поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
17.12.2010 Бәйрәм

«Туган як» ны Мәскәү хөрмәт итте

Газетабызны Түбән Новгород өлкәсендә генә түгел, якташларыбыз яшәгән башка өлкәләрдә һәм шәһәрләрдә яшәүчеләр, аеруча мәскәүле якташларыбыз яратып укый. Һәр җомга көн ике йөзләп газета конвертка салып Мәскәүгә озатабыз.

Газетабызның 20 еллык юбилее мәскәүлеләр өчен дә истәлекле, зур әһәмияткә ия булган вакыйга. Шуны күздә тотып, Нижгар татарларының Мәскәүдәге якташлар оешмасы Мәскәү региональ милли-мәдәни мөхтәрияте белән берлектә “Туган як” редакциясенең юбилей кичәсен әзерләгәннәр иде. Мәдәни чара Асадуллаев йортындагы Татар милли-мәдәни үзәге актлар залында үтте. Әле яңа гына капиталь ремонт ясалган залга башкаланың төрле төбәкләреннән, хәтта Химки шәһәреннән газета укучыларыбыз килгән иде. Аларны һәм бәйрәм кичәсе оештыручыларны “Туган як”ның баш редакторы Рауф АБДУЛЛИН җылы тәбрикләде.

 

Үзенең чыгышында газета җитәкчесе “Туган як”ның нинди шартларда дөньяга килүе, чишмә башында нинди кешеләр булуы турында җылы хисләр белән сөйләде, милли басмабызның бүгенгесенә, аның тематик юнәлешләренә, максатларына тукталды.

 

 Аның әйтүенчә, “Туган як” бүген Түбән Новгород өлкәсендә иң абруйлы басмаларның берсе. Аны гамәлгә куючы өлкә хөкүмәте газетаны финанслау мәсьәләсен ышанычлы хәл итә. Заманча җиһазландырылган редакциядә тәҗрибәле кадрлар эшли. Газетада беренче көннәреннән башлап телебезне, динебезне саклап үстерүгә зур әһәмият бирелә, тарихыбызны өйрәнүдә сөенерлек эшләр башкарылды. Моңа редакция каршында эшләп килгән Тарихчылар һәм туган якны өйрәнүчеләр клубы әгъзалары, аеруча галимнәребез Алимҗан Орлов, Мансур Хафизов, Рәшит Баязитов, Әхмәт Аймасов һәм башкалар зур өлеш керттеләр.

 

 Редакция сибелеп яшәгән татарларны берләштерү максатына ике дистә ел дәвамында эзлекле эшләде һәм эшли. “Туган як”ны Мәскәүдә таратуга күренекле якташыбыз, академик Рәшит Баязитов аеруча зур өлеш кертте. Нәкъ аның инициативасы белән “Ярдәм” мәчете аша һәр җомга көн бушлай меңләп экземпляр газета таратылды. Унбиш еллар дәвамында Рәшит әфәнде газетаның финанс һәм материаль хәлен кайгыртып тора. Һәм моның өчен Рауф Абдуллович редакция һәм газета укучылар исеменнән аңа олы рәхмәтен белдерде.

 

 “Туган як” белән Мәскәү татарлары арасында элемтәләрне ныгытуга Мәскәү региональ милли-мәдәни автономия рәисе урынбасары, милли хәрәкәт ветераны, хөрмәтле мәдәният эшлеклесе Кәрим ага Шакиров зур өлеш кертте. Мәскәүдә Бөтенроссия “Туган як моңнары” фестивальләре, сабантуйлар оештыру эшләрендә, сәләтле сәхнә осталарын оештыруда аңа һәрвакыт “Туган як” таяныч булды.

