поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
16.12.2010 Җәмгыять

“Без бит хәзер бер дистә!”

Өч игезәк тууын табиблар гадәттән тыш могҗиза дип атый. Соңгы 7 ел эчендә республиканың 15 гаиләсендә шундый тере могҗиза теркәлгән. Шуларның берсе – Түбән Камада яшәүче Гөлнара һәм Сергей Мостаевлар гаиләсе.

Хатын-кызлар консультациясендә узган беренче УЗИда ук, өч балагыз булачак, дип әйтеп чыгарганнарын дулкынланып искә ала Гөлнара:

 

 – Шок булды. Дөрес түгелдер, ялгыш карыйлар дип уйларга да юк – барысы экранда аермачык күренеп тора бит. Өйгә кайткач, иремә, олы кызыма әйттем, нишләргә инде, куркам, дим. Алар тынычландыргач, рәхәт булып китте, ышаныч та артты. Балага теләп уздым, ирем дә көтте. Шуңадырмы, Ходай безгә алтынчы бала урынына сигезенчене дә җибәрде.

 

Мостаевларның өч игезәккә хәтле тагын биш балалары бар. Олы кызлары Алинага – 14, Камиллага – 8, Артемга – 6, Артурга – 5, Никитага 3 яшь. Ә төпчекләре Тимур, Саша һәм Каринага 7 шәр ай.

 

 – Бер бала күтәреп йөрү белән өч бала арасында аерма зур икән. Бик авыр булды. Үзем 20 килога арттым. Гадәттә, берьюлы берничә бала туганда, алар кечкенәрәк була. Ә минекеләр бөтенесе норма буенча иде. Кызым 2300 грамм булса, малайларымның берсе 3 кило, икенчесе 2800 грамм булды. 34 атнада кесарев кисеме белән алдылар. Шунысы кызык: бер бала йөртсәң дә, өчне көтсәң дә, витаминнарны шул ук күләмдә эчәсе икән. УЗИны гына гадәти булачак әниләргә караганда күбрәк ясадылар. Караган саен төрлечә әйтәләр иде. Йә бер малай, ике кыз дип, йә өчесе дә малай булачак, диделәр. Соңгы УЗИда гына дөресен әйттеләр.

 

Игезәкләр туу очрагы ир яки хатын-кызның нәселдәнлегеннән килсә дә, Мостаевлар беравыздан, бездә андый очрак булмаган, диләр. Олы яшьтәге туган-тумачалары өч игезәк түгел, икелесен дә хәтерләми икән. Гөлнара тумышы белән Спас районыннан. Аңа 3 яшь вакытта әти-әнисе Түбән Камага эш буенча күченеп килгәннәр. Апасы, абыйсы бар. Әтисе әле исән-имин, шәһәрдә яши икән. Ә әнисе мәрхүмә инде.

 

 – 21 яшемдә олы кызымны таптым. Бер генә бала белән калмаячагымны белсәм дә, бу кадәр үк булыр дип күз алдыма да китермәдем, – дип көлә Гөлнара. – Беренчесе белән икенчесе арасында гына зур ара булды. Заводка Алинадан соң гына чыгып эшли алдым. Аннан соң тоташ декрет яллары китә. Өйдә утыруыма инде 8 ел.

 

Алдарак әйтеп киткәнемчә, хәзер нәниләргә 7 ай. Мин килеп кергәндә өчесе дә мәш килеп үрмәлиләр иде. Берсе мыш-мыш килеп аш, икенчесе йокы бүлмәсенә юнәлгән, өченчесе түрдә торган зур гөл чүлмәгенә үрелеп маташа. Карап кына өлгер! Бөтенесенең тешләре чыгып килә. Теш уртлары шулкадәр кычыта, күрәсең, ни туры килсә, шуны авызларына кабып чәйни башлыйлар.

