поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
15.12.2010 Медицина

Татарстанга бер генә

Юл һәлакәтләренең күбесе яз һәм көз айларындагы бозлавык вакытында күзәтелә. Республика клиник сырхауханәсенең Травматология үзәгендә бу вакытта “урак өсте”. 2009 нчы елда үзәктә 6500 операция ясалган. Консультация үтәргә 17 мең, кабул итү бүлегенә 14 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән.

2007 елның сентябрендә Травматология үзәгендә зур вакыйга була. Ул республика клиник сырхауханәсе янындагы бинага күченә. Бүген анда шулхәтле иркен, матур, бөтен бүлмәләрдә өр-яңа җиһазлар. Уникаль S-дуганы бер ел элек кенә кайтартканнар. Аның уникальлеге шунда, гади рентген ясаганда, фотосурәтне элеккеге кебек 5 минут көтеп торасы түгел. Шуңа аны операция вакытында еш кулланалар. Күзеңне ачып та өлгермисең, рентген әзер.

 

Икенче бик тә кызыклы җиһаз – компьютер томографы. Аны да узган елның җәендә урнаштырганнар. Әлеге җиһаз мичне хәтерләтә. Шуның эченә авыруны кертеп җибәрәләр һәм томограф аның бөтен әгъзаларының (баш мие, аяклары, куллары, кабыргалары һ.б.) нинди хәлдә булуын күрсәтә.

 

Тагын... изолятор бүлмәсе бик гаҗәпләндерде. Баксаң, иң күп җәрәхәт алучылар исерекләр икән. Шуңа күрә шау-шу куптарган, тынычлана алмаган кешеләр өчен махсус изолятор бүлмәсе эшли. Әлеге бүлмә карап торышка ук куркыныч, шом уята. Ник дисәң, бөтен ишекләре, стеналары тырмалып беткән аның. Тәрәзәдәге рәшәткәләре төрмәне хәтерләтә.

 

Аны дөнья белә!

 

Үзәктә эшләүче Микусев Иван Егоровичны Татарстанда гына түгел, бөтен Советлар Союзында беләләр, аның тәҗрибәсен өйрәнергә чит илләрдән киләләр.

 

Ул – медицина фәннәре докторы, Казан дәүләт медицина академиясенең травматология һәм ортопедия кафедрасының профессоры, Русиянең һәм Татарстанның атказанган табибы...

 

Иван Егорович белән татарча аралаштык, чөнки ул керәшен татары.

 

Табиб гомере буе сырхауларга операцияләрне аларның тәнен күп кисмичә генә ясарга омтыла, үзе уйлап тапкан яңадан-яңа ысуллар куллана. Бүген аның үзе уйлап тапкан ысулларын раслаучы 40 таныклыгы бар.

 

1999 елда ул “Кул чугы авыруларын һәм имгәнүләрен дәвалауда яңа карашлар” дигән хезмәте өчен фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләгенә лаек була. Кул чугын озак еллар өйрәнеп, шушы темага докторлык диссертациясе яклый.

 

Көннәрдән бер көнне профессор И. Микусевка Русия Медицина фәннәре академиясе академигы, “Ортопедия, травматология и протезирование” журналының баш мөхәррире Александр Корж хат яза һәм анда Дюпюитрен контрактурасын (уч табанында барлыкка килгән каты шешнең бармакларны хәрәкәтсез калдыруы – А.Г.) дәвалау мәсьәләсе буенча 8-9 битлек мәкалә язып җибәрүен үтенә.

 

И. Микусевның әлеге хезмәте матбугатта дөнья күргәч, галимгә төрле илләрдән (Япония, Израиль, Венгрия, Чехословакия, Болгария һ.б.) хатлар агыла башлый. Ә бер көнне исә галим Австралия хөкүмәтеннән: “Дюпюитрен контрактурасы белән интегүче профсоюз әгъзасына ярдәм итә алмассыз микән? Сез бөтен дөньяда әлеге өлкә буенча бердән-бер белгеч бит”, – дигән хат ала. Әлбәттә, һәркемгә ярдәм итәргә күнеккән киң күңелле профессорга Австралиягә очарга туры килә.

 

– Аеруча нинди операцияләр истә калды? – дип сорыйм.

 

– Тумыштан 8 бармаклы булып туган бер кызның кулына операция ясау.

 

Берзаман Микусевлар гаиләсенә көтелмәгән кайгы килә. Өлкән уллары Глеб төзелеш отрядында эшләгәндә ике бармагын өздерә.

 

Иван Егорович югалып калмый. Улының аягындагы бармакларын алып, кулына ялгый һәм кул чуклары әйбәт кенә тернәкләнеп китә. Алай гына да түгел, бүген галимнең улы Глеб үзе хирург булып эшли.

 

– Менә, улым янымда гына эшләп утыра. Аның үзе белән сөйләшә аласың, – диде профессор.

 

Глеб Иванович әтисе кебек ук Казан медицина университетын тәмамлаган, травматология һәм ортопедия буенча 17ләп уйлап табу таныклыгы алган. 2009 елда “Ел табибы – Ак чәчәкләр” бәйгесенең “Уникаль очрак – сәнгать, осталык, кыюлык өчен” дигән номинациясендә җиңеп чыккан.

 

И. Микусевның икенче улы Артем да әтисе юлыннан киткән – табиб-онколог булып эшли.

 

Күз тимәсен, 70 яшен ваклап баручы профессор бүген дә эш дип янып яши. Яңа хезмәтләр яза, үз ысулы белән пациентларны аз яралый торган операцияләр ясый, булачак табибларга дәресләр бирә...

