поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
17.12.2010 Шоу-бизнес

Кадерле кадр (ФОТО)

«Эх, җырлап та карый соң!» Һәр җырын әнә шулай – тел шартлатып тыңлыйм аның. Җырлаучыларны тансыклар заман түгел, буа буарлык алар. Күңелне айкарлык, һәр авазны йөрәге аша уздыра алган җырчылар тансык. Раяз Фасыйховны соңгылары рәтендә күрәм мин.

 

 

Егетнең Казан артыннан, Балтач ягыннан булуы да күңелгә сары май булып ята. Тырыш, уңган халкы белән дан тоткан бу төбәк сәхнәгә талантларны бик азлап һәм бик сайлап кына бирә. Җәвәһирә апа Сәләхова, Римма апа Ибраһимова... Инде менә Раяз Фасыйхов. Җырлары, һичшиксез, сокландыра. Ә чибәрлекләре... монысы инде – сукыр күзгә дә күренерлек. Ир-ат өчен чибәрлек мөһим түгел, дияр кайберәүләр. Ир-ат өчен мөһим түгелдер дә, сәхнә өчен мөһим, сәхнә матурларны ярата.

 

 

 

 

 

 

 

«Биш балалы гаиләдә дүртенче бала булып туганмын мин. Бу фотода әнием Илсөяр кулында сигез айлык малай булып фотога төшеп торам. Чәч юк, шуңадыр колаклар бигрәк тә матур булып тырпаеп күренәләр. Икенче фотода үземне уенчык куян белән генә калдырганнар. 1984 ел, февраль».

 

 

«Менә ул безнең зур гаиләбез. Беренче рәттә – әнием Илсөяр, аның алдында 2 яшьлек энем Рәсим. Рәсим бүгенге көндә Татарстан Республикасының дәүләт фольклор ансамблендә эшли. Мин дә профессиональ сәхнәгә нәкъ шул ансамбль белән чыккан идем. Уртада әбием Ләлә. Әбием бик матур җырлый. Бүгенге көндә минем сәхнәдә булуыма иң нык куанучы да улдыр, мөгаен. Үзе дә гомер буе җырчы булырга хыялланган. Татар халык җырларына мәхәббәтне дә әбием тәрбияләде. Аның янында әтием Наил. Әтием гармунда уйный, җырлар яза. «Улым, җырчы булгач, минем җырларымны да сәхнәгә чыгарырсың инде», – дип әйтә иде ул миңа. Ә чынлыкта киресенчә килеп чыкты. Әти язган «Кыр казлары» җыры мине халыкка танытты. Икенче рәттә апам Гөлнара, мин, Ильяс абый һәм Нияз ябый. 1989 ел, 4 апрель».

 

 

«Икенче сыйныфта укыган чагым. Нөнәгәр мәктәбенең «ударник»ларын бергә фотога төшергәннәр. Әти фотоның артына: «Фасыйхов Раяз ударниклар белән. 1993 ел, февраль», дип язып куйган. Уңнан беренче, иң озын буйлысы – мин».

 

 

«Нияз абый малайларның иң олысы һәм барыбызга да «командир» иде. Ул армиягә киткәч берара командирсыз , ләкин «Иж-Юпитер» маркалы мотоцикллы булып яшәп алдык. Безгә өйдә булган бөтен техникага һәм шуклыкларга юл ачылды. Бу фотога Ильяс абыйның мине матайга утыртып ишек алдыннан чыгып барган чагы эләккән».

 

 

«1993 елда Кунырга «Дуслык учагы» на баргач төшкән фото бу. Балаитәкле күлмәк кигән кызлар арасында ике генә түбәтәйле малай бар».

 

 

«Арча педагогика колледжында данлыклы егетләр вокаль ансамбле бар. Аның җитәкчесе Марсель абый Фәйзрахманов мәктәбен мин дә уздым. Үз эшенә шулкадәр чын күңелдән бирелгән кеше ул Марсель абый, шаккаткыч. Колледжда укыганда сәхнәдә бик күп чыгышлар ясый идек. Гармунда уйнаган, җырлаган егетләргә сокланалар да, гашыйк та булалар. Шул сәбәпле «йолдыз чире» дә эләккәләде. Андый чакларда Марсель абый шундый оста һәм матур итеп «урынга утырта» иде үзебезне. Рәхмәт аңа. Мәктәбе бүгенге көндә бик ярдәм итә. Бу яман чирне бер уздырган кеше, аны башка эләктерми инде ул. Фотода мин Саба егете Илназ Сәмигуллин белән».

 

 

«Педколледжны тәмамлаган бәхетле дә, монсу да көн. Алда кемне ниләр көтә? Кемнедер – институт, кемнедер – җыр укытучысын күрергә тилмергән мәктәпләр. 2003 ел».

 

 

«Безнең өйдә гармун уйнамаган, җырламаган беркем юк. Барыбыз бергә җыелганда гармун кулдан кулга йөри. Гармунны күтәрә ала башлагач, өйрәтә башлыйлар иде инде безне уйнарга. Ләкин өйдә өйрәнергә ярамый иде. Иске мунчада «Москва» дигән иске гармун бар. Мәктәптән кайткач мунча казанында малларга бәрәңге пешерәбез, бер казан бәрәңге пешкәнче шул гармунда бер көй өйрәнәсең. Кешегә тыңлатырлык булгач, өйдә яңа гармун белән уйнап күрсәтергә ярый иде. Өй – сәхнә. Туганнар – иң таләпчән тамашачылар. Безнең гаиләдә шулай куелган – эшне җиренә җиткермәгән килеш, кешегә күрсәтәсе түгел.

 

  Бу фотода мин иң кадерлеләрем – әтием һәм әнием белән».

 

 

«Авыл егетләре өчен көтүгә чыгу иң күңелле эшләрнең берсе ул. Без дә көтү көтәбез менә».

 

 

«Илшат Вәлиев белән икебез татар җыры атасы Илһам ага Шакиров белән «Татар җыры» конкурсының Гала концертында җырларга әзерләнәбез».

 

 

«Шәхси тормышым, гаиләм турында сөйләү яклы түгел мин. Шуны гына өйтәм – тормышымда бүгенге көндә тулы гармония. Хатыным Люция, кечкенә кызым Венера – үзем корган оя, кечкенә генә дәүләтем. Бар да яхшы. Яман күзләр генә тимәсен».

 

Аның белән очрашырга әзерләнгәндә: «Алкышлардан башы әйләнгән чираттагы һавалы «талант» булып чыкмасмы бу егет дигән шигем дә бар иде. Әллә күрсәтмәде, әллә Марсель Фәйзрахманов «мәктәбе» чынлап та үтемле булган, мин «чираттагы йолдыз» белән түгел, алдына җырларга дигән максат куйган, үзенә ни кирәклеген бик яхшы аңлаучы Раяз Фасыйхов белән сөйләштем. Алга таба да шул фикердә калырга язсын.



Сәхнә
№ 12 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»