поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
15.12.2010 Шоу-бизнес

Оскар Усманов: «Көй язу өчен телне белү мөһим түгел»

Оскар Усманов исемен белмәүче, ишетмәүче кеше сирәктер. Аның исеме инде ничә еллар буе татар сәнгате үзәгендә тора. Танылган композиторның безгә «Йолдызлар яңгыры», «Буран дулый», «Мәхәббәт шушыдыр», «Бәллүр савыт», «Ай тотылган кичтә», «Гашыйк итеп сакла син», «Нигә болай ашкынасың, йөрәк?», «Каеннар арасында», «Нурлар чәчеп яшә, әнкәй», «Талбишек», «Син җитмисең җанга» һәм башка популяр җырлары билгеле. Аның халык мәхәббәтен яулаган җырларын татар эстрадасының танылган җырчылары башкара.

Ул Фәрит Таишев, Алсу Әбелханова, Иркә, Алинә Сафиуллина, Зәйнәп Фәрхетдинова, Альбина Апанаева, Ландыш Нигъмәтҗанова, Гөлнара Тимерҗанова, Илнар Сәйфиев, Айдар Галимов, Гүзәл Уразова, Рәсим Низамов, Дилә Нигъмәтуллина, Лилия Хәмитова, ИлГәрәй, Алсу Хәбибуллина һәм башка җырчыларга хитлар язды. Аның ярдәмендә күп кенә яшьләр халык алдында танылу казанды. Оскар Усмановның җырларын өлкәннәр дә, яшьләр дә яратып тыңлый. Аның җырлары йөрәккә үтеп керә, күңелләрне тибрәндерә.

 

Оскар Усманов  –  үтә дә үзенчәлекле һәм серле шәхес. Ул кайберәүләр кебек халык алдына чыгып шапырынмый, дәрәҗә, исем яисә бүләк соранып йөрми. Хәер, аның өчен ул бүләкләр мөһим дә түгел, иң әһәмиятлесе  –  аның үз тыңлаучылары, иҗатын хөрмәт итеп, һәрдаим шалтыратып яисә урамда күреп рәхмәт әйтүчеләре бар.

 

Аның бу сәләте Ходайдан, табигатьтән бирелгәнме, әллә әтисе  –  мәшһүр композитор Вадим Усмановтан күчкәнме, әһәмиятле түгел. Иң мөһиме  –  Оскар Усманов мәңгегә халкыбызның яраткан композиторы булачак. «Intertat.ru» газетасының бүгенге кунагы  –  композитор Оскар Усманов.

 

– Оскар, җыр ничек языла? Башта җырның сүзләре белән танышасызмы әллә алдан көен иҗат итәсезме?

 

– Иң беренче чиратта җырчының тавышына игътибар итәм. Җырны башкаручының тавыш мөмкинлекләреннән чыгып иҗат итәм. Чөнки аранжировкада төп корал  –  тавыш.

 

– Татар телен начар беләсез, Сезгә татар көйләрен язу кыен түгелме? Башка телләрдә иҗат иткәнегез бармы?

 

– Җырга көй язу өчен миңа җыр сүзләренең эмоциональ кәефен белергә кирәк. Шуңа да, җыр сүзләренә якынча гына тәрҗемә ясалса да, миңа шул җитә. Рус телендә язылган җырларым да бар. 10 ел элек Мәскәүдә узган «Песня России» бәйгесендә минем җырым икенче урынга лаек булды.

 

– Сезнеңчә, кем яисә нәрсә ярдәмендә җыр популярлык казана?

 

– Җырдан хит ясау җиңел түгел. Аның өчен күп нәрсә таләп ителә. Әйтик, кызыклы, оригиналь, матур көй, яхшы аранжировка, харизмга ия булган тавыш һәм мәгънәле җыр сүзләре кирәк. Аннары исә әзер җырны халыкка ишеттерергә, ягъни радио, телевидение, концерт, СД-дискларда күрсәтергә кирәк.

 

– Кайсы башкаручылар белән Сез ныграк эшлисез? Яшь җырчылар мөрәҗәгать итәме? Аларга нинди киңәшләр бирәсез?

 

– Соңгы арада берсе белән дә алай тыгыз эшләмим, чөнки аерым җырчы белән хезмәттәшлек итү  –  гаять авыр эш. Һәрберсе белән дә эшләргә тырышам. Әлбәттә, яшьләр дә мөрәҗәгать итә. Аларга тавыш көйләү буенча киңәшләремне бирәм. Яшьләр белән тембр, интонация һәм характер өстендә эшлибез.

 

– Үзегез кайсы җырыгызны аеруча яратасыз?

 

– Бу сорауга җавап бирергә кыенсынам. Барлык җырларым да йөрәгем аша уза, аларның һәрберсе минем өчен кадерле, һәркайсы күңелдә аерым урын алып тора.

 

– Җырлар язып кына тормыш алып бару мөмкинме? Башка эш урыныгыз юкмы?

 

– Эшли белсәң, теләсә кайсы эштә хезмәт куйсаң да, тормыш алып барып була. Иң мөһиме  –  эшеңне, һөнәреңне ярату, хөрмәт итү. Шуңа да, мин башка эш эзләп интекмәдем.

 

– Балачакта кем булырга хыялландыгыз?

 

– Музыкант булырга хыялландым. Мин музыкаль гаиләдә туып-үстем. Дөнья эстрадасының берсеннән-берсе төрле вәкилләрен тыңлап, үскәч тә алар шикелле булырга хыялланып үскән бала мин.

 

– Оскар, гаиләгез турында сөйләгез әле. Сезнең сәләтегез балагызга да күчмәдеме?

 

– Тормыш иптәшем белән кыз үстерәбез. Кызымның да музыкага сәләте бар, әмма ул башка юлны сайлады.

 

– Сезгә хатын-кызлар еш мәхәббәт аңлатамы? Хатын-кызларда нинди сыйфатлар ошый Сезгә?

 

– Еш түгел (көлә). Хатын-кызларның бөтен уңай сыйфатлары да ошый. Акыллы, игелекле, эчкерсез, ихлас, ышанычлы, кайгыртучан, сабыр хатын-кызларны хөрмәт итәм.

 

– Күп кенә композиторлар үзләренең иҗат кичәләрен оештыра. Сездә дә шундый чара планлаштырылмыймы?

 

– Бу хакта миннән һәрдаим сорыйлар һәм иҗат кичәмне оештырырга тәкъдим итүчеләр дә бар. Әмма мин кирәксенмим, теләгем дә юк.

 

Әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт! Иҗади уңышлар Сезгә!


Эльвира ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ | 07.12.2010
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»