" - просто карарга кирәк,сүз илә әйтеп бетереп булмый.
4.Башкорт тарихы турындагы тапшыру.
-барысыда милли тәрбияга нигезләнгәннәр. Мәскәүгә карап бил дә бөкмиләр,всяки диплом артыннан да йөгермиләр,акырын гына үз эшләрен җиренә җиткереп эшли бирәләр.
Бер нәрсә дә кимчелексез булмый. Шулайга карамастан, алар халыкта үз милләте өчен горурлык хисен ныгыталар. Бу - плюсь!!

ТНВ үз татарыннан ояла!Татарстанда,Казанда татарлар да татарлыкларыннан оялалар. Мне тааак каҗетсәәә.

Мин ничек бар шундый,борынгы йолаларым,нәсел-нәсәбәм шулай яшәгән, дин тоткан. Шулардан мин бүген баш тартыйммы? Манкорт - \"күлүтурный татар\" мине \"лапотный\" дип атаганга?
Юк дуслар,юк. Урыслар бу юлдан бер үттеләр инде, франсузлар каршында,\"күлүтурный\" булып.

ТНВдагы Илшатны,Миләүшәне үз тамырларына кире кайтуларын теләр идем.

Сатлыкларга дошман да чирканып карый,онытмагыз.Сугыш вакытындагы карикатура искә төште. Гитлер чирканып кына японны чеметеп тоткан да, \"тотарга җирәнеч,ташларга кызганыч\",ди.

Яңа еллар күңелсез башланды, кар буран,бәхәләр арткан. Хәерлегә генә була күрсен инде ходаем!

Шөпшә уңышлар сиңа,яңа елларда!!!!
Каеу очраклардагы фикер аермалыкларының,дошманлашу түгел икәнен аңлавың, мине бик шатландыра. Шәһси мыскыллауга күчмисең,рәхмәт.

Рәхәт акыллы,аңлы,укыган кешеләр илә гәп коруы,Ф.....с!!!!

№24 (66444) / 02.01.2011 14:33:47

Мин үзем татар теле дәүләт теле дәрәҗәсендә кулланудан
әле ерак тора дип саныйм.
Гаеп бар :
№1 – Дәүләт Киңәшмәсендә (димәк, андагы депутатлар, ) чөнки татарлар шактый яшәгән җирләрдә төрле җыелышлар рус телендә үтә, эш йөртү кәгазьләрен татарчага тәрҗемә итеп бирүче,гамәлгә кертүче юк. Шулай итеп, татар мохиты югалуга юл куела.
Татар телен пропагандалау чаралары да бик зәгыйфь. Әйтик, Казанда, 1-2 кинотеатрда прокатка чыккан иң яхшы фильмнарның татарча тәрҗемәсен күрсәтү бик яхшы булыр иде. Бераз билетлар юньрәк булса, аны карарга килүчеләр тора-бара ишәячәк. Ни өчендер, рус мәктәпләрендәге татар телен өйрәнү буенча уңышларны башкалар белән уртаклашу юк! Ә бит шактый уңышлы эшләүче мәктәпләр бар!
№2 – Мәдәният министрлыгында
мәдәният сарайлары көн-төн татар дөньясын яктырту, пропагандалау, тарату кебек эшләр үткәрергә тиеш. Ул халыкны рухи баету чарасы булыр иде.Кешеләр бәлки «Кармелита» караганчы, әдәби очрашуларга, төрледән
төрле шигырь бәйрәмнәренә, танышу кичәләренә йөрер иде. Халыкка ишелеп килгән рухи байлык эчкечелек, наркотага киртә булыр иде, кем белә…Шундый
кичәләр аркылы туган телгә мөнәсәбәт яхшы якка үзгәрер иде дип уйлыйм.
№ 3 – Мәгариф министрлыгында
татар теле дәресләренең төп бурычы булып, кешене әдәби китап укырга,фикерләрне ачык итеп җиткерергә өйрәтү торырга тиеш. Ялгышмасам, төп игътибар татар
теле грамматикасын өйрәтүгә кайтарыла.

№23 (66441) / 02.01.2011 13:11:26

Соңгы абзатсыңны укы. Китереп биргәннәрен көтеп утыр. Син нидер эшләргә способный кеше түгел икәнсең(үз сүзләрең).
Сине укыгач ИЛ әйткәнчә - пипец татарга!!!

