поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
16.12.2010 Ир белән хатын

Яшәеш

Ул көнне буранлап та куйды соң! Ишеп-ишеп яуды. Җәй буе яумаган яңгыр карга әверелеп җирне сугара бугай. “Ни пычагыма шушы буранда юлга чыгып киттем! Җылы өйдә коймак пешереп ятмыйча! Бетмәс иде базар. Башка көнне чыгар идем”, – дип үземне сүгәм. Чаллы базарының иңен-буен йөреп, балама кирәкле нәрсәләрне җыеп, кайтырга чыктык. Ә автобуслар юк. “Буран сәбәпле, рейслар кичектерелә”, – дип игълан итеп торалар. Шуңа күрә вокзалның залына кереп, транзит рейсны көтәргә булдык. Улым, теләгәнен алдырганга күңеле булып, салкында йөреп күшеккән борынын җилкәмә терәде дә, йоклап ук китте.

Янәшәдә утырган 50 яшьләр тирәсендәге абзый да иртәдән бирле үз ягына транспорт көтә икән. Бик сүзчән булып чыкты ул. Бәлки, бүлдерми тыңлаучы булганнан файдаланып, эчен бушатасы килгәндер. Абзыйның, кинәт чит кешегә ачылып китүе сәеррәк тоелса да, сөйләгәне кызыклы булып чыкты. Аның салмак тавышыннан оеп, тыңладым да тыңладым.

 

– Мин гомер буе жан сөймәгән, күңелгә ятмаган хатын белән яшәдем. Үзем дә рәхәт күрмәдем, аңа да күрсәтмәдем. Яратып өйләнмәдем, шулай туры килде инде... Сөймәгән хатыннан туган балалар да ят була диләр, дөрестер. Кагып сукмасам да, улыма-кызыма мөкиббән китмәдем. Дөрес, эшләп тапканымнан аермадым. Ач-ялангач түгел иделәр, тик арада рухи якынлык кына булмады. Гаилә белән кино-циркларга, табигать кочагына йөрүләр – берсе дә булмады. Балалар кая да булса баруны сораганда да йөз сәбәп табып, кире кага идем. Хатынымны әйткән дә юк... Кунакка барсам – алмадым, ялга китсәм – ул өйдә калды. Аның гаиләне саклар өчен тырышуын да белеп тордым югыйсә. Арабызда ни булса да, балаларга мине хурлап бер сүз дәшмәде ул, гомергә башка ир-атка да күз салмады. Битарафлыгым белән ничек кенә рәнҗетсәм дә, тормыштагы һәр уңышсызлык үчен гел аннан алсам да – түзде. Ярата иде чөнки. “Әйдә, ярар, миңа хәзер барыбер”, – дип, өйләнергә тәкъдим ясагач, елап җибәргән иде ул. “Җүләррәк ахры, башка берәү булса көләр иде”, – дип уйлаган идем. Ә ул мине кочаклап, шашып-шашып үпте. “Курыккан идем. Юкка чыгарсың да, табалмам дип кайгырган идем. Беренче күрүемнән бирле яратам бит сине. Үкенмәссен, бәгърем, синең өчен генә яшәрмен”, – дип, елый-елый мәхәббәтен аңлаткан иде.

 

Минем өчен аянычлы көннәр иде бу вакытта. Күңел әрнүеннән, йөрәгемнең туктаусыз сулкылдавыннан бер дәва да таба алмый интеккән көннәрем иде. Күкрәгемдә таш булып каткан рәнҗүне, хыянәт ачысын үзем генә күтәрә алмам кебек тоелды. Яраларымны бәйләргә “җылы кул” кирәк иде. Очраклы гына танышкан Сәрия исемле кызый юатучы булды ул чакта. Елмаючан, назлы, итагатьле татар кызы. Дөресен әйткәндә, бөтенләй иләмсез булса да игътибар итмәс, барыбер өйләнер идем. Минем өчен кыяфәт-холык түгел, йөрәгемне миллион кисәкләргә ваткалаган башка кыздан үч алу мөһим иде... Күңелемнең хуҗасы булган, бер генә мизгелгә дә исемнән чыкмаган Валя иде минем мәхәббәтем.

