поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
16.12.2010 Мәдәният

Филүс Каһиров Башкортстанда «Ел җырчысы» булды

Казан консерваториясе студенты Филүс Каһиров Башкортостанның “Гәлсәр сандугач" эстрада сәнгате фестиваленең йомгаклау этабында "Ел җырчысы" дигән исемгә лаек булды.

"Гәлсәр сандугач" телефестивале Уфада тугызынчы ел үткәрелә, һәр елны йомгаклау концертында иң яхшы яшь башкаручыларның исемнәре билгеле була. (Бу фестивальне Казанда үтә торган "Татар җыры"ның аналогы дияргә була).

Татар җыр сәнгатендә йолдыз булып калыккан, Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестиваленең Гран-при иясе Филүс Каһиров "Гәлсәр сандугач"та үзенең яраткан "Китмә, сандугач" (Р. Яхин) җырын башкарды, тамашачылар бисына тагын бер популяр татар җырын - "Җиз кыңгырау моңнары”н бүләк итте.

- Һичшиксез, Филүс беренче чиратта үзенең чын моңы, чын сәнгате өчен югары бәһагә лаек, - дип билгеләде журналистлар белән очрашуда проект җитәкчесе Земфира Байбулдина. - Ел дәвамында Филүс Татарстанда да, туган ягы Башкортсанда да гастрольләрдә йөрде, һәм һәркайда аның концертлары чын мәгънәсендә вакыйга, сәнгать бәйрәме буларак кабул ителде. Филүс беркайчан да фонограммага җырламый. Шуның белән сәнгатькә ихлас хезмәт итү үрнәге күрсәтә. Минемчә, соңгы елларда Татарстанда да, Башкортостанда да яшь башкаручылар арасында Филүс Каһиров кебек җитди иҗади казанышларга ирешкән җырчы булмады. Шуңа да Филүскә "Ел җырчысы" исеме бернинди шикләнүләрсез бирелде.

Ә аналитиклар үз чиратында Татарстаннан килгән татар җырчысының Башкортстанда үтә торган абруйлы фестивальдә татар җыры белән җиңүен иҗтимагый-сәяси күзлектән дә яхшы фал дип билгели. Бу үзенә күрә татар-башкорт мөнәсәбәтләрендә яңа мәдәни ачыш булды. 


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»