 

 Соңгы елларда Мәскәүдә яшәүче нижгарлар якташлыгы милләттәшләребезне оештыру, авыл белән шәһәр арасында элемтәләрне ныгыту өстендә эзлекле эшли. Нәтиҗәдә, татар милли-мәдәни оешмалары, Мәскәүдә Татарстан Республикасы вәкиллеге, дини оешмалар арасында хезмәттәшлек ныгый. Рауф Абдуллин бу күренешләргә уңай бәя биреп бер төркем якташларыбызны, шул арада Кәрим ага Шакировны, Җәфәр Фәйзрахмановны, Әнвәр Хөсәиновны, Мансур Хакимовны, Илһам Махмутовны рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

 

 “Туган як”ның күптән яшәп килгән матур традициясе бар: ул да булса – милләтебезнең рухи кыйммәтләрен саклап үстерү юлында башкарган олы хезмәтен исәпкә алып газетаның туган көнендә “Ел кешесе”н игълан итү. Быел “Ел кешесе – 2010” исеменә Мәскәүдә яшәүче, туган авылы Андыда мәчет салдыруда батырлык күрсәтүче Сәяр Сөләйманов лаек булды. Әлеге иҗтимагый бүләкнең Дипломын аңа баш редактор Рауф Абдуллин тапшырды. Бу бүләккә төрле елларда Отрадное дини-мәдәни комплексын салдырган өчен Рәшит Баязитов, “Нижгар татарлары тарихы” китабы өчен Алимҗан Орлов, “Татар авылында фаҗига” китабы өчен Мансур Хафизов, Рәшит Ваһаповның 100 еллыгын югары дәрәҗәдә оештырган өчен Рифат Фаттахов, татарча көрәш буенча дөнья чемпионыбыз Рамил Нуриманов лаек булдылар.

 

 “Туган як”та инде күп еллар тагын бер матур традиция яшәп килә – газета битләрендә бастырылган иң яхшы әдәби һәм публицистик әсәрләр авторларына Һади Такташ һәм Кави Нәҗми исемендәге бүләкләр тапшыру. Мондый югары дәрәҗәле бүләккә быел Мәскәүдә яшәүче шагыйрәбез Зөһрә ханым Сөләйманова да лаек булды. Зөһрә ханым Һади Такташ исемендәге бүләкне һәм Дипломны дулкынланып кабул итте, ә зал аны алкышларга күмде.

 

 Нәкъ Мәскәүдә очрашу көнне күренекле якташыбыз, Россиянең атказанган фән эшлеклесе, профессор Абдулхан Ахтямзянга 80 яшь тулды. Ул чыгышы белән Кызыл Октябрь районының Суыксу авылыннан, бөтен дөньяга, аеруча татар дөньясына танылган шәхес, тарихчы. Күптән түгел генә аның һәм хокук фәннәре кандидаты Мансур Хакимовның катнашында Татар легионерлары язмышы турында яңа китап дөнья күрде. Якташ галимебезнең язмалары “Туган як”та да бастырылды. Рауф Абдуллин юбилярга олы рәхмәтләрен белдереп туган көне белән тәбрикләде һәм “Туган як” редакциясендә нигез салынган һәм шактый өлеше редакциядә әзерләнгән “Нижгар татарлары биографик сүзлеге” дигән китап бүләк итте.

 

 Мәскәү татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе генерал-полковник Рәсим Сөләйман улы Акчурин “Туган як”ның юбилей кичәсенә үзе килгән иде. Ул күптән инде Мәскәүдәге Нижгар татарлары белән кулга-кул тотынып эшли, бергәләшеп бик күп мәдәни чаралар уздыралар. Рәсим Сөләйманович бу җәйне Сергач якларына килеп Пашат авылы сабан туенда катнашты, Мәдәнәдә ислам мәдәнияте комплексы, зур авылларда мишәрләр тормышы белән танышты. Бик хисләнеп, канәгать булып кайткан иде. Һәм ул хисләр аның “Туган як”ны котлау чыгышында да ачык чагылды: “Һәрберебезнең туган ягы бар. “Туган як” газетасының татарны берләштерүдә роле әйтеп бетергесез зур. Телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне саклау һәм үстерү юлында һәрвакыт бердәм булсак, безне кем дә җиңә алмый. Моны быелгы халыкны исәпкә алу кампаниясе бик ачык күрсәтте. Милләтебезне яклаучы газетага, аны җитәкләүче Рауф әфәнде Абдуллинга зур рәхмәт”, – диде Мәскәү татарларының лидеры.

 

 Рәсим Сөләйманович шулай ук олы юбилейлары уңаеннан хөрмәтле Кәрим Абдуллович Шакировны һәм Абдулхан Ахтямзянны да автономия идарәсе исемен-нән котлады һәм бүләкләрен тапшырды.

