поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
09.07.2008 Криминал

ӘТИ-ӘНИЕМӘ КИЛЛЕР ЯЛЛЫЙМ

Элегрәк “киллер”, “заказлы үтерү” кебек сүзләрне куркыныч кинофильмнар буенча гына белә идек. Узган еллар азагында алар телебезгә ныклап кереп урнашты. Чөнки тормышта да детектив әсәрләрдән әллә ни аерылмый торган хәвефләр була башлап, байлык, акча кеше гомеренә караганда кыйммәтрәк бәя алды. Хәтта туган-тумача бер-берсен аямаган очракларга да әллә ни аптырамыйбыз хәзер. Июнь азагында адәм баласының акча бәрабәренә ни дәрәҗәдә түбән төшүен раслаучы тагын бер вакыйга булды. Бәхеткә, ул практикада бик сирәк очраучы кан коюсыз тәмамланган чын детективлар рәтеннән.

ШОМЛЫ ХӘБӘР

 

Пенза шәһәрендә тыныч кына гомер кичерүче ирле-хатынлы Шепыневларга искитмәле һәм куркыныч хәбәр ишетелә. Оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш буенча оператив хезмәткәрләр алар тормышына куркыныч янавын хәбәр итә. Бу аяз көнне яшен суккандай тәэсир итә. Икесе дә Кораллы Көчләрдә хезмәт итеп ялга чыккан 62 һәм 58 яшьләрендәге пенсионерларда кемнең үче булырга мөмкин? Ләкин оперативниклар хәзергә заказ бирүченең кем икәнлеге мәгълүм түгел, бары тик арадашчы (посредник) белән эш итүләрен әйтә. Заказ бирүчене фаш итеп, алар гомерен саклап калу өчен, хезмәттәшлек, ярдәм кирәк булачагын искәртәләр.

 

Ә бу исә, иң беренче чиратта, оперлар кушканны төгәл үтәүгә кайтып кала. Милиция аларны үз канаты астына ала. Гомер иткән куышларын ташлап, вакытлыча башка фатирга күчәргә туры килә. 28 июньдә аларга эшкә барырга рөхсәт ителми. Ул көнне җирле гидрометеорология станциясендә пенсионер хезмәткәрләрен югалталар. Анда гына түгел, күрше-күлән дә 7нче фатирдагыларның күзгә-башка күренмәвенә сәерсенә башлый.

 

Кара кайгыга баткан Шепыневлар УБОП хезмәткәрләре әйткәннән чыкмый. Әлбәттә, кем заказ биргән дигән сорау тынгы бирми. Башта төрле фикерләр чуала. Ул арада үзләре аралашкан оперативниклар арасында Казаннан килгән кешеләр булуы мәгълүм була. Аек акыллы кешеләр әлеге эштә Татарстанның катнашы бар дигән нәтиҗә ясамый калмый. Чыннан да, “кунак” оперативник заказчының Казанда яшәвен яшерми. Бары тик кем икәнен әйтергә ашыкмый. Дөресрәге, ата-ана хакын хаклап, белсә дә, әйтергә теләми.

 

Әмма Шепыневларның үз фаразлары туа инде. Чөнки Казанда аларны белгән бер генә гаилә, ул да булса, уллары Константин, аның 14 яшьлек кызы һәм хатыны бар. Ата-ана күңеле ничек кенә тартышмасын, уй-фикерләр бер үк җан өшеткеч нәтиҗәгә этәрә: алар гомеренә кул сузучы кеше – бердәнбер уллары Константин!.. Әни кеше әлеге фикере белән Казаннан килгән ир-егет белән уртаклаша. Анысы исә әлеге фаразны расламый, ләкин кире дә какмый. Бу инде Любовь Кирилловнада икеләнергә урын калдырмый.

 

Әти кеше исә төптәнрәк фикер йөртә. Заказчыны малаена үчле кеше дип белә. Чөнки улыннан мондый ерткычлыкны көтми. Көтәргә урын да юк. Костя – үзе кебек хәрби кеше, Казан артиллерия училищесында хезмәт итә, подполковник. Вак-төяк фикер каршылыкларын исәпләмәгәндә, араларында телгә алырдай низаглар булганы юк. Киресенчә, өлкәннәр һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер. Костя алар алып биргән машина белән йөри. Ләкин ана йөрәге сизгеррәк булып чыга...

