|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.12.2010 Бәйрәм
Каникул җитә. Нишләргә?Алда – Яңа ел каникулы. Россия халкын ун көн ял көтә. Берәүләр Яңа елны җылы якта каршылау өчен билет сатып алганда, икенчеләр йорт кирәк-яраклары кибете юлын таптый. Алар ял көннәрендә ремонт ясаячак. Кемдер гыйнварның беренче көннәрендә туганнары, дус-ишләре белән кунакка йөрешер, кемдер вакытын, диванга кырын ятып, телевизор каршында үткәрер. Ә сез озын-озак ялларны ничек уздырырга җыенасыз? Гомәр ЗЫЯТДИНОВ, Казан шәһәре психотерапия үзәге җитәкчесе:
– Бәйрәм көннәрендә дачага барырга җыенам. Шунда ял итәргә исәп. Урманга барып, саф һава сулап, дөньядагы бөтен проблемаларны онытырга телим. Әлбәттә, ун көн буе анда торып булмас. Казанда да эшләр бар.
Ислам ӘХМӘТҖАНОВ, Татарстан Дәүләт Советы депутаты:
– Чит илләргә барырга җыенмыйм. Татарстаным чит илләрдән кадерлерәк. Нәрсә белән мәшгуль булачакмын, дигәндә, күптән инде туган бишегемә, туган ягыма кайтканым юк. Шунда кайтып, рәхәтләнеп ял итеп, өлкәннәр белән күрешеп, сөйләшеп, киңәш-табыш итешеп, классташларымны күреп, энергия җыеп килергә исәплим. Бөтен максатым шуннан гыйбарәт.
Римма ИБРАҺИМОВА, Татарстанның халык артисты:
– Бәйрәм көннәрендә ял йортына барып кайтасым килә. Шулай эшләрмен дә дип йөрим. Әзрәк ванналарда ятып, бассейнда йөзеп, бәлки, чаңгыда шуып ял итәргә телим. Әлегә юллама алмадым, ләкин сәфәрем тәгаенләнгән инде.
Габдулла ГЫЙЛӘҖЕВ, РИУ ректоры сәркатибе:
– Яңа ел бәйрәмнәре – Татарстан буенча сибелеп-чәчелеп яшәгән туганнарны йөреп чыгу өчен менә дигән мөмкинлек. Гаиләм белән Чистай, Әлмәт, Әлки районнарына кунакка барырга уйлап торабыз. Бер ел күрешмәгән дуслар белән дә очрашырга иде. Ял көннәре өстәл артында гына үтәргә тиеш түгел, минемчә. Шушы атна-ун көн эчендә чаңгыда шуар өчен дә вакыт табасы килә.
Гүзәл ГЫЙЛМАНОВА, рәссам:
– Мин бит рәссам гына түгел, дәвалаучы да. Буш вакытым булса, кешеләргә ярдәм итәргә тырышам. Яңа ел бәйрәмнәрендә Санкт-Петербургка чакырдылар. Ике атнага шунда китәргә уйлап торам. Ирем командировкада булачак. Кызым дуслары белән ял итәргә тели.
Линар ГАТАУЛЛИН, эшмәкәр:
– Бу “каникул”ларда ремонт эше белән шөгыльләнергә җыенам. Аны күптән башлаган идек инде. Бәйрәмгә кадәр тәмамларга өлгерә алмадык. Монысы яхшы да әле, ун көн буе нишләргә белми утырасы булмаячак.
|
Иң күп укылган
|