поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
22.12.2010 Җәмгыять

Әлфинур Нәҗипова-Зиннәтуллина: “Хәнәфи мәзһәбенең кыйммәтен XXI гасырда тагын да ныграк аңлаячакбыз”

Алдан хәбәр иткәнебезчә, Казанның “Хәтер” нәшриятында Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышлап 15 томлык әдәби әсәрләр җыентыгы дөнья күрде.

“Сугыш эзләре буйлап” дип аталган VI томны филология фәннәре кандидаты, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының татар әдәбияты һәм аны укыту методикасы кафедрасы доценты Әлфинур Нәҗипова-Зиннәтуллина төзегән һәм аңа кереш сүз язган. Биредә галимә фашизмның иң каты явызлыклары алдында да рухларын сындырмаган әсир сугышчылар язмышы әдәбиятта аерым бер урынны алып торуын ассызыклап, бу китапка Нәби Дәүлинең “Яшәү белән үлем арасында”, “Җимерелгән бастион”, Габдрахман Әпсәләмовның “Мәңгелек кеше” әсәрләрен керткән. Фашизмның ерткычлыгының ни дәрәҗәдә түбән, әшәке булуын күрсәтү максатыннан укытучы, шушы бер китапка таянып, әсир-солдатлар язмышына бәйле әсәрләрне укырга тәкъдим итә ала.

 

  Исегезгә төшереп үтәбез: әлеге 15 томлык китапларны тәкъдим итү 15 декабрь көнне академик Әнвәр Хуҗиәхмәтов катнашлыгында Казанның Мәскәү районының 3 нче гимназиясендә узган иде. Ә аңа кадәр, китапларның бары тик 10 томлыгы гына табадан төшеп өлгергән хәлдә дә “түгәрәк өстәл” сөйләшүе Яңа Савин районының 177 нче мәктәбендә үтте. Очрашуның әлеге мәктәптә узуы юкка гына түгел: галимәнең төзегән томлыгына әлеге мәктәпнең милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Лилия Исхакова рецензия язган. Очрашуда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының бәһасез томлыклар чыгу уңаеннан туган сорауларына Әлфинур ханым җавап бирде. Ә. Нәҗипова-Зиннәтуллина татар халкына мең елдан артык дәвердә маяк булган ислам диненә, шул динебездән аерылгысыз булган хәнәфи мәзһәбенең әһәмиятенә дә ныклап тукталды.

 

  Галимә Әлфинур Нурмөхәммәтовна әдәбият фәнендә шактый кызыклы тикшеренүләр алып баруы белән билгеле. Ул, язучы Нурихан Фәттахның иҗат тормышын һәм фәнни-әдәби эшчәнлеген энәсеннән җебенә кадәр өйрәнеп, 2004 елны Татарстан китап нәшриятында Н. Фәттах турында китап та бастырып чыгарган иде. 2008 елны аның Төркиядә узган конференциядә “ХХ гасыр башында Истанбулдагы сәяси вакыйгаларның татар әдәбиятында чагылышы” дигән темага ясаган доклады төрек галимнәрендә дә зур кызыксыну уята.

 

  Ислам дине белән бәйле рәвештә, галимә Бөек Ватан сугышы чоры әдәбиятында нинди яңалыклар ачкан? Шул хакта без аннан тиз арада интервью алырга булдык.

 

–  XX йөздә сугыш афәтләренең ачысын татымаган берәр милләт калды микән?! Беренче бөтендөнья сугышы турында китаплар, хезмәтләр язылу туктап торса да, Икенче бөтендөнья сугышының зыкымы безнең гасырга да чыкты. Бөек Ватан сугышының тәмамланганына инде 65 ел узуга да карамастан, дөньяда никадәр томлыклар басыла, кинофильмнар төшерелә. Әлфинур апа, ни өчен бу сугыш шулкадәр дәһшәтле булган соң? Әдәбиятта бу хакта ниләр теркәлеп калган?

 