 

ЗАКАЗ БИРҮ

 

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсендә Константин атлы берәүнең криминаль даирәләрдә ике кешене үтерү өчен киллер эзләве турында мәгълүматны быел 9 майда ук алалар. Шул көнне үк әлеге хәбәрне тикшерергә карар бирелә. “Үтерү” дип исемләнгән чара барышында Константин игътибар үзәгенә алына. Киллер роленә Казан эчке эшләр идарәсе оперативнигы билгеләнә. Заказчы белән “киллер” май-июнь айларында берничә тапкыр очраша. Офицер “бандит”ка Пензада ике карт кеше яшәвен әйтә, аларның фатирлары сызымын ясап күрсәтә, көн тәртипләрен, физик халәтләрен, кыскасы, үтерүне оештыру өчен кирәкле бар мәгълүматны җиткерә. Әлеге “юеш” эш өчен 350 мең вәгъдә итә. Һәм ашыктыра. Бары тик “киллер”, төрле сәбәпләр табып, үтерүне кичектереп килә. Моны идарә башлыгы урынбасары полковник Е.П. Шляхтин: “Без әлеге бәндә акылына килеп, ниятеннән ваз кичмәсме дип көттек”, – дип аңлатты.

 

Ләкин ул уеннан кире кайтырга уйламый да. Казан оперативниклары Пензадагы коллегалары ярдәме белән теге карт белән карчыкның заказчының әти-әнисе икәнен белгәч, тагын да аптырап кала. Шуңа күрә дә ахыргы чиккә кадәр үлемгә хөкем ителгән ир белән хатынга дөреслекне әйтми торырга булалар. Бәлки, кире уйлар дип өметләнәләр. Тиздән өметләр киселә. Теге бәндә ике ай буена эшне башкарып чыга алмаган “бандит”ка ачулана ук башлый. Башка киллер эзләргә уйлавын белдерә. Соңгысы оператив хезмәтләрне сагайта, эшне озак сузарга ярамавы ачыклана. Чөнки 20 мең аванс биреп куйса да, подполковник ерткычлыгын башка киллер тормышка ашырырга мөмкин бит. Ул үзен тапкан-баккан, үстергән кешеләрне теләсә нинди ысул белән юк итәргә әзер.

 

Инде адәм баласын шушындый кыргыйлыкка этәргән сәбәпләргә тукталыйк. Алар исә бик гади. Константин беренче гаиләсе белән аерылышып, икенче хатын белән тора. Ләкин “карт” хатыны һәм кызы белән дә очраша, ягъни бер офицер хезмәт хакына ике гаилә тота. Өстәвенә, яшь кәләше авыру (оперативниклар аны эчкече диләр), аны дәваларга да акча кирәк. Кыскасы, ир кеше кредитлар алып бурычка бата. Аларны түләүнең бер генә юлын күрә – Пензада яшәүче әти-әнисен үтереп, фатирлары, мөлкәтенә ия булу. Бердәнбер бала булгач, әлеге байлыкка дәгъва итәрдәй башка кеше юк ич.

 

Әлеге проблема һәм аларны хәл итү планнары турында ул “киллер”га шикләнмичә сөйли. Ярый әле, алар беркайчан да тормышка ашарлык түгел. Чөнки УБОП эшне контрольдә тота.

 

“ҮТЕРҮ” ҺӘМ ТОТЫЛУ

 

Бу көннәрдә Михаил һәм Любовь Шепыневларның күргән-кичергәннәрен сөйләп тә, язып та аңлатып булмастыр. Баланы һәркем картаймыш көнендә терәк булыр дип үстерә, кеше итә бит. Ә монда...

 

Шепыневлар өчен иң авыр көн 28 июнь булгандыр. Чөнки ул көнне ошбу бәхетсез җаннарга үлгән, үтерелгән кешеләрне сурәтләргә туры килә. Оперативниклар аларны урманга алып барып “үтерә”, ягъни кызылга буяп, канга баткан мәет хәленә китергәч, фотога төшерәләр. Әлеге куркыныч гамәлне алар күндәм, эндәшмичә-дәшмичә башкара. Моның үзләренең гомерләрен саклап калу өчен кирәк икәнен белсәләр дә, иң якын кешеләренең котылгысыз рәвештә төрмәгә таба баруын да аңлыйлар. Аны упкынга очудан саклап калырдай бер генә чара да булмау бичара әти-әни йөрәген телгәли, әлбәттә.

 

Аннан соң да аларны кеше күзеннән яшерергә туры килә әле. “Үлгән” кешеләрне таныш-белеш күрергә тиеш түгел. Казандагы заказчыга барып җитәргә мөмкин. Шулай итеп, “үтерү” дигән ямьсез исемле кисәтү операциясе ахырына якынлаша. Ике көннән “киллер”-опер Казанга кайтып, иптәш подполковникка заданиенең үтәлүе турындагы аның өчен шатлыклы хәбәрен ирештерә. Тегенең тавышында бернинди үзгәреш сизелми. 30 июньдә Казанның Мусин урамындагы “Для гурманов” дигән кафеда очрашкач та, кем әйткәндәй, бер кылы да селкенми. “Үле” әти-әнисенең канга баткан мәетләре төшерелгән фотоларны да тыныч кына карый. Һәм ышаныч язуы сырларга керешә.

