поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
21.12.2010 Авыл

“Һәр ризыкны үзебез өчен дип әзерлибез”

Тукай районы Боерган авылында яшәүче Ләйсән һәм Айрат Арслановларның эшмәкәрлек өлкәсендә эшләүләренә 13 еллап икән. Башлап киткән мәлне мал үрчетеп, ит сату белән шөгыльләнсәләр, ике ел элек булган кризис аларны башка юнәлеш буенча эш ачарга этәргән.

– Ит сату белән шөгыльләнгәндә унбишләп баш эре терлек тота идек, – дип башлап җибәрде сүзен Айрат абый. – Шуның дүртесе сыер булыр иде. Беркем булышмады, хатыным белән икәү барысына җитештек. Аны бит әле үстерү генә түгел, урнаштыру ягын да кайгыртырга кирәк. Ике ел элек кризис җилләре искәч, авылда эшсез хатын-кызлар күбәйде. Ни дә булса уйларга кирәк иде. Чөнки эшмәкәрлектә дә бертөрле эш белән генә алга китеп булмый. Хатыным белән уйлаштык та, ипи пешерү цехы ачарга булдык. Икебезнең дә пешекче һөнәре бар, ник тырышып карамаска?

 

Арслановларга цехны Чаллыда ачу отышлы була. Авылга да якын, бөтен төр коммуникацияне монда эшләү уңайлырак, махсус белгечләр дә шәһәр җирендә күбрәк. Ләкин!

 

– Безне авыл патриотлары дип әйтсәк тә була. Ничек тә аны саклап каласы килә. Ләкин моның өчен халыкны эш белән тәэмин итәргә кирәк. Шуларның барысын да уйлап, цехны үзебезнең Боерганда ачарга дигән нәтиҗәгә килдек.

 

Шуннан Айрат абый үзенең идеясе, планнары белән авыл Советына, район җитәкчесенә керә.

 

– 140 кв.метрлы бик искергән, авария хәлендәге фельдшер-акушерлык пункты бар иде, шуны сатып алдым, – дип сөйли Айрат абый. – Санитар нормаларга туры китереп, капиталь ремонт ясадык, пешерер өчен кирәк-ярагын алдык.

 

Һәм иң мөһиме – авылның 14 кешесен эшле иткәннәр. Кемнәр генә юк алар арасында! Гомере буе колхозда эшләп лаеклы ялга чыккан Мәүлидә һәм Сория апалар, экономист, бухгалтер, сәркатип, укытучылар дисеңме. Шулай ук күрше авылдан килеп эшләүче Фәиз Мингәрәевне дә Айрат абый мактап туя алмый.

 

– Дипломнары булмаса да, аларның куллары оста. Башта барысын да хатыным Ләйсән белән күрсәтә-күрсәтә эшләдек, әлбәттә. Ничек ипи салырга, ничек бөрергә. Хәзер мин барысыннан да канәгать. Алар нәкъ профессионалларча эшли.

 

Цехта татар халык ризыклары әзерлиләр. Ипи, чәкчәк, гөбәдия, өчпочмак пешерәләр, пилмән ясыйлар, токмач кисәләр. Бер уйлап карасаң, гап-гади татар авылында камыр ашларына ихтыяҗ юктыр кебек. Бөтен кеше үзе пешерәдер төсле. Шул уйларымны Айрат абыйга әйткән идем, ул менә нәрсә диде:

 

– Ничек кенә кызганыч булмасын, хәзер авылларда ялгыз кешеләр күп. Берүзе генә яшәп ятучы апа-әбиләр, буйдак ирләр, кияүгә чыкмыйча калган хатын-кызлар. Кемнең үзенә генә камыр куеп, ике-өч өчпочмак, гөбәдия пешереп утырасы килсен? Цехны узган ел Рамазан аена керер алдыннан ачып җибәргән идек, ә быел үзебез җитештергән ризыкны кечкенә кибетебездә сата башладык. Ул тулысынча хәләл ризыклардан тора. Бернинди тәмәке, сыра, аракы ише әйбер куймыйбыз. Хәләл җиргә кеше күп йөри. Алар канәгать булгач, безгә рәхәт.

 

Күп кеше җәен хәтта көтүчегә дә ашарга пешереп тормый икән. Әбәт ашын Арслановлар цехыннан гына килеп алалар. Пешекчеләр 5 минутка соңарса да, кайчан чыгарасыз, көтүчебез ач бит, дип борчыла башлыйлар икән.

 

Арслановлар пешергән ике төрле ипи, татар ашлары Тукай районы буйлап 8 кибеткә таралса, Чаллының 15 ноктасына китә.

 

– Кибет киштәләре азык-төлектән сыгылып тора, сезнең кебек шәхси пекарняда эшләүчеләр дә күп. Ничек үз клиентларыгызны булдырасыз? – дим.

