поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
19.12.2010 Авыл

"Иман тәрәз шакый"

Мин бары тик бу дөньядан

Нисбәт эзләп киләм;

Бер дәүләт тә яши алмый

Имансызлык белән.

 

                    Мөдәррис ӘГЪЛӘМ.

 

Сезнең көя ашаган киемне күргәнегез бармы? Шкафта эленеп торганда әле өр-яңа булып күренгән күлмәкне көн яктысына чыгарып карасаң, аның челтәр-челтәр тишекләнеп беткәнен абайлыйсың - каһәр суккан көя шулай харап иткән аны. “Пеләш”ләнеп калган мех якалар, туннар да аның эше. Тик көя яратмаган бер нәрсә бар - ул да булса нафталин. Балачакта борынны ярып керә торган әче исле ак порошокны әни вак төенчекләргә төйнәп сандык төбенә яисә шкаф киштәләренә куя иде. Кунакка яисә Сабантуена барырга җыена башласаң, өйгә нафталин исе тарала иде...

 

Сүзем, әлбәттә, көя турында түгел, бу бер чагыштыру гына. Бик зарарлы «көя»ләр безнең җаныбызга кереп оялаган, менә шулар борчый мине. Ничек итеп ул «көя»ләрдән арыну мөмкинлеге турында бергәләп уйлашыйк әле. Һәр көянең дә үз “нафталин”ы булырга тиештер бит?! Гади телдә “нафталин” дип борынгыдан калган йола вә гореф-гадәтләрне атауларын да искә алыйк. Бәлки, безгә нәкъ менә шундый “нафталин” бик тә файдалы булыр.

 

Бүген мине бик тә аптырашта калдырган һәм борчуга салган нәрсә - ул авыл яшьләренең җиргә битараф мөнәсәбәте. Моны ничек аңларга? Гомер бакый җир өчен көрәш барган, күпме крестьян күтәрелешләре һәм фетнәләре патшаларга тынычлап яшәргә мөмкинлек бирмәгән. «Җир - крестианнарга!» - шул шигарь астында гади халыкны җыеп, революцияләр ясаганнар. Ничәмә-ничә буын татар җир иманасына хуҗа булыр өчен кан-көч түккән! Алай гына да түгел, «җир» төшенчәсе халкыбызның әхлакый кануннарының умыртка баганасын тәшкил итә. Ислам динен кабул иткән борынгы бабаларыбыз үзләренең рухи-әхлакый тәгълиматында иң беренче кыйммәт итеп Хак Тәгаләгә инану һәм гыйбадәт кылуны атаган. Икенчесе, әлбәттә, - ата-ананы олылау вә хөрмәтләү. Шулардан соң иң мөһим гамәл булып Җир-анага чиксез рәхмәтләр юллау һәм мәдхия җырлау, аны тир түгеп эшкәртү саналган.

 

Җир бит ул - яшәеш чыганагы! Бер генә патша да, президент та, гади кеше дә, гомумән, бер генә җан иясе дә Җир-анабызның нигъмәтләреннән башка тереклек кыла алмый. Җир - ул дөньядагы иң кыйммәтле матди байлык. Ул “тутыкмас вә күгәрмәс”, черемәс һәм беркем дә аны урлап китә алмас. Политэкономия теле белән әйткәндә, җир - ул бердәнбер үзен-үзе тергезә торган мал-мөлкәт (“самовозроҗдающийся капитал”). Фабрика-заводлар искерә, җимерелә, машиналар ватыла, а җир һәр яз саен орлыкларны үз куенына алып, безгә яңа уңыш вәгъдә итә, әгәр тиешенчә кадер-хөрмәт күрсәтсәң, тырыш хезмәт куйсаң, тереклек өчен нигъмәтләрен мулдан бирә.

 

“Нишләп безгә ликбез укыйсың?” - диючеләр дә булыр. Әйе, кайберләребез бу хакыйкатьне яхшы аңлый, әмма буыннар арасында ниндидер өзеклек бар бугай, өлкәннәр яхшы аңлаганны хәзерге яшьләр белергә дә теләми.