 

Без аның белән Чаллы автомеханика техникумында таныштык. Бер курста укыдык. Ул – минем беренче мәхәббәтем. Икебезнең дә гаиләләребез КамАЗ төзелешенә ерак Украинадан күченеп килгән. Татар дәүләте уртасында үзем белән бер милләттән, бер диннән булган кызны табуыма әти-әниләр бездән артык куанды бугай. Чибәрлеккә чамасыз хохлушкама төркемебез егетләренең ымсынып караганын күрә идем. Ял кичәләрендә мин Валяны биленнән эләктереп зыр-зыр әйләндергәндә, әллә ничә көнче күзнең аркамны тишәрдәй булып янганын сизә идем. Валяның: “Валерочка, җаным!” – дип, йөгереп килеп муеныма сарылуларын, беренче үбешү, беренче тапкыр бергә аттырган таңнарны, язгы Чаллы кичләрен мәңге онытасым юк. Тырышып укуым, группа активисты булуым, гитарада уйнавым, төннәрен елга портында йөк бушатып акча эшләвем – барысы да Валя өчен генә иде. Укыганда аның барлык сызымнарын мин сыздым, имтихан-зачетларны мин әзерләдем. Валя үзе үк: “Син булмасаң, сопромат бирә торган кешемени мин”, – дип көлә иде.

 

Дүрт ел бергә булдык. Армиягә чакыру кәгазе алгач, икәүләшеп еладык. Ике ел бит! Хатларны еш языштык. Бергә хезмәт иткән егетләр көнләшәләр иде хәтта.Валяның фотосын күреп тел шартлатучылар күп булды. Ә без мин армиядән кайткач өйләнешергә сүз куешкан идек. Мин ике ел шул өмет белән яшәдем. Үземнән бер ай алдан демобилизацияләнгән Чаллы егете Коляга сөйгәнемә тапшырырга кушып күчтәнәчләр биреп җибәрдем...

 

Хезмәтемнең соңгы аен этеп-төртеп үткәреп Валям янына ашкындым.

 

Хәзергедәй күз алдымда, бер кочак чәчәк күтәреп, ике баскычны бер итеп, Валя яшәгән бишенче катка йөгереп мендем. Сагынуым шулкадәр көчле иде, хәтта ишекне Коля ачканга да игътибар итмәдем башта. Валяны күтәреп алып үбәргә тотындым. Соңрак кына аптырап калдым – Коля каршымда трусиктан гына басып тора иде.

 

– Гафу ит, Валера, шулай килеп чыкты... Без бер-беребезне ошаттык. Коля бездә торып калды. Мин анын белән... без аның белән... Ачуланма, шулай килеп чыкты... – дип, ык-мык килде Валя, күзләрен яшереп.

 

Минем аяк астымда җир убылгандай булды. Иң якын ике кешем – дустым белән сөйгән кызым шулкадәр оятсыз рәвештә, берьюлы хыянәт иттеләр. Ничек түзмәк кирәк?! Коляның измәсен изеп, фатирларын пыран-заран китерүемне икенче көнне милиция бүлегендә генә белдем. Акылым күпмедер вакытка сүнеп торган, күрәсең. Стресс хәлендә була торган күренеш икән бу. Монысын соңыннан белдем.

 

Шул хәлдән соң Чаллыдан чыгып киттем һәм 20 ел кайтмадым. Бүгенге көнгә кадәр... Шәһәр үзгәргән, бар да башка, ят. Мин генә һаман шул яралы гашыйк булып яшәгәнмен. Үз хыялларым эчендә, үзем генә белгән “алсу дөньяда” яшәгәнмен. Яши торгач, күңелемдә Валяны гафу иткәнмен. Уйларымда гел аның белән сөйләшеп, киңәшеп, ниндидер хыялый тормыш белән гомер иткәнмен. Бу яшерен дөньямда балаларыма да, хатыным Сәриягә дә урын булмаган. Валяга булган мәхәббәт бөтен дөньямны биләп, миннән наз, игътибар көткән якыннарымны барыннан да мәхрүм иткән.

 

20 ел күрешмәгәннән соң, бүген, ниһаять, Валя белән очраштым мин. Махсус кайттым, сагынып, күрәсем килеп. Гомерем буе бар уйларымны биләгән чибәр хохлушкамның күкрәгенә башымны салырга дип кайттым...