 

 Алкышларның иң кайнарлары олы юбилярларыбызга булды дисәм дә ялгышмамдыр. Нижгарлылар якташлыгы исеменнән бүләкне Абдулхан агага Мансур Хакимов тапшырды. Абдулхан ага җавап сүзендә газетабызны юбилее белән чын күңелдән котлады һәм татарлыгыбызны сакларга, туган якларны онытмаска, төркемнәргә бүленмичә, бердәм халык булып калырга кирәклеккә басым ясады.

 

 Татарстан Республикасының Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиллеге хезмәткәре Рәфис Хәбиб улы Измайлов газетаны котлап, аның читтә яшәүче якташлар белән эшчәнлегенә югары бәя бирде. “Туган як” ул Түбән Новгород өлкәсе генә түгел, бөтен татар дөньясы газетасы. “Туган як” илебез зур авырлыклар кичергән 90 нчы елларда туды һәм бернигә карамастан яши, күп санлы дуслары, ярдәмчеләре ярдәме белән барлык авырлыкларны кичә килә, һәр саны саен диярлек яңара, эчтәлеге кызыклы, бай. Мин 40 ел журналистикада эшлим һәм бүгенге вакыйгага бигрәк шат. Озак яшәгез, укучыларыгызны гел сөендерегез”, – диде Рәфис әфәнде.

 

 Ерак араларны якын итеп Мәскәүдәге чарага атаклы игенче, җәмәгать эшлеклесе, Кызыл Октябрь районының хөрмәтле гражданины Гаяр Хәсәнов һәм шушы районның эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Гаяр Әббәсов та килгәннәр иде. “Газетабыз безнең өчен бик кыйммәтле. Исемендә җисеме дигәндәй, ул үзенең исемен тулаем аклый, өлкә татарларының тормышын, көнкүрешен, шатлык-кайгыларын яктырту юлындагы изге эшен намус белән башкара. “Туган як”ыбыз озак яшәсен”, - диде Гаяр Абдрахманович үзенең чыгышында һәм барча якташларын киләчәк Яңа ел бәйрәме белән котлады.

 

 Нижгарлар якташлыгы активисты, галим, халыкара журналист Гомәр Баутдинов татар зыялылары, танылган нәселләр, дини оешмалар тарихын тирәннән өйрәнеп пропагандалый. “Туган як” белән дә тыгыз хезмәттәшлектә ул. “Туган як” безне туган яклар белән рухи элемтәләр ярдәмен-дә бәйләде. Аның аша авылла-рыбызның дүрт-биш гасырлы тарихын белдек, хәзерге тормыштан, вакыйгалардан хәбәрдар булып торабыз. “Туган як” исән булсын, озак яшәсен”, – диде Гомәр әфәнде.

 

 Мәскәүдәге Ульян татарлары якташлыгы исеменнән газетаны юбилее белән бу оешма вәкиле Зәмзәмия ханым Сахабутдинова котлады.

 

 “Туган як”ның эшчәнлеге турында юбилейга багышлап Сергач телевидениесе матур видеофильм төшергән иде, мәскәүлеләр аны бик кызыксынып карадылар.

 

 Юбилей кичәсе якташ артистларыбыз чыгышлары белән үрелеп барды. Оештыручылар сәхнәне бу юлы тулаем яшь талантларга биргәннәр иде.

 

 Татар тамашачыларына яхшы танылып өлгергән егетләребез Динар Фейсханов, Альберт Сабиров, “Туган як моңнары” конкурсы лауреаты Гөлнара Яруллина һәм башкалар матур җырлары, моңлы тавышлары белән шатландырдылар.

 

 Тулаем алганда, кичә зур оешканлык белән узды, барысы да алдан яхшылап әзерләнгән, уйлап эшләнгән иде. Аны танылган якташыбыз, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, сәхнә остасы Роза Хабибуллина алып барды. Кызыклы очрашулар күп булды. “Туган як”ка язылу мөмкинлеге дә булдырылган иде. Бу кичәне оештыручыларга рәхмәтләр әйтеп, яңа очрашуларга өметләнеп хушлаштык мәскәүлеләр белән.

 

Сергач-Мәскәү-Сергач.


Наилә ЖИҺАНШИНА, Дина ХӨСӘИНШИНА
Туган як
№ 51 | 17.12.2010
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»