 

Сүзем әлеге дә баягы пай җирләре турында. Әйе, җәмәгать, хөкүмәт ел саен авыл кешеләренә мал-мөлкәт өләшеп тормас. Моннан 150 ел элек булган мондый хәл, ә кабат ничә еллар яисә гасырлардан соң җир хуҗаларын яңабаштан билгеләрләр - анысын бер Алла үзе генә белә. Бүгенге җир пае - ул авылда яшәүче гаиләләргә көн итәргә мөмкинлек бирүче яшәеш чыганагы буларак билгеләнде. Чәч, сөр, ур, уңыш җый, рәхәтен күр! Акча юкмы? Техника юкмы? Белем юкмы? Теләк юкмы? Әллә бүген без тук тормыш белән сынауны уза алмадыкмы? Туган да, күрше дә кирәкми хәзер. Элек ишекләрне көндез бикләп тоту гадәте юк иде, кайсы күршегә керсәң дә, чәйләмичә чыгармыйлар иде. Бүген әби-бабайларга кадәр үз өйләрендә бикләнеп, телевизордан бетмәс-төкәнмәс сериаллар карап ятуны кулайрак күрә. Чөнки пенсия әйбәт, кибеттә җаның теләгән ашамлык һәм кием бар. Хәзер беркем дә ипи-тоз сорап күршегә керми, шөкер, үзебездә бар. Башка ихтыяҗларыбызны да үз чамабыздан чыгып канәгатьләндерергә тырышабыз. Яшь буын исә техникага, компьютерга мөккибән, аларны виртуаль-хыялый дөнья күбрәк кызыксындыра.

 

Нәрсә ул җир? Ни хаҗәте бар аның, кая китсен ди ул? Әнә ич - аяк астында яткан тузанлы туфрак кына ул, тәмәке төпчеген ташлыйсың да, таптыйсың. Кызганыч, җирнең чын бәһасен белмәү, аңламау һәм җиргә соң дәрәҗәдә битараф караш - бу чынбарлык. Димәк, тәрбия нигезендә барчабызны да туендыручы, яшәргә көч бирүче Җир-ананы олылау, ихтирам итү ятарга тиеш. Ә мондый тәрбия ул җирне тир түгеп эшкәрткәндә һәм соңыннан инде үзең үстергән уңыш җимешләрен ашаганда бик үтемле буладыр. Минем уйлавымча, мәктәптә дә җәмгыятьтә барган заманча үзгәрешләргә тәңгәл килердәй яңалыклар кертү ихтыяҗы тугандыр. Мәсәлән, кайбер төгәл фәннәрне артык нечкәлекләре белән өйрәнү кирәкме икән, чөнки мәгълүмат чыганаклары кул астында, теләсәң кайсыннан файдалан: интернет, телевидение, китаплар һ.б. Шуңа бәрабәр, бүгенге көндә авыл мәктәпләрендә агрономия, зоотехния, ветеринария, фермерчылык, авыл хуҗалыгы берәмлекләрендә исәп-хисап нигезләрен өйрәтү ифрат та файдалы булыр иде. Хәер, элек гамәлдә мондый тәҗрибә бар иде. Кайбер мәктәпләрнең терлек фермасы, бәрәңге, чөгендер басулары, гөлбакчалары, хәтта умарталыклары да бар иде. Дөрес, барлык авыл баласы да фермер булмас, кайберләре калага китәр. Ләкин һәр районда бер генә мәктәп булса да авыл хуҗалыгы профиле буенча өстәмә әзерлек алып барсын иде.