 

– Һәр пешергән әйберне үзебез өчен дип эшлибез. Бар нәрсә кулдан ясала. Өйдәгеләргә ничек пешерсәк, кибеткә чыга торган ризык та нәкъ шулай әзерләнә. Бары шул гына. Тәмле, сыйфатлы продукция булганда конкуренция юкка чыга. Норма буенча салсаң, ризык тәмле була. Әйтик, өчпочмак өчен майлы ит, суган, бәрәңге кирәк. Барысын да 0,3-0,5 мм да шакмаклы итеп турыйбыз. Бер генә миллиметрдан артык булса да, пешерттермибез. Беркайчан реклама биргән юк, – дип сөйли Айрат абый.

 

Чәкчәк-гөбәдияне никах, туйларга әзерләгәнлектән, газетага бирелгән рекламаның кирәге дә калмый. Кеше ашый, кунаклар сүз ара сүз чыгып ризыкның тәмле булуын, кем пешергәнлеге белән кызыксыналар икән. Дан әнә шулай тарала.

 

– Чәкчәкләребез узган ел Якутиягә тиклем китте. Быел да әллә ничәне Мәскәүгә, Санкт-Петербургка дип заказ бирделәр. 12 килограмм авырлыктагы иң зур чәкчәгебезне Иркутскига алып киттеләр. Туганнары безнең авыл кешеләре иде. “Сезнең ризыкны күчтәнәчкә алып барсаң да оят түгел!” – диде алар. Шул бер җөмлә безгә зур бәя булды, күңелләребезне күтәрде, тагын да канатланыбрак эшләргә көч бирде, – дип сөйли ул.

 

Айрат абый кечкенәдән үк әнисе янында ашарга пешереп үсә. 8 нче сыйныфта укыганда берүзе бәлеш салып, өйдәгеләрне сыйлый. Ит бәлешеме, баланныкымы – барысы да яхшы килеп чыккан. Гаиләдә 5 бала үскәннәр. Бүген бөтенесе дә исән-сау, һәм иң кызыгы – бишесе дә эшмәкәр икән. Дүртесе авылда, берсе генә Чаллыда яши.

 

– Тормыш нигезендә эш тора. Мин әти-әнигә бик рәхмәтле, алар безне югары белемле итмәсәләр дә, ун институт бетергән кебек тәрбияләгәннәр. Балаларга да шуны кабатлыйм, кешене уку гына түгел, иң беренче чиратта эш кеше итә, дим.

 

Арслановларның өч балалары бар. Муса – 11 дә, Лилия – 9 да, ә төпчекләре Ирек 6 нчы сыйныфта укый. Санаторийга киткәндә эштә курыкмыйча аларны калдырам, ди Айрат абый. Узган ел җәйге каникулда Муса ипи пешерү цехында эшләсә, Лилия кибеттә саткан, ә Ирек пилмән оста ясый икән, пакетларга да тутырып торган.

 

– Цех әле безгә авылның бар яңалыгын белеп торырга да булыша, – дип сөйли Айрат абый. – Ризыкка заказ бирәләр бит, шул арада кем өйләнә, кайсының никах икәне, балалары туганын, бәби ашы булганын беләсең. Тәҗрибәле кеше буларак, шуны әйтә алам: өйләнешүче парлар никадәр бер-берсен яратса, чәкчәк тә шулкадәр матуррак өелә. Бер данәсе дә коелмый. Өйгәндә үк, әһә, боларның гаиләләре ныклы булачак, дип уйлап куясың.

 

Үзебезнең дә елның һәр фасылында урманга чыкмый калган юк, – дип дәвам итә Айрат абый. – Шунда ашап-эчеп, гөлҗимеш җыеп, ял итеп кайтабыз. Көймәбез бар. Тыныч көн булса, рәхәтләнеп бер йөзәбез. Әти белән әни дә шулай иде. Хәзер менә мин алар кебек. Киләчәктә балаларымның да үз гаиләләре белән шулай тату яшәүләрен телим.

 

Эш буенча тагын шуны әйтәсем килә: менә без пекарня булдырдык, ләкин ит җитештерергә вакыт калмады. Аны шулай ук яратып эшли идек. Шуңа күрә киләчәктә берәр зуррак ферма төзеп, аны мал белән тутырасы иде. Җиремне арендага бирмичә, анда бодай чәчеп, үзем тарттырган оннан ипи пешерәсе, бәлеш саласы килә. Тагын күпме кешегә эш булачак. Ләкин бу әле киләчәк. Эшлисе эшләр бик күп, Ходай гомерне генә бирсен!


Алсу САБИРОВА
Ирек мәйданы
№ 25 | 17.12.2010
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»