 

 – Моңарчы гел имездем, – дип сөйли әни кеше. – Күптән түгел Спас районына барырга кирәк булды. Иртән китеп, кич кайтып та җиттек югыйсә. Ә шул арада имүдән ваз кичкәннәр. Авызларына алмадылар да. Өчесе берьюлы бит! Әллә көн буе юкка чыгып торганыма үпкәләгәннәр шунда? Чиратлап имезә торган идем. Берсен кулга алып ашата гына башлыйм, караватта үз чиратын көтеп ятучы икесе еларга тотына. Шулай берсен куям, икенчесен ала идем.

 

Бер баланың күкрәк сөте белән дә тамагы туя. Ә өчәү булгач – юк. Имезеп алам да, шешә белән смесь каптырам. Имезлекне беренче көннәреннән үк никтер яратмадылар. Мин каптырам, алар төкерә. Хәзер тулысынча шешәдән генә тукланалар. Аның каравы ипи, печенье кимерә башладылар. Боткаларны яратып ашыйлар. Кайбер кеше, игезәкләр чиратлап уяна, ди. Алай түгел шу-у-ул! Берсе уянып елый башласа, икенчесе, аннары өченчесе тавыш куптара. Шулай итеп төнге трио килеп чыга. Йокларга барыбыз да аерым-аерым караватларга ятабыз, ә иртәнгә бөтенесе янымда тәгәрәшә. Һәрберсенә өчәр кат торгач, тегендә-монда бала күтәреп йөрисе килми. Әзрәк үссәләр, бәлки, туйганчы бер йоклар идем дип, үземчә хыялланып йөрим.

 

Сигез балалы Гөлнарага нибары 35 яшь. Шулкадәр бала алып кайтып, еллар буе алар белән мәш килеп, хуҗалыкны алып барган хатын-кызны күбебез кыз чактагы формасын сизелерлек югалткан, бизәнү-төзәнү әйберләренең ни икәнен күптәннән оныткан, үз борчуларына чумган апа итеп күз алдына китерә. Ә Гөлнарага карап “сөбханалла” гына диясе кала! Йә кайсыбыз сигез бала тәрбияләп, йокысыз төннәр уздырып, матур итеп чәч ясап, маникюр эшләп куя ала?

 

Берникадәр вакыт сөйләшеп утырганнан соң, Гөлнара белән кибетләргә чыгып керергә булдык. Ул тәм-томга чират торган арада кабат шаккатып аны күзәтәм. Менә ул басып тора, аның белән беррәттән югары сыйныф укучылары. Бер аерма юк! Кыска модалы кием, биек үкчә...

 

Сережаны күпме сөйләштерергә теләсәм дә, белмим, ничә соравыма гына җавап бирде икән дә, җанлы әңгәмәдә күпме сүз кыстырды икән? Күренеп тора, ул беркайчан паникага бирелми, бернәрсәгә шаккатмас, бар нәрсәне ничек бар, шулай кабул итә торган тыныч холыклы ир. Хатын-кыз андыйлар турында бер сүз белән ышанычлы ди. Теге вакытта Гөлнара өенә кайтып, безнең өч игезәк, дип түгел, ә 20 игезәк дисә дә, белмим, Сережаның реакциясе үзгә булыр иде микән?

 

Әти кеше Түбән Кама химия заводында механик булып эшли. Шәһәрдә аларның бер бүлмәле фатиры бар. Әлбәттә, бу кадәр ишле гаилә белән анда яшәү мөмкин түгел, шуңа туганнарының 3 бүлмәле фатирына күченергә мәҗбүр булганнар. Зал ягында әни белән өч игезәк урнашса, бер йокы бүлмәсендә ике малай белән әтиләре, икенче йокы бүлмәсендә калган 3 бала.