 

Базар мөнәсәбәтләре, телисеңме-теләмисеңме, кеше белән аралашырга, хезмәттәшлек итәргә «өйрәтә» - уртак тел таба алмасаң, товарың да сатылмас. Ә менә зур-зур авылларда яшәгән кешеләр янә күмәкләшеп тотынсалар, барлык авырлыкларны да җиңә алмаслар идеме? Төп киртә дә шунда шул: без күмәк яшәү, ярдәмләшеп яшәү психологиясеннән читләштек. Аеруча соңгы елларда. Ашау байдан, үлем Ходайдан. Юкса, пай җирләрен кушып, бергәләшеп, уртак җир эшкәртүче бер хуҗалык төзү өчен үзең белән иңгә-иң яшәүче, хезмәт итүче кешеләрнең тулы хокуклы булуларын танырга, алар белән киңәшергә, килешергә, юл куярга әзер булу сорала. Хәзерге заманда бу төп шарт. һәм нәкъ менә шул сыйфатлар җитмәве хәзерге яшьләргә уртак эш оештырып җибәрергә комачаулый. Авылда пенсионерлар күп, димәк, кайбер гаилә ихтыяҗларын өлкән буын да үз хисабына каплый. Беренче карашка, икътисади хәлебез безне күмәкләшүгә өндәми, киресенчә, аерым утар булып яшәүне алга сөрә. Ләкин җир паен үз көчең белән генә эшкәртү һәркемнең кулыннан да килми, бүгенге көндә кабат күмәкләшү таләп ителә. Җирне арендага биреп була, әлбәттә. Ләкин, азмы-күпме тәҗрибә күрсәткәнчә, мондый ысул әлләни табыш китерми. Ә нигә үз көчеңне сынап карамаска? Безнең бабайлар бер генә карыш җирне дә кысыр калдырмыйча, муеннарына тубал асып, кыр буйлап аягүрә иген чәчеп йөргән, ул гына да түгел, мул уңыш җыя алган, һәрхәлдә, ул заманда гаиләдә җиде-сигез бала үстерә алганнар.

 

Әлбәттә, хәзерге пайчылар төзегән хуҗалык - ул инде элеккеге колхоз булмаячак, монда һәркем үз сәләтен тулаем ачарга тиеш була: кем исәп-хисап өлкәсендә, кем агрономиядә, кем техника ягыннан көчлерәк, ә кем шактый гына мая туплаган. Аннан, күмәк хезмәт, ярдәмләшү - ул безнең халыкка элек-электән хас бер күркәм сыйфат. Күпләребез бүген «өмә» дигән төшенчәне искә дә алмый, ә бит әле моннан берничә дистә еллар элек авылларда барлык авыр эшләр өмә җыеп башкарыла иде: бура күтәрү (йорт, мунча, каралты-кура салу), печән чабу, утын кисү, каз өмәләре һ.б. Гадәттә, хуҗабикә өмәчеләрне токмачлы тавык шулпасы, бәлеш пешереп сыйлый. Кичен, эштән соң күршеләр, туганнар, дуслар җыелып, җор телле мәҗлес әһелләренең шаян сүзләреннән көлешеп, күңелле ял итәләр. Мондый кичәләр кеше күңелендә гомерлек якты хатирәләр калдыра, дуслык, туганлык җепләре ныгый, күршеләр якыная. Менә шул була инде җанга оялаган «көя»не бетерә торган «нафталин». Безнең халык хезмәттән тәм, тормыштан ямь табып яшәргә күнеккән бит. Бер сүз белән йомгаклап әйткәндә, авыл кешесенең иманлы булуы шарт.

 

Пенза якларындагы зур татар авыллары, үзебезнең Похвистнево районындагы Гали авылының бүгенге яшәеше - моның ачык мисаллары. Әгәр авылда иман көчле икән, анда яшәеш тә ямьле, эшләр дә гөрләп бара, балалар да тәртипле булып үсә, белемгә омтыла. Андый авылларның үрнәген өйрәнәсе, тәҗрибәсен яктыртасы иде. Әлбәттә, аларга да җиңел булмагандыр, ләкин рухлары чиста, иманнары нык кешеләр безнең Рәсәйнең “сикәлтәле юллары”н узарга дәрт-дәрман таба һәм үз максатына ирешә. Язмамны да шагыйрь Мөдәррис Әгъләмнең тирән мәгънәле юллары белән тәмамлыйсы килә:

 

Иман һәркөн тәрәз шакый:

“Үз йөзеңне булдыр!”

 

Карабикол авылы,

Шенталы районы.


Гөлсирә ГАЙНАНОВА
Бердәмлек
№ 51 | 18.12.2010
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»