• 23.10-24.10 "Хыялый" спектакле премьерасы. Тинчурин театры. 18:30 да
  • 25.10-28.10 Ришат Төхвәтуллин. УНИКС. 18:30
  • 26.10-27.10 "Сәлам, Актәпи!" спектакле премьерасы. Кариев театры. 13.00 һәм 17.00
  • 26.10-27.10 "Сәлам, Актәпи!" спектакле премьерасы. Кариев театры. 6+
  • 11.11-12.11 "Казан" бию ансамбле концерты. Камал театры. 19.00
  • 23.11 "Тәртип"радиосының 5 яшьлегенә багышланган концерт. Филармония. 18:00
  • 02.12 "Кем кемне?!" Резидә Шәрәфиева һәм Рафаэль Якупов концерты. Филармония.18.30
  • 03.12 "С чего начинается Родина..." Марина Карпова концерты. Филармония.18.30
Туган көннәр
  • 23 Октябрь Марсель Зарипов
  • 23 Октябрь Дания Гыймранова
  • 23 Октябрь Ленар Сәйфиев
  • 24 Октябрь Софья Гобәйдуллина
  • 24 Октябрь Рәис Шәйхелисламов
  • 26 Октябрь Резидә Галимова
  • 26 Октябрь Раил Өметбаев
  • 27 Октябрь Шамил Садыйков
  • 27 Октябрь Фәрит Таишев
  • 27 Октябрь Рөстәм Вәлиев (1961-2014)
  • 40лет ищу работу Апастово Казань Апастово 89297268953
  • Балагызга вакытлыча тэрбияче(няня) була алам.Студентка Медицинского колледжа. После обеда свободна до вечера. (цена по договорённости) г. Казань Тел: 89393397826
  • Сдается однокомнатная на Бр.Касимовых. 16 тыс, все включено.Собственник. 89196255266
  • Идел буе районында урнашкан 55 балалар бакчасына тэрбиячелэр кирэк. 89276753413
  • песоктан 50кг бушаган капчыклар сатабыз бик яхшы хэлдэ .КАЗАН 8950-314-35-17
  • Актаныш.Продается 1 комнатная квартира,есть погреб.В центре Актаныша,рядом парк,рынок,магнит,дом культуры ,детские сады и школы .Вопросы по тефону.Торг 850.тел.89375814252
  • Актанышта йорт сатыла .ут су газ кергэн.Белешмэлэр очен тел 89600697344
  • Актаныш.Продается 1 комнатная квартира,есть погреб.В центре Актаныша,рядом парк,рынок,магнит,дом культуры ,детские сады и школы .Вопросы по тефону.Торг 850
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Бергэ квартира снимать итергэ иптэш егет эзлим Казанда,89506660021

 

 

 
Архив
 

26.12.2010 Сәясәт

Айдар Галимов депутатлыкка дәгъва итә

Танылган җырчы, Башкортстанның атказанган һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов Башкортстан дәүләт җыелышы-корылтайга депутатлыкка намзәт итеп теркәлде. Сайлаулар киләсе елның март аенда үтәчәк.

Айдар Галимов сайлана калса, ул элекке президент Мортаза Рәхимовның улы Урал Рәхимовны алмаштырачак. Мәгълүм ки, быел яз Башкортстан парламенты депутатлары Урал Рәхимовны депутатлыктан төшергән иде. Узган елдан бирле чит илдә яшәгән һәм Дәүләт Җыелышы-Корылтай утырышларында катнашмаган Урал Рәхимовны шулай итеп депутат кәнәфиеннән мәхрүм иттеләр.

 

Ләкин сәбәп, әлбәттә инде, Урал Рәхимовның парламент утырышларына йөрмәвендә генә түгел иде. Аның элекке хезмәттәше, өч ел инде Мәскәүдә тикшерү бүлегендә утыручы, элекке сенатор Игорь Изместьев үзенә тагылган гаепләрне танымады һәм барлык җинаятьләрдә Урал Рәхимов гаепле дип белдерде. Билгеле инде, андый “данга” ия кешене үз араларында тоту республика депутатларының да абруена суга иде.