сез халыкны котыртып революция ясатырга җыенмыйсыздыр бит?
Мылтык күтәреп чабып йөрисем килми, җаныкаем!
Революциядән соң эшләр яңадан башкалар файдасына китә гадәттә.

№22 (66436) / 02.01.2011 12:37:56

Нәфис Әхмәт.

№21 (66435) / 02.01.2011 12:33:39

Безнең сөйләшү,ике чукрак сөйләшүе.
1. Сүз "акча өчен язучы "бумагаморателләр" турында түгел,игътибарга лаеклылар турында.

2. Сүз, чыктым аркылы күпер җурналистлар турында түгел,син әйткән бөекләр турында.

3.Казандагы минем танышларым (алар бихисаб) ТНВ карамыйлар,татарча укымыйлар?!?!
Болар татар халкы бит.

4. Соңгы абзатсыңны укы. Китереп биргәннәрен көтеп утыр. Син нидер эшләргә способный кеше түгел икәнсең(үз сүзләрең).
Сине укыгач ИЛ әйткәнчә - пипец татарга!!!

Алга таба сүз көрәштерү файдасыз.

№20 (66432) / 02.01.2011 12:05:58

Шөпшәгә дип язучыга!Бармы соң ул Казанда хикәя-роман язучы яшь татар?)))
сез Яшьтине укыйсыздыр бит?
90 еллар арасында Казанда татарча укып, үзебезчә фикерләүче яшьләр барлыкка килде.
Араларында гәҗит -журналда язучы, ТВ-радиода эшләүчеләр барлыгын беләбез!
Болар барсы да кадерле Безнең тел- бер телдән дә түбән түгел, дип яшәгән-эшләгән чакта килеп чыкты.
4 класс укысалар җиткән дип утыручылар, инде тагын шушы чылбырны өзүче булып тарихка керерләр.
укый белүчеләр бар. Әлегә! Әгәр дә укырлык китап язудан туктасалар, чынлап та татарча укучының юкка чыгуы да бар.
без үзебез кулга ни эләгүенә карамастан укый идек. ә хәзерге яшьләрнең мөмкинлекләре күбрәк. _Татарча булган өчен генә укыйм дип
тормас шул, башка әдәбиятка үреләчәк.

Хаталарның сәбәпләре - мировой ревалюция ясыйбыз,чит ил байлыкларын алабыз, дип йөрүебездә. Кулдагы булган җир-су ,тәбигый байлыгыбызны тишле рәвештә тота белмәвебездә.
тәбигый түгел- табигый!

аннан Мат.ру да утыручылар революциягә мөнәсәбәтләрен белгерткәннәрне бар.
беребез дә кыска гына гомеребездә яңа буталышларга керергә әзер түгел.булганнарын үз иңнәребездә күтәрдек,реформаларны да кичерә киләбез.балаларны тыныч илдә, тетрәнүләрсез аяка бастырасы иде!
Ләкин менә,,, бирерләр микән андый мөмкинлек? шул исәптән байлыкларыбызны кулда тотарга да. Әлегә бит халыкның фикерен исәпкә алучы юк.

№19 (66431) / 02.01.2011 12:02:51

Рүзәл иптәш матур сүзләр, яхшы тәкъдимнәрне,"тиешләрне" мулдан тезгән. Моның шулай булырга тиеш икәнен күпләргә мәгълум булса да, хакыйкатьтә башкачарак шул. "Татар кешесе баеса, чабатасын баш өстенә элә" дигән әйтем адым саен. Мәскәүдән килеп, татар мәктәпләрен, яки татарча укытуны тыялармы? Шушы ук түрә булып утыручы татар кешесе эшли аны. Парламент башында яки президент булып урыс утырамы татар халкының таянычы яки дәүләтне саклаучы булып? Бүгенге президент вата җимерә, колак ертып урысча сукаласа сукалый, үз ана телендә сөйләми. Берәр парламент утырышының татар телендә үткәне бармы әллә. Кайчан ил башында утыручылар башка милли союздаш республика башлыклары кебек республика исемен йөртүче телдә сөйләшә башлый, шул вакытта вазгыять уңай яккка үзгәрә башлаячак. Монда, ерактан борчак атып, яхшы булырга тырышып кына эш тиешенчә барудан күптән узып бара кебек. Инде телнең аяныч хәле, хөртилеге адым саен...Болай барса, бетүгә озак калмады... Башта дөрес итеп сөйли, хатасыз яза белүче кешеләрнең әйдәр урыннарда утыруга ирешергә кирәк. Бу бигрәк тә "Яңа гасыр" теле-радиокомпанияләренә кагыла. Алар "яңа татар" телен уйлап чыгарып, сөйләшүне Яңа гасырдан башлап җибәрде...

