поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
22.03.2008 Аш-су

CАРЫМСАК, ИНҖИР ҺӘМ... СУ ТУРЫНДА

Сарымсакны борын-борыннан ризык буларак кулланганнар. Кышын да, җәен дә ул безнең сәламәтлекне ныгыта, шуңа да табында сарымсакка урын һәрвакыт булырга тиеш. Инҗирне исә беренче мәр­тәбә моннан 5 000 ел элек Гарәбстанда үстерә башлыйлар. Әлеге җимеш безгә якынрак булган Кырым, Краснодар краенда, Кавказда да өлгерә. Ә ме­нә төньякка кипкәне генә барып җитә. Чөнки йомшак инҗир озак юл үтә алмый.




САРЫМСАК

Тумышы белән сарымсак Урта Азиядән. Аны Борынгы Мисырда, Грециядә, Рим һәм Һинд­­­с­танда да үстер­гәннәр. Ә Борынгы Кытайда сарымсакны ризык буларак кына түгел, кеше күм­гән­дә начар көчләрне куучы чара итеп тә кулланулары мәгъ­лүм. Англиягә 1548 елда кертелсә дә, аны бу илдә әле дә бик үк өнәп бетерми­ләр шикелле. Ә Русьтә сарымсак IX гасырда ук кулланыла башлаган. 

Сарымсакның үзенчәлекле исе һәм тәме анда эфир майларының күп булуына бәйле. Шул исе аркасында күпләр өнәми дә инде аны. Ул углеводларга, азотлы матдәләргә, минераль тозларга, С һәм В группасы витаминнарына, бета-каротинга бай. Сарымсак ашказаны тракты эшчәнлеген нормага сала, сулыш ор­ганнары эшчәнлеген яхшырта, кандагы шикәр күләмен киметә, яраларны төзәтә. Сарымсакның сидек, үт суы куу, кан тамырларын киңәйтү һәм капиллярларны ныгыту үзлекләрен дә билгеләп үтәргә кирәк.

Сарымсакның тагын бер файдасы: ул кандагы холес­терин күләмен киметә. Тик табиблар аны изеп ашарга киңәш итә. Чөнки холестеринны көйләүче аллицин матдәсе шушы очракта гына бүленеп чыга.

Ашкайнату системасын яхшырту, аппетитны ачу, эч авыртуын басу, организмның йогышлы авыруларга каршы тору сәләтен арттыру өчен сарымсакны ипи катысына ышкып ашарга кирәк.

Вак итеп туралган сарымсакның исе һәм тәме тагын да көчлерәк. Кулдагы сарымсак исен лимон белән уып бетереп була. Ә сарымсак ашаганнан соң петрушка тамыры чәйнәргә кирәк.

Сарымсакны соусларга, тәмләткечләргә, маринадка салалар. Беренче һәм икенче ашлар белән бирәләр.

 

ИНҖИР – БАЛЛЫ ДАРУ

Инҗирне беренче мәр­тәбә моннан 5 000 ел элек Гарәбстанда үстерә башлыйлар. Әлеге җимеш безгә якынрак булган Кырым, Краснодар краенда, Кавказда да өлгерә. Ә ме­нә төньякка кипкәне генә барып җитә. Чөнки йомшак инҗир озак юл үтә алмый.

Инҗирнең файдасы нидә соң? Анда аксым, глюкоза һәм фруктоза бар. Киптерелгән җимештә әлеге мат­дәләр ике мәртәбә күбрәк. Шуңа да организм талчыкканда табиблар кипкән җимеш ашарга киңәш итә. Аксымга бай җимеш авырлыкны арттыра. Вино­град һәм камыр ризыклары белән бергә ашасаң бигрәк тә. Инҗир С, РР һәм В группасы витаминнарына, каротинга бай.

Инҗирдә фицин кыйм­мәтле матдәсе дә бар. Шуңа да җимеш тромбоздан интеккәндә, веноз кан тамырлары эшчәнлеге җитенкерәмәгәндә аеруча файдалы. Фицин тромбларны таркатып, канны сыеклата. Калий күләме буенча җимеш чикләвекләр белән “бил алыша” ала. Ә калий йөрәк һәм нерв системасы өчен мөһим.

