поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
24.12.2010 Авыл

Пайлылар да елый

Җир Казан кебек зур шәһәрләр тирәсендәге районнарда гына кадерле дип уйлаучылар ялгыша. Ульян өлкәсе белән чиктәш Тәтеш районы Бессоново авылы җирлегендә (аңа Бессоново һәм Олы Тархан авыллары керә) халыкка бирелгән пайлардан файдалану өчен көрәш бара. "Бил алышучылар" төрле авырлык категориясендә: аларның берсе Тәтеш районы башлыгы Мөхәррәм Ибәтовның бертуган абыйсы Фәннүр Ибәтов булса, икенче якта – күрше Буа эшмәкәрләре Ринат Җамалетдинов белән Әмир Гыйниятов. Бәхәс хакы – 268 пайчы һәм аларның җирләре.

Бер казанда ике тәкә башы

 

Бессоново җирлегендә бүген "Искра" колхозын гына сагынып искә алалар. Ә аның тарихына нокта куелган көн еракта калган инде. 2005 елда Бессоново пайчылары белән 2016 елга кадәр килешү төзеп, җирләрне җаваплылыгы чикләнгән "Ракета" җәмгыяте эшкәртә башлый. "Ракета" баштарак яхшы старт алса да, берничә елдан "мәтәлеп төшә". Бессоново авылы карты, элеккеге ферма мөдире Иван Царьков ул елларны менә ничек исенә төшерә:

 

– Беренче килгән елларда алар үзләрен күрсәтергә, дуңгыз санын арттырырга тырышты. Ләкин барып чыкмады. Орлыкка дигән ашлыкны бетерделәр. Дөрес, бу фураждан башта артым да булды, дуңгыз балалары саны да күбәйде, бик сөендек моңа. Әмма шуннан соң хуҗалар кырга сыйфатлы орлык чәчә алмадылар. Күрше колхозлардан алган күгәргән орлык чәчкәч, уңыш та булмады... Мөгезле эре терлекне арттырмакчылар иде, бозаулар китерделәр. Ләкин анысы да барып чыкмады: барысын да саттылар... Алар җиңел генә табыш алмакчылар иде шул.

 

Авылның хәзерге хәленә Иван Царьковның күңеле сыкрый:

 

– Ферма бетте. Без бу байлыкны дистә еллар буе җыйдык, ә алар тараттылар. Техниканы металлоломга сүтеп бетерделәр. Халыкка эш юк, – ди ул.

 

"Ракета" зур кредитлар җыеп, бөлгенлеккә төшкән. Тагын да хәтәре: авыл җирлегенең 17 кешесе, үзләренә дистәләгән миллион сумга банк кредитларын рәсмиләштереп, хуҗалыкка матди ярдәм күрсәткән. Хәзер исә шушы акчаларны алар үзләре түләргә мәҗбүр.

 

"Ракета" оешмасына ике кеше нигез салган – Олег Воронов (генераль директор) һәм Ринат Җамалетдинов. Бер казанга ике тәкә башы сыймаганлыктан, икенчесе өч елдан соң эшләрен компаньонга калдырып китә. "Ракета"ның югарыга очкан чорын ул үзенең эше белән бәйли, ә һәлакәткә эләгүен...

 

– Биредә 2005 елның февраленнән 2008 елның февраленә кадәр эшләдем. Мин килгәндә 24 баш мөгезле эре терлек, 230 баш дуңгыз, 3-4 ат кына иде. Эшкә тотынгач, амбар тулы ашлык булды. 47 эшчем бар иде.... Терлек арта башлады. Миннән 147 баш мөгезле эре терлек, 1780 баш дуңгыз, 18-20 ат, 18 данә техника калды. Караклык юк иде, хезмәт хаклары вакытында бирелде, кредитлар ел ахырына кадәр түләнә иде, уңышны җыеп бардым. Барысын да Олег Вороновка калдырдым, АЛАР монда нәрсәләр эшләгән?! – ди Буадан килеп Тәтештә авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнергә теләгән, хәзер исә суд коридорларын таптап йөрүче Ринат Җамалетдинов.

 

"Алар" дигәненең нәрсә эшләгәнен төгәл әйтеп булмый, чөнки Олег Воронов дигән кеше хәзер серле рәвештә юкка чыккан. Кемдер аны эчүгә сабышып, имеш, кайдадыр сукбай булып йөрүен күргән. Милиция белән дә эзләтеп караганнар, тик файдасыз. Югыйсә 2008-2009 елларда "Ракета"ның ничек бөлгәнен һәм бу җирләрдән ничек итеп киткәнен ул сөйләп бирә алган булыр иде.

 

Ринат Җамалетдиновның исә Фәннүр Ибәтовка дәгъвасы бар.

 

Революция

 

Фәннүр Мансур улы Ибәтов – Тәтеш май-сыр комбинаты директоры, "Ибәтов" крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе һәм Тәтеш районы башлыгы Мөхәррәм Мансур улы Ибәтовның бертуган абыйсы. Ул 2009 елның августында килеп, көзге культураларны чәчәргә керешә. Ә 22 сентябрьдә халык, җыелып, "Ракета"га пай җирләрен арендага бирү турындагы килешүен өзеп, аларны "Ибәтов" крестьян-фермер хуҗалыгына бер елга тапшыра.

 

"Ракета"ның бер оештыручысы Ринат Җамалетдинов исә бу җирләрдән колак кагуы белән килешә алмый. Үзеннән калган ашлыкның, башка мал-мөлкәтнең юкка чыгуында ул мондагы яңа хуҗаны гаепли. Аның вәкиле, юрист Миләүшә Гыйльметдинова "Ракета" белән килешүне өзгән "22 сентябрь җыелышы"нда катнашучыларны теркәүнең дөрес башкарылмавын белдерә: "Олы Тархан авылы кешеләренең әлеге җыелышта катнашмаганнары, шул ук вакытта үзләрен исемлеккә кертеп, алар өчен имза куелганлыклары турында прокуратурага тапшырган шикаятьләре бар. Аннан отписка килде, ә район башлыгы, "Ибәтов" КФХ җитәкчесе һәм прокурор ярдәмчесе – барысы да Ибәтовлар!"

 

Фәннүр Ибәтов Бессоновода эшли башлавын законлы һәм җирле халык өчен файдалы дип саный: "Җирләрендә әрем белән чүп үләне генә үсә иде. Зур составта 22 сентябрьдә Тарханда һәм Бессоновода халык җыелып, элеккеге кешеләр белән эшләмибез дип, килешүне өзделәр. Анда элекке хуҗалары да катнашты. Җыелыш законлы булды. Мин ялганлап, үз-үземне билгеләп куймадым... Бөлмәгән булсалар, мин монда килмәс тә идем. Биредә эшкәртелми яткан җирләрнең мин барысын да чәчеп чыктым". Элекке хуҗалардан калган мал-мөлкәтне ул, акт буенча тапшырдым, ди. Ринат Җамалетдиновның техниканы "саклау"га алып китүенә Фәннүр Ибәтов дәгъва белдерә: "Конкурс беткәнче, техникада мин эшләргә тиеш идем! Сатулар үткәрү турында газетага белдерү чыгарырга кирәк иде, ә алар техниканы үзләре каядыр ташып бетерделәр". Бертуган энесе, район башлыгы Мөхәррәм Ибәтовның эшен исә ул: "Җирләрнең эшкәртелмичә торуына ул, әлбәттә, битараф була алмый", – дип бәяләде.

 

Бессоново халкы хәзер кемгә таянырга да белми: "Ракета"дан яман хатирәләр калды, шул ук вакытта әлегә Ибәтовның да эш нәтиҗәсен күреп булмады, чөнки корылык аркасында ул чәчкәннән соң уңыш булмады. Ә авыл җирлегенең 60 кешесе исә, "оппозиция"гә кереп, пайлары белән гомуми җирләрдән аерылып чыгарга теләк белдерә. Алар "Гыйниятов" КФХ белән эшләмәкче. Әмир Гыйниятов исә – Ринат Җамалетдиновның ышанычлы кешесе. Әмма "фронт сызыгы" әле һаман да билгеле түгел. 10 декабрьдә Бессоново мәктәбенең залында пайчылар җыелышыннан соң ул билгеләнергә тиеш иде. Фәкыйрегез аның шаһиты булды.