 

Урал Рәхимовның депутат урыны моңа кадәр буш кала килде.

 

Хәзер инде менә ул депутатлыкка тәкъдим ителгән бер мандатлы 45нче Иглин сайлау округыннан депутатлыкка намзәт итеп “Айдар” театр-студиясе җитәкчесе, танылган җырчы Айдар Галимов теркәлде.

 

Бу хакта “Бердәм Русия” фиркасенең Башкортстан төбәк сәяси шурасының атнакич үткән утырышында белдерелде. Айдар Галимовны нәкъ менә “Бердәм Русия” фиркасе үз намзәте сыйфатында тәкъдим иткән дә инде. “Республика президенты да минем намзәтне хуплаган, шуңа күрә ризалык бирергә карар иттем”, - ди Айдар Галимов.

 

Айдар Галимов сүзләренчә, депутат булып сайланган очракта парламент эшчәнлегендә ул аеруча мәдәният мәсьәләләрендә үз тәкъдимнәре белән чыгыш ясаячак. “Бердәм Русия” фиркасе намзәтләренең күп очракта сайлауларда өстен чыгуын искә төшерсәк, Айдар Галимовның да депутат булып сайланачагына шикләнмәскә мөмкин.

 

Айдар Галимовны күпләр җырчы буларак кына белә. Ләкин аның югары юридик белеме дә бар.

Фәнис ФӘТХИ
Азатлык
№ | 24.12.2010
Азатлык печать

Фикерләр

№21 (74301) / 11.03.2011 10:32:37

Менэ бит,Айдар Алабугага концерты белэн килэ,жалко мин эштэ булам...

№20 (74024) / 09.03.2011 16:54:45

Ул депутатларны куып таратырга кирэк аларны.Акчаны документально узлэштереп,уз кесэлэрен генэ кайгыртучылар."халык мэнфэгатен яклаучылар"-адэм келкесе.Таларга булышучылар.

№19 (74022) / 09.03.2011 16:53:24

Айдар татармы яисэ башкортмы ул миллэте буенча?Шуны белсэк белэбез инде кайсы агентурадан икэнен-ЦРУданмы,ФСБданмы,МИ-6танмы,ШТАЗИданмы икэнен.Татарга эшлэячэкме или башкорткамы?

№18 (74011) / 09.03.2011 15:54:07

Зирэк,дорес эйтэсен-сэхнэне дер селкетеп,гэрлэтпеп торучы ул Айдар.Алдагы эшендэ,тормышында шулай горлэп барсын!!!

№17 (74004) / 09.03.2011 15:01:39

Ташбаш, нэрсэсе белэн сина охшамый Алабугалар?Э менэ безгэ Айдарнын жырлавыда,сэхнэдэ уз-узен тотошыда ошый.,Н.Нигмэтжанов х.б..барсынында концертына бик яратып йорибез Аллага шокер.Яшэсен Башкортстан жырчылары!!!Бэлкем белмэссен аягын жиел булып Татарстан белэн Башкортстаннын кушылыпта куелуы момкин ИншАллах!!!Айдар,без синен очен....

№16 (73784) / 06.03.2011 20:33:13

Башкорт депутатлары да безнекелэр кебек бер-берсенэ "Господа депутаты"дип морэжэгать итэлэрме икэн?Айдар да господин депутат булса жырлап йормэс могаен.

№15 (73771) / 06.03.2011 18:36:34

Мортаза малае чит илгэ качты бит.Уз урынына депутатлыкка якынын-Айдарны калдырасы иткэн...

№14 (73767) / 06.03.2011 18:27:39

"Әллә кем "буласы киләдер ,тырышып карасын инде.