– Бөек Ватан сугышы бу дөнья хәятенә XX гасырда Аллаһ биргән иң зур сынау булды. Аллаһы Тәгаләнең һәрбер сынавы да үзенең хикмәте белән килә. Әйтик, 1552 елда Аллаһ безгә сынауны ни сәбәпле җибәргәндер дип уйлыйсыз? Татар ханлыкларының бердәмлеген сынау өчен. Казан ханлыгын мин тоталитар дәүләт булгандыр дип санамыйм, аның бердәмлеген ислам дине тәэмин итә. Аның халкы да, ханнары да дини булган, тик татарның дистәгә якын ханлыклары арасында булган ханнарның эчке каршылыгы, бер-берсен күрә алмаулары, көнләшүләре бердәмлекне дәүләт сәясәте яссылыгында җимерә, эчтән кимерә. Ә менә Советлар Союзында, Сталин вакытында ничек иде? Ул үзенә “сталь” сүзеннән псевдоним ясап, халыкны ничек итеп быргычлап тотты. Икенче бөтендөнья сугышына кадәр ул ничек итеп миллионлагын халыкны, шәхес культы, дип, нахакка рәнҗетеп, тикшереп-нитеп тормыйча, репрессияләде. Ләкин бәхетсезлек ялгыз йөрми, диләр. Халык өстенә яңа бәла килде, илгә фашистлар бәреп керде. Әгәр Сталинның репрессиясенә йөзгә якын татар язучысы бер гаепсезгә эләксә, сугышка шуның кадәр үк язучы китеп, кайсы фронт кырларында ятып кала, кайсы әсирлектә үлә, кайсы авыр яраланып инвалид булып кайта. Боларга вакытсыз гомерләре киселгән күп меңнәрне дә кушсак, югалтуларның саны-исәбе юк. Минем шуны әйтәсем килә: совет чорында, аеруча Сталин вафат булганчыга кадәрге чорда халкыбызның иманы ныгыды гына. Кайберәүләр әйтәләр, совет вакытының сугыш яралары төзәлү-төзәлмәү – анысы бер хәл инде, ә менә җан ярасын, рухи яраларны ничек төзәтеп-“ямап” бетерербез икән, диләр. Шунысына басым ясыйсым килә: иманы булган кешенең тәкъвалыгы арту-үсү өчен совет чорында мөмкинлекләр чамалы булса да, билгеле бер “шарт”лар бар иде. Әйтик, шул ук сугыштан соңгы чордагы җимереклекләрне төзәтү, колхоз-совхозларны торгызуда, якыннарыңа, күршеләреңә булышуда гына түгел, теләсә кайсы совет кешесенә ярдәмләшүдә дә чагылды бу.

 

–  Мин Сез сөйләгәннәрдән шуны аңладым: димәк, Бөек Ватан сугышы чоры адәм баласының һәм физик, һәм рухи иммунитетын ныгыткан икән. Ә бүген нәрсә? Ата-ана баласын хәрби хезмәткә озатканда каты сугышка җибәргәннән дә тегеләйрәк ут йотып утыра. Бу Икенче бөтендөнья сугышы биргән сабак-дәрес Советлар Союзы таркалганнан соң сүнә бара дип уйламыйсызмы? Нишләп алай соң ул?

 

– Россиядә демократиянең чәчәк атуын бездән – хәнәфи мәзһәбендәге мөселман-мөслимәләрдән дә бигрәк, радикаль ислам группировкалары, төрледән-төрле ислам экстремизмына китерүче дини агымнар – мисал өчен, “Хизбут-Тәхрир” оешмасы һ. б. секталар, сәләфиләр, ваһһабчылар көтеп кенә торган икән, дияргә була ирексездән. Алар безнең тынычлыгыбызны бозарга телиләр. Русча әйтмешли, как будто без, төгәлрәге, әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз 70 ел буе мич башында – гомер буе тынычлыкта гына яшәгән! Әле әллә кайчан да түгел бит әле: никадәр яшьләребез Әфганстан, Чечня сугышларында кырылды. Минем сәясәт турында бик тирәнгә керәсем килми. Сәясәт – бик буталчык әйбер ул. Бигрәк тә безнең илдә. Монда һәр бәхәсләшүченең үз дөреслеге булырга мөмкин. Ләкин бер нәрсә төгәл ачык: сугыш зур һәм кечкенә була алмый. Сугыш – мәрхәмәтсез, куркыныч була ала. Чөнки ул турыдан-туры яшәешкә каршы оештырылган әйбер. Шуңа күрә ул ничек кенә дип аталмасын һәм нинди генә формада оештырылмасын, аңа аклану юк. Шуңа да без сугышның төп асылын яшьләребезгә аңлатырга тиешбез. Чөнки Бөек Ватан сугышында җиңү – әле фашизмны тамырыннан корыту дигән сүз түгел ул. Мин моны шуннан чыгып әйтәп: җиһад – ул коралга үрелү дип, кешене зомбилаштыру өчен күп нәрсә кирәкми, тик менә акыл үсешенә, адәм баласын фикерләргә өйрәтә торган (әдәбият өчен фикерләү сәләтенең үсеше аеруча әһәмиятле. – Ә. Н.-З.) хәнәфи мәзһәбенә төшендерү өчен мөгаллимнәрдән бик зур тырышлык таләп ителә.

 

–  Сез “Сугыш корбаннары кайтавазы” исемле томлыкны төзүдә дә катнашкансыз. Бу томлыкта ниләр сурәтләнә?

 

– Монда күбрәк Бөек Ватан сугышының соңгы елларын (әйтик, 1943–1945 нче еллар) чагылдырган һәм сугыштан соңгы елларда язылган әсәрләр кертелде. Бу китапка кертелгән әсәрләрдә инде сугыш әлегә кадәр билгеле булмаган яклары белән укучы күз алдына килеп баса. Бу томлыкка таянып сугыш турында укучы бала белән сөйләшүләр үткәргәндә, бер яктан, сугышның әшәкелеген, куркынычлыгын ачыкларга, икенче яктан, кешеләрнең үз араларындагы, җәмгыять белән кеше арасындагы мөнәсәбәтләрнең дә сугыш елларында да шактый катлаулы, каршылыклы булуына игътибар итәргә мөмкин.


Нияз САБИРҖАНОВ
Musulman.su
№ |
Musulman.su печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»