поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
21.12.2010 Җәмгыять

Җир ул – безнеке

Газеталарда, Израиль Татарстанның 1,5 миллион гектар җирен арендага алырга ниятли, дигән сүзләр пәйда булды. Татарстан Хөкүмәтенең Интернет порталыннан табып, үз күзләрем белән күргәнче, мин моңа башта ышанмадым. Шундый тәкъдимне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда Израиль Кнессетының элеккеге депутаты, Татарстаннан киткән яһүдләрнең Бөтен Израиль берләшмәсе рәисе Леонид Литинецкий җиткергән.

Рәсәйдәге җирнең иге-чиге юк. Никтер барысының да күзе Татарстанга төшә. Тамыр җибәрергә уңай, татар ялкау, йомшак, дип уйлый торганнардыр инде.

 

Бүгенге аянычлы авылларыбызга шулар гына җитми инде. Инвестор дигән адәмнәр туган җиребезне, газиз халкыбызны болай да харап иттеләр. Бушка эшләтү бер хәл әле ул, авыл халкы бушка да эшли, әле кайчан гына акча күрделәр соң, түзделәр инде гомер буе, без белгәндә дә хезмәт көненә эшләделәр. Иң авыры эшсез калу булды, таркату шуннан башланды. Акыллы җитәкчеләр үз районнарына инвесторларны якын да җибәрмәделәр. Әтнә, Саба, Балтачка инвесторларны кертмәделәр. Авыллар, колхозлар, әле алай гына да түгел, милләт, тел, әдәп-әхлак, горурлык сакланып калды. Үз күзәтүләремнән чыгып әйтәм, нәкъ менә шушы районнарда китап укыйлар, үз дәрәҗәләрен белеп, җиргә хуҗа булып яшиләр, эшлиләр.

 

Иң аянычы, кешеләр үзләренең җиргә хуҗа икәнен оныта башлады. Менә шушы хис төрле юллар белән кысрыклап чыгарылды. Телне, милләтләрне бетерү, инде менә газиз туган җиреңне кемгәдер бирү. Ә бит Коръән Кәримнең Мөлек (Падишалык) сүрәсенең 15 нче аятендә: “Алла – җир йөзен сезнең карамакка бирде. Җир­нең күкрәгенә басып йөрегез, Алла биргән хәләл ризыкларны ашагыз. Ахырда кайту барыбер Алла хозурына булыр”, – диелгән. Шуңа күрә дә җир гомер бакый кадерле, газиз булган. Соңгы елларда гына әллә нишләдек. Югыйсә үзебез дә шул ук җирдән, туфрактан яратылган. Уртаклыклар күп инде, күзгә күренеп тора, бүген кеше дә, җир дә авырта. Аларны бер бөтен итеп карау кирәктер. Ә бит бездән өлкәннәр белгәннәр: җиргә төкерергә ярамый. Дәлиле дә күрсәтелә иде: үлгәч кызу таба ялаталар. Кемнең әле кызу таба ялыйсы килсен.

 

Бакчаларны трактор белән сөрә башлагач, әтинең коты очкан иде. Үзе исән чакта көрәк белән казытты, бакча түшәк кебек гөф итеп тора, бәрәңге дә уңа иде. Тракторлар кергәч, безнең якларда бакчаларның кадере китте. Минем елыйсы килә, минем генә түгел, бик күпләрнең елыйсы килә, бүген еларга кирәк, иртәгә соң була.

 

Безнең буынга әле җир кадерле, соң шулай булмаса, кешеләр гөл үстерергә туфракны туган авылларыннан алып килер идемени? Кибетләрдә кәттәрәкләрен дә саталар сатуын. Ә авылыңнан алып килгән туфракта гөл яхшырак үсә. Чөнки ул синең өчен, синең авылыңа Аллаһ Тәгалә тарафыннан билгеләнгән туфрак. Шунымы чит-ятларга бирик?

 

Яза торгач, бер бик кызыклы вакыйга искә төште. КамАЗ заводларын төзи башлаган еллар иде. Завод урыныннан уңдырышлы кара туфракны кырдырганнар. Моны французлар күргәннәр, кызыкканнар. Бик яхшы хакка сатып алырга сораганнар. Кем­нәрнеңдер сатасы да килгән. Шунда Рәис Беляев:

 

– Җир сатылмый, – дигән.

 

Соңрак бер кызыклы әсәр дә укыган идем. Басып алу сугышларында, әгәр башкача булдыра алмыйлар икән, төнлә барып бер капчык туфракларын урлап кайта торган булганнар. Ниндидер бер бик тә мәгънәле ырымдыр бу. Чыңгызхан армиясе булгандыр. Алар бит ярты дөньяны буйсындырганнар. Инде менә 30 елдан артык вакыт узгач, Рәис Кыямовичның акылына сокланып дога кылам.

 

Ырым гына дисәм дә, ул гына түгел бу. Җирнең ачкычын, икенче төрле әйтсәк, дилбегәне кулдан ычкындыру, ятларга бирү.

 

Йә, ярый, яһүдләрнең авыл хуҗалыгын үстерәсе­ләре, җирдә эшлиселәре дә килә, ди. Ник нәкъ менә Татарстанны сайлаганнар соң әле алар? Дөрес, соңгы елларда бездә дә буш калган, эшкәртелмәгән кырлар бар. Ә шулай да бездә әле кырларга агач үсәргә өлгермәде, ә менә Самара якларында буш җирләр шактый. Анда барсыннар дияргә җыенмыйм. Ул җирләр дә кемнәргәдер тәгаенләнгән.

 

Гади халык та аптырашта, эш юк, нишләргә белми интегә. Әле шуңа җавап эзләүчеләр бар. Дөрес итеп оештыручы гына юк. Инвесторларның да максатлары бик кечкенә булып чыкты, бары тик үзләренә байлык туплау гына. Татарстанның өчтән берен басып алырга җыенган яһүдләрнең дә максаты җир эшкәртү генә түгел, басып алу, хуҗа булудыр.

 

Мондый хәлләр булмасын өчен уянырга, айнырга, югалу дәрәҗәсенә җитеп килгән күркәм сыйфатларыбызны – уңганлык, чисталык, гаделлек, белем алуга омтылышны кайтарырга кирәк. Бүген һәркемнән уяулык сорала. Җир бирү коточкыч афәтләрнең башы булачак. Бирмәс өчен үзебезгә хуҗа булырга кирәк. Соңыннан белмәдек, күрмәдек диярлек булмасын иде. Кызык бит ул безнең татар. Катлы-катлы куркытылудан, таланудан да килеп чыккандыр инде. Гел хәйләләмәкче була. Ә хәйләсе гел үз башына төшә. Әле яңарак кына шулай булды. Авылларда тиз генә сыерларга конпенсация бирәсе булдылар. Сыерлар җыялар, берәр баш кына калдырталар дип, икелесе дә, өчлесе дә берәр генә сыер яздыртты. Теркәлгән сыерларга 8әр центнер фураж кайтты. Калганнары ач калды. Безгә ялган килешми, безгә эчкечелек тә килешми, ялкаулык та, хәйлә дә килешми.


Шәехҗан Фәния ХУҖАХМӘТ
Ватаным Татарстан
№ 253 | 21.12.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»