Тимергә кайсы җиләк-җимеш бай? Алма, диярсез. Ә менә инҗир аннан да бае­рак. Азканлылык вакытында инҗир ашагыз. Җимеш клетчаткасында кандагы холестерин күләмен киметүче матдәләр дә бар хәтта. Йодка бай инҗир калкансыман биз авырулары вакытында ярдәм итә.

Инҗир ашказаны тракты өчен дә файдалы. Ул ашкайнату системасын яхшырта, ашказанының лайлалы тышчасы ялкынсынуын киметә, бөер һәм бавыр эшчәнлеген нормальләштерә. Инҗир кайнатмасы эч катканда булыша. Ә яфрагы төнәтмәсе, киресенчә, эчне катыру үзлегенә ия.

Сөттә пешкән инҗир ютәл, ангина, бронхитны  дәвалый. Җимеш кайнатмасы бездә бик популяр булган кура җиләгенекенә тәңгәл. Ул тән температурасын төшерә, тир куа.

Файдасы бик күп булса да, кулланырга ярамаган очраклар бар. Ашказаны-эчәк трактында ялкынсынулы авырулар булганда, шикәр диабетыннан интеккәндә инҗир ашарга киңәш ителми.

 

СУ КИРӘК!

Сәламәтлегегез турында кайгыртасыгыз, матур, зифа булып каласыгыз, эшчәнлегегезне күтәрәсегез килсә, даруханәгә кыйм­мәтле дару эзләп чабарга ашыкмагыз. Сәла­мәтләнүнең иң нәтиҗәле һәм арзан дәвасы якында гына. Ул — су, дип белдерә галимнәр.

Авыз кипкәч кенә эчәргә ияләнгәнсез икән, димәк, сезнең организмыгыз сусаган. Чөнки су җит­мәгән очракта организм аннан башка да яшәргә өй­рәнә. Бу аеруча өлкән­нәрдә күзә­телә. Организмга су җитмәү кан анализында кү­ренсә дә, олы кешенең эчәсе килми. Бу вакытта күзә­нәкләр кибә һәм үз фун­кция­ләрен җи­ренә җиткереп үти алмый. Ахыр чиктә, кеше чирли.

Су җитешмәү хроник булса, бавыр күзәнәкләре өс­тәмә холестерин эшләп чыгара һәм аны канга кертә башлый. Ә холестерин, белгәнегезчә, йөрәк-кан тамырлары авыруларына сәбәпче. Моннан котылу өчен ашарга ярты сәгать кала су эчәргә ияләнегез.

Су җитмәгәндә глюкоза күләме дә арта. Ә артык глюкоза шикәр диабетын китереп чыгара. Баш мие су урынына глюкоза белән тукланырга омтыла. Баш миенә су җитми башласа, баш авырта. Мондый вакытта      2-4 стакан җылы су эчеп куярга кирәк. Су җитмәсә, инсулин гормонының эшчәнлеге дә кими. Димәк, күп кенә авырулардан котылу өчен су эчәргә кирәк.

Су безне аллергиядән дә коткара. Серкә яки башка аллергеннарга җавап булып, күзгә яшь килә. Суның сидек куу үзлеген дә истә тотарга кирәк. Кан басымы югары булганда суны мөм­кин кадәр күбрәк эчәргә ки­ңәш итә табиблар. Әгәр йө­рәк эшчәнлеге җитенкерәми яки сидек юллары ялкынсынган икән, су эчүне әк­рен­ләп кенә арттырырга кирәк.

Физик хезмәт белән шө­гыльләнмәсәң, хәрәкәт­лән­мәсәң, организмга кер­гән су чыгып бетә алмый. Ә бу матдәләр алмашына тискәре йогынты ясый. Шуңа күрә өч кагыйдәне истә тоту мө­һим — хәрәкәтләнергә, тиешенчә тукланырга һәм суны күбрәк эчәргә.

Тагын бер киңәш: организм суны запаска туплап куя алмый, шуңа күрә аны көн дәвамында аз-азлап эчәргә куша табиблар. Сусау, авыз кибү — организмга су җитмәүнең беренче билгеләре.

 


---
Тәмлетамак
№ --- | 22.03.2008
Тәмлетамак печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»