№18 (66429) / 02.01.2011 11:52:38

Кайсы гына сәнгәть кешесен алма, Казанда туып үскәне юк,каюсы Башкортстаннан (күпме җырчы!),башка өлкәләрдән һәм районнардан. Күрсәтегез миңа, Казанда 70еллардан соң туып үскән,игтибарга лаеклы, татар язучысын?
Сәйләнебез дә,миңа калса, казанныкы түгел.
Шөпшә үзең дә бит казаннан түгел,шуңа татарчаны яхшы беләсең,зур эшләр алып барасың,рәхмәт.

Ә Иркәнең, монда сүз уйнатуыннан гайре, эшләгән эшен күргәнем юк(татар яшәсен өчен).

Буш сүз - юк сүз, ди татар. Сүз куертуның мәгнәсе булырмы? Бер-беребезне мыскыллаудан башка,ары китә алганыбыз юк. Минем өчен бу кирәк түгел.

№17 (66427) / 02.01.2011 11:35:34

Шөпшә наныем.
Бармы соң ул Казанда хикәя-роман язучы яшь татар? Алар бит үзләренең татар башкаласында туып үсеп яшиләр. Язу түгел укый белүче дә юк. Казан татарлары укый микән татарча китап,оооочееень сомливаюсь.
Ачыгыз инде күзегезне,страус шикелле башыгызны комга тыкмагыз.

Иркәгә татар теленең кирәге юк. Эче дә бормый бу турыда.

Тузга язмаганны сөйләп утырырга, барыбыз да мачтер без.

Хаталарның сәбәпләре - мировой ревалюция ясыйбыз,чит ил байлыкларын алабыз, дип йөрүебездә. Кулдагы булган җир-су ,тәбигый байлыгыбызны тишле рәвештә тота белмәвебездә.

№16 (66424) / 02.01.2011 11:14:40

Күке!!!!!





Бу сүзләреңне әле генә укыдым!
Авызыңа бал да май,

Яңа елда да шулай дәвам ит кадерлем, кабат Яңа еллар белән!!!

№15 (66421) / 02.01.2011 10:11:55

Күке хаклы!
Фин һәм башка татарлар туган телендә сөйләшсә дә, алардан милли телне үстерердәй, шигырьләр язардай,хикәя-романнар язучы кешеләр чыгарына шикләнәм.
Кухня теле белән генә ерак китеп булмый!!!!


№14 (66391) / 01.01.2011 15:23:18

ничек яхшы сөйләшкәннәрен күрсәтәләр Твдан!
бер яхшы белүчегә- берничә көчкә-көчкә кухняча маташтырган кеше туры килә! Не надо ля-ля Язам әле!
тел-алар өчен экзотика, һәм алар аңа әбисенең чиккән сөлгесенә караган кебек кадерләп карыйлар.
Камера каршында җырлы-биюле интермедия уйнау, ул әле татарча фикерләү, телне яхшы иттереп белү дигән сүз түгел.
Ачулы сүгенү сүзләреңне колак яныннан уздырам, ахырысы 2011 не бездән алдарак каршыларга тотынгансың!

№13 (66338) / 31.12.2010 13:36:42

Күке,нинди тузга язмаганнарны сөйләп утрасың,кигәвен шикелле.кигәвен инсулт кичергән,башына кан килеп җитми,но син бит үзеңне бик акыллыга исәплисең.

Сез нәрсә,фин татарлары,кытай татарлары,Кросноярск татарлары,Барда татарлары,Иҗау татарлары х.б. бусагадан ары алып чыгалармы? Алар Казан татарларына караганда яхшырак сөйләшәләр,ана телләрендә. Илләреннән сөрелгән,зыялы татарларның оныклары!!!!
Ә монда голодранцы җыелган.

