|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.12.2010 «Сары бит»
Ләйсән Сөнәгатованың машинасын Сергей Шойгу алып китә язганХәзер Казан тулы хатын-кыз машина йөртүчеләр. Аларны инде бомба тоткан маймыллар белән дә чагыштырмый башладылар. Кыскасы, автоледиларның ак полосасы башланды. Җырчы Ләйсән Сөнәгатова – рульдә йөрүче хатын-кызларның берсе. Казан бөкеләрендә аны “Дэу Матиз”да күрергә мөмкин.
Хатын-кыз юньләп машина йөртә белми. Бу гыйбарә белән кайчак Ләйсән дә ризалашып куя. Берәр ханым юлын кисеп үтсә. “Казанда йөрү авыр. Машина күп. Әтием кунакка килгәч “сез монда ничек йөрисез”, дип аптырап китә”, – ди Ләйсән. Ире Айрат та (“Эссе” төркеменнән) беренче вакытта машинада барганда гел төрткәләп, өйрәтеп бара торган була. Янәсе, дөрес бармыйсың, дөрес туктамыйсың, тегеләй ит, болай ит... Ләкин Ләйсән “Син мине өйрәтсәң, мин дә сине өйртәчәкмен!” дип ультиматум куеп, ирен урынына утырткан. Хәзер Айрат дәшми йөри ди. Җырчы моңарчы йә автобуста, йә таксида йөргән. “Транспортта йөрү бик читен, уңайсыз. Хәзер шулай йөрүемне күз алдыма да китермим. Интеккәнмен икән, - ди ул, - Ә гел таксида йөри башласаң, артык кыйммәткә төшә”. Ләйсән правасын инде 4 ел элек алган булса, машинасын әле күптән түгел генә. Кызы Ралина сәбәпче моңа. 2 яшьлек бала гел “күтәр, күтәр”, - дип әйтә икән. Кыш көне Ралинаны аеруча тынычландыра алмыйлар. Кар көртләрен ерып, бәләкәй аякларны күтәреп атлавы авырайгач кызчыкның җәяү йөрү теләге бетә икән. Шуңа хәйләкәрләнә дә. “Гел күтәреп йөри алмыйм бит инде. Үскән саен авырая да”, - ди Ләйсән. “Ралина, минемчә, бик матур исем. Берничә ел элек Ләйсән, Лилия исемнәренә бум иде. Шуңа кызыбызга ятрак исем сайлаган идек. Яшьләрчә дә кебек”. Ләкин бер тапкыр урамда 80 яшьләрдәге әби белән танышырга туры килгән. Аның да исеме Ралина икәнен белгәч, Ләйсән шаккаткан. Карт әбиләр дә Ралина була ала икән! Берсендә Ләйсәннең машинасын Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министры Сергей Шойгу алып китә язган. Министр Казанга килгән матур, кояшлы көн була ул. Шәһәр үзәге машиналар белән шыгрым тулган, кайбер урамнарда йөрүне чикләгәннәр. Ләйсән 5 минутка гына Филармониягә эшенә кереп китә. Чыкса, машина урынында юк! Җилкәсенә “Дэу Матис”не утырткан эвакуатор инде юлга кузгалган. Шагыйрь әйтмешли, “Коня на скаку остановит” дигәндәй, Ләйсән ничек тә туктата моны. Теге туктагач, машинасын калдыруны үтенә башлый. Бу хәлгә шаһит булган очраклы кешеләр дә бәхәскә кушыла: “Калдырыгыз инде, башка алай итмәс”, - дип эвакуаторчыга ябырылалар. Ахыры яхшы тәмамлана: машинаны төшерәләр. Һәм Ләйсән “Матис”ына утырып юлын дәвам итә...
Лилия ВӘЛИШ |
Иң күп укылган
|