|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.12.2010 Сәясәт
БетерделәрРоссиядә бер генә президент калачак. Кичә Дәүләт Думасы төбәк җитәкчеләрен президент дип атауны тыючы законны соңгы укылышта кабул итте. 2015 елның 1 гыйнварына кадәр төбәкләр үз Конституцияләрен әлеге закон белән тәңгәлләштерергә тиеш була. Моннан соң президент исемен нинди сүзгә алыштырырга икәнлеген һәр республика үзе хәл итәчәк. Бу яңалык Бурятия, Башкортстан, Мари Иле, Удмуртия, Чуашстан, Якутия, Адыгей, Дагыстан, Ингушетия, Кабарда-Балкар, Карачай-Черкес республикаларына һәм Татарстанга кагылачак. Кайбер төбәкләр, федераль закон кабул ителүен көтеп тормыйча, президент атамасыннан баш тартты инде.
|
Иң күп укылган
|