Мине АДМИН тагын ачуланыр,башкача сүз таба алмыйм,сезгә ниди бәя бирергә........

№12 (66310) / 30.12.2010 22:28:58

Ни хәл генә үз телеңне яратсаң да, кызганычка каршы аны бусаганың теге ягында калдырырга туры килә...

№11 (66270) / 30.12.2010 11:10:23

на зло.

Бала тәрбиясе өчен беренче чиратта ата-ана җаваплы.
Безнең дәүләт Россия дәүләте. Ул дәүләт үз милләтен,үз телен кайгырта.
Гаилә безнең - дәүләтебез. Сез әйткәнчә,телне саклау дәүләт эше икән,беренче чиратта гаилә бурычы булып кала.
Тел генә түгел,ТӘРБИЯ дә гаилә бурычы.

Телләр белү кирәк! Бер телне дә кирәк түгел дип \"чыгарып ыргыту\" тиеш түгел. Телләр кирәк!
Татар дөньяда үз урнын алырга ,дөнья телләрн камил белергә тиеш!!!!!
Татар шул вакытта гына яши алачак татар булып. Бер генә тел белгән татарның киләчәге юк.

Кем дә булса эшләр, дип көтеп утыру бик үк яхшы нәмәстә түгел.

№10 (66268) / 30.12.2010 10:20:11

Ииии, тезгәнмен инделәрне!!!

№9 (66267) / 30.12.2010 10:04:31

Сөйләшә ди инде бала гаиләдә татарча! Гаиләдән чыгып, кеше арасында йөри башлауга ук рус мөһите бит!!!! Монда дәүләт кенә гаепле! Гаилә үзенең өлешен кирәгеннән артык кертә!!!!

Без улыбыз белән гел татарча сөйләшәбез. 3 яшь балага! Балалар бакчасына йөри башлады яшь ярымнан. "Спасибо большое!", "Я сплю!", "Здрасьте!", "Извини!","Отдай!", "Я играю!"

Кайдан өйрәнә ул бу сүзләрне? Әлбәттә гаиләдән тыш! Җитәкчеләребез җаваплылыкны үз өсләреннән алып ташламасыннар иде ата-анага! Тел-тел дип лаф органчы, хәл итсеннәр иде балалар бакчасы белән мәсьәләне! Күбрәк хәләл бакчалар ачсыннар иде!!!!!

Президент елкасына бардык инде!Анда тагын! Винкс, Шрек, Спанч Боб, ярый бер Шүрәлене кыстырганнар инде! Менә шул әкият геройларынна формалаша бит инде баланың эчке дөньясы!!!! Шуны уйлап бетерми шул безнең җитәкчеләр!

Уйлый-эшли торганнарының күбесе безнең милләттән, диннән түгел! Үзләренекен күтәрәләр!

№8 (66263) / 30.12.2010 08:31:11

//Тукай,Такташ,Муса теле...//


что, Тукай теле=Такташ,Муса теленә????? Кем әйтте,тузга да язмаганны,үзең уйлап чыгардыңмы?

№7 (66259) / 30.12.2010 01:05:50

оставил комментарий на сайте http://www.matbugat.ru:
Тукай,Такташ,Муса теле... Ин, беренче чиратта татар теленен, мохим принципларын кулланып балаларыбызда, боек туган телебезгэ карата олпат мэхэббэт уятырга кирэк дип саныйм.Балалар безнен, килэчэгебез.Мин уйламыйм без хэзер кисэк кенэ берэр нэрсэ узгэртэ алырбыз дип,шун,а да килэчэгебезне кайгырта башларга кирэклеген ассызыклар идем.Эйткэнемчэ (Балалар безнен, килэчэгебез).Усэ тошкэч алар hэр нэрсэнен, асылына тошенэ hэм яшэунен, мэгънэсен ан,лый башлый.Экренлэп кешегэ,дингэ,телгэ карата монэсэбэтендэ эхлакый элэментлар остенлек ала,анын,гамэллэре рухи байлыкка нигезлэнэ.Телгэ мэхэббэт психологик нигезлэренен, тозелеше белэн дэ бэйле.Монэсэбэтлэр дингэ,АЛЛАhтан курку,рэхимлек hэм туганлык хислэренэ генэ тугел,э ин, мохиме телгэ,туган теленэ нигезлэнгэн вакытта гына тэрбиялэу узенен, боек ноктасына ж,итэ.Белеп торыйк...татар теле алга куелган максатларга ирешугэ омтыла.Эле инкыйлаб вакытында,ялгышмасам татарларны соймэуче НКВД чы Ильминский татарлар турында:- алар узлэрен бик кочле hэм горур халык дип уйлыйлар,...- дип язган.Бу,чыннан да шулай,без,милли ж,анлы халык...моны онытмаска кирэк.Хаталарыбыз бар икэн кул кушырып утырмыйк, ж,ин, сызганып эшкэ керешик... И туган тел,и матур тел,эткэм - энкэмнен, теле, доньяда куп нэрсэ белдем,син,туган тел аркылы...