 

“Киллер” белән исәп-хисап ясарга бурычка баткан кешедә акча булмый. Шуңа күрә, алдан ук килешкәнчә, сөйләшенгән сумманы да ул соңрак, Пензадагы байлыкны акчага әйләндергәч түләргә тиеш була. Расписка исә шул хакта языла. Ул “киллер” кулына кергәч, “яклар” кул биреп саубуллаша. Бу Константинның иреге белән дә хушлашу була. Урамга аяк басу белән, алыптай ике оперативник аны “бөгәрләп” алып машинага утырта.

 

Баедым дигәндә генә, рәшәткә артына эләгү исә аңа бик каты тәэсир ясый булса кирәк. Ул хәтта тикшерүче сорауларына җавап бирүдән баш тарта. Бусы инде саламга ябышуны хәтерләтә. Аның гаебе беркемдә дә шик уятмый, хәтта аудио һәм видеоязмаларга чаклы бар бит. Шуңа күрә РФ прокуратурасы каршындагы Тикшерү комитетының Казандагы бүлеге аңа карата Русия җинаять кодексының “кеше үтерү” дигән 105нче маддәсенең иң “усал” кисәге буенча эш кузгата. Әлбәттә, ошбу җинаять оперативниклар тырышлыгы аркасында “омтылыш ясау” (покушение), ягъни тәмамланмаган дип саналачак. Бу инде аның язмышын җиңеләйтәчәк, ләкин күпкә түгел.

 

Яңа Савин район суды К.М.Шепыневны икенче көнне үк кулга алырга дигән карар чыгарды. Ул хәзер тикшерү изоляторында утыра.

 

Ә ерактагы Пенза каласында бердәнбер улын мәңгелеккә югалткан ике бәхетсез кеше өзгәләнә...

 

АВЫЗЛЫКСЫЗ ЯВЫЗЛЫК

 

Шепынев үтерелергә тиешле мескеннәрнең әти-әнисе икәнен соңгы чиккә кадәр яшерә. Күрәсең, өлкән офицер дәрәҗәсендәге дөнья күргән кеше шушындый этлеккә барган зат белән ялланган үтерүче дә “хезмәттәшлек” итәргә алынмас дип курыккан. Җинаятьчеләрнең дә үз “закон”нары бар бит. Әнисен үтергән бәндәләрне төрмәдә дә кешегә санамыйлар, чөнки андагылар өчен дә Ана илаһи изге җан санала. Әнә шуңа да үз туганнарын, якыннарын юк итәргә ният итүчеләр тәкъдимен үтәргә башкисәрләр дә атлыгып тормый. Ә моннан оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш органнары файдалана, ягъни мәгълүмат алуга ирешә һәм шунда ук җан кыюны кисәтү кәсебенә керешә. Бу җәһәттән алданрак булган тагын берничә шундый мисалга тукталыйк.

 

...Быел кыш азагында Казан читендәге Константиновка бистәсендә төн уртасында көчле шартлау була. Электр челтәренә зарар килеп, ут сүнә, ыгы-зыгы куба. Якындагы ферма каравылчысы ут сүндергеч тотып, хәвеф урынына ташлана... Ләкин аны да, башкаларны да якын җибәрмиләр. “Өч кеше үлгән” дигән шомлы хәбәр таратыла.

 

Бактың исә, әлеге шартлауны МЧС, милиция саперлары белән бергә оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш оперативниклары башкарган икән. Чөнки 39 яшьлек Лира Гайфуллина дигән бер ханым сеңлесе гаиләсен шушындый ысул белән юк итүне таләп итеп, үтерүче яллаган һәм аңа заказның үтәлүен кабатлаучы видеоязма күрсәтергә кирәк булган. Үзенә караганда булдыклырак сеңлесе байлыгына кызыккан ханымны, “хезмәтләр” өчен алыш-биреш ясаганда эләктереп алалар.

 

Тикшерү изоляторында утырганда, хатынның башына уй килә: үз-үзенә кул салырга. Элмәктән алганда исән булса да, бер атнадан, аңына килә алмыйча, җан-тәслим кыла.

 

Алексеевск районында шул ук мөлкәт, фатир, машинага ия булу нияте белән гомер иткән ирен үтерергә заказ биргән ханымга “ялланган үтерүче”- оперативник “мәет”нең фотосын видеокамера белән җиһазландырылган машинада бирә. Күрсәгез иде сез ирен үтерергә “мәҗбүр булган” ханымның фотосурәткә карап өзгәләнүләрен! Хәер, ошбу “җан өшеткеч” күренеш дәвамлы булмый – хатын-кыз тынычлана. Ләкин күпкә түгел, заказ өчен акча түләү белән аның кулларына да богау кидерелә. Ул озак срокка ирегеннән мәхрүм ителде.

 

Бу мисаллар милиция кисәтеп өлгергән кыргыйлыкларның кайберәүләре генә. Өлгерә алмаганнары күпме?! Ә менә бүреләр үз өерендәгеләргә тими икән... 


Наил ВАХИТОВ. Казан-Пенза
Безнең гәҗит
№ 27 | 09.07.2008
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»