 

Исәп – 1:0

 

Гади генә авыл җыелышы димәссең. Пайчыларның үзләреннән, Фәннүр Ибәтов, Ринат Җамалетдинов һәм Әмир Гыйниятовтан кала, залга районның милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы, авыл хуҗалыгы бүлеге җи­тәкчеләре, Тәтеш башкарма комитеты башлыгы һәм район прокуроры үзе дә килеп керделәр. Залда киләсе елга килешүне кем белән төзү мәсьәләсе аркасында купкан бәхәстән һәм тавыштан хәтта берничә көн элек күпләп кар явып өзелгән электр уты да кабынган иде!

 

Район хакимияте җыелышта кемне яклаганын яшермәде. Тәтеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев авыл кешеләренә шундый сүзләр белән мөрәҗәгать итте:

 

– "Искра", "Ракета" һәм "Ибә­тов" булган вакытларны хәтерлисез. Аерманы күрәсез: "Ракета" булганда, Вороновка түлә, дип күпме әйтә килдек. Ул, түлим, дип антлар эчсә дә, түләмәде... Хәзер аның вәкилләре "болгатып" йөриләр. Соңгы елларда, кризиска да карамастан, Олы Тарханга юл салынды, хәзер Бессоновода да төзеләчәк! Район хакимияте башлыгының юлны төзеп бетерергә уе бар! Без инвесторлар таптык, алар монда су эзлиячәк! Су тапсалар, эш урыннары булачак! Алга таба санаторий төзү дә планлаштырыла! Эш булачак, әйбәт хезмәт хакы түләнәчәк! – дип сөйләп китте Аркадий Семенычев һәм: "Хакимият фикеренә колак салырга кирәк", – дип халыкны Фәннүр Ибәтов белән килешү төзергә чакырды.

 

Халык аның фикеренә колак салды: "Ибәтов" КФХ 5,5 гектарлык пай өчен 2,5 меңәр сум түләү (җир өчен түлисе салымны да исәпкә кертеп) тәкъдименә ризалашып тавыш бирделәр. "Гыйниятов" КФХның 3 мең сум түләү тәкъдименә дә игътибар итмәделәр. Җыелыш нәтиҗәсе буенча "Ибәтов" – "Гыйниятов" уены 1:0 исәбе белән тәмамланды. Дөрес, бу уенның чираттагы бер таймы гына дисәң дә була, чөнки бер генә як та чигенергә теләми. Миләүшә Гыйльметдинова, әлеге җыелышта пайчылар вәкилләренең ышаныч кәгазьләре тиешенчә теркәлмәве аркасында, кворум тулганына шик белдерә һәм җыелышның карарларын кабат инкарь итә.

 

Пайлары белән гомум җирләрдән бүленеп чыгарга те­ләүчеләр исә авыр хәлдә калды, аларга мәшәкатьле эш башкарырга туры киләчәк, аерым җир кишәр­леген билгеләү алардан шактый чыгымнар сорый. Фәннүр Ибәтов үтеп баручы елга пай өчен 1650 сум тиеш булып, шуның 1200 сумын кешеләргә түләгән инде. "Башка чыгучылар"га ул калган 450 сумны түләүдән баш тарта, чөнки бөтен җирләрне дә эшкәртеп чыккач, бүленеп чыгучылар өлешендә "төгәлләнмәгән җитештерү" өчен күргән зыянын шушы калган акчалар хисабына капламакчы була. Хәер, Фәннүр Ибәтов, бу пайчыларның башларын әйләндергәннәр, алар хәзер инде акылга килер һәм җирләрен аңа арендага барыбер бирәчәкләр дип өметләнә.

 

Өстәмә баш авыртуыннан котылырга теләгән авыл кешеләре өчен пайдан, гомумән, баш тартуның мөмкин түгеллеге дә яңалык иде. Иң аянычы әнә шул да инде: байлар һәм көчлеләр тарткалашканда гади халык зыян күрә.

 

"Ватаным Татарстан" Бессоново авыл җирлегендәге хәлләрнең дәвамын күзәтеп барачак әле.


Илдар МИРГАЛИМОВ
Ватаным Татарстан
№ 255 | 24.12.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»