№6 (66243) / 29.12.2010 22:55:50

балалар кызыксынып укысын өчен, аңа киләчәктә ул телнең кирәк булуы КИРӘК

№5 (66239) / 29.12.2010 22:47:47

Татар телен саклап калу өчен кирәк булган әһәмиятле мәсьәләләрне яктырткансыз. Һәр татар туган телен саклау өчен тырышырга тиеш. Моның өчен күп көч тә кирәкми,тик гаиләдә татарча сөйләшергә кирәк.Мәктәптә татар теле дәресләрен
укытуның сыйфатын арттыру өчен балалар кызыксынып укырлык,тәрбияви әһәмияткә ия булган әсәрләрне программага кертергә кирәк.Хөкүмәт тарафыннан татар мәктәпләренә игътибар зур булырга тиеш.Ачылган мәктәпләрдә бала саны аз диеп, классларны кушу, оптималләштерү- татар телен бетерүнең бер юлы.Татар ча белгән балаларның рус балалары белән бер группада укып йөргән булулары да телгә мөнәсәбәтнең бер билгесе.Сәбәбе:бала саны җитми аерым төркем ачарга.Җитәкчеләр шуны да истән чыгармасын иде.Һәр бала үзенең теле , милләте белән горурланырлык итеп үссен иде. Очкын.

№4 (66165) / 29.12.2010 12:06:38

Угадайка, син фикеренне язгач, укып чыктынмы янадан?Синеке бик матур язылган, нэрсэ эйтергэ телэгэнен дэ анлашылмый

№3 (66163) / 29.12.2010 11:54:49

Ничек итеп саклансын инде ул татар теле!Бездә,Самарада,данлыклы "Яктылык" мәктәбе бар.Балаларга "Әлифбаны" 2 нче сыйныфтан гына укыта башлыйлар.Алар инде беренчедә Азбуканы үткәч,икенче сыйныфта татар сүзләрен русча басым белән укый башлыйлар.Минемчә, балалар үз телләрендә яхшы укый башлагач кына русча укырга тотынырга тиешләр.

№2 (66162) / 29.12.2010 11:51:18

Наильтатар исе чыкты шул ук чыктым аркылы күпер стилендагы җөмләләр, шул ук татар шрифтын куерга иренү

№1 (66155) / 29.12.2010 11:02:03

Хэерле кон!

Татар теле дибез, сакларга кирэк дибез! Монын очен нинди чаралар курелэ сон???

Ничек саклап була ул телне, аралашмыйча туган телендэ??? Кая гына барсан да, Казан да яшэп, татарча рэхэтлэнеп сойлэшеп булмый! Сойлэшу тугел, куп жирдэ анламыйлар да, сина жулэргэ караган кебек карап торалар,аннары авыл мокоты дип уртэп тэ калырга куп сорап тормыйлар.

Житэкчелэребез законнар кабул итэ итуен, аннары аны тикшеруче, жиренэ житкеруче генэ табылмый.

Авылларда да эти-энилэр балаларын рус классларына бирергэ мэжбурлэр, чонки югары уку йортына кергэндэ имтиханнар рус телендэ генэ кабул ителэ.

Минем фикремчэ татар теленен бетуендэ гаеп кубрэк житэкчелэрдэ.

Мисал: Эшкэ алгандэ шундый талэп куйсыннар , татар теле белмэгэннэрне алмый торган!

Яхшы эшкэ урнашасы килгэн кеше,ойрэнэчэк, иманым камиль!

Гафу итегез, рус хэрефлэре белэн язганга!

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments