|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.12.2010 Җәмгыять
Җавапсыз сорауларЯңа елдан сәнәгать предприятиеләренә һәм кече, урта бизнес вәкилләренә газ һәм электр энергиясе өчен моңарчы рөхсәт ителгән ташламалар бетерелеп, алар өчен түләүләр бермә-бер артачак. Шулай ук ел башыннан кече, урта бизнес һәм эшкәртү предприятиеләренең салым ставкасы да күтәрелә. Болар барысы да, беренчедән, ел башыннан янә әйбер, бигрәк тә азык-төлек бәяләренең артуына китерсә, декабрь башында бәяләр бер арткан иде инде, икенчедән, тагын эштән кыскартулар башланачак яки болай да аз алып эшләүчеләрнең хезмәт хакларын киметүгә китерәчәк. Ә бизнес оешмаларында хезмәт хакының яртысы болай да конвертта бирелүен исәпкә алсак, моның ил икътисадына һәм халык өстенә нинди зыян булып ябырылачагы беркемгә дә сер түгел. Шушы уйлый белгән һәркемгә дә билгеле хакыйкатьне дәүләт җитәкчеләренең аңламавы гына кызганыч. Хәер, каян аңласын-белсеннәр соң, алар бөтенләй башка дөньяда, гади халыкның төшенә дә кермәгән хезмәт хаклары алып яши ләбаса. Ихтыяҗлары да башка.
Ихтыяҗ дигәннән, ул чыннан да безнең башка сыймаслык. Мәсәлән, күптән түгел Казан “Рубин” командасының өченче урынны алуы уңаеннан үткәрелгән тантананы алып бару өчен чакырылган Мәскәү “йолдызлары” Ксения Собчак белән Александр Реввага түләнгән гонорар акчасы гына да ни тора? Билгеле булганча, К.Собчакка түләнгән гонорар Казан (димәк, Татарстан) бюджетын – 1 048 000, А.Реввага түләнгән гонорар 1 571 000 сумга такырайткан. Шул ук вакытта республика мәдәният хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы 6-8 мең сум тирәсендә тирбәлә.
Өлкән яшьтәгеләрнең хәлләре исә тагын да мөшкелрәк. Ил җитәкчеләре алдагы ел өчен аларның яшәү минимумын 4870 сум итеп планлаштырган. Их, шушы акчага аларның үзләрен ичмасам ярты гына ел яшәтеп карыйсы иде! Монысы мәңге чынга ашмаслык хыял, ә чынбарлык һәммәбезнең күз алдында. Урта буын пенсия яшенә дә җитмичә үлә тора, түрәләр исә ничек тә аларның барлы-юклы акчасын да алу хәйләсен кора.
Халыкны дәүләт финанслый торган пенсия кертемнәре (государственное софинансирование) программасына кодалауны һәм кайбер оешма-предприятиеләрдә мәҗбүри итүне башкача ничек атыйсың? Болай начар программа түгел ул үзе. Идеясе дә, тормышка ашыру юллары да чит илләрдән алынган. Янәсе, шушы программа нигезендә пенсияңнең тупланма өлешенә елга 2 мең сумнан алып 12 меңгәчә керем кертеп барсаң, дәүләт тә шуның кадәр акча өсти. Мәсәлән, бер елда 12 мең сум кертсәң, пенсияңнең тупланма өлешендә 24 мең сум акчаң була дигән сүз бу. Программа 10 елга исәпләнгән, димәк, тупланма өлештә дистә елдан соң 240 мең сум акча җыела. Шуның ярдәмендә, лаеклы ялга чыккач, пенсияң ай саен 1200 сумга артык була. Ни өчен алай гынамы? Программаның менә шушы өлешеннән соң Россия түрәләренең акыллыбашлары уйлап тапкан “яңалык” башлана да инде. Чөнки Россиядә кеше лаеклы ялга чыкканнан соң 19 ел яши дип исәпләнә. Теге 240 мең сумны 228 айга бүләләр дә, әлеге 1200 сум килеп чыга.
Программа нигезендә, әлеге тупланма өлешне якыннарыңа мирас итеп тә рәсмиләштереп була. Тик аны якыннары әлеге кеше беренче пенсиясен алганчы яшәмәсә генә ала алачак. Әгәр пенсионер, ялга чыгып, бер тапкыр гына пенсия алса да, җыелган барлык сумма да дәүләткә кала. Гадел түгел дисезме? Түгел, әлбәттә, әмма үзебезчә – Россиядәгечә. Чит илләрдә исә башкача: мирас ителгән тупланма өлеш аның варисларына теләсә нинди очракта да түләнә.
Ноябрь аенда узган чираттагы Россия пенсия форумында түрәләр РФ Пенсия фондының авыр хәле турында шактый тәфсилле сөйләде. Имеш, узган ел да халыкка пенсияне вакытында түләү өчен Пенсия фондында җыелган акча гына җитмәгән, федераль бюджет кесәсенә керергә туры килгән. Бәлки, шулайдыр. Чөнки, беренчедән, Пенсия фонды казнасын төп тулыландыручы бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакы күп түгел. Ә кече һәм урта бизнес вәкилләренең күбесе хезмәт хакының яртысын конвертта түли. Димәк, пенсия кертемнәре дә бик аз. Икенчедән, һәр төбәкнең Пенсия фонды бүлекчәләре алтышар-җидешәр катлы хан сараедай биналарда урнашкан. Аларны төзүгә, тәэмин итүгә киткән чыгымнарны һәм һәр төбәкнең генә түгел, һәр районның пенсия фонды бүлекләрендә берничә дистә кеше эшләвен уйласаң, моңа гаҗәпләнәсе юк.
Пенсия фонды чиновниклары һәм финанс министры А.Кудрин бертуктамый фонд бюджеты дефицитыннан зарланса, демография проблемаларын өйрәнүче галимнәр башка саннар атый. Аларның исәпләүләреннән күренгәнчә, фондның 30 процентка якын взносларын, гомер кыскалыгы сәбәпле, беркайчан пенсия алмаячак кешеләр кертеп бара. Ә бу Пенсия фондына ай саен алардан 60 миллиард сумлык “бүләк” керә дигән сүз. Шулай булгач, Фонд җитәкчеләре һәм финанс министры ник зарлана соң? Шул рәвешле сөйләнеп пенсия яшен арттыру өченме? Яисә башка сәбәпләр дә бармы?
Гомумән, бүгенге вәзгыятьтә пенсия яшен арттыру ни бирә? Шул идеяне алга сөрүче түрәләр Россиядә ирләрнең уртача гомер озынлыгы – 58, хатын-кызларныкы 62 яшь икәнлеген белмиме? Яисә алар 45-50 яшьтән соң эшкә урнашу бөтенләй мөмкин булмавыннан хәбәрдар түгелме?
Сораулар, сораулар... Аларга берәр кайчан җавап бирүче булырмы икән?
Люция ФАРШАТОВА |
Иң күп укылган
|