 

 – Мин үземнең заводтан ипотекага чиратка баскан идем, – дип сөйли Гөлнара. – Чират килеп җитте анысы, ләкин хәзер шәһәр безгә кирәк һәм тиеш булган 4 бүлмәле фатирлар төземи икән. 86 кв.метрлы өч бүлмәлене бирәбез, диләр. Ләкин без бит анда сыешмыйбыз! Бер каттан икешәр бүлмәле ике фатир булса да бик әйбәт. Шул гозерем белән җитәкчеләргә кергән идем, риза булмадылар. Эш стажыгыз аз, аннары сезгә икене бирсәк, башка бер гаилә фатирсыз калачак, диләр. Икенче елга олы кызыбызның бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырасы бар. Бүгеннән үк әзерләнә башларга кирәк, укытучылар да куркыта. Артем 1 нче сыйныфка бара. Өч игезәкнең тәпи китеп, бар җиргә җитеп комачау итә торган вакытлары булачак. Һәрбер кешегә тиешле 18 кв.метр тисә, искиткеч булыр иде. Бушка сорамыйбыз югыйсә, бөтен кеше кебек ипотекада торабыз. Хәтерлим, 5 ел элек Түбән Камада бер гаиләнең нәкъ безнең кебек өч игезәге туды. Аларга шундук 5 бүлмәле фатир бирделәр, дигәннәр иде. Без алар кебек түгелдер инде, күрәсең.

 

Күпбалалы гаилә, соңгы өчесе игезәк тә булганлыктан, бөтен кеше Мостаевларны, сезгә дәүләт бик ярдәм итә торгандыр, дип аптырата икән. Өч игезәк туу хөрмәтенә администрация 20 мең сум, Гөлнарага эштән 100 мең, Сережага никтер ике генә балалар караваты бирәләр. Балалар өчәү бит югыйсә. Боларның берсен дә Гөлнара зарланып сөйләми. Мин кат-кат сорагач кына әйтергә булды.

 

 – Ни дисәң дә, балаларны беренче чиратта үзебезгә дип таптык. Хәзер иң мөһиме – аларны чирләтмичә үстерү. Җитәкчеләрдән соранып йөрисебез килми. Теләсәләр, үзләре бирерләр иде, – ди хуҗабикә.

 

Өй тулы берсеннән-берсе кечкенә балалар булса да, ничектер башка кабарлык тавыш юк. Зурраклар үзләренә караганда кечерәкләрне карый, бер-берсенә усал караш дигән нәрсә бөтенләй юк. Малайлар арасында ноутбукка чират җиткәндә генә ыгы-зыгы булып ала. Уйнаганнарының бирәсе килми, тегеләренең тизрәк утырып уен башлыйсылары килә.

 

 – Сигез бала, барысы да төрле, – дип сөйли әниләре. – Кайсы бик чая, Никита иркә, гел сырпаланып кына тора. Кайсы тиз үпкәли. Берара бакчага бара торганнары белән бик авыр булды. Иртән уята башлыйм, өчесе дә, кәнфит бирсәң генә торабыз, дип шарт куялар. Ачулансаң да аңламыйлар, әйбәтләп әйткәнне дә белмиләр. Күпмедер вакыттан соң узды андый чаклары.

 

Берничә ел элек, ул вакытта әле Алина да кечкенә, Яңа ел бәйрәменә Кыш бабай белән Кар кызын чакырдык. Тегеләр икесе дә исереп килделәр. Акыра-акыра сөйләшәләр, көләләр. Кыскасы, бала өчен бәйрәм бетте. Хәзер Алина 8 нче сыйныфта, зур кыз, ә Кыш бабайдан курку хисе һаман бар. Шуннан бирле башка балаларга чакыртырга шикләнәбез, – дип үткәннәрне искә ала Гөлнара.

 

Гаиләнең шәһәр читендә бакчасы бар. Бөтен яшелчәне моңарчы үзләре үстергәннәр. Быел, әлбәттә, бара алмаганнар, уңыш та чамалы булган. Анысы аңлашыла да, бөтенең дә бакчада булыр өчен бер “Нива” белән ничә рейс ясарга кирәк бит!

 

 – Әкренләп “Газель”гә күчәсе булыр инде, – ди алар. – Без бит хәзер бер дистә!


Алсу САБИРОВА
Ирек мәйданы
№ | 10.12.2010
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»