 

Бишенче кат, таныш ишек... Я, Хода! Бер ят хатын тәмәке тартып карлыккан тавыш белән, кичә генә күрешкәндәй: “Привет!” – диде. Сары тешле авызын зур итеп ачып шаркылдап көлде дә, ирләрчә “шалт” итеп җилкәмә сугып куйды. Көлгәндә Валяның өч ияге берьюлы мимылдап селкенеп куя. Алагаем калынайган иләмсез гәүдәсе якынча гына да хыялдагы кызныкына туры килми...

 

Коля белән бер генә ел яшәгәннәр. Аннан тагын өч иргә барган. “Берсе белән дә яши торган булмады!” – дип, барысын да аты-юлы белән сүкте... Ике ирдән өч баласы бар. Сөт заводында капларга тутыручы булып эшли икән. Бер сәгать чамасы хәзерге Валяның элеккеге чалымнарын эзләдем. Тапмадым. Йөзе дә, үз-үзен тотышы да, бер-бер артлы чәркәләргә аракы коюы да чит-ят, күңел кайтаргыч иде. Сүз ялганмады. “Мин дә сине берничә тапкыр, иске фотолар актарганда искә төшердем. И-и-и, шәп тә йөргән идек, әйеме?” –дип искә алды Валя безнең сөю тарихын. Шуннан ары мин бу фатирда башкача бер минут та кала алмадым. Фикерләремне җыя алмыйча, шәһәр паркына кереп чүмәштем.

 

– Ах, Валерий, Валерий! Ах, җүләр! Ничә еллар буе шушы Валя дип шашындым бит. Гаиләгә биреләсе күпме җылыны, ата назын иң якыннарымнан күпсендем. Алма кебек, кырыкта да нәфислеген җуймаган, алтын ана, менә дигән хуҗабикә булган Сәриямне сагышка салдым. “Татарва” дип мыскыл иттем, – дип сүктем мин үземне. – Хатын-кыз буларак җылы сүз ишетмәде, бер наз-игътибар күрмәде ул. Үземне чын күңелдән сөйгән, балаларымны кадерләп үстергән, һәр гозеремне үтәп торган Сәриямә ничә еллар битарафлык күрсәттем. Милләтен, туганнарын, гореф-гадәтләрен кимсеттем хәләлемнең. Имеш, дуңгыз ите ашамый – кылана, имеш, чисталык дип артык чәпчи, имеш, хәмер эчми, мәҗлесләрдә кинәнеп гүләйт итүне өнәми. Болар бар да аның кимчелеге түгел, өстенлеге булган икән бит! Туганнарымны хөрмәт итте, дини бәйрәмнәремдә таба ашы пешерми, котламый калганы булмады. Ә мин, татар илендә гомер итеп, сүгенүдән кала, бер татар сүзе отмадым. Имеш, үз милләтемнән, үз динемнән булган Валяны яраттым. Ә минем өчен җанын бирергә әзер татар хатынын кешегә санамадым. Ник соң миңа үземнең мәгънәсезлегемне, ахмаклыгымны аңлар өчен 20 ел вакыт кирәк булды икән? Элекке сөюгә мөкиббән китеп, бүгенге көнемә кул селтәп, яшәгәнмен бит!

 

Үз-үземә карата күңелемнән нәсыйхәт-нотык тотып юлга чыктым менә. Үз өемә, үз балаларым, хатыным, үз гаиләм янына. Җан җылымны жәлләп җәфалаган бахырларымны рәхимле гамәлләрем белән бәхилләтергә Ходай миңа вакыт бирер микән? Алар алдындагы гаебемне йола алырмынмы – шунысы куркыта...

 

...Абзый кыйссасын тәмамлаганда буран тынган, көн дә аязып киткән иде. Әйтерсең, Валерий дәдәйнең күңеле белән бергә табигать тә тынычланды. Безнең рейсны игълан иттеләр. Хушлашып, һәркайсыбыз үз юлыбызга кузгалдык...


Чулпан НАСЫЙРОВА
Татарстан яшьләре
№ 71 | 14.12.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»