№13 (66157) / 29.12.2010 11:03:56

Гади халыктан ерак йөри Айдар.Кайда күп түлиләр, шунда гына җырлый,авылларга килгәне юк.Депутат булса да өстә генә йөрер шул.

№12 (66089) / 28.12.2010 19:52:09

аның кебек башка җырчы юк. )))
Сәер бер вкус бу Алабуга халкында!

№11 (66086) / 28.12.2010 19:39:43

Айдага сүз әйтмәгез, аның кебек башка җырчы юк. Башка җырчылардан аермалы буларак, сәхнә минем тормышым, дип түгел, бүген мине тыңлыйлар, шуңа бераз җырлыйм да, үз профессиям буенча эшлим дип килгән җырчы. Көчле политик булуыңны теләп калабыз, Айдар!

№10 (66084) / 28.12.2010 19:34:14

Депутаталар исемлек белән *сайлана*. Иң *якыннары* - исемлекнең башында була.

№9 (66079) / 28.12.2010 18:50:56

Юрист дипломы булганнар күп,белемлеләре генә сирәк.Айдарның сәясәткә кагылган бер генә фикерен дә ишеткәнем,укыганым юк.Чикерткә кебек сикеренеп Татарстан белән Башкортстан арасында йөрде.Таланты булмаса да яраша белде.Әйдә утырсын шунда безнең сәнгаткәр депутатлар кебек,кызып кызып нидер сөйләсен,аннары ризалашып кулын күтәрсен.

№8 (66038) / 28.12.2010 10:41:03

Молодей Айдар брат!!!!!ни че страшнего булсын депутат,АРНОЛЬД ШВАРЦНЕЙГЕР да бит актер,э губернатор булып утыра!так что Айдар братан унышлар сина!

№7 (66027) / 27.12.2010 23:12:58

Автомеханик, юрист, артист һөнәрләренә ия булган кеше президент белән килешенеп депутат булырга җыена. Ә болай үз көче белән генә самовыдвиженец булып, яки оппозицион партия булган КПРФтан чыкса депутат була алыр иде микән? Рәхимов вакытында Башкортостанның халык артисты исемен дә ала алмаган җырчы, яңа президент белән бер сердән булып, агым уңаена йөзәргә булган икән. Нишлисең бит, бар кешегә дә Фәридә Кудашевага бирелгән кебек 90 яшькә җиткәнче җырлау таланты бирелмәгән.

№6 (66013) / 27.12.2010 22:20:23

Халыкнын яратып бетермэвен сизэ башлагандыр. Яшь тэ бара бит, алда картлык, депутат пенсиясенэ яшэргэ була ул.

№5 (65993) / 27.12.2010 21:28:17

җырчылыгы так себе инде Айдарның.
туда-сюда сәхнәдә йөгереп йөрүдән артмый, җырлары да гел бер көй.
депутатлыгы да шул чама булмагае.

№4 (65965) / 27.12.2010 17:20:58

Татарстанга килеп акча эшләде дә, Башкортстанда депутат булмакчы. Без шуны халык җырчысы дип йөрибез әле җитмәсә.

№3 (65931) / 26.12.2010 21:36:37

Айдар САЙЛАГЫЗ! Жалко, Татарстанда яшим.

№2 (65930) / 26.12.2010 21:31:50

Дөресен әйткәндә, депутат булса күбрәк файда китерер.)))) Татарстан белән Башкорстанны кушып куярбыз бәлки))))

№1 (65927) / 26.12.2010 21:20:24

Яңа сәхнәгә чыккан чорында (Татарстанта халык аны белмәгән дә чорда, Пыть-Яхтагы барлык татар-башкортның да магнитофоныннан "Ромашкалар" җыры агыла иде): "Гел җырлап кына яшәп булмас бит инде, тормыш алып барырдай профессия дә кирәк." - дигәне истә. Молодец, Айдар, уңышлар сиңа!

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом
Татаркино