 

Табиб, спортчы, төзүче...

 

Ышанасызмы, травматология үзәгендә табиб-травматолог булып эшләүче Хәйретдинов Илдар Сәетхан улы белән өч көн очраша алмыйча йөрдем. Йә ул операциядә, йә пациентлары янында. Илдар абыйның буш вакыты бары тик өченче көнне кичен генә табылды.

 

– Бүген мин таңга хәтле сырхауханәдә дежур торам. Кичке 7дә күрешсәк кенә инде, – диде табиб.

 

Мин билгеләнгән вакытка килгәч тә, әңгәмәдәшемне таба алмый азапландым. “Сырхаулар янында әле ул, бераз көтегез, хәзер килеп җитәр”, – диделәр.

 

Аңа беренче соравым: “Көне-төне эшләп арымыйсызмы?” – булды.

 

– Табиблар арасында бер мәзәк бик тә популяр, – диде ул. – Әгәр дә табиб бер ставкага гына эшләсә, аның акчасы ашарга да җитмәскә мөмкин. Әгәр ике ставкага эшләсә, ашарга вакыты калмый. Шуңа күрә табиблар бер ярым ставкага эшләргә тырышалар. Мин дә шул исәпкә керәм.

 

Илдар абый тумышы белән Буа районының Иске Суыксу авылыннан икән.

 

– Алайса Буалылар чиратсыз керәләрдер инде? – дим.

 

– Әлбәттә! Ярты Буа дәваланып чыкты бугай инде монда! – дип шаяртуымны аңлап, сүзен дәвам итте туган ягына ай саен кайтып торучы табиб.

 

– Беренче операциягезне хәтерлисезме?

 

– Кайгырганым әле дә истә. Бот муенчыгына (шейка бедра) операция иде ул.

 

Моннан 20 ел элек дулкынлана-дулкынлана беренче операциясен ясаган Илдар Сәетхан улына хәзер көненә 7-8әр операция ясарга туры килә икән.

 

– Травматолог һәрвакыт формада, куллары нык булырга тиеш. Көчең булмаса, бот сөяген ничек урынына утыртмак кирәк! Шуңа күрә атнага бер тапкыр гына булса да волейбол уйныйм.

 

Тагын табиб... кыргый сәяхәтләрне ярата икән. Элеккеге СССРның кызыклы урыннары – Байкал, Алтай... берсе дә калмаган.

 

Илдар абый әле уңган гаилә башлыгы да булып чыкты. Хатыны Резеда белән Илнара исемле кыз тәрбияләп үстергәннәр. Сер итеп кенә әйтәм, Резеда ханым үзе дә табиб икән. Илдар абый белән бергә эшләгәндә танышып, гаилә корып җибәргәннәр.

 

– Кызыгыз да гаилә һөнәрен сайлагандыр инде? – дим.

 

– Илнара төзүче булырга укый. Миңа охшаган! Әгәр табиб булмаган булсам, бәлки мин дә төзүче һөнәрен сайлаган булыр идем. Буадагы йортны да үзем салдым, – дип сокландырды мине үзе табиб, үзе сәяхәтче, үзе спортчы, үзе төзүче... травматолог.

 

Шәфкать ияләре

 

– Кечкенәдән үк үземне ак халаттан күз алдыма китерә идем. Курчакларны дәвалап йөрүем әле дә хәтеремдә, – дип башлады сүзен Травматология үзәгендә 21 елын шәфкать туташы булып хезмәт куючы Тимершина Фәридә Шәйдулла кызы.

 

Ләкин кызчыкка мәктәпне тәмамлау белән үк медучилищеда укырга насыйп булмый. Әти-әнисе каршы килә. Шуңа күрә Фәридә 3 ел заводта эшли.

 

– И, андагы тавыш! Түзмәдем, 3 ел эшләгәч, Түбән Кама шәһәренә барган җирдән медучилищега укырга кереп кайттым...– дип сөйләде ул.

 

Фәридә апа укуын тәмамлау белән үк Казанда Травматология үзәгендә эшли башлый.

 

– Башта бик авыр иде. Монда бит бер минут та тын алырлык вакыт юк. Шуңа бер ара Казанның Мөштәри урамында урнашкан Фәннәр академиясе сырхауханәсендә эшләп алдым. Ләкин андагы тынлыкка түзә алмыйча, янәдән бирегә кайттым, – дип сөйләде ул.

 

Фәридә апа тумышы белән Теләче районы Олы Кибәхуҗа авылыннан. Тормыш иптәше Эдуард, хатынының өйдәге эшләренә өлгерә алмавын күреп: “Син бу эшеңне бернинди дә акчалы эшкә алыштырмаячаксың”, – дип шаярта икән.

 

Ә менә Зилә Хөсәенова биредә эшләүче иң яшь шәфкать туташы. Аңа әле 22 яшь кенә.

 

– 15 октябрьдә монда эшләвемә ике ел тулды инде, – диде Чувашиянең Батыр районы Шыгырдан авылы кызы.

 

Зилә эшкә ашкынып килә һәм үзенең ягымлылыгы, сөйкемлелеге белән хезмәттәшләренең, авыруларның мәхәббәтен яулый.

 

Фәридә ханым белән Зилә туташны сез дә үз күзләрегез белән күрә аласыз. Тырыша торгач, аларны аягы авырткан кызга икәүләп система куйган вакытта төшереп алдым. Башкача тотарлык түгел!


Альбина ГАЗИЗУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ 69 | 09.12.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»