|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.12.2010 Спорт
Казан шахматчысы Алисә Галләмова – Россиянең ел спортчысы2010 елгы ил чемпионатында җиңгән Казан шахматчысы Алисә Галләмова Россиянең ел спортчысы дип табылды. РФ Спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министрлыгы физик культура һәм спорт өлкәсендә иң яхшы белгечнең исемен ачыклау максатыннан үткәрелгән Бөтенроссия конкурсына нәтиҗәләр ясады.
Шахмат буенча Халыкара гроссмейстер Алисә Галләмова “Спортның Олимпиаданыкы булмаган төрләрендә ел спортчысы” номинациясендә җиңүче дип табылды.
2010 елда Галләмова Россия җыелма командасы составында 39 нчы Бөтендөнья шахмат Олимпиадасында (Ханты-Мансийск) җиңү яулады, шулай ук икенче ел рәттән хатын-кызлар арасында Россия чемпионаты суперфиналында (Мәскәү) отты.
Җиңүчене бүләкләү тантанасы 22 декабрьдә Мәскәүдә узачак, дип хәбәр итте “Татар-информ” агентлыгына Нәҗметдинов исемендәге Олимпия резервындагы балалар-яшүсмерләр шахмат мәктәбенең директор урынбасары Дмитрий Цинман.
